Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rq 13 дәрес 26-27 б.
  • Чын динне ничек табарга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чын динне ничек табарга?
  • Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хак динне ничек табарга?
    Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Аллаһы хуплаган дин
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Хак динне ничек табарга?
    Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Мәсихнең чын шәкертләрен ничек билгеләргә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Алла бездән нәрсә таләп итә?
rq 13 дәрес 26-27 б.

13 дәрес

Чын динне ничек табарга?

Аллага бөтен диннәр дә яраклымы яисә берсе генәме? (1)

Ни өчен дөньяда мәсихчеләрнеке дип аталган диннәр күп? (2)

Чын мәсихчеләрне ничек танып була? (3—7)

1. Гайсә бер генә чын мәсихчеләр диненә нигез салган. Шуңа күрә бүген дә Йәһвә Алланың чын гыйбадәт кылучыларының бары тик бер юнәлеше яисә төркеме генә булырга тиеш (Яхъя 4:23, 24; Эфеслеләргә 4:4, 5). Изге Язмалар тормышка алып баручы тар юл белән бик аз кеше бара, дип өйрәтә (Маттай 7:13, 14).

2. Изге Язмаларда Гайсәнең рәсүлләре үлгәннән соң мәсихчеләр жыелышына ялган тәгълиматлар һәм мәсихчеләрдән булмаган йолалар керәчәк, дип алдан ук әйтелгән булган. Шулай ук дәрәҗәле кешеләр иман итүчеләрне Мәсих артыннан түгел, ә үзләре артыннан алып китәчәкләр, дип язылган (Маттай 7:15, 21—23; Рәсүлләр 20:29, 30). Менә ни өчен үзләрен мәсихчеләр дип атаган диннәр күп. Чын мәсихчеләр кем икәнен ничек белеп була?

3. Чын мәсихчеләрнең үзенчәлекле билгесе — бер-берсен чынлап яратулары (Яхъя 13:34, 35). Чын мәсихчеләр расасы яисә тән төсе башка булган кешеләр икенчесеннән яхшырак, дип өйрәтми. Алар арасында шулай ук башка ил кешеләрен дошман күрергә өйрәтмиләр (Рәсүлләр 10:34, 35). Шуңа күрә чын мәсихчеләр сугышларда катнашмый. Алар бер-берсе белән туганнарча мөгамәлә итә (1 Яхъя 4:20, 21).

4. Чын диннең тагын бер билгесе — аларның Изге Язмаларны тирән ихтирам итүе. Чын мәсихчеләр аны Алла Сүзе итеп кабул итә һәм анда язылганнарның барысына да ышана (Яхъя 17:17; 2 Тимутегә 3:16, 17). Алар өчен кеше фикерләре белән йолаларга караганда Алла Сүзе мөһимрәк (Маттай 15:1—3, 7—9). Алар һәрвакыт Изге Язмалар буенча яшәргә тырыша. Шуңа күрә аларның вәгазьләгән сүзләре эшләгән эшләреннән аерылмый (Титуска 1:15, 16).

5. Чын динне яклаучылар шулай ук Алла исемен хөрмәтләргә тиеш (Маттай 6:9). Гайсә кешеләргә Алланың исеме Йәһвә икәнен белдергән. Чын мәсихчеләр дә шулай эшләргә тиеш (Яхъя 17:6, 26; Римлыларга 10:13, 14). Син яшәгән җирдә кем башкаларга Алла исеме турында сөйли?

6. Чын мәсихчеләр Алла Патшалыгы турында вәгазьләргә тиеш. Гайсә шулай эшләгән. Ул һәрвакыт Патшалык турында сөйләгән (Лүк 8:1). Гайсә үз шәкертләренә бу хәбәрне һәрҗирдә вәгазьләргә кушкан (Маттай 24:14; 28:19, 20). Чын мәсихчеләр Алла Патшалыгы гына җиргә тынычлык һәм хәвефсезлек китерәчәгенә инана (Мәдхия 145:3—5).

7. Гайсәнең шәкертләре бу явыз дөньяның эшләрендә катнашмыйлар (Яхъя 17:16). Алар дөньяның сәяси эшләрендә һәм иҗтимагый бәрелешләрендә катнашмый. Алар бу дөньяга хас булган зарарлы гадәтләр, йолалар һәм фикер юнәлешләрен кабул итми (Ягъкуб 1:27; 4:4). Син яшәгән җирдә чын Мәсихчелек билгеләренә хас булган нинди дини төркемне беләсең?

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Чын мәсихчеләр бер-берсен ярата, Изге Язмаларны хөрмәт итәләр һәм Алла Патшалыгы турында вәгазьли

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу