Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gf 6 дәрес 10-11 б.
  • Оҗмах якын!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Оҗмах якын!
  • Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җирдә оҗмах кайчан булачак?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Без яшәгән вакыт — «соңгы көннәрме»?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Каты җир тетрәүләр. Изге Язмаларда алар турында нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
  • Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
Күбрәк карарга
Син Аллаһының дусты була аласың!
gf 6 дәрес 10-11 б.

6 ДӘРЕС

Оҗмах якын!

Җирдәге бар явызлык Оҗмахның якын булуын күрсәтә. Инҗилдә Оҗмах килер алдыннан авыр вакытлар булачак дип алдан әйтелгән булган. Без хәзер нәкъ шундый вакытта яшибез! Изге Язмаларда мондый вакыйгалар турында әйтелә:

Истребительләр

Бөек сугышлар. «Халык халыкка һәм патшалык патшалыкка каршы чыгар» (Маттай 24:7). Бу пәйгамбәрлек үтәлде. 1914 елдан башлап ике бөтендөнья сугышы һәм күп кенә кечерәк сугышлар булган: миллионлаган кеше һәлак булган.

Авыруларның таралуы. «Урыны-урыны белән... үләтләр чыгар» (Лүк 21:11). Бу сүзләр үтәлгәнме? Әйе. Рак, йөрәк авырулары, туберкулез, малярия, СПИД һәм башка авырулар миллионлаган кеше гомерен өзә.

Чирләрдән һәм ачлыктан интеккән кешеләр

Ризык җитми. Бөтен җир шары буенча күп кеше ач яши. Һәр ел миллионлаган кеше ачлыктан үлә. Бу тиздән Оҗмах килүен күрсәтүче тагын бер билге. Инҗилдә: «Ачлык булыр»,— дип әйтелә (Марк 13:8).

Җир тетрәүләр. «Урыны-урыны белән... җир тетрәүләр булыр» (Маттай 24:7). Бу сүзләр дә безнең көннәрдә үтәлә. 1914 елдан башлап миллионнан артык кеше җир тетрәүләр аркасында һәлак булган.

Ир кеше хатын-кызга пистолет белән яный

Явыз кешеләр. Инҗилдә «кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан» булачак дип әйтелә. Алар шулай ук «Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар». Балалар «ата-аналарына буйсынмаслар» (2 Тимутегә 3:1—5). Күп кеше бүген нәкъ шундый, шулай бит? Алар Аллаһыны хөрмәт итмиләр, ә Аллаһы турында белем алырга теләүчеләргә кыенлыклар тудыралар.

Җинаятьчелек. «Явызлык көчәер»,— диелә Инҗилдә (Маттай 24:12). Бәлки, син ризалашырсың: җинаятьләр саны аеруча безнең көннәрдә артты. Кешеләр аларны алдарлар, таларлар яки башка төрле явызлык эшләрләр дип курка.

Бу вакыйгалар Аллаһы Патшалыгы якын икәнен күрсәтә. Инҗилдә: «Бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының якын икәнен белерсез»,— дип әйтелә (Лүк 21:31). Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы? Бу — Аллаһының күктәге хөкүмәте, һәм ул җирне Оҗмах итәчәк. Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен алыштырачак (Данил 2:44).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу