Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fy 11 бүл. 128-141 б.
  • Өегездә тынычлык саклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өегездә тынычлык саклагыз
  • Гаилә бәхетенең сере
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ИРЕҢ БАШКА ДИН ТОТСА
  • ХАТЫН БАШКА ДИН ТОТКАНДА
  • БАЛАЛАР ТӘРБИЯЛӘҮ
  • ӘГӘР ӘТИ-ӘНИЕҢ БАШКА ДИН ТОТСА
  • ҮГИ БАЛАЛАР ТӘРБИЯЛӘҮ — АВЫР МӘСЬӘЛӘ
  • МАТЕРИАЛЬ БАЙЛЫК АРТЫННАН КУУ ГАИЛӘГЕЗНЕ ТАРКАТМЫЙМЫ?
  • Гаиләгез бәхетле була ала
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Ныклы никахка ике ачкыч
    Гаилә бәхетенең сере
  • Аллага яраклы гаилә тормышы
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Гаиләң бәхетле булсын
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Гаилә бәхетенең сере
fy 11 бүл. 128-141 б.

Унберенче бүлек

Өегездә тынычлык саклагыз

1. Гаиләдә бүленүгә китергән кайбер сәбәпләр нинди?

ӨЙЛӘРЕНДӘ мәхәббәт, бер-береңне аңлашу, тынычлык булган гаиләләр бәхетле. Сезнең гаиләгездә дә шундый хәл икәнлегенә өметләнәсебез килә. Кызганычка каршы, күп гаиләләрдә хәл гел икенче, һәм алар берәр сәбәп аркасында бүленгән. Өйдә бүленүгә нәрсә китерә? Бу бүлектә моның өч сәбәбен карап чыгабыз. Кайбер гаиләләрдә төрле дин тоталар. Икенчеләрендә балалар үги әти-әни белән яши. Өченчеләрен гаиләне иң кирәклесе белән тәэмин итәр өчен көрәшү яки зур материаль байлыкларга омтылу бүлә. Шулай да бер гаиләне бүлгән шартлар икенчесенә бернинди дә зыян китермәскә мөмкин. Ни өчен?

2. Гаилә тормышына кагылышлы җитәкчелекне кайбер кешеләр кайда эзли, һәм андый җитәкчелекнең иң яхшы чыганагы булып нәрсә тора?

2 Беренчедән, синең карашың мөһим роль уйный. Син башка кешенең карашын чын күңелдән аңларга тырышсаң, өйдә бердәмлекне ничек сакларга икәнлеген күрерсең. Икенчедән, нәрсә буенча эш итәсең, шунсы мөһим. Күп кешеләр хезмәттәшләренең, газетта мәкалә яза торган кешеләрнең һәм башкаларның киңәшләрен тоталар. Ә кайберәүләр берәр хәлгә эләккәндә моның турында Алла Сүзендә нәрсә әйтелгәнен карап чыгып, шул сүзләр буенча эш итәләр. Ничек бу өйдә тынычлык сакларга булыша ала? (2 Тимутегә 3:16, 17).

ИРЕҢ БАШКА ДИН ТОТСА

130 нче биттәге иллюстрация

Башка кешенең карашын аңларга тырыш.

3. а) Башка дин тоткан кеше белән никахлашу турында Изге Язмаларда нинди киңәш бирелә? б) Ир белән хатынның берсе Аллага ышанмаучы булса, кулланырлык нинди төп принциплар бар?

3 Изге Язмаларда кешенең дине башка булса аның белән никахлашмаска дигән катгый киңәш бирелә (Икенчезаконлык 7:3, 4; 1 Көринтлеләргә 7:39). Әмма син Изге Язмалардагы хакыйкать белән инде кияүгә чыккач танышкансыңдыр, ә ирең Изге Язмаларны өйрәнергә теләмәгән. Нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, никах анты әле дә көчендә (1 Көринтлеләргә 7:10). Изге Язмаларда никах бәйләнешләренең даимилегенә басым ясала, һәм ир белән хатын килеп чыккан каршылыкларны хәл итүдән качмаска, ә җайга салырга чакырыла (Эфеслеләргә 5:28—31; Титуска 2:4, 5). Әмма, ирең Изге Язмалар буенча динне тотуыңа каты каршы булса, нәрсә эшләргә? Ул сине җыелыш очрашуларына җибәрмәскә тырышырга мөмкин яки хатынымның дин турында сөйләшеп өйдән-өйгә йөрүен теләмим дип әйтергә мөмкин. Андый очракта син нәрсә эшләрсең?

4. Ире хатынының дини карашларын кабул итмәсә, ничек хатын аны аңларга тырыша ала?

4 Үз-үзеңнән: «Ни өчен ирем шулай уйлый?» — дип сора (Гыйбрәтле хикәя 16:20, 23). Әгәр ирең синең нәрсә белән шөгыльләнеп йөрүеңне аңлап бетермәсә, ул синең өчен борчылырга мөмкин. Бәлки туганнар, алар мөһим дип санаган йолаларны башка тотмаганыңны күреп, иреңә басым ясыйлардыр. Бер ир: «Өйдә ялгыз калганда, үземне ташлап киткән кеше итеп хис итә идем»,— дигән. Аңа дин аның хатынын урлаган кебек тоелган. Әмма горурлыгы ялгыз икәнен танырга комачаулаган. Бәлки иреңне аны яратуың Йәһвәне яратканга кимемәде дип ышандырырга кирәктер. Ирең белән бергә вакыт уздырыгыз.

5. Ире башка динне тотса, хатынга кайсы яктан дөрес караш күрсәтергә кирәк?

5 Әмма килеп чыккан шартларда үзеңне акыллы тотарга теләсәң, бер мөһим нәрсәне исәпкә алырга кирәк. Алла Сүзендә хатыннарга: «Раббыга иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз»,— дип әйтелә (Көлессәйлеләргә 3:18). Шулай итеп, Изге Язмалар бәйсезлек рухын күрсәтүдән кисәтә. Өстәвенә, бу шигырьдәге «Раббыга иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса» дигән сүзләр шуны күрсәтә: иргә буйсынганда, Раббыга буйсынуны да исәпкә алырга кирәк. Бар нәрсәгә дөрес караш күрсәтергә кирәк.

6. Мәсихче хатынга нинди принципларны истә тотарга кирәк?

6 Мәсихче җыелыш очрашуларына йөрү һәм башкаларга үзеңнең Изге Язмаларга нигезләнгән иманың турында сөйләү — ул чын гыйбадәт кылуның төп өлешләре һәм аларны калдырырга ярамый (Римлыларга 10:9, 10, 14; Еврейләргә 10:24, 25). Әгәр Алланың берәр таләбен ачыктан-ачык үтәмәскә кушсалар, син нәрсә эшләр идең? Гайсә Мәсихнең рәсүлләре: «Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез»,— дип әйткәннәр (Рәсүлләр 5:29). Алар калдырган үрнәк тормышның күп шартларында кулланырлык. Йәһвәгә карата яратуың хокук буенча Алланыкы булган тугрылыкны аңа күрсәтергә дәртләндерерме? Шул ук вакыт, иреңне хөрмәт итеп һәм яратып, шулай ук аның ачуын чыгармаслык итеп, Аллага тугрылык күрсәтергә тырышачаксыңмы? (Маттай 4:10; 1 Яхъя 5:3).

7. Мәсихче хатын кайсы яктан нык булырга тиеш?

7 Гайсә һәрвакытта да алай булмаячак дип билгеләгән. Чын гыйбадәт кылуга каршы килүләр булганга, кайбер гаиләләрдә иман итүче кешеләр үзләрен гаиләдән аерылган итеп — алар һәм гаиләдәгеләрнең башкалары арасында кылыч үткән кебек хис итәрләр дип кисәткән Гайсә (Маттай 10:34—36). Шундый хисләрне Япониядә яшәүче бер хатын кичергән. Аның ире 11 ел аңа каршы торган. Ул үзен хатыны белән тупас тоткан, кайвакыт аны өйгә кертмәгән. Әмма хатыны нык булган, һәм аңа мәсихчеләр җыелышындагы дуслар ярдәм иткән. Ул өзлексез дога кылган һәм 1 Петер 2:20 дә язылган сүзләрдән зур көч алган. Ул шундый ышаныч белән яшәгән: әгәр ул нык калса, көннәрнең берендә ире аңа Йәһвәгә хезмәт итүдә кушылачак. Һәм ул көн килгән.

8, 9. Иренә кирәкмәс киртәләр куймас өчен, хатынга нәрсә эшләргә кирәк?

8 Тормыш иптәшеңнең мөнәсәбәтен үзгәртер өчен, бик күп гамәли киңәшләр бар. Әйтик иреңә син тоткан дин ошамаса, аңа тормышның башка якларыннан зарланырга нигезле сәбәпләр бирмә. Өйне җыештыр, чиста тот. Үзеңне кара. Ярату һәм рәхмәтләреңне мул итеп белдер. Иреңне тәнкыйтьләмә, ә киресенчә аңа таяныч бул. Син аңардан җитәкчелек көткәнеңне күрсәт. Үзеңне рәнҗетелгән итеп сизсәң, үч алма (1 Петер 2:21, 23). Кешеләрнең камил түгеллеген истә тот һәм, бәхәс чыкса, беренче булып гафу үтенергә әзер бул (Эфеслеләргә 4:26).

9 Җыелыш очрашулары иреңә ашарга әзерләмәгәнеңә сәбәп булмасын. Шулай ук мәсихчеләр хезмәтендә катнашыр өчен, ирең өйдә булмаган вакытны сайлап була. Акыллы мәсихче хатын, иренең тыңларга теләге булмаса, аңа вәгазьләми. Моның урынына ул рәсүл Петернең: «Хатыннар, сез... ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләрегез арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүчеләр сезнең пакь һәм тәкъва яшәвегезне күргәнгә, аларны берсүзсез Аллаһы янына алып килерсез»,— дигән киңәшен тота (1 Петер 3:1, 2). Мәсихче хатыннар Алла рухының җимешен мөмкин кадәр яхшырак күрсәтергә тырышалар (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

ХАТЫН БАШКА ДИН ТОТКАНДА

10. Башка дин тоткан хатынга иман итүче ирнең мөнәсәбәте нинди булырга тиеш?

10 Ир — мәсихче, ә хатыны мәсихче булмаса нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда мондый очракка да җитәкчелек бирелә. Анда болай дип әйтелә: «Әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булса һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш» (1 Көринтлеләргә 7:12). Изге Язмаларда шулай ук: «Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз»,— дигән үгет бар (Көлессәйлеләргә 3:19).

11. Ничек ир, башка дин тоткан хатыны өстеннән башчылык итеп, зирәк һәм әдәпле була ала?

11 Хатыныңның иманы башка булса, аңа аеруча игътибар күрсәтергә һәм аның хисләрен исәпкә алырга тырыш. Ул бала түгел һәм, аның дини карашлары синекеннән аерылып торса да, аларны тотарга аның иреге бар. Син аңа үз иманың турында сөйләү белән ул инде озак вакыт тоткан карашларыннан баш тартачак һәм яңа карашларны кабул итәчәк дип көтмә. Хатының һәм аның гаиләсе шулкадәр озак вакыт кадерләп тоткан дини йолалар ялган дип мәрхәмәтсезлек белән әйтер урынына, аның белән Изге Язмаларга нигезләнеп сабырлык күрсәтеп фикер алышырга тырыш. Җыелыш эшләренә күп вакыт багышлыйсың икән, хатының ул вакытларда бәлки, үзен калдырылган итеп хис итәдер. «Синең минем белән күбрәк вакыт үткәрүеңне телим!» — дигән теләк бәлки Йәһвәгә хезмәт итәр өчен куйган тырышлыкларыңа аның каршы килүенең сәбәбедер. Сабыр бул. Синең яратучан игътибарың вакыт узу белән хатыныңа чын гыйбадәт кылуга кушылырга ярдәм итә ала (Көлессәйлеләргә 3:12—14; 1 Петер 3:8, 9).

БАЛАЛАР ТӘРБИЯЛӘҮ

12. Ир белән хатын төрле дин тотсалар да, Изге Язмаларда балалар тәрбияләү буенча бирелгән принципларны ничек кулланырга кирәк?

12 Аллага төрлечә гыйбадәт кылган гаиләдә балалар тәрбияләү кайвакыт авырлыклар китерә. Изге Язмалар принципларын бу очракта ничек кулланырга? Балаларга үгет-нәсыйхәт бирү җаваплылыгы әти өстендә дип әйтелә Изге Язмаларда, ләкин мөһим роль шулай ук әни кешегә дә бирелә (Яратылыш 18:19; Икенчезаконлык 11:18, 19 ны чагыштырыгыз; Гыйбрәтле хикәя 1:8). Әти кеше, Мәсихнең башчылыгын танымаса да, гаилә башлыгы булып кала.

13, 14. Әти кеше балаларны мәсихчеләр очрашуларына алырга яки алар белән Изге Язмалар өйрәнергә рөхсәт итмәсә, хатын нәрсә эшли ала?

13 Аллага ышанмаган кайбер ирләр, хатыннары балаларга Алла турында белем бирсә, моңа каршы килми, ә кайберләре каршы килә. Ирең балаларны җыелыш очрашуларына алырга рөхсәт итмәсә яки хәтта алар белән өйдә Изге Язмалар өйрәнүен тыйса, нәрсә эшләргә? Ул вакытта сиңа дөрес караш белән берничә бурычыңны — Йәһвә Алла алдындагы бурычыңны, иреңнең башчылыгына бурычыңны һәм яраткан балаларың алдындагы бурычыңны үтәргә туры киләчәк. Ничек боларның барысын бергә үтәргә?

14 Әлбәттә, син болар турында дога кылачаксың (1 Яхъя 5:14; Филиппуйлыларга 4:6, 7). Әмма, ахыр чиктә, үзеңне тоту турындагы сорауны син үзең хәл итәргә тиеш. Әгәр иреңә аның башчылык итү хокукына кул күтәрмәгәнеңне күрсәтсәң, аның каршы килүе йомшарырга мөмкин. Ирең балаларны очрашуларга алырга яисә алар белән регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә рөхсәт итмәсә дә, син барыбер аларны өйрәтә аласың. Балалар белән көн саен сөйләшеп һәм аларга яхшы үрнәк күрсәтеп, аларны Йәһвәне яратырга өйрәтергә, аның Сүзенә ышаныч үстерергә, әнисен дә, әтисен дә хөрмәт итәргә өйрәтергә һәм башка кешеләргә чын күңелдән кызыксыну уятырга тырыш. Аларны шулай ук намуслы хезмәтне кадерләргә өйрәтер өчен көч куй. Бәлки, әтиләре бу тәрбияләүнең яхшы җимешләрен күрер һәм синең тырышлыкларыңны тиешле бәяләр (Гыйбрәтле хикәя 23:24).

15. Иман итүче әти кешенең балалар тәрбияләү буенча нинди җаваплылыгы бар?

15 Әгәр син иман итүче, ә хатының юк икән, ул чакта балаларны «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып» тәрбияләү җаваплылыгы синең өскә ята (Эфеслеләргә 6:4). Әмма шул ук вакыт син хатының белән игелекле, яратучан булып калырга һәм үзеңне акыллы тотарга тиеш.

ӘГӘР ӘТИ-ӘНИЕҢ БАШКА ДИН ТОТСА

16, 17. Бала, әти-әнисенең диненнән аерылып торган дин тотса, Изге Язмаларга нигезләнгән нинди принципларны истә тотарга тиеш?

16 Балигъ булмаган балаларның да әти-әнисе тоткан диннән аерылып торган дин тотулары инде гадәткә кереп киткән. Синең дә динең аерылып торамы? Ул чакта Изге Язмаларда синең өчен дә киңәш бар.

17 Алла Сүзендә: «Ата-аналарыгызны Раббы теләгәнчә итагать итегез, чөнки бу шулай булырга тиеш. „Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит“»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:1, 2). Бу сүзләрне үтәү сиңа файда китерә. Әмма әти-әнине тыңлау мөһим булса да, шул ук вакыт чын Алла турында онытырга ярамый. Бала үз карарларын кабул итәрлек балигъ булгач, аның үз эшләре өчен җаваплылыгы да үсә. Бу дөньяви кануннарны гына түгел, ә Алла кануннарын үтәүгә дә кагыла. «Һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Римлыларга 14:12).

18, 19. Әгәр әти-әни һәм бала тоткан диннәр төрле булса, ничек балалар әти-әнисенә үз диннәрен яхшырак аңларга ярдәм итә алалар?

18 Әгәр сиңа тоткан динең аркасында тормышыңда ниндидер үзгәрешләр ясарга туры килсә, әти-әниеңнең сүзләрен исәпкә ал. Әгәр син, Изге Язмаларга нигезләнгән тәгълиматларны белеп һәм үз тормышыңда кулланып, тагын да ихтирамлырак, әти-әниеңнең сүзен үтәүдә тыңлаучанрак һәм тырышрак булып китсәң, алар, әлбәттә, моңа шат булачак. Әмма син яңа динең аркасында алар өчен кадерле булган ышануларны һәм йолаларны кире каксаң, әти-әниең алар сиңа мирас итеп бирергә теләгәнне санга сукмыйсың дип уйларга мөмкин. Әгәр эшләгәннәрең кешеләр арасында бик популяр түгел икән яки сине, алар уйлавынча, материаль яктан үсәргә ярдәм иткән максатлардан читкә алып китә икән, алар синең өчен борчылырга мөмкин. Моңа үз өлешен горурлык та кертәдер. Әти-әниеңнең асылда, болай уйлавы мөмкин: син үзеңне хак, ә аларны хак түгел дип саныйсың.

19 Шуңа күрә аларны, мөмкин кадәр тизрәк, якындагы җыелыштан өлкәннәр я җитлеккән мәсихчеләр белән таныштырырга тырыш. Әти-әниеңне Патшалык Залына чакыр, алар үзләре анда нәрсә әйтелгәнен ишетсеннәр һәм үз күзләре белән Йәһвә Шаһитләре нинди кешеләр икәнен күрсеннәр. Бәлки вакыт узу белән аларның мөнәсәбәтләре йомшарыр. Хәтта әти-әниләр үз фикерләрен үзгәртмәгәндә дә, һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны чыгарып ыргытканда да, һәм балаларына мәсихче очрашуларына йөрергә рөхсәт итмәгәндә дә гадәттә дини әдәбиятны башка җирдә укыр өчен, имандашлар белән сөйләшер өчен, вәгазьләр өчен һәм башкаларга ярдәм итәр өчен мөмкинлекләр табыла. Син шулай ук Йәһвәгә дога кыла аласың. Кайбер яшүсмерләргә, күбрәк эшләргә мөмкинлек булсын өчен, балигъ булуларын һәм әти-әнисеннән аерым яшәүләрен көтәргә туры килә. Гаиләдә нинди генә хәл булмасын, «үз атаңны һәм анаңны хөрмәт итәргә» онытма. Өегездә тынычлык булсын өчен, кулыңнан килгәнчә, барысын эшлә (Римлыларга 12:17, 18). Ә иң мөһиме, Алла белән тынычлык эзлә.

ҮГИ БАЛАЛАР ТӘРБИЯЛӘҮ — АВЫР МӘСЬӘЛӘ

20. Үги әтисе яки әнисе булган балалар нинди хисләр кичерергә мөмкин?

20 Еш кына гаиләдәге иң зур проблема дин ягыннан түгел, ә үги бала я үги ана белән үги ата булуы. Безнең көннәрдә күп гаиләләрдә әтинең я әнинең, я икесенең дә үткән никахтан калган балалары бар. Мондый гаиләдә балалар көнләшергә һәм үпкәләргә мөмкин. Алар шулай ук туган әтисенә яки әнисенә хыянәт итә дип кайгырырга мөмкин. Шуның аркасында алар үги әтисенең яки үги әнисенең яхшы әти яки әни булыр өчен чын күңелдән куелган тырышлыкларына каршы килергә мөмкин. Үги балалар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга нәрсә ярдәм итә ала?

138 нче биттәге иллюстрация

Үги бала яки үз балаларыңны үстерәсеңме, һәрхәлдә Изге Язмалар җитәкчелегенә таян.

21. Ни өчен үги әти-әниләргә, махсус шартларына карамастан, ярдәм алыр өчен Изге Язмалардагы принципларны карарга кирәк?

21 Шунсын аңларга кирәк: махсус шартларга карамастан, мондый гаиләләрдә башка гаиләләрдә имин яшәргә ярдәм иткән Изге Язмалардагы шул ук принциплар кулланырлык. Әгәр бу принципларга әһәмият бирмәсәк, берникадәр вакытка проблемалар әзәер дә сыман, әмма соңрак бу җан газапларына китерергә мөмкин (Мәдхия 126:1; Гыйбрәтле хикәя 29:15). Акыллылык һәм аера белү сәләте үстерегез. Акыллылыкны Алла принципларын куллану өчен үстерегез һәм бу принципларның озак вакыт файда китергәнен истә тотыгыз, ә аера белү сәләтен гаиләдәгеләрнең сүзләре һәм эшләре чынында нәрсә аңлата икәнен аңлар өчен үстерегез. Шулай ук үзеңне башка кеше урынына кую сәләте кирәк (Гыйбрәтле хикәя 16:21; 24:3; 1 Петер 3:8).

22. Ни өчен балаларга үги әтине яки әнине тану авыр?

22 Әгәр үги балалар тәрбиялисең икән, син гаилә дусты булганда, аларның мөнәсәбәте яхшы булганын хәтерлисеңдер. Әмма бу гаиләгә әти яки әни булып кергәч, мөнәсәбәтләр бәлки үзгәргәндер. Балалар алар белән инде башка яшәмәгән туган әтисен яки әнисен исләрендә тоталар, алар бәлки үзләрен аңа хыянәт иткән итеп сизәләрдер: ул алырга тиеш яратуны хәзер син алырга телисең дип уйлый торганнардыр. Кайвакыт алар: «Син безнең әти яки син безнең әни түгел»,— дип әйтергә мөмкин. Мондый сүзләрне ишетү авыр. Әмма «рухыңны үч-ачу [«рәнҗү», ЯД] вәсвәсәсенә дәртләндермә» (Вәгазьче 7:9). Балалар белән уртак тел табар өчен, зирәклек һәм үзеңне алар урынына кую сәләте кирәк.

23. Үги балалы гаиләләрдә җәзаны ничек биреп була?

23 Бу сыйфатлар балага җәза бирергә кирәк булганда аеруча кирәк. Тәрбияләү эзлекле булырга тиеш (Гыйбрәтле хикәя 6:20; 13:1). Балалар төрле булганга, җәза бирү дә һәрбер аерым очракта үзенчә булырга мөмкин. Кайбер үги әти яки әниләр бергә яшәү вакытының башында әти-әниләрнең бу вазифасын туган әти яки әни үтәсә яхшырак булыр иде дип саный. Әмма җәза бирү ягыннан әти-әни бер фикердә булырга тиешләр һәм аны туган балага да, үги балага да бернинди аерма ясамыйча кулланырга тиешләр (Гыйбрәтле хикәя 24:23). Тыңлаучанлык мөһим, ләкин балалар камил түгел — моны исәпкә алырга кирәк. Чамадан арттырып җибәрмәгез. Балага җәза биргәндә, моны ярату белән башкарыгыз (Көлессәйлеләргә 3:21).

24. Үги әти, әни, апа һәм абыйлар арасында әхлакый проблемалар чыкмасын өчен нәрсә эшләргә?

24 Гаилә белән бергәләп фикер алышсагыз, бик күп проблемалардан качып була. Мондый сөйләшүләр фикерләрне иң мөһим әйберләргә тупларга ярдәм итәләр. (Филиппуйлыларга 1:9—11 не чагыштырыгыз.) Алар ярдәмендә гаиләдәгеләрнең һәрберсе, гаилә максатлары тормышка ашсын өчен, ул үзе шәхси рәвештә нәрсә эшли ала икәнен аңлый. Өстәвенә, гаиләдәге ачык сөйләшүләр әхлакый проблемаларга юл куймаска ярдәм итә. Кызларга үги әтисе һәм үги абыйлары алдында ничек киенергә һәм үзләрен ничек тотарга икәнен аңлатырга кирәк, ә егетләргә үги анасы һәм үги апалары алдында үзләрен ничек тотарга икәнен аңлатырга кирәк (1 Тессалуникәлеләргә 4:3—8).

25. Әти-әниләргә үги балалы гаиләләрдә тынычлык сакларга нәрсә ярдәм итәчәк?

25 Үги балаларны тәрбияләүнең авыр мәсьәләсен җиңәр өчен сабыр бул. Яңа мөнәсәбәтләр урнаштырылсын өчен вакыт кирәк. Үги балаларның яратуын һәм хөрмәтен яулау бик авыр. Әмма бу мөмкин. Акыллы һәм зирәк йөрәк, шулай ук Йәһвәгә яраклы булырга зур теләк — үги балалы гаиләдә тынычлык урнаштыруга ачкыч (Гыйбрәтле хикәя 16:20). Мондый сыйфатлар башка авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итәчәк.

МАТЕРИАЛЬ БАЙЛЫК АРТЫННАН КУУ ГАИЛӘГЕЗНЕ ТАРКАТМЫЙМЫ?

26. Ничек материаль яктан авырлыклар һәм материаль байлыкларга дөрес булмаган караш гаиләне бүләргә мөмкин?

26 Материаль яктан авырлыклар һәм байлыкка карата дөрес булмаган караш гаиләне күп юллар белән бүләргә мөмкин. Кызганычка каршы, кайбер гаиләләр акча турында бәхәсләшеп бүленәләр, шулай ук баю яки әз генә булса да баерак булу теләге аларның тынычлыгын урлый. Әгәр ир дә, хатын да эшләсәләр һәм «минем үз акчам, синең үз акчаң» дигән принцип буенча фикер йөртә башласалар, шулай ук бүленүләр туарга мөмкин. Бәхәсләр тумаса да, аларның эш графигы бергә аралашырга вакыт та калдырмаска мөмкин. Бөтен җир шары буенча озак вакытка — айлар, ә кайвакыт елларга — акча эшләр өчен үз гаиләләреннән киткән әтиләрнең саны үсә. Бу зур авырлыкларга китерергә мөмкин.

27. Акча ягыннан авырлыклар кичергән гаиләләр өчен файдалы булган нинди аерым принциплар бар?

27 Мондый очракларда нәрсә эшләргә? Монда каты кагыйдәләр урнаштырып булмый, чөнки һәрбер гаиләнең үз авырлыклары һәм үз ихтыяҗлары. Шулай да Изге Язмалар киңәше ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, Гыйбрәтле хикәя 13:10 да «киңәш итүчеләр» кирәкмәс каршылыклардан кайвакыт кача ала икәне күрсәтелгән. Киңәшләшү ул үз фикереңне әйтеп бирү генә түгел, ә киңәш эзләү һәм башка кеше моның турында нәрсә уйлый икәнен ачыклау. Моннан тыш, гаиләнең дөрес бюджетын төзү гаиләдәге барысының тырышлыкларын берләштерергә ярдәм итәчәк. Өйдә аеруча балалар яки башка асрама кешеләр булса, өстәмә акча кирәк була. Шуңа күрә кайвакыт ир белән хатынга да, бәлки вакытлыча, эшләргә туры килә торгандыр. Мондый очракларда ир хатыны өчен вакыт бар икәнен күрсәтергә тиеш. Ул, балалар белән ярату күрсәтеп, хатынына ул башта, эшкә чыкканчы, үзе башкарырга өлгергән эшләрне үтәргә ярдәм итә ала (Филиппуйлыларга 2:1—4).

28. Нинди искәртмә, ул онытылмаса, гаиләгә бердәмлеккә барырга ярдәм итәчәк?

28 Әмма шуны истә тотыгыз: бу дөнья төзелешендә акча кирәк булса да, алар бәхет китерми. Алар әлбәттә яшәү дә бирми (Вәгазьче 7:12). Чыннан да, материаль байлыкка чиктән тыш күп игътибар бирелсә, бу рухи һәм әхлакый яктан һәлакәткә китерергә мөмкин (1 Тимутегә 6:9—12). Шуңа күрә Алланың безгә яшәр өчен бар кирәклесен бирәчәгенә ышанып, аның Патшалыгын беренче урынга кую һәм ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләү күпкә яхшырак! (Маттай 6:25—33; Еврейләргә 13:5). Рухи эшләрне беренче урынга куеп һәм иң элек Алла белән тыныч мөнәсәбәтләргә омтылып, сез шуны ачыкларсыз: гаиләгез, берәр яктан бүленгән булса да, тормышның иң мөһим якларыннан чыннан да берләшкән булачак.

ГАИЛӘДӘГЕЛӘРГӘ ТЫНЫЧЛЫК САКЛАРГА ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БУ ПРИНЦИПЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?

Мәсихчеләр аера белү сәләте үстерәләр (Гыйбрәтле хикәя 16:21; 24:3).

Ир белән хатын никахта, диннәренә карамастан, ярату һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш (Эфеслеләргә 5:23, 25).

Мәсихче Алла законын белә торып беркайчан бозмас (Рәсүлләр 5:29).

Мәсихчеләр тынычлыкка омтыла (Римлыларга 12:18).

Үпкәләргә ашыкма (Вәгазьче 7:9).

ЗАКОНЛАШТЫРЫЛГАН НИКАХ ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ХӨРМӘТ ИТҮГӘ  ҺӘМ  ТЫНЫЧЛЫККА КИТЕРӘ

Безнең көннәрдә күпчелек ир-атлар һәм хатын-кызлар, никахларын законлаштырмыйча, ир белән хатын булып яшиләр. Мондый хәлне, бәлки, яңа гына иман итә башлаган кешегә чишәргә туры килер. Кайвакыт җәмгыять яки берәр кабиләнең гореф-гадәтләре мондый яшәүгә юл куя, әмма мондый яшәү законга каршы. Изге Язмаларның нормалары буенча, никах тиешенчә законлаштырылган булырга тиеш (Титуска 3:1; Еврейләргә 13:4). Мәсихчеләр җыелышының кешесенә Изге Язмаларда шулай ук мондый принцип бирелгән: никах — ул бер ир белән бер хатынның никахы (1 Көринтлеләргә 7:2; 1 Тимутегә 3:2, 12). Бу норманы үтәсәгез, гаиләгездәге тынычлыкка беренче адым ясарсыз (Мәдхия 118:165). Йәһвә көчтән килмәгәнне яки авыр булганны таләп итми. Ул өйрәткән бар нәрсә дә безнең файдабыз өчен (Ишагыйя 48:17, 18).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу