Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 8 бүл.
  • Залим патшадан качу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Залим патшадан качу
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алар явыз патшадан качып котыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Йәһвә Гайсәне яклый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ул үрнәк ата булган
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Үрнәк алырлык ир һәм ата
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 8 бүл.

Сигезенче бүлек

Залим патшадан качу

ЙОСЫФ Мәрьямне йокысыннан уятып, аңа ашыгыч хәбәр әйтә. Йәһвә фәрештәсе яңа гына аңа күренеп, болай дигән: «Тор да, баланы анасы белән алып Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд баланы табып үтерергә җыена».

Алар тиз генә җыенып чыгып китә. Һәм бу бик вакытлы була, чөнки Һируд йолдызчыларның үзен алдап, үз илләренә кайтып киткәннәрен белеп ала. Исеңдәдер, алар Гайсәне эзләп тапкач, бу турыда Һирудка хәбәр итәргә тиеш иделәр. Һирудның ачуы кайный. Шуңа күрә ул, Гайсәне үтерергә теләп, Бәйтлеһемдә һәм аның тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган бөтен ир балаларны үтерергә куша. Баланың яшен ул Көнчыгыштан килгән йолдызчылардан алган мәгълүматларга нигезләнеп санап чыгара.

Кечкенә ир балаларның үтерелүен күрү — җан өзгеч хәл! Һирудның гаскәриләре бер йорттан икенче йортка бәреп керә һәм ир баланы тапкач, анасы кулыннан тартып ала. Алар күпме баланы үтергәнен без белмибез, ләкин әниләр үкереп һәм ыңгырашып елаганда, Аллаһының Иремия пәйгамбәр аша Изге Язмаларда әйтелгән пәйгамбәрлеге үтәлә.

Ул арада Йосыф гаиләсе белән исән-имин генә Мисырга барып җитә һәм шунда кала. Ләкин бер төнне Йәһвә фәрештәсе Йосыфка төшендә яңадан күренә. «Тор да, бала белән аның анасын алып, Исраил җиренә кайт,— дип әйтә фәрештә,— чөнки бала җанын эзләүчеләр үлделәр». Йосыф гаиләсе белән туган иленә кайта. Шулай итеп, Аллаһы Улы Мисырдан чакырылган булачак дигән Изге Язмалардагы тагын бер пәйгамбәрлек үтәлә.

Йосыф, күрәсең, Яһүдиядә — Мисырга качып киткәнгә хәтле яшәгән Бәйтлеһем шәһәрендә урнашырга тели. Ләкин ул Яһүдиядә Һирудның явыз улы Архелай патшалык иткәнен белеп ала, һәм Йәһвә аны яңадан төш аша хәвеф турында кисәтә. Шуңа күрә Йосыф гаиләсе белән төньякка китеп, Гәлиләядә Насара шәһәрендә урнаша. Монда, яһүдләрнең дини тормышы үзәгеннән читтә, Гайсә үсә. Маттай 2:13—23; Иремия 31:15; Һошея 11:1.

▪ Йолдызчылар әйләнеп кайтмагач, Һируд нинди коточкыч нәрсә эшли, ләкин Гайсә ничек яклана?

▪ Ни өчен Йосыф Мисырдан Бәйтлеһемгә кайтмый?

▪ Ул вакытта Изге Язмалардагы нинди пәйгамбәрлекләр үтәлә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу