Беренче бүлек
Безнең көннәрдә бердәмлектә гыйбадәт кылу нәрсә аңлата?
1, 2. a) Безнең көннәрдә кешеләрдә нинди теләк барлыкка килә? б) Эчкерсез кешеләрнең нинди искиткеч өмете бар?
БӨТЕН җир шары буенча Аллага бердәмлектә гыйбадәт кылырга теләүче кешеләр күбәя. Ул теләк барлык халыклардан, кабиләләрдән һәм телләрдән миллионлаган кешене берләштерә. Һәм аларга һәр ел яңа кешеләр кушыла. Бу миллионлаган кеше Изге Язмаларда Йәһвәнең «шаһитләре» кебек билгеләнә һәм «бихисап күп кеше» дип атала. Ул кешеләр Аллага «көне-төне хезмәт итәләр» (Ишагыйя 43:10—12; Ачылыш 7:9—15). Ни өчен алар моны эшли? Чөнки алар Йәһвәне бердәнбер хак Алла буларак белгәннәр. Һәм бу аларны үз тормышларын Алланың гадел нормалары буенча алып барырга дәртләндерә. Өстәвенә, алар хәзерге бозык дөньяның «соңгы көннәрендә» яшәүләрен, Алланың озакламыйча аны җимерәчәген һәм яңа оҗмах шартлары белән алыштырачагын белгәннәр (2 Тимутегә 3:1—5, 13; 2 Петер 3:10—13).
2 Алла Сүзендә болай дип вәгъдә ителә: «Тагын бераздан гөнаһлы [бозык, ЯД] юкка чыгар... Сабырлар җирне мирас итеп алырлар һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:10, 11). «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29). «[Алла] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4).
3. Гыйбадәт кылуда чын бердәмлеккә ничек ирешәләр?
3 Хәзерге вакытта чын гыйбадәт кылуда берләшкән кешеләр шул яңа дөньяда беренче яшәүчеләр булачак. Алар Алланың ихтыяры нәрсәдән тора икәнен белгән һәм аны мөмкин булганча яхшырак үтәргә тырышалар. Моның әһәмиятлелеген күрсәтеп, Гайсә болай дигән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Рәсүл Яхъя: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип язган (1 Яхъя 2:17).
Бу чынлыкта нәрсә аңлата
4. a) Безнең көннәрдә шулхәтле күп кешеләрнең Аллага бердәмлектә гыйбадәт кылырга җыелуы чынлыкта нәрсә аңлата? б) Кешеләрнең бу җыелуы Изге Язмаларда ничек тасвирлана?
4 Безнең көннәрдә шулхәтле күп кешеләрнең бердәмлектә гыйбадәт кылырга җыелуы чынлыкта нәрсә аңлата? Бу без яшәгән бозык дөньяның тиздән юк ителәчәгенә һәм аннан соң Алланың яңа дөньясы башланачагына ачык дәлил булып тора. Без Изге Язмаларда язылган бу мөһим вакыйга, ягъни кешеләрнең җыелуы турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен үз күзләребез белән күрәбез. Андый пәйгамбәрлекләрнең берсендә болай дип әйтелә: «Соңгы көннәрдә Ходай йортының тавы [югарыга күтәрелгән Йәһвәгә чын гыйбадәт кылу] таулар башлыгы [гыйбадәт кылуның башка төрләреннән өстен] итеп куелачак... һәм аңа халыклар агылачак. Күп халыклар барачак һәм әйтәчәк: „килегез һәм Ходай тавына һәм Ягъкуб Алласының өенә меник һәм Ул безне Үз юлларына өйрәтер һәм Аның юллары белән йөриячәкбез“» (Михей 4:1, 2; Мәдхия 36:34).
5, 6. a) Нинди мәгънәдә халыклар Йәһвәгә таба борыла? б) Без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?
5 Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсендә бер бөтен халыклар гыйбадәт кылмаса да, моны барлык халыкларның миллионлаган аерым вәкиле эшли. Алар Йәһвә Алланың яратучан ниятен һәм аның нинди җәлеп итүчән шәхес икәнен белгәч, бу аларның йөрәкләренә тирән тәэсир итә. Шуңа күрә алар Алланың кешеләрдән нәрсә таләп итүен басынкы рәвештә ачыкларга тырышалар. Алар мәдхия җырлаучының догасына охшатып: «Мине Үз ихтыярыңны кылырга өйрәт, чөнки Син — минем Аллам»,— дип дога кыла (Мәдхия 142:10).
6 Йәһвә хәзерге вакытта бердәм гыйбадәт кылуда берләштергән бихисап күп кешенең арасында син үзеңне күрәсеңме? Синең Алла Сүзеннән алынган нәсыйхәтләргә мөнәсәбәтең аларның Чыганагы Йәһвә икәнлеген аңлаганыңны күрсәтәме? Син ни дәрәҗәдә «Аның юллары белән йөрергә» ниятләнәсең?
Гыйбадәт кылуда бердәмлеккә ничек ирешәләр
7. a) Бердәмлектә гыйбадәт кылу ахыр чиктә ни дәрәҗәдә колач җәячәк? б) Ни өчен Йәһвәгә гыйбадәт кылучы кешеләргә кушылу хәзер бик мөһим, һәм без башкаларга моны эшләргә ничек ярдәм итә алабыз?
7 Йәһвәнең ихтыяры барлык акылга ия булган затларны чын гыйбадәт кылуда берләштерүдән тора. Барлык яшәүчеләр бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылачак көнне ничек соң без көтәбез! (Мәдхия 102:19—22). Ләкин бу Йәһвә аның гадел ихтыярын үтәргә баш тарткан барлык кешеләрне юк иткәч кенә мөмкин булачак. Ул, шәфкате буенча, алдан ук нәрсә эшләячәге турында кисәтеп куя. Һәм кешеләрнең бар җирдә дә үз тәртипләрен үзгәртергә мөмкинлекләре бар (Ишагыйя 55:6, 7). Шуңа күрә «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка» хәзер: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!» — дигән ашыгыч хәбәр игълан ителә (Ачылыш 14:6, 7). Син бу чакыруны кабул иттеңме? Алай булса, синең дә башка кешеләрне чын Алла турында белергә һәм аңа гыйбадәт кылырга чакырырга мөмкинлегең бар.
8. Изге Язмаларның төп тәгълиматларын белгәннән соң, без эчкерсез рәвештә нәрсәгә омтылырга тиеш?
8 Йәһвә үзенең гыйбадәт кылучыларының аңа сүзләрендә генә иман итеп, эшләрендә исә үз файдасын күзәтүләрен теләми. Алла кешеләрнең аның «ихтыярын тулысынча танып белүен» һәм моны үз тормышларында күрсәтүен тели (Көлессәйлеләргә 1:9, 10). Изге Язмаларның төп тәгълиматларын белгәч, рәхмәтле кешеләр мәсихче буларак җитлегүгә ашыгырга омтыла. Аларның Йәһвәне якынрак белергә, аның Сүзен аңлауны киңәйтергә вә тирәнәйтергә һәм үз тормышларында аны тулырак кулланырга көчле теләкләре бар. Алар күктәге Атабызның сыйфатларын чагылдырырга һәм һәрбер нәрсәгә аның карашы белән карарга тырыша. Бу аларны Йәһвә безнең көннәрдә җирдә оештырган үлемнән коткара торган эштә ашкынып катнашырга дәртләндерә. Синең дә андый теләгең бармы? (Марк 13:10; Еврейләргә 5:12—6:3).
9. Бүген чын бердәмлеккә нинди яклардан ирешеп була?
9 Изге Язмалардан Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр берләшкән халык булырга тиеш икәне күренә (Эфеслеләргә 4:1—3). Мондый бердәмлек, безнең бүленгән дөньяда яшәвебезгә һәм һаман да үз кимчелекләребез белән көрәшүебезгә карамастан, хәзер булырга тиеш. Гайсә үзенең барлык шәкертләренең бер булулары турында, ягъни чын бердәмлек турында, эчкерсез дога кылган. Бу нәрсә аңлаткан? Беренчедән, аларның Йәһвә һәм аның Улы белән яхшы мөнәсәбәтләре булуын. Икенчедән, аларның бер-берсе белән бердәм булуларын (Яхъя 17:20, 21). Бу максатка ирешергә мәсихчеләр җыелышы ярдәм итә: нәкъ аның аша Йәһвә үз халкына җитәкчелек бирә дә.
Бердәм булырга нәрсә ярдәм итә?
10. a) Без, Изге Язмаларны кулланып, үзебезгә кагылган сорауларга җаваплар эзләгәндә, нинди сыйфатлар үстерәбез? б) 10 нчы абзацта китерелгән сораулар ярдәмендә мәсихчеләр бердәмлегенә булышкан факторларны җентекләп тикшереп чыгыгыз.
10 Монда гыйбадәт кылуда бердәм булырга ярдәм иткән җиде төп фактор китерелә. Бирелгән сорауларга җавап биргәндә һәрбер факторның синең Йәһвә белән һәм имандашлар белән үзара мөнәсәбәтләреңә ничек кагылганы турында уйлан. Бу факторлар турында уйлану һәм Изге Язмалардан китерелгән, ләкин монда өземтәләре язылмаган шигырьләрне карау сиңа Аллага яраклы һәм барыбызга да бик кирәкле сыйфатларны — акыллылыкны, фикер йөртү һәм аера белү сәләтен үстерергә ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 5:1, 2; Филиппуйлыларга 1:9—11). Бер-бер артлы бу факторларны карап чыгыйк.
1. Без Йәһвәнең нәрсә ул яхшылык һәм нәрсә яманлык икәнен карар итәргә хокукы барлыгын таныйбыз. «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6).
Карарлар кабул иткәндә, ни өчен безгә Йәһвәнең киңәшен һәм җитәкчелеген эзләргә кирәк? (Мәдхия 145:3—5; Ишагыйя 48:17).
2. Без Алла Сүзе буенча эш итәбез. «Без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез; һәм шул сүз сездә, иман итүчеләрдә, үз эшен эшли» (1 Тессалуникәлеләргә 2:13).
Карарлар кабул иткәндә, үз сизгерлегебез буенча эш итү ни өчен куркыныч? (Гыйбрәтле хикәя 14:12; Иремия 10:23, 24; 17:9).
Изге Язмаларның берәр мәсьәлә буенча нәрсә киңәш иткәнен белмибез икән, нәрсә эшләргә? (Гыйбрәтле хикәя 2:3—5; 2 Тимутегә 3:16, 17).
3. Без барыбыз да бер үк рухи туклану программасыннан файда табабыз. «Синең барлык улларың Ходай тарафыннан өйрәтелгән булачак» (Ишагыйя 54:13). «Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз» (Еврейләргә 10:24, 25).
Йәһвә рухи туклану өчен биргән чаралар белән тулысынча файдаланган кешеләр нинди фатихалар кичерә? (Ишагыйя 65:13, 14).
4. Безнең Юлбашчыбыз кеше түгел, ә Гайсә Мәсих. «Ә сезне „остаз“ дип атамасыннар, чөнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез бер-берегезгә туганнар. Җирдә „ата“ дип беркемне дә атамагыз — сезнең тик бер Күктәге Атагыз бар. Сезне „нәсыйхәтче“ [«юлбашчы», ЯД] дип тә атамасыннар, чөнки сезнең бердәнбер Нәсыйхәтчегез [«Юлбашчыгыз», ЯД] — Мәсих» (Маттай 23:8—10).
Безнең берәребез үзен башкалардан яхшырак дип саный аламы? (Римлыларга 3:23, 24; 12:3).
5. Без Алла Патшалыгы кешелек өчен бердәнбер өмет икәненә ышанабыз. «Ә сез болай дога кылыгыз: „Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен; Синең Патшалыгың килсен, күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын“... Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (Маттай 6:9, 10, 33).
«Барыннан да бигрәк Алла Патшалыгын эзләвебез» ничек безнең бердәмлекне сакларга ярдәм итә? (Михей 4:3; 1 Яхъя 3:10—12).
6. Изге рух Йәһвәнең хезмәтчеләрендә мәсихчеләр бердәмлеге өчен бик кирәкле сыйфатлар тудыра. «Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне тудыра» (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).
Алланың рухы бездә үз җимешен булдырсын өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? (Рәсүлләр 5:32).
Безнең Алла рухына ия булуыбыз имандашлар белән үзара мөнәсәбәтебезгә ничек тәэсир итә? (Яхъя 13:35; 1 Яхъя 4:8, 20, 21).
7. Алланың барлык чын гыйбадәт кылучылары аның Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне игълан итәләр. «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар» (Маттай 24:14).
Безне бу вәгазь эшендә тулысынча катнашырга нәрсә дәртләндерергә тиеш? (Маттай 22:37—39; Римлыларга 10:10).
11. Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне тормышыбызда куллану нинди җимешләр китерә?
11 Йәһвәгә бердәм гыйбадәт кылу безне аңа якынайта һәм безгә имандашлар белән көч бирүче аралашуга шатланырга мөмкинлек бирә. Мәдхия 132:1 дә болай дип әйтелә: «Кешеләрнең бергә [«бергә бердәмлектә», ЯД] торуы бик яхшы һәм ничек күңелле!» Бу дөньяның барлык эгоизмы, әхлаксызлыгы һәм шәфкатьсезлегеннән вакытлыча булса да котылып, Йәһвәне эчкерсез яраткан һәм аның законнарына буйсынган кешеләр белән җыелу нинди шатлыклы!
Аера торган тәэсирләрдән сакланыгыз
12. Безгә бәйсезлек рухыннан ни өчен сакланырга кирәк?
12 Безгә бик тә кадерле булган бөтендөнья бердәмлегебезне бозмас өчен, без аера торган тәэсирләрдән сакланырга тиешбез. Аларның берсе — Алладан һәм аның законнарыннан бәйсезлек рухы. Йәһвә, беренче булып шул рухны күрсәткән затны — Шайтан Иблисне фаш итеп, безгә ул рухтан сакланырга ярдәм итә (2 Көринтлеләргә 4:4; Ачылыш 12:9). Нәкъ Иблис тәэсире астында Адәм белән Хаува Алланың әйткәнен санга сукмаган һәм Алла ихтыярына каршы эшләргә карар иткән. Нәтиҗәсе алар өчен дә, безнең өчен дә фаҗигале булган (Яратылыш 3:1—6, 17—19). Бу дөньяда Алладан һәм аның законнарыннан бәйсезлек рухы бөтен җирдә хөкем сөрә. Шуңа күрә безгә үзебездәге андый рухны җиңәргә кирәк.
13. Безнең Алланың гадел яңа дөньясында яшәргә тиешенчә әзерләнүебезне нәрсә күрсәтәчәк?
13 Мисал өчен Йәһвәнең хәзерге явыз дөньяны «гаделлек хакимлек итә торган» яңа күкләр һәм яңа җир белән алмаштырам дигән дулкынландыргыч вәгъдәсен карап чыгыйк (2 Петер 3:13). Бу безне гаделлек җиңәчәк вакытта яшәргә әзерләнә башларга дәртләндерергә тиеш түгелме? Бу Изге Язмалардагы: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк»,— дигән ачык киңәшкә колак салуны аңлата (1 Яхъя 2:15). Шуңа күрә без бу дөньяның рухыннан — аның бәйсезлеккә омтылуы, эгоизмы, аның әхлаксызлыгы һәм шәфкатьсезлегеннән сакланабыз. Без, камил булмаган табигатебезнең кире омтылышларына карамастан, Йәһвәне тыңлауны һәм чын күңелдән аңа буйсынуны үзебезгә гадәт итеп алабыз. Безнең яшәү рәвешебез карашларыбызның һәм ниятләребезнең Алла ихтыярын үтәргә юнәлгән икәненә шаһитлек бирә (Мәдхия 39:9).
14. a) Йәһвәнең юлларына инде хәзер өйрәнү һәм алар буенча яшәү ни өчен мөһим? б) Абзацтагы Изге Язмалардан китерелгән өземтәләр безнең үзебез өчен нәрсә аңлата?
14 Бу бозык дөнья төзелешен һәм аны хуплаган кешеләрне юк итәргә Йәһвә билгеләгән вакыт килгәч, ул тоткарланмаячак. Ул, Алла ихтыярын өйрәнергә һәм үтәргә теләмичә, һаман да дөньяга ябышкан кешеләргә ярар өчен, бу вакытны кичектерергә яисә үз нормаларын үзгәртергә җыенмый. Хәзер кыю эш итү вакыты! (Лүк 13:23, 24; 17:32; 21:34—36). Шуңа күрә бихисап күп кеше Йәһвәдән аның Сүзе һәм оешмасы аша бирелгән җитәкчелек алу мөмкинлеген кадерли һәм аның юлыннан яңа дөньяга бердәм бара. Моны күрү нинди шатлыклы! Һәм Йәһвә турында күбрәк белгән саен, без аны күбрәк яратабыз һәм аңа хезмәт итәргә телибез.
Кабатлау өчен сораулар
• Гыйбадәт кылуга карата Йәһвәнең нияте нинди?
• Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны белгәннән соң, без чын күңелдән нәрсәгә омтылырга тиеш?
• Йәһвәгә гыйбадәт кылган башка кешеләр белән бердәм булыр өчен, безнең һәрберебез нәрсә эшли ала?
[4 биттәге иллюстрация]
«Сабырлар җирне мирас итеп алырлар һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр».