Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 105 хикәя
  • Иерусалимда көтеп тору

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иерусалимда көтеп тору
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Шәкертләргә изге рух бирелә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Илленче көн бәйрәме алдыннан күпләргә күренү
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Соңгы күрешүләре һәм 33 елның Илленче көн бәйрәме
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылу
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 105 хикәя
Шәкертләрнең башлары өстендә ялкын теле күренә

ЙӨЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалимда көтеп тору

РӘСЕМГӘ кара: бу Гайсәнең шәкертләре. Алар Гайсә сүзен тыңлап, Иерусалимда калганнар. Алар көтеп утырганда, кинәт өй эчендә тавыш күтәрелә. Ул кинәт искән көчле җил тавышына охшаш. Һәм һәр шәкертнең баш өстендә ялкын теле күренә. Бу ялкын телләрен рәсемдә күрәсеңме? Нәрсә булган соң?

Могҗиза булган! Гайсә күккә Атасы янына кире әйләнеп кайткач, үз шәкертләренә изге рух иңдерә. Изге рух шәкертләргә нинди сәләт бирә? Беләсеңме? Барлык шәкертләр дә төрле телләрдә сөйләшә башлый.

Ул вакытта Иерусалимда күп кенә кеше җыелган була. Алар көчле җил тавышына охшаш тавыш ишетеп, нәрсә булганын белер өчен җыелалар. Алар арасында Иерусалимга Илленче көн бәйрәменә килгән төрле милләт кешеләре бар. Алар хәйран кала! Чөнки Гайсә шәкертләре аларның туган телләрендә Аллаһының гаҗәеп эшләре турында сөйли.

«Алар бит барысы да Гәлиләя кешеләре,— дип гаҗәпләнә халык.— Ничек соң алар безнең илебездә сөйләшә торган телдә сөйли алалар?»

Шунда Петер урыныннан тора да, аларга барысын да аңлатып бирә. Бар халык ишетсен өчен, ул кычкырып сөйли. Ул Гайсәнең үтерелүе һәм Йәһвәнең аны терелтүе турында сөйли. «Хәзер Гайсә күктә, Аллаһының уң кулы ягында,— ди Петер.— Һәм ул вәгъдә ителгән изге рухны иңдерде. Шуңа күрә сез шушы могҗизаларны күреп-ишетеп торасыз».

Петер сүзләрен ишеткәч, күп кеше Гайсәгә эшләгән явыз эшләре өчен бик нык үкенәләр. Алар: «Безгә нәрсә эшләргә соң?» — дип сорый. «Сезгә начар эшләрегезне калдырырга һәм суга чумдыру үтәргә кирәк»,— дип аңлата Петер. Шул ук көнне 3000 гә якын кеше суга чумдырылу үтә һәм Гайсәнең шәкертләре булып китә.

Рәсүлләр 2:1—47.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу