Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 11 кисәк 14 б.
  • Аллаһы иңдергән җырлар юата һәм өйрәтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы иңдергән җырлар юата һәм өйрәтә
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Зәбур китабының беренче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Зәбур китабына кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Зәбур китабының бишенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Зәбур китабының икенче өлешеннән игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 11 кисәк 14 б.
Давыт арфада уйный һәм җырлый

11 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы иңдергән җырлар юата һәм өйрәтә

Давыт пәйгамбәр һәм башкалар язган җырлар гыйбадәт кылуда кулланыла. Зәбур китабында 150 җырның сүзләре китерелә

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ иң зур китабы — Зәбур. Ул — якынча 1000 ел дәвамында язылган изге җырлар җыентыгы. Бу җырлар аша кешеләр үз иманнары турында көчле хисләрен аңлаткан. Алар бу мәдхияләрдә шатлык, мактау һәм рәхмәтләрен белдергән, кайгы-хәсрәт, сагышлары һәм тәүбә итүләре турында сөйләгән — үз тойгыларын аңлатып биргән. Аларның Аллаһыга бик якын булулары һәм аңа өмет итеп яшәүләре күренеп тора. Зәбурда ачыкланган берничә теманы карап чыгыйк.

Йәһвә — тулы хокуклы Хаким. Ул гыйбадәт кылуга һәм данга лаек. «Синең исемең, Ходай, бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә икәнне аңласыннар»,— дип әйтелә Мәдхия 82:19 да. Берничә мәдхиядә Йәһвә үзенең иҗади эшләре өчен, мәсәлән, йолдызлы күк, җирдәге тереклек белән үсемлек һәм кеше тәненең гаҗәеп төзелеше өчен данлана (8, 18, 138, 148 нче мәдхияләр). Башка мәдхияләрдә Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен яклаучы һәм саклаучы Аллаһы дип атала (17, 96, 137 нче мәдхияләр). Кайберсендә аны җәберләнгән кешеләргә юаныч, ә явызларга җәза бирүче гадел Аллаһы итеп олылыйлар (10, 67, 145 нче мәдхияләр).

Йәһвә үзен яратучыларга булыша һәм аларны юата. Күп кешеләргә 22 нче мәдхия яхшы билгеле. Анда Давыт Йәһвәне яратучы Көтүче итеп күрсәтә: ул үз сарыклары белән җитәкчелек итә, аларны яклый һәм алар турында кайгырта. Мәдхия 65:20 дә мәдхия җырлаучы Йәһвә «догамны кире какмады» дип яза, һәм бу Аллаһының догаларыбызны тыңлаганын күрсәтә. Авыр гөнаһ кылган кешеләр 38 һәм 50 нче мәдхияләрдән зур юаныч алыр. Аларны язганда, Давыт үз гөнаһларында тәүбә итүен һәм Йәһвәнең кичерүенә ышанычын белдерә. Мәдхия 54:23 тә Йәһвәгә өметләнеп яшәргә һәм бар авырлыкларыбызны аңа тапшырырга өндәүче сүзләр язылган.

Йәһвә дөньяны Мәсих Патшалыгы ярдәмендә үзгәртәчәк. Зәбурдагы күп кенә өзекләрдә алдан әйтелгән Патша, Мәсих, турында әйтелә. Икенче мәдхиядә бу Хаким үзенә каршы торган явыз халыкларны юк итәчәк дип язылган. 71 нче мәдхиядә бу Патша ачлыкны, гаделсезлекне һәм җәберләүне бетерәчәк диелә. Мәдхия 45:10 буенча, Аллаһы Мәсих Патшалыгы ярдәмендә сугышларны һәм хәтта сугыш коралларын юк итәчәк. 36 нчы мәдхиядә явызлар башка булмаячак, тәкъва кешеләр җирдә тынычлыкка һәм татулыкка ләззәтләнеп мәңге яшәячәк дип язылган.

Зәбур китабына нигезләнгән.

  • Зәбур китабы Йәһвә хакимлегенең хокуклы булуын ничек күрсәткән?

  • Аллаһының үзен яратучыларына ярдәм итүен һәм аларны юатуын нинди мәдхияләр күрсәтә?

  • Зәбур китабы буенча, Йәһвә дөньяда нинди үзгәрешләр ясаячак?

ҖЫРЛАРНЫҢ ҖЫРЫ

Бу китапны Сөләйман язган. Ул анда мондый нәтиҗә ясый: бай булу сине һәркайсы хатын-кыз яратачак дигәнне аңлатмый. Патша бер чибәр кызны үзенә каратырга тырыша, әмма бу кыз яшь көтүче егетне ярата, шуңа күрә патшаны кире кага. Аллаһы иңдергән бу җырда кешеләр бер-берсенә тартылса да, аларга үзләрен әдәпле тотарга кирәк диелә. Бу кыз белән егет үзләрен кулда тоткан, сафлык һәм тугрылык саклаган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу