Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 71 б.-73 б., 3 абз.
  • Хатлар язу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хатлар язу
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хатлар аша вәгазьләү
  • Хат турында ике сүз
  • Дөрес тон
  • Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Хатлар язу буенча киңәшләр
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Еврейләргә хатка кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 71 б.-73 б., 3 абз.

Хатлар язу

ХАТЛАР миллионлаган кешегә үз тормышын һәм тәртибен уңай якка үзгәртергә ярдәм иткән. Мәсихче Грек Язмаларының күп кенә китаплары — хатлар. Бүген хатлар ярдәмендә без дусларыбыз белән элемтә тотабыз, яңаларны хакыйкатьтә ныгытабыз, яңа вазифа алган кардәшләргә көч өстибез һәм авырлыклар белән очрашкан кешеләргә булышабыз. Хатлар аша шулай ук җыелыш хакында кайгырткан кардәшләр кирәкле мәгълүмат ала (1 Тис. 1:1—7; 5:27; 2 Пет. 3:1, 2).

Моннан тыш, хатлар язу — шаһитлек бирү өчен яхшы мөмкинлек. Мәсәлән, кайбер йортларда аларны саклар өчен кешеләр тора я махсус җиһазлар куелган, шуңа күрә ул йортларда вәгазьләп булмый. Кайберәүләрне, алар өйдә сирәк булганга, очрату авыр. Башкалары исә кешеләрдән ерак урнашкан җирләрдә яшиләр.

Ә, бәлки, без нык авырганга, һава торышы начар булганга, шулай ук комендант сәгате аркасында, өйдән чыга алмыйбыздыр. Андый очракта син, үз туганыңның яисә син очраклы вәгазьләгән берәр кешенең кызыксынуын үстерер өчен, бәлки, хат язарсың. Ә, бәлки, өйрәнүчең башка җиргә күчкәндер. Хатларың аны рухи яктан ныгыта ала. Ә ул нәкъ моңа мохтаҗ булырга мөмкин. Шулай ук күптән түгел генә баласы туган, я яңа гына өйләнешкән берәр парга, я якынын югалткан берәр кешегә хат язганда Изге Язмалардан берәр өзек китереп була.

Хатлар аша вәгазьләү

Таныш булмаган кешегә хат язганда, хатның башында үз исемеңне яз. Вәгазь эшенең бөтен җир шары буенча үткәрелгәнен һәм үзеңнең бу эштә ирекле рәвештә катнашканыңны әйт. Урынлы булса, үзеңнең Йәһвә Шаһите икәнеңне әйт. Үзеңнең ни өчен хат язганыңны аңлат. Хат язганда, аны кеше белән сөйләшү алып барган кебек язарга тырыш. Әмма «еланнар кебек сакланучан һәм күгәрченнәр кебек мәкерсез» бул (Мат. 10:16). Шуңа күрә үзең турында нәрсә язарга, ә нәрсә язмаска икәнен сайлаганда, яхшылап уйлан.

Өйдә булмаган кешене очратсаң, аңа нәрсә әйтер идең? Нәкъ шул сүзләрне яз. Хатыңны «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китаптагы һәм соңгы «Патшалык хезмәтебез»дәге кереш сүзләргә нигезләнеп башлап була. Кешегә сорау биреп, аны бу сорау турында уйланырга дәртләндер. Кайбер вәгазьчеләр хатларында шуны әйтеп китә: Йәһвә Шаһитләренең түләүсез өйрәтү программасы бар, аның ярдәмендә Изге Язмалардан күп сорауларга җавап алып була. Бу кардәшләр шулай ук Изге Язмалар өйрәнүен үткәрер өчен берәр басмадагы кайбер бүлекләрнең исемнәрен китерә. Шаһитлек бирер өчен хатның үрнәге 73 нче биттә күрсәтелгән. Бу хаттагы кайбер фикерләрне кулланып була, ләкин, территорияңдәге кешеләр бер үк хатлар алмасын өчен, хатның эчтәлеген үзгәртеп торсаң, яхшырак булыр.

Кайбер кеше таныш булмаган кешеләрдән килгән хатларны теләр-теләмәс кенә укый. Шуңа күрә хатыңны укып бетермичә дә читкә алып куймасыннар өчен күп язма. Хат белән бергә Патшалык Залындагы очрашуларга чакыру кәгазен дә җибәреп була. Конвертка шулай ук берәр трактат, брошюра я журнал салып була. Хатта, кеше теләсә, андый басмаларны аңа регуляр рәвештә китереп була дип яз. Я кешегә хатта каралган темага сөйләшүне дәвам итәр өчен очрашырга тәкъдим ит.

Хат турында ике сүз

73 нче биттәге иллюстрация

Киләсе биттәге хатка күз сал. Шуңа игътибар ит: 1) хат пөхтә язылган; 2) конверт югалса, хат җибәрүченең исеме һәм адресы хатның үзендә бар; 3) беренче абзацтан ук хатның максаты ачык күренә; 4) һәрбер абзац — аерым фикер; 5) хат үз максатына туры килә, аның стиле артык рәсми дә, артык иркен дә түгел.

Рәсми хатта (мәсәлән, җыелыш сәркатибе филиалга җибәргән хатта) җыелышның исеме, сәркатипнең исем-фамилиясе һәм адресы, шулай ук дата язылырга тиеш. Шуннан соң хат алучы кешенең я оешманың исемен язарга кирәк. Аннан соң сәламләү сүзләрен дә язып була. Хатның азагында, гадәттә, «Мәсихче ярату белән» я «Сезнең абый-кардәшегез» дигән сүзләр һәм хат җибәрүченең исем-фамилиясе языла, шулай ук кул куела.

Кемгә генә хат язылмасын, ул пөхтә язылырга тиеш: анда орфография, грамматика һәм пунктуация ягыннан хаталар булмасын. Андый хатны кеше рәхәтләнеп укыр һәм хаттагы хәбәргә игътибар итмичә калмас.

Конвертка үз адресыңны язарга онытма. Кайвакыт, таныш булмаган кешеләргә хат аша вәгазьләгәндә, үз адресыбызны язу акыллы булмас. Ул чакта өлкәннәрдән Патшалык Залының адресын я җыелыш корреспонденциясен алучы өлкәннең адресын язарга рөхсәт сора. Филиалның адресын кулланма, чөнки кеше хатны филиал язган дип уйлар. Конвертка үз адресыңны язмыйча әдәбият җибәрсәң, кеше хатны филиал җибәргән дигән хаталы фикергә килер.

Конвертка, аеруча әдәбият җибәрелгәндә, җитәрлек марка ябыштырырга кирәк. Югыйсә марка саны әзрәк булса, җитмәгән акчаны хат алучы кешедән түләтерләр, ә бу яхшы хәбәрнең әһәмиятен киметер. Күп кенә илләрдә, хатта брошюра я журнал җибәрелсә, хат өчен күбрәк түләргә кирәк.

Дөрес тон

Хатыңны язып бетергәч, аны кабат укып чык. Ул ничегрәк булып чыккан? Хатның тоны ничегрәк? Ягымлымы һәм әдәплеме? Башкалар белән эш итүебездә һәрвакыт мәхәббәт, игелек һәм башка сыйфатлар чагылсын (Гәл. 5:22, 23). Хатыңда негатив я пессимистик тонда язылган урыннар булса, аларны шунда ук үзгәрт.

Хатыбыз үзебез барып җитә алмаган җирләргә барып җитә ала. Әйе, хатлар хезмәтебездә зур роль уйный. Хатка карап, хатның язучысы кем икәнен һәм аның нәрсәгә ышанганын әйтеп була, шуңа күрә мондый яклар турында җентекләп уйлан: нәрсә һәм ничек язарга, кеше аны кулына алгач, аңарда нинди хисләр туар? Кем белә, бәлкем, хатың тагын бер кешене тормыш юлына басарга дәртләндерер я андый юлдан баручыны ныгытыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу