УНЫНЧЫ БҮЛЕК
Никах — яратучы Аллаһының бүләге
«Өч катлы бауны тиз генә өзеп булмый» (ВӘГАЗЬЧЕ 4:12).
1, 2. а) Яңа туган гаилә турында без үзебезгә кайвакыт нинди сораулар бирәбез һәм ни өчен? ә) Без бу бүлектә нинди сораулар карап чыгарбыз?
СИН туйларга йөрергә яратасыңмы? Күпләр ярата, чөнки андый вакыйгалар зур шатлык китерә. Кияү белән кәләшнең матур, пөхтә киемнәрен күреп сокланып куясың. Аларның йөзләре шатлыктан балкып тора! Алар елмая, һәм бу яңа гаиләнең киләчәге өметле булып күренә.
2 Ләкин шуны да әйтергә кирәк: бүген кешеләрнең никахка карашы начар якка үзгәргән. Яңа гаилә бәхетле генә яшәр дип өметләнсәк тә, без кайвакыт үзебезгә мондый сораулар бирәбез: «Алар чыннан да бәхетле булырмы? Бу никах гомерлекме?» Аллаһы ир белән хатынга никахка кагылышлы киңәшләр биргән. Аларның бу киңәшләргә ышанычы булса һәм аларны куллансалар, никахлары бәхетле һәм гомерлек булыр, һәм алар Аллаһы мәхәббәтендә калыр. (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 укы.) Ни өчен кешеләр никахлаша? Кемне тормыш иптәше итеп сайларга? Гаилә тормышына ничек әзерләнергә? Һәм ир белән хатынга бәхетле яшәргә нәрсә булыша ала? Бу дүрт сорауга Изге Язмалардан җавап алыйк.
НИ ӨЧЕН КЕШЕЛӘР НИКАХЛАША?
3. Ни өчен мөһим булмаган сәбәпләр аркасында никахка керү акыллы булмас иде?
3 Кайберәүләр, бәхетле булыр өчен, үз гаиләңне корырга кирәк дип уйлый. Ирең яки хатының булмаса, тормышыңда канәгатьлек һәм шатлык булмаячак дип саный алар. Бу һич тә алай түгел! Өйләнмәгән Гайсә ялгызлыкны бүләк дип атаган һәм кешеләрне, алар никахка кермичә яши алса, шулай яшәргә өндәгән (Маттай 19:11, 12). Рәсүл Паул да ялгыз яшәүнең өстенлекләре турында язган (1 Көринтлеләргә 7:32—38). Әмма Гайсә дә, Паул да кеше ялгыз яшәргә тиеш дип әйтмәгән. «Никахлашырга рөхсәт итмәү» Изге Язмаларда «җеннәрнең тәгълиматлары» санына кертелгән (1 Тимутигә 4:1—3). Шулай да кеше бар игътибарын Йәһвәгә хезмәт итүгә туплап яшәргә теләсә, никахка кермәү аңа бу яктан күп мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә мөһим булмаган сәбәпләр, мәсәлән яшьтәшләреңнең басымы, аркасында никахка керү акыллы булмас иде.
4. Бәхетле никах балалар үстерер өчен нинди нигез сала?
4 Ә никахлашыр өчен җитди сәбәпләр бармы? Әйе, бар. Никах — яратучы Аллаһының бүләге. (Яратылыш 2:18 укы.) Шуңа күрә никахның да өстенлекләре бар, һәм ул да кешене бәхетле итә. Мәсәлән, бәхетле никах — гаилә тормышы өчен иң яхшы нигез, һәм балалар андый гаиләдә әти-әнисенең яратуын күреп, тәрбиясен һәм җитәкчелеген алып, тыныч-тату үсә (Зәбур 127:3; Эфеслеләргә 6:1—4). Шулай да никахлашыр өчен башка сәбәпләр дә бар.
5, 6. а) Вәгазьче 4:9—12 буенча, якын дуслык нинди файда китерә? ә) Ни өчен никахны өч катлы бау белән чагыштырып була?
5 Бу бүлекнең төп шигыренә һәм контекстына игътибар итик: «Икәү булу ялгыз булуга караганда яхшырак, чөнки алар үз эшләре өчен әҗерен ала. Берсе егылса, икенчесе иптәшенә торырга булышыр. Әмма торгызырлык кешесе булмый торып егылса, ни эшләр? Ике кеше бергә ятса, аларга җылы булыр. Ә ялгыз кеше ничек җылына алсын? Берәү ялгыз кешене җиңә алса да, икәү аңа каршы тора алыр. Өч катлы бауны тиз генә өзеп булмый» (Вәгазьче 4:9 —12).
6 Бу өзектә дуслыкның мөһимлеге турында әйтелә. Һәм, әлбәттә, ир белән хатын да — иң якын дуслар. Андый дуслык ир белән хатынга ярдәм, юаныч һәм яклау бирә ала. Никахтагы ике кешене тагын берәр нәрсә берләштерсә, бу никах аеруча нык булачак. Изге Язмалардагы бу өзектән ике каттан ишелгән бау тиз өзелергә мөмкин икәнен күрәбез. Әмма өч каттан торган яки үрелгән бауны өзү авыр. Ир белән хатынның төп максаты Йәһвәне шатландырып яшәү булса, аларның никахлары өч катлы бау кебек булыр. Алар Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булса, никахлары, һичшиксез, бик нык булыр.
7, 8. а) Паул җенси теләк белән көрәшкән ялгыз мәсихчеләргә нинди киңәш язган? ә) Изге Язмаларда никахка кагылышлы нинди аек караш язылган?
7 Өстәвенә, җенси теләкләрне никахта гына тиешенчә канәгатьләндереп була. Шуңа күрә никахтагы җенси мөнәсәбәтләрне шатлык китерүче чыганак дип атап була (Гыйбрәтле сүзләр 5:18). Яшьлек чорында җенси теләк көчле була. Кешенең андый чоры узган булса да, ул әле дә бу теләкләр белән көрәшәдер. Алар белән көрәшмәсәң, бу пычрак һәм дөрес булмаган тәртипкә китерергә мөмкин. Паул никахта тормаган кешеләргә Аллаһы тарафыннан иңдергән мондый сүзләр язган: «Ә инде үз-үзләрен кулда тота алмасалар, өйләнсеннәр яки кияүгә чыксыннар, чөнки җенси дәрт белән янып йөргәнче, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак» (1 Көринтлеләргә 7:9, 36; Ягъкуб 1:15).
8 Кешене никахлашырга нинди генә сәбәп этәрмәсен, аңа никахка аек караш белән карарга кирәк. Паул язганча, никахтагыларның «тормышларында үз авырлыклары булачак» (1 Көринтлеләргә 7:28). Ялгыз яшәгәндә аларның андый авырлыклары булмаган. Әйтик, син никахлашырга булдың, ди. Авырлыкларны ничек киметергә һәм гаилә тормышын ничек бәхетлерәк итәргә? Бер мөмкинлек — тормыш иптәшен зирәклек белән сайлау.
ЯХШЫ ТОРМЫШ ИПТӘШЕ НИНДИ УЛ?
9, 10. а) Үз тормышыңны «имансыз» белән бәйләү куркыныч икәнен Паул ничек күрсәткән? ә) «Имансыз» белән никахлашмаска дигән Аллаһы киңәшен санга сукмау күп очракларда нәрсәгә китерә?
9 Тормыш иптәшен сайлаганда бер мөһим принцип буенча эш итәргә кирәк. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Паул: «Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 6:14). Аның мисалы җир эшкәртү белән бәйле. Көч ягыннан бик нык аерылып торган ике төрле малны бер камытка җиксәң, алар эш башкарганда интегеп кенә бетәчәк. Нәкъ шулай ук никах «камыты» белән бәйләнгән ике кеше арасында, берсе иман итүче, ә икенчесе «имансыз» кеше булса, һичшиксез, каршылыклар һәм киеренке хәлләр туып торачак. Берсе Аллаһы мәхәббәтендә калырга теләсә, ә икенчесе моның турында уйлап та бирмәсә, тормышларындагы максатлары төрле булачак, һәм нәтиҗәдә алар күп кайгы-хәсрәт кичерер. Шуңа күрә Паул мәсихчеләргә «Хуҗабыз шәкерте» булган кеше белән генә никахлашырга киңәш биргән (1 Көринтлеләргә 7:39).
10 Кайбер очракларда мәсихчеләр ялгыз торганчы үзеңне имансыз кеше белән бәйләү яхшырак булыр дигән нәтиҗәгә килгән. Алар Изге Язмаларның киңәшен санга сукмыйча, Йәһвәгә хезмәт итмәүче кеше белән никахлаша. Күп очракларда бу аяныч нәтиҗәләргә китерә. Андый кардәшләр тормыш иптәшләре белән үзләре өчен кадерле булган нәрсәләр турында сөйләшә алмый. Нәтиҗәдә, туган ялгызлык хисе, кайвакыт, никахка кадәр булган ялгызлык хисеннән күпкә көчлерәк була. Бәхеткә каршы, меңләгән ялгыз мәсихче Аллаһының никахка кагылышлы киңәшен тугры тота. (Зәбур 32:8 укы.) Алар берәр көнне никахлашырга өметләнеп, Йәһвә Аллаһы хезмәтчеләре арасыннан тормыш иптәше тапканчы, ялгыз калалар.
11. Тормыш иптәшен сайлаганда сиңа акыл белән эш итәргә нәрсә ярдәм итә ала? (114 нче биттәге рамканы да кара.)
11 Әлбәттә, кеше Йәһвә Аллаһының хезмәтчесе булса да, бу ул яраклы тормыш иптәше була ала дигәнне аңлатмый әле. Әгәр син никахлашырга уйлыйсың икән, сыйфатлары, рухи максатлары һәм Йәһвәгә карата мәхәббәте синекенә туры килгән кешене эзлә. Акыллы һәм ышанычлы хезмәтче тарафыннан моңа кагылышлы күп кенә материал чыгарыла, һәм Изге Язмаларга нигезләнгән бу киңәшләрне дога кылып карап чыгу акыллы булыр иде. Андый мөһим карарны кабул иткәндә бу җитәкчелек буенча эш итa. (Зәбур 119:105 укы.)
12. Күп илләрдә никахка кагылышлы нинди гореф бар, һәм Изге Язмалардан нинди мисал андый очракларда булыша ала?
12 Күп илләрдә үз балалары өчен тормыш иптәшен әти-әниләр сайлый. Бу илләрдә әти-әниләрнең андый мөһим сайлау ясарга акыллары да, тәҗрибәләре дә зуррак дип санала. Еш кына андый никахлар, Изге Язмалар язылган чордагы никахлар кебек, бәхетле булып чыга. Мәсәлән, Ибраһим, үз улы Исхакка хатын тапсын дип, үз хезмәтчесен җибәргән. Бу очрак бүген үз балалары өчен тормыш иптәшен эзләгән әти-әниләр өчен үрнәк була ала. Ибраһим өчен Исхак хатынының акчалы һәм дәрәҗәле гаиләдән түгел, ә Йәһвәгә гыйбадәт кылган кешеләр арасыннан булуы мөһим булган, һәм моның өчен ул күп көч куйганb (Яратылыш 24:3, 67).
БӘХЕТЛЕ ГАИЛӘ ТОРМЫШЫНА НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?
13—15. а) Гыйбрәтле сүзләр 24:27 дәге принцип өйләнергә җыенган яшь кешегә ничек булыша ала? ә) Яшь хатын-кыз кияүгә чыгарга ничек әзерләнә ала?
13 Никахка керү турында җитди уйлансаң, үзеңә мондый сорау бир: «Мин чыннан да моңа әзерме?» Бу сорауга җавап синең мәхәббәт, җенси якынлык, үзара мөнәсәбәт яки балалар үстерүгә булган карашыңа гына бәйле түгел әле. Ир яисә хатын булырга җыенган һәр кеше билгеле бер максатлар турында уйларга тиеш.
14 Өйләнергә җыенган яшь кеше: «Башта тыштагы эшләреңне башкар, кырда барысын әзерләп куй, аннары гына йортыңны кор»,— дигән сүзләрдәге принцип турында яхшылап уйланырга тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 24:27). Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара? Ул көннәрдә кеше гаилә корырга теләсә, аңа үзенә мондый сорау бирергә кирәк булган: «Мин хатыным һәм туарга мөмкин балаларым турында кайгыртырга әзерме?» Ул башта үз кырлары, ягъни кырдагы уңышлары, турында кайгыртырга тиеш булган. Бу шигырьдәге принцип бүген дә кулланырлык. Никахлашырга җыенган кешегә гаиләдә җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булырга кирәк. Сәламәтлеге булса, ул эшләргә тиеш. Аллаһы Сүзендә үз гаиләсенең физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары турында кайгыртмаган кеше имансыздан да яманрак була дип әйтелә! (1 Тимутигә 5:8 укы.)
15 Кияүгә чыгарга булган хатын-кыз да үз өстенә җаваплы бурычлар алырга ризалаша. Хатын-кызга үз иренә ярдәм итәр өчен һәм үз йорты турында кайгыртыр өчен билгеле сыйфатлар һәм осталыклар кирәк. Изге Язмаларда андый хатын мактап телгә алына (Гыйбрәтле сүзләр 31:10—31). Ир һәм хатын буларак үз вазифаларын үтәргә әзерләнмичә, никахка керергә ашыккан кеше чынлыкта үз-үзе турында гына уйлый, чөнки ул булачак тормыш иптәшенә нәрсә бирә алачагы турында уйламыйча эш итә. Ә иң мөһиме, никахлашырга җыенган кеше никахка рухи яктан әзер булырга тиеш.
16, 17. Гаилә корырга булган кешеләр Изге Язмалардагы нинди принциплар турында уйланырга тиеш?
16 Никахлашыр алдыннан сиңа шулай ук Аллаһы ир белән хатынга билгеләгән вазифалар турында уйланырга кирәк. Мәсихче гаиләнең башы булу нәрсә аңлата? Абый-кардәш моны белергә тиеш. Бу вазифа гаиләдәгеләрне җәберләргә хак бирми. Гаилә башы бу яктан Гайсәдән үрнәк алырга тиеш (Эфеслеләргә 5:23). Ә хатынга билгеләнгән хөрмәтле вазифаны үтәү нәрсәне аңлата? Апа-кардәшкә моны белергә кирәк. Ул «иренең канунына» теләп буйсынырмы? (Римлыларга 7:2). Ул инде Йәһвә һәм Мәсих кануны астында яши (Гәләтиялеләргә 6:2). Әмма иренең гаиләдәге хакимлеге — башка төрле канун. Камил булмаган иренең хакимлеге турында сүз барганда, ул аңа ярдәм итә алырмы һәм буйсынырмы? Хатын-кыз моңа әзер булмаса, кияүгә чыкмаса, яхшырак булыр.
17 Өстәвенә, ир белән хатынга бер-берсенең махсус ихтыяҗлары турында кайгыртырга әзер булырга кирәк. (Филипиялеләргә 2:4 укы.) Паул болай дип язган: «Һәрберегез үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш, ә хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен». Аллаһы тарафыннан рухландырылып, Паул шуңа басым ясаган: ир үз хатынының тирән хөрмәт итүен, ә хатын үз иренең яратуын сизәргә тиеш. Бу аларның махсус ихтыяҗлары (Эфеслеләргә 5:21—33).
Күп кенә парлар йөрешкәндә, зирәк эш итеп, икәүдән-икәү калмый
18. Ни өчен йөрешкәндә үз-үзеңне кулда тотарга кирәк?
18 Кыз белән егетнең йөрешү вакыты — күңел ачып йөрү вакыты гына түгел, ә бер-берең белән яхшырак танышу һәм бергә гаилә кору акыллы булырмы, юкмы икәнен билгеләү вакыты. Бу шулай ук үз-үзеңне кулда тоту вакыты! Йөрешкән кешеләрнең бер-берсен иркәләргә теләкләре, ә бу теләк табигый, бик көчле булырга мөмкин. Әмма бер-берсен чыннан да яраткан кешеләр сөйгән ярына рухи яктан зыян китерә алган теләсә кайсы тәртиптән качачак (1 Тисалуникәлеләргә 4:6). Йөрешәсең икән, үз-үзеңне кулда тот. Никахлашырсыңмы, юкмы, бу сыйфат сиңа һәрвакыт файда китереп торачак.
НИКАХ ГОМЕРЛЕК БУЛСЫН ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
19, 20. Мәсихчеләрнең никахка карашы бу дөньяда киң таралган караштан кайсы яклары белән аерылып торырга тиеш? Мисал китер.
19 Ир кеше белән хатын-кыз гомерлек никах булдырырга телиләр икән, никахка карашлары дөрес булырга тиеш. Романнар һәм фильмнар еш кына, нәкъ кешеләр көткәнчә, бәхетле туй белән тәмамлана. Әмма чынбарлыкта туй — яңа гаиләнең башлангычы гына. Йәһвә никахның гомерлек булуын тели (Яратылыш 2:24). Кызганычка каршы, бүгенге дөньяда никахка башкача карыйлар. Кайбер илләрдә никах — «төенләп бәйләнгән баулар» дип әйтәләр. Бу сүзләр никахка дөньядагы карашны бик яхшы тасвирлый. Ни өчен алай дип әйтеп була? Ике бауны төенләп бәйлиләр дә, аларны шул килеш күпме кирәк, шул кадәр кулланалар, әмма төенне ансат кына бәйләгән кебек, шулай ук ансат кына чишеп тә була.
20 Бүген күпләр никахны гомерлек дип санамый. Алар теләп никахлаша, чөнки ул аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерер дип өметләнә, әмма авырлыклар туу белән алар аерылышырга әзер. Исеңә төшер: Изге Язмаларда никах турында әйтелгәндә бау белән мисал китерелә. Корабльләр өчен билгеләнгән баулар яки канатлар бик озак вакыт хезмәт итсен һәм хәтта каты штормнар вакытында да өзелмәсен өчен ясала. Никах та кешеләргә гомерлеккә бирелгән. Гайсә сүзләрен исеңә төшер: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6). Никахлашканда, никахка нәкъ шундый караш белән кара. Бу никахны авыр йөк итәме? Юк.
21. Ир белән хатынга бер-берсенә нинди караш сакларга кирәк, һәм бу яктан аларга нәрсә булыша ала?
21 Ир белән хатынга бер-берсенә карата дөрес караш сакларга кирәк. Алар бер-берсенең яхшы сыйфатларына һәм тырышлыкларына игътибар итеп торса, бу никах бәхетле булыр һәм аларга шатлык китерер. Камил булмаган тормыш иптәшеңә уңай караш белән карау мөмкинме? Йәһвә дә безнең хаталарыбызны күрә, әмма без ул безгә карата уңай караш саклар дип өметләнәбез. Мәдхия җырлаучы: «Гөнаһларга төпченеп карасаң, и Йәһ, алдыңда, и Йәһвә, кем тора алсын?» — дип сораган (Зәбур 130:3). Ир белән хатынга да бер-берсенә уңай караш белән карарга һәм бер-берсен кичереп торырга кирәк. (Көләсәйлеләргә 3:13 укы.)
22, 23. Ибраһим белән Сара бүгенге гаиләләр өчен нинди яхшы үрнәк калдырган?
22 Еллар узу белән никах ир белән хатынга күбрәк бәхет һәм канәгатьлек китерә ала. Изге Язмаларда инде олы яшьтәге Ибраһим белән Сараның никахлары турында әйтелә. Әлбәттә, аларның күп авырлыклары булган. 60 яшьтән узган Сара гөрләп торган Ур шәһәрендәге уңайлы йортын калдырып, калган гомерен чатырларда яшәп үткәргән. Аңа олы яшендә тормышта андый үзгәрешләр ясау җиңел булмагандыр! Шулай да ул үз иренә буйсынган. Ул Ибраһимның чын ярдәмчесе һәм тулыландыручысы булган һәм аңа бар эшләрендә хөрмәт күрсәтеп булышкан. Аның буйсынуы күз буяу өчен генә булмаган. Ул ирен хәтта «үз эченнән» хуҗам дип атаган (Яратылыш 18:12; 1 Петер 3:6). Ул Ибраһимны чын күңелдән хөрмәт иткән.
23 Әлбәттә, бу Ибраһим белән Сара бар нәрсәгә һәрвакыт бер караш белән караган дигәнне аңлатмый. Бер көнне Сараның биргән киңәше аркасында Ибраһимның «күңеле төшкән». Шулай да, Йәһвәнең кушуы буенча, ул басынкылык күрсәтеп үз хатынын тыңлаган, һәм соңрак бу аларның гаиләсенә фатиха китергән (Яратылыш 21:9—13). Бүген ирләр һәм хатыннар, бергә дистәләгән еллар яшәсә дә, Аллаһыга тыңлаучан булган Ибраһим белән Сарадан бик күп нәрсәгә өйрәнә ала.
24. Йәһвә Аллаһыга нинди никахлар дан китерә һәм ни өчен?
24 Мәсихче җыелышларда меңләгән бәхетле гаилә бар. Бу гаиләләрдә хатын үз ирен тирән хөрмәт итә, ә ир үз хатынын ярата һәм аңа игътибарлы. Аларның икесе өчен дә Йәһвә ихтыярын үтәү беренче урында тора. Никахка керергә булсаң, тормыш иптәше сайлаганда акыл белән эш ит, гаилә тормышына яхшылап әзерлән. Никахың Йәһвә Аллаһыга дан китерсен өчен һәм тормыш иптәшең белән тыныч, яратышып яшәр өчен көч куй. Ул чакта никахың, һичшиксез, сиңа Аллаһы мәхәббәтендә калырга булышачак.
a «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның 2 нче бүлеген кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
b Кайбер тугры ыруг башлыкларының берничә хатыны булган. Борынгы Исраилдә һәм бу ыруглар заманында Йәһвә моны рөхсәт иткән. Ул андый тәртип урнаштырмаган булса да, моңа кагылышлы кагыйдәләр биргән. Ләкин мәсихчеләр шуны истә тота: Йәһвә үз хезмәтчеләре арасында андый тәртипне бүтән рөхсәт итми (Маттай 19:9; 1 Тимутигә 3:2).