Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 12 кисәк 15 б.
  • Аллаһының акыллы киңәшләре

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһының акыллы киңәшләре
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гыйбрәтле сүзләр 22:6: «Баланы дөрес юлга өйрәт»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Акыллы Сөләйман идарәсе
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Гыйбрәтле сүзләр китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Гыйбрәтле сүзләр 16:3: «Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 12 кисәк 15 б.
Борынгы заманда яшәгән кешеләр иген ура

12 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһының акыллы киңәшләре

Гыйбрәтле сүзләр китабы — бу Аллаһы иңдергән киңәшләр җыентыгы. Аларның күпчелеген Сөләйман язган, һәм алар көндәлек тормыш өчен җитәкчелек бирә

ЙӘҺВӘНЕҢ акыллы Хаким булуын нәрсә исбат итә? Мәсәлән, ул биргән киңәшләр. Алар файдалымы? Аларны куллансак, тормыш бәхетлерәк һәм мәгънәлерәк булырмы? Сөләйман йөзләгән гыйбрәтле сүзләр язган, һәм алар тормышның һәрбер өлкәсенә диярлек кагыла. Берничәсенә игътибар итик.

Аллаһыга таян. Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр булсын өчен, аңа таянып яшәргә кирәк. «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугъры якка юнәлдерер»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6 да. Без Йәһвәгә таянуыбызны аның җитәкчелеге буенча яшәп һәм аңа тыңлаучан булып күрсәтәбез, бу тормышыбызны чын мәгънәле итә. Андый тормыш Йәһвә йөрәген сөендерә, һәм ул үз дошманы, Шайтан, күтәргән сорауга җавап кайтара ала (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

Үзеңне башкалар белән акыллы тот. Аллаһының ирләргә, хатыннарга һәм балаларга биргән киңәшләре аеруча безнең көннәрдә файдалы. Аллаһы ирләргә: «Яшьлегеңдәге... сөекле хатының белән күңелең ач»,— дигән киңәш биреп, үз тормыш иптәшләренә тугры булырга куша (Гыйбрәтле сүзләр 5:18—20). Ә кияүдәге хатын-кызлар Гыйбрәтле сүзләр китабының 31 нче бүлеген укып, ире һәм балалары мактаган игелекле хатын турында белә алалар. Гыйбрәтле сүзләр 6:20 дә Аллаһы балаларга үз әти-әниләрен тыңларга куша. Кеше башкалардан читләшеп торса, бу аның эгоист булуын күрсәтә, шуңа күрә бу китапта дуслык мөһим дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 18:1). Әмма дуслар безгә яхшы яки начар яктан тәэсир итәргә мөмкин, димәк, аларны сайлаганда, акыл белән эш итәргә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 13:20; 17:17).

Тәүфыйклы бул. Бу китапта исерткеч эчемлекләр эчүгә кагылышлы, сәламәтлегебезгә файда китерүче хисләр үстерү һәм зарарлы хисләр белән көрәшү, шулай ук тырышчан булу турында кыйммәтле киңәшләр бар (Гыйбрәтле сүзләр 6:6; 14:30; 20:1). Анда Аллаһы киңәше буенча эш итмичә, үз акылыбыз буенча эш итү бәлагә китерә диелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:12). Анда язылган сүзләр безне үз йөрәгебезне бозык тәэсирдән сакларга өнди, һәм «йөрәк — тереклек чыганагы» икәнен исебезгә төшерә (Гыйбрәтле сүзләр 4:23).

Бу киңәшләрне кулланып яшәү төрле илләрдә яшәгән миллионлаган кешенең тормышын бәхетлерәк иткән. Шуңа күрә алар Йәһвәне үз Хакимнәре итеп саный.

Гыйбрәтле сүзләр китабына нигезләнгән.

  • Гыйбрәтле сүзләр китабында безнең өчен нинди сабаклар бар?

  • Аллаһыга таяну, башкалар белән үзеңне акыллы тоту һәм тәүфыйклы булу турында бу китапта нәрсә әйтелә?

ВӘГАЗЬЧЕ

Тормыш мәгънәле һәм бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә? Бу сорауга кайчандыр бик бай, зур акылга һәм хакимлеккә ия булган Сөләйманның җавабы аеруча игътибарга лаек. Чын бәхет табар өчен, ул барысын татып караган: мал-мөлкәт җыйган, күп чибәр хатын-кызларга өйләнгән һәм иң яхшы күңел ачуларны сайлаган. Ул бөек төзелешләр алып барган, укымышлы кешеләрнең хезмәтләре белән танышкан. Һәм нинди нәтиҗә ул ясый? «Барысы да фани». Әмма ул нәрсә иң мөһиме икәнен дә аңлаган: «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Аллаһыдан курык һәм Аны хөрмәт ит, Аның кушканнарын үтә, чөнки адәм баласының төп вазифасы шуннан гыйбарәт» (Вәгазьче 12:8, 13).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу