Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 34 бүл. 177-181 б.
  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Лазарны үледән терелтә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ни өчен Гайсә булышырга ашыкмаган?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Бөек Остаздан өйрән
lr 34 бүл. 177-181 б.

34 БҮЛЕК

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

БИЛГЕЛЕ, бөтен кеше картая, авырый һәм үлә. Хәтта кайбер балалар да үлә. Син үлемнән яки үлгән кешеләрдән куркырга тиешме? ~ Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була, син беләсеңме? ~

Үлгән кешеләрнең берсе дә терелеп, бу сорауга җавап бирә алмый. Ләкин Бөек Остаз көннәрендә җирдә үледән терелтелгән андый кеше булган. Без Изге Язмалардан аның турында укып, үлгәннәр белән нәрсә булганын белә алабыз. Бу кеше Гайсәнең дусты булган. Ул Иерусалим янындагы бер кечкенә авылда — Битаниядә яшәгән. Аның исеме Лазар. Аның Марта һәм Мәрьям исемле ике апасы булган. Әйдә, алар белән нәрсә булганын белик.

Бер көнне Лазар бик каты авырып китә. Ул вакытта Гайсә ерак була. Шуңа күрә Марта белән Мәрьям Гайсәнең янына, Лазар турында хәбәр итәр өчен, бер кешене җибәрә. Гайсә килеп, Лазарны савыктыра ала, дип өметләнә алар. Гайсә табиб түгел, ләкин аның Аллаһыдан бирелгән көче бар. Ул кешеләрне төрле авырулардан савыктыра ала (Маттай 15:30, 31).

Әмма Лазарның хәле начарая бара, һәм ул, Гайсә килгәнче, үлеп китә. Гайсә үзенең шәкертләренә: «Дустыбыз Лазар йоклап киткән, әмма мин аны уятырга барам»,— дип әйтә. Шәкертләр Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгәнен аңламый. Шуңа күрә Гайсә аларга турыдан-туры: «Лазар үлде»,— ди. Бу сүзләр үлем турында нәрсә ачыклый? ~ Әйе, үлем тирән йокыга охшаш. Ул йокы шулкадәр тирән ки, кеше хәтта төшләр дә күрми.

Гайсә Марта белән Мәрьям янына бара. Анда инде аларның бик күп дуслары һәм туганнары җыелган. Алар барысы да Марта белән Мәрьямне юатырга килгән. Марта, Гайсәнең килүе хакында ишеткәч, аны каршы алырга чыга. Тиздән Мәрьям дә Гайсә янына килә. Ул бик кайгыра һәм аның аякларына егылып елый башлый. Мәрьямгә ияргән дуслары да елый.

Бөек Остаз: «Сез аны кайда салдыгыз?» — дип сорый. Шунда кешеләр Гайсәне Лазар салынган кабер, ягъни мәгарә янына алып бара. Гайсә бөтен кешенең елаганын күреп, үзе дә елый башлый. Ул якын кешеңне югалту никадәр авыр икәнен белә.

Кабер таш белән капланган. Шуңа күрә Гайсә: «Ташны алып куегыз»,— дип әйтә. Каберне нәрсәгә ачарга соң? ~ Мартага бу уй бер дә ошамый. «Хуҗам, ул исләнгәндер,— дип әйтә ул,— чөнки дүрт көн үтте инде».

Ләкин Гайсә аңа болай ди: «Мин сиңа, ышансаң, Аллаһының данын күрәчәксең, димәдеммени?» Гайсәнең сүзләре буенча, Марта Аллаһыга дан китерәчәк нәрсә күрергә тиеш. Гайсә нәрсә эшләмәкче була? Таш алып куелгач, Гайсә барысы алдында Йәһвәгә дога кыла. Аннары ул каты тавыш белән: «Лазар, чык!» — дип кычкыра. Лазар чыгармы? Бу мөмкинме? ~

Син йоклаган кешене уята аласыңмы? ~ Әйе. Син аңа каты тавыш белән эндәшсәң, ул уяначак. Ә үлем йокысы белән йоклаган кешене уята аласыңмы? ~ Юк. Ничек кенә кычкырма, үлгән кеше сине ишетмәячәк. Син дә, мин дә һәм башка кеше дә үлгән кешене уята алмый.

Гайсә дәшкәч, Лазар үледән терелә һәм тере килеш мәгарәдән чыга

Гайсә Лазар өчен нәрсә эшләгән?

Ләкин Гайсә моны эшли ала. Аның Аллаһыдан бирелгән куәтле көче бар. Шуңа күрә Гайсә Лазарны чакыргач, гаҗәеп нәрсә була. Дүрт көн үле булган кеше кабердән килеп чыга! Ул яңадан яши! Ул яңадан сулый, йөри һәм сөйләшә ала! Гайсә Лазарны үледән терелтә (Яхъя 11:1—44).

Ә хәзер әйдә уйланыйк: Лазар үлгәч, аның белән нәрсә булган? Аның ниндидер бер өлеше — җан яки рух — тәненнән аерылып, бүтән җирдә яши башлаганмы? Лазарның җаны күккә киткәнме? Яки ул дүрт көн буе Аллаһы һәм изге фәрештәләр белән күктә яшәгәнме? ~

Юк. Исеңдәдер, Гайсә Лазарны йоклап киткән дигән. Кеше йоклаганда нәрсә була? Бик каты йоклаганда син үз тирәңдә нәрсә булганын белмисең, шулай бит? ~ Ә уянып киткәч, сәгатькә карамасаң, күпме йоклаганыңны төгәл әйтә алмыйсың.

Үлгән кешеләр белән дә шул ук хәл. Алар бернәрсә дә белми. Алар бернәрсә дә сизми. Һәм алар бернәрсә дә эшли алмый. Лазар үлгәч, аның белән нәкъ шулай булган. Үлем тирән йокы сыман. Изге Язмаларда: «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5, 10).

Үлеп киткән Лазар мәгарә эчендә ята

Лазар үлгәч, аның белән нәрсә булган?

Моның турында да уйлап кара: Лазар дүрт көн күктә булса, ул бу хакта башкаларга сөйләмәс идеме әллә? ~ Һәм ул күктә булган булса, Гайсә аны андый искиткеч урыннан җиргә кайтарыр идеме? ~ Әлбәттә, юк!

Шулай да күп кешеләр безнең җаныбыз бар дип әйтәләр һәм тән үлгәч, җан яши диләр. Аларның сүзләре буенча, Лазарның җаны каядыр яшәвен дәвам иткән. Ләкин Изге Язмаларда алай дип әйтелми. Анда Аллаһы беренче кеше Адәмне «тере җан» итеп барлыкка китергән дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:45). Адәм җан булган. Изге Язмаларда Адәм, гөнаһ кылгач, үлгән дип тә әйтелә. Ул үле җан булып киткән һәм үзе яратылган туфракка кире әйләнеп кайткан. Изге Язмаларда шулай ук Адәмнең бар токымнары гөнаһ белән үлем мирас итеп алган диелә (Яратылыш 2:7; 3:17—19; Римлыларга 5:12).

Димәк, безнең эчебездә тәнебездән аерылып чыккан җан юк. Һәрберебез үзе җан. Кешеләр беренче кеше Адәмнән гөнаһ мирас итеп алган. Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Гөнаһ кылучы җан үләчәк»,— дип әйтелә (Йәзәкил 18:4).

Балалар зиратта

Ни өчен үлеләрдән куркасы юк?

Кайберәүләр үлгән кешеләрдән курка. Алар зират янына килергә дә шүрли. Чөнки алар үлеләрнең тәненнән чыккан җаннары яши һәм тереләргә зыян китерә ала дип уйлый. Ләкин үлгән кеше тере кешегә зыян китерә аламы? ~ Юк, китерә алмый.

Кайберәүләр хәтта үлеләр рухлар булып тере кешеләр янына килә дип ышана. Шуңа күрә алар үлеләр өчен ризык куя. Ләкин моны эшләгән кешеләр чынлыкта Аллаһының үлеләр турында әйткәненә ышанмый. Аллаһының сүзләренә ышансак, без үлеләрдән курыкмаячакбыз. Ә Аллаһыга чын-чынлап тормыш өчен рәхмәтле булсак, без моны ул хуплаган эшләрне эшләп күрсәтәчәкбез.

Ләкин синең, бәлки, мондый сорауларың туадыр: Аллаһы үлгән балаларны терелтәчәкме? Ул чыннан да моны телиме? Моның турында алдагы бүлектә әйтелә.

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә булганы һәм аның үзе җан икәне турында Изге Язмалардагы мондый шигырьләрдән дә укып була: Мәдхия 113:25; 145:3, 4 һәм Ягъкуб 5:20.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу