Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bh 197 б.-199 б., 2 абз.
  • Мәсихнең килүе турында Данил пәйгамбәрлеге

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсихнең килүе турында Данил пәйгамбәрлеге
  • Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Охшаш мәкаләләр
  • Даниял пәйгамбәрлегендә Мәсихнең килүе турында әйтелә
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Әсирлектәге пәйгамбәр киләчәктәге вакыйгаларны күрә
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Изге Язмаларда киләчәк турында әйтеләме?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
bh 197 б.-199 б., 2 абз.

КУШЫМТА

Мәсихнең килүе турында Данил пәйгамбәрлеге

ДАНИЛ пәйгамбәр б. э. к. VII—VI гасырларда яшәгән. Гайсә 500 елдан артык вакыт үткәч кенә туган. Йәһвә Данилга Гайсәнең изге рух белән майланачак, ягъни Мәсих итеп билгеләнәчәк вакытын төгәл санап чыгарырга булышучы мәгълүмат биргән. «Бел һәм аңла: Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерыктан алып Мәсих Җитәкчегә кадәр җиде атна һәм алтмыш ике атна үтәчәк»,— дип әйтелгән булган Данил пәйгамбәргә (Данил 9:25).

Мәсихнең килү елын санап чыгарыр өчен, безгә бу шигырьдә әйтелгән вакыт кайсы елда башланганын билгеләргә кирәк. Пәйгамбәрлектә бу елны «Иерусалимны торгызу һәм яңадан төзү турындагы боерык» чыккан елдан санарга кирәк дип әйтелә. Андый боерык кайсы елны чыккан булган? Иерусалимның стеналарын яңадан торгызу турында боерык «Артаксеркс патшаның егерменче елында» чыккан дип әйтелә Изге Язмалар китабында (Нихами 2:1, 5—8). Тарих мәгълүматлары буенча, Артаксеркс патша булып б. э. к. 474 елны идарә итә башлаган. Димәк, 20 нче елы — б. э. к. 455 ел. Шулай итеп, Мәсих киләчәк елны билгеләр өчен кайсы елдан саный башларга кирәк икәне билгеле.

«Мәсих Җитәкче» килгәнче, ничә ел үтәргә тиеш булган? Данил пәйгамбәр «җиде атна һәм алтмыш ике атна», ягъни 69 атна дип яза. Бу вакыт күпме дәвам итә? Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләреннән бер атнаның җиде көн түгел, ә җиде ел икәне күренә. Шулай итеп, бер «атна» — җиде ел. Борынгы яһүдләргә җидееллык, яки елларны атналар белән санау яхшы билгеле булган. Мәсәлән, һәр җиденче ел шимбә елы дип саналган (Чыгыш 23:10, 11). Шулай итеп, пәйгамбәрлектәге 69 атна, ягъни 69 җидееллык — 483 ел дәвам иткән булып чыга.

Хәзер без Мәсих килгән елны санап чыгара алабыз. Әгәр б. э. к. 455 елдан башлап 483 ел санасак, б. э. 29 елына чыгабыз. Нәкъ шул елны Гайсә, суга чумдырылу үтеп, Мәсих булып киткән дә!a (Лүк 3:1, 2, 21, 22). Данилның пәйгамбәрлеге чыннан да гаҗәеп үтәлгән!

Схема: Данил китабының 9 нчы бүлегендәге җитмеш атна турында пәйгамбәрлектә Мәсихнең килүе турында әйтелә

a Б. э. к. 455 елдан алып б. э. к. 1 елга кадәр 454 ел үткән. Ә б. э. к. 1 елдан б. э. 1 елына кадәр 1 ел үткән, чөнки ноль елы юк. Һәм б. э. 1 елыннан б. э. 29 елына кадәр 28 ел үткән. Шулай итеп, 454 елга 1 елны һәм 28 елны кушсак, 483 ел була. Гайсә б. э. 33 елында «үлемгә бирелгән», бу 70 нче атна барган вакытта булган (Данил 9:24, 26). «Изге Язманы аңлау» дигән китапны (инглиз) кара (II том, 899—901 нче битләр). Бу китап Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу