Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?
НӘРСӘ турында хакыйкатьне? Кешеләрне борынгы заманнан борчыган сорауларга җавапны. Сез дә мондый сорауларга җавап эзлисездер:
Аллаһы безне яратамы?
Сугышлар һәм газаплар кайчан да булса бетәрме?
Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
Үлгән кешеләр өчен өмет бармы?
Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?
Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә?
Бу сорауларга җавапны кайдан эзләргә? Китапханәгә яки китап кибетенә барсагыз, сез меңләгән китаплар күрерсез. Аларның һәрберсендә бу сорауларга җавап бар дип әйтелә, әмма еш кына бер китапта әйтелгәннәр икенче китапта әйтелгәнгә каршы килә. Башкаларында чыннан да дөрес җавап бар кебек, әмма тиздән бу китаплар искерә, һәм аларны үзгәртеп чыгаралар яки яңа китаплар язалар.
Әмма бер китапта үзгәрми торган һәм ышанычлы җаваплар бар. Бу хакыйкать китабы. Гайсә пәйгамбәр Аллаһыга дога кылганда: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Аллаһының Сүзе — бу Изге Язмалар китабы. Һәм сез, чираттагы битләрне укып, өстә китерелгән сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән ачык, дөрес җаваплар алырсыз.
Аллаһы безне яратамы?
НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА?
Без мәрхәмәтсез һәм гаделсез дөньяда яшибез. Күп диннәрдә кешеләргә газапларны Аллаһы бирә дип өйрәтәләр.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Аллаһы беркайчан да явызлык эшләми. «Хак Аллаһы дөрес булмаганны эшли алмый һәм Чиксез кодрәт Иясе гаделсезлекне эшли алмый»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Әюб 34:10). Аллаһының кешеләргә карата искиткеч нияте бар. Менә ни өчен Гайсә безне: «Күктәге Атабыз!.. Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9, 10). Аллаһы үз ниятен үтәр өчен, бик кыйммәтле корбан китергән — шулкадәр нык ул безне ярата (Яхъя 3:16).
Шулай ук Яратылыш 1:26—28; Ягъкуб 1:13 һәм 1 Петер 5:6, 7 не карагыз.
Сугышлар һәм газаплар кайчан да булса бетәрме?
НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА?
Сугышларда күп кешеләрнең гомере өзелә. Кешеләр кичергән газаплар беркемне дә ваемсыз калдырмый.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Аллаһы бөтен җир шарында тынычлык урнаштырачакмын дип вәгъдә итә. Ходай җир белән идарә итә башлагач, кешеләр «сугышырга өйрәнмәячәк». Киресенчә, алар «кылычларын яңадан чүкеп сабаннар ясаячаклар» (Ишагыйя 2:4). Аллаһы бар гаделсезлекне һәм газапларны юк итәчәк. Инҗилдә мондый вәгъдә язылган: «[Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге [шул исәптән гаделсезлек һәм газаплар] үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).
Шулай ук Мәдхия 36:10, 11; 45:10; 71:7 не кара.
Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА?
Күп диннәрдә кеше үлгәч, аның ниндидер бер өлеше яшәвен дәвам итә, дип өйрәтәләр. Кайберәүләр үлгән кеше зыян китерә ала дип ышана. Яки алар Аллаһы начар кешеләргә җәза бирә — аларны мәңге утлы тәмугта газаплый дип уйлый.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Кеше үлү белән яшәүдән туктый. «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр»,— дип язган Сөләйман пәйгамбәр (Вәгазьче 9:5). Үлеләр бернәрсә дә белми, сизми һәм кичерә дә алмый, шуңа күрә алар зыян да, файда да китерә алмыйлар (Мәдхия 145:3, 4).
Шулай ук Яратылыш 3:19 һәм Вәгазьче 9:6, 10 ны кара.
Үлгән кешеләр өчен өмет бармы?
НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА?
Кеше яшәргә, яраткан якыннары белән бергә шатланып яшәргә тели. Шуңа күрә без үлгән якыннарыбызны кабат күрергә телибез.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Үлгән кешеләрнең күпчелеге терелтеләчәк. Гайсә пәйгамбәр: «Кабердәгеләрнең һәммәсе... чыгачак»,— дигән вәгъдә биргән (Яхъя 5:28, 29). Аллаһының башлангыч нияте буенча, бу кешеләргә оҗмах җирендә яшәргә мөмкинлек биреләчәк (Лүк 23:43). Аллаһыга тыңлаучан кешеләрнең шулай ук сәламәтлеге камил булачак, һәм алар мәңге яшәячәк. Зәбур китабында: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дип әйтелә (Мәдхия 36:29).
Шулай ук Яхъя 11:25; Лүк 7:11—17; Рәсүлләр 24:15 не кара.
Аллаһы ишетсен өчен, ничек дога кылырга?
НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА?
Һәрбер диндә диярлек кешеләр дога кыла. Әмма күпләр догалары җавапсыз калганын сизә.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Гайсә безне дога кылганда ятланган сүзләрне кабатламаска өйрәткән. «Дога кылганда,— дигән ул,— буш сүзләр әйтмәгез» (Маттай 6:7). Аллаһы догаларыбызны тыңласын өчен, без аның таләпләренә туры китереп дога кылырга тиеш. Ә моның өчен безгә Аллаһының ихтыярын белеп, аның ихтыяры буенча дога кылырга кирәк. Инҗилдә: «Без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый»,— дип әйтелә (1 Яхъя 5:14).
Шулай ук Мәдхия 144:18; Яхъя 14:6; 1 Яхъя 3:22 не кара.
Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә?
НИ ӨЧЕН АНДЫЙ СОРАУ ТУА?
Күп кешеләр акча, дан яки матур булу аларны бәхетле итәчәк дип ышана. Шуңа күрә алар акча, дан артыннан куып яши яки матур булыр өчен көч куя, әмма бәхет кенә тапмыйлар.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
«Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле»,— дигән Гайсә һәм шуның белән бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк икәнен күрсәткән (Маттай 5:3). Аллаһы турында һәм аның безгә карата нияте турында белү бик мөһим. Бу ихтыяҗыбызны канәгатьләндереп кенә — андый белемне Изге Язмалардан алып кына — чын бәхет табып була. Шулай итеп нәрсә чыннан да мөһим, ә нәрсә мөһим түгел икәнен аңлаячакбыз. Карарлар кабул иткәндә һәм төрле эшләр башкарганда, Изге Язмалардан алынган белем буенча эш итсәк, күпкә мәгънәлерәк тормыш алып барачакбыз (Лүк 11:28).
Шулай ук Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6, 13—18; 1 Тимутегә 6:9, 10 ны кара.
Без Изге Язмалардан нибары алты сорауга гына җавап карап чыктык. Тагы да күбрәк белергә телисезме? Сез дә «рухи яктан фәкыйрь» икән, һичшиксез күбрәк белергә теләрсез. Сез, бәлки, мондый сорауларга җавап алырга телисездер: «Аллаһы безне ярата икән, ни өчен ул шулхәтле күп явыз эшләргә һәм газапларга юл куйган? Гаилә тормышын яхшы якка ничек үзгәртергә?» Изге Язмаларда бу һәм башка төрле күп сорауларга тулы һәм канәгатьләнерлек җаваплар бар.
Әмма бүген күпләр Изге Язмалардан җаваплар эзләми. Алар аны бик калын һәм кайвакыт аңларга авыр булган китап дип саный. Сорауларыгызга Изге Язмалардан җавап табасыгыз киләме? Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә тели.
Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар өйрәнүен өйдә түләүсез үткәрәләр. Аларның берәрсе өегезгә килеп яки башка яраклы урында кыска вакыт эчендә һәр атна Изге Язмаларны сезнең белән өйрәнә ала. Андый өйрәнү җир шарында яшәгән миллионлаган кешегә файда китергән. Аларның күпчелеге бер дә шикләнмичә: «Мин хакыйкатьне таптым!» — дип әйтә ала.
Изге Язмалардагы хакыйкать — кыйммәтле хәзинә. Бу хакыйкать безне төрле хорафатлардан, билгесезлектән, куркудан азат итә һәм безгә өмет бирә, тормышыбызны максатлы һәм шатлыклы итә. «Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дигән Гайсә (Яхъя 8:32).