Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gf 1 дәрес 3 б.
  • Аллаһы сине үзенең дусты булырга чакыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы сине үзенең дусты булырга чакыра
  • Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сез Йәһвәнең дусты була аласыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Сез ничек уйлыйсыз?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • Изге Язмаларда дуслык турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Кем Йәһвәнең дусты була ала?
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
Син Аллаһының дусты була аласың!
gf 1 дәрес 3 б.

1 ДӘРЕС

Аллаһы сине үзенең дусты булырга чакыра

Аллаһы синең үзенең дусты булуыңны тели. Син Галәмдәге иң бөек Шәхес белән дус була аласың. Моны күз алдына китерә аласыңмы? Борынгы заманда яшәгән Ибраһим пәйгамбәр Аллаһының дусты дип аталган (Ягъкуб 2:23). Изге Язмаларда — Тәүратта, Зәбурда, Инҗилдә һәм пәйгамбәрләр китапларында — әйтелгән башка кешеләр дә Аллаһы белән дус булганнар һәм күп фатихалар алганнар. Безнең көннәрдә төрле илләрдә яшәүче кешеләр Аллаһы белән дуслаша. Син дә Аллаһы дусты була аласың.

Ибраһим дога кыла

Аллаһы белән дуслык — иң яхшы дуслык. Аллаһы үзенең тугры дусларының өметен һәрвакыт аклый (Мәдхия 17:26). Бай булуга караганда, Аллаһының дусты булу яхшырак. Бай кеше үлгәч, аның акчалары башка кешеләргә күчә. Әмма Аллаһы дусларының беркем дә тартып ала алмаслык хәзинәләре бар (Маттай 6:19).

Кайбер кешеләр сиңа Аллаһы турында белем алырга комачауларга мөмкин. Хәтта кайбер дусларың һәм туганнарың да шулай эшләр (Маттай 10:36, 37). Берәрсе синнән көлсә яки сиңа янаса, үзеңнән: «Мин кешеләргә яки Аллаһыга ярарга телимме?» — дип сора. Сиңа берәрсе ашамаска кушса, син аны тыңларсыңмы? Әлбәттә, юк! Сиңа яшәр өчен ризык кирәк. Ә Аллаһы сиңа мәңгелек тормыш бүләк итә ала! Шуңа күрә Аллаһының дусты булыр өчен белем ал. Беркемгә дә сиңа комачауларга рөхсәт итмә (Яхъя 17:3).

Хатын-кыз Аллаһы турындагы басманы укый, кешеләр аның өстеннән көлә
    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу