Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 52 хикәя
  • Гидеон һәм аның 300 сугышчысы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гидеон һәм аның 300 сугышчысы
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гидеон мидьянлыларны җиңә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Өлкәннәр, Гидеон үрнәгенә иярегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Йәһвә — иң яхшы Дустыбыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • «Көчеңне тупла да бар»
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2021)
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 52 хикәя
Гидеон үз армиясен икегә бүлә

ИЛЛЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гидеон һәм аның 300 сугышчысы

НӘРСӘ эшли бу кешеләр? Күрәсеңме? Бу Исраил сугышчылары. Алар иелеп су эчә. Алар янында хаким Гидеон басып тора һәм аларны күзәтә.

Игътибар иттеңме: бу ирләр суны төрлечә эчә. Берничәсе тезләнеп, ә берсе суны кулына алып һәм тирә-якны күзәтеп эчә. Гидеон су эчкәндә күзәтеп эчкән сугышчыларны гына сайлый. Моны ул Йәһвә кушуы буенча эшли. Калганнары, Аллаһы кушуы буенча, өйләренә кайтып китәргә тиеш. Ни өчен? Әйдә, моны белик.

Исраиллеләр кабат Йәһвәгә буйсынмый башлый, һәм шуңа күрә бәлагә эләгәләр. Аларны Мадиан халкы үзләренең коллары итә. Шуңа күрә исраиллеләр Йәһвәдән ярдәм сорый һәм Йәһвә аларны ишетә.

Йәһвә Гидеонга сугышчылар җыярга куша. Барлыгы 32 000 кеше җыела. Ләкин Исраил дошманнарының саны 135 000. Шулай да Йәһвә Гидеонга: «Синең кешеләрең бик күп»,— ди. Ни өчен Йәһвә алай дип әйтә?

Әгәр исраиллеләр сугышта җиңеп чыксалар, алар без үз көчебез белән җиңдек һәм дошманны җиңәр өчен Йәһвә ярдәме кирәк булмады дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә Йәһвә Гидеонга болай ди: «Куркак сугышчыларны өйләренә кайтарып җибәр». Гидеон бу сүзләрне үтәгәч, 22 000 сугышчы өйләренә кайтып китә. Шулай итеп, 135 000 дошман сугышчысына каршы сугышыр өчен Гидеон белән нибары 10 000 кеше генә кала.

Әмма Йәһвә Гидеонга: «Синең белән калган халык барыбер күп»,— ди. Ул Гидеонга сугышчыларны елга янына алып барырга куша. Аллаһы башын суга иеп эчкән кешеләрне өйләренә кайтарып җибәрергә куша. Йәһвә мондый вәгъдә бирә: «Мин сиңа 300 сугышчы белән җиңеп чыгарга булышырмын».

Гидеонның зирәк сугышчылары як-ягына каранып су эчә

Сугышырга вакыт җитә. Гидеон 300 сугышчыны 3 төркемгә бүлә. Һәрбер кешегә быргы һәм эчендә янып торган шәме булган чүлмәк бирә. Төн уртасы җиткәч, алар дошман лагерен чолгап алалар. Шуннан соң алар барысы бергә быргы кычкыртып, чүлмәкләрен ваталар һәм: «Йәһвә белән Гидеонның кылычы!» — дип кычкыралар. Уянган дошман аптырашта калып, кача башлый. Шулай итеп, исраиллеләр җиңә.

Хакимнәр, 6—8 нче бүлекләр.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу