28 нче җыр
Яңа җыр
1. Аллага яңа җыр җырла, көчле яңа җыр.
Куәтле эшләре турында җыр әйтә.
Макта Алла эшләрен: ул — Җиңү Алласы.
Дөреслек хакына гадел хөкем итә.
(КУШЫМТА)
Җырла син,
Яңа җыр яңгыра!
Яңа җыр:
Йәһвә безнең Патша!
2. Шатлык белән кычкырыгыз Алла турында.
Мәдхия җырлагыз исеме хакында.
Көчле хор кушылсын, әйдә, Раббы каршында.
Бергә арфа, быргы белән данлаганда.
(КУШЫМТА)
Җырла син,
Яңа җыр яңгыра!
Яңа җыр:
Йәһвә безнең Патша!
3. Куәтле диңгездә бүген бар да данласын.
Җирдә дә бар нәрсә кушылып мактасын.
Чүлләр шатлансын, елгалар бердәм кул чапсын.
Таулар, калкулыклар бергә дан җырласын.
(КУШЫМТА)
Җырла син,
Яңа җыр яңгыра!
Яңа җыр:
Йәһвә безнең Патша!
(Мәд. 95:1; 149:1; Ишаг. 42:10 ны да кара.)