Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 110 хикәя
  • Тимуте — Паулның яңа ярдәмчесе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тимуте — Паулның яңа ярдәмчесе
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Паул белән Тимути
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Мәсихчеләр дине төрле халыкларга тарала
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Рәсүлләр «җыелышларны ныгыта»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 110 хикәя
Паул белән Тимуте

ЙӨЗ УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Тимуте — Паулның яңа ярдәмчесе

РӘСҮЛ Паул янында Тимуте исемле егет басып тора. Ул үзенең әти-әнисе белән Лустрада яши. Аның әнисе — Әүникә, ә әбисе — Лоис исемле.

Паул Лустра шәһәрендә инде өченче тапкыр туктала. Беренче тапкыр ул бу шәһәргә якынча бер ел элек Барнаб белән килгән иде. Бу аның миссионер булып беренче сәяхәте вакытында булган иде. Ә хәзер Паул үзенең дусты Силас белән килә.

Паул Тимутегә беләсеңме нәрсә дип әйтә? «Силас һәм минем белән бергә барасың киләме? — дип сорый Паул Тимутедән.— Син безгә ерак җирләрдә яшәгән кешеләргә вәгазьләргә ярдәм итәрсең».

«Әйе,— ди Тимуте.— Минем сезнең белән барасым килә». Тиздән Тимуте үз туганнарын калдырып, Паул һәм Силас белән юлга чыга. Ничек аларның сәяхәтләре үтә? Моның турында без соңрак белербез, ә хәзер Паул белән моңа кадәр нәрсәләр булганын белик. Гайсә Паулга Дәмәшекъ юлында күренгәннән соң якынча 17 ел үткән.

Хәтерлисеңме: Паул Гайсә шәкертләрен эзәрлекләр өчен Дәмәшекъкә барган иде. Әмма хәзер ул үзе Гайсә шәкерте! Соңрак кайбер дошманнар Паулны үтерергә уйлый: аларга аның Гайсә турында сөйләве ошамый. Ләкин шәкертләр Паулга качарга булыша. Алар Паулны кәрзингә утыртып, шәһәр стенасы аркылы төшерәләр.

Шуннан соң Паул Антиухея шәһәренә вәгазьләргә бара. Нәкъ шушы шәһәрдә Гайсә шәкертләре мәсихчеләр дип атала башлый. Антиухеядән Паул белән Барнабны ерак илләргә миссионерлык сәяхәтенә җибәрәләр. Алар Тимуте яшәгән Лустра шәһәрендә дә булалар.

Һәм якынча бер ел үткәч, Паул үзенең икенче миссионерлык сәяхәте вакытында, кабат Лустрага килә. Беләсеңме кайда китә Паул, Силас һәм Тимуте? Менә бу картага карап, алар барган кайбер урыннар белән танышыйк.

Паул белән Тимуте йөргән урыннар күрсәтелә торган карта

Башта алар Лустра янындагы Икүниун шәһәренә бара, аннан соң Антиухея дигән икенче шәһәргә баралар. Шуннан соң Троаска кадәр күтәреләләр, аннан чыгып, Филиппуй, Тессалуникә һәм Беруя шәһәрләренә кадәр барып җитәләр. Картада Афина шәһәрен күрәсеңме? Паул анда да вәгазьли. Шуннан соң бер ел ярым алар Көринттә вәгазьлиләр. Сәяхәтләренең ахырында алар әз генә вакытка Эфестә тукталалар һәм корабльгә утырып Кайсариягә кайталар. Аннан алар Антиухеягә баралар, һәм Паул шунда кала.

Шулай итеп, Тимуте Паул белән бергә йөзләгән километр үтә. Ул Паулга яхшы хәбәрне вәгазьләргә һәм күп яңа мәсихче җыелышлар оештырырга булыша. Син үсеп җиткәч, Тимуте кебек, Аллаһының тугры хезмәтчесе булырсыңмы?

Рәсүлләр 9:19—30; 11:19—26; 13—17 нче бүлекләр; 18:1—22.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу