Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 18 кисәк 21 б.
  • Гайсә могҗизалар эшли

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә могҗизалар эшли
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсәнең могҗизалары. Син алардан нәрсә белә аласың?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Гайсәнең могҗизаларыннан өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Гайсә җирдә яшәгәндә нәрсә эшләгән?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Мәсих — Аллаһының кодрәте
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 18 кисәк 21 б.
Гайсә сукыр кешенең күзләренә кагыла да, аны савыктыра

18 НЧЕ БҮЛЕК

Гайсә могҗизалар эшли

Гайсә могҗизалар аша Патша булгач үзенең көч-куәтен ничек кулланачак икәнен күрсәтә

АЛЛАҺЫ Гайсәгә башка кешеләрдә булмаган сәләт биргән. Гайсә бик күп могҗизалар эшләгән, һәм кешеләр моны еш кына үз күзләре белән күреп торган. Бу могҗизалар аша Гайсә шуны исбат иткән: аның камил булмаган кешеләр юк итә алмаган авырлыкларны хәл итәргә һәм дошманнарны җиңәргә көче җитәрлек. Кайбер мисалларны карап чыгыйк.

Ачлык. Гайсә ике очракта берничә икмәк һәм балык белән меңләгән кешене тукландырган. Ризык һәр кешегә җиткән һәм хәтта калган да әле. Бер тапкыр Гайсә суны шәрабка әйләндергән, бу аның беренче могҗизасы булган.

Авырулар. Гайсә «халыкны төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йөргән» (Маттай 4:23). Ул сукырлар, саңгыраулар, махау чире һәм өянәк авыруы белән авыручыларны һәм гарипләрне сәламәт иткән. Ул бар авыруларны савыктыра алган.

Афәтләр. Гайсә үз шәкертләре белән Гәлиләя диңгезе аша үткәндә, көчле давыл күтәрелгән. Аның шәкертләре куркып борчыла башлаган. Гайсә давылга: «Шаулама, тынычлан!» — дигән. Шунда ук тынлык урнашкан (Марк 4:37—39). Башка бер очракта ул давыл вакытында су өстеннән барган (Маттай 14:24—33).

Явыз рухлар. Явыз рухлар кешеләрдән күпкә көчлерәк. Йәһвәнең бу явыз дошманнары күпләрне җәфалый, һәм кешеләр бернәрсә эшли алмый. Әмма Гайсә күп тапкыр аларны кешеләрдән куып чыгарган һәм алардан курыкмаган. Ә бу рухлар аңардан курыккан һәм аның нинди хакимлеккә ия булуын белгәннәр.

Үлем. Бер кеше дә Инҗилдә «соңгы дошман» дип аталган үлемнән котыла алмый (1 Көринтлеләргә 15:26). Ләкин Гайсә тол хатынның үлгән улын һәм бер үлгән кызны терелткән. Бер тапкыр ул үзенең якынча дүрт көн үле булган кадерле дустын кайгырып елап торган халык алдында терелткән. Бу искиткеч могҗиза булган! Хәтта Гайсәнең иң начар дошманнары да аның бу могҗизасын таныганнар (Яхъя 11:38—48; 12:9—11).

Ни өчен Гайсә бу могҗизаларны эшләгән? Ул бу кешеләргә булышса да, алар барыбер үлгән бит. Әйе үлгән, әмма аның могҗизалары Мәсих Патша идарәсе турындагы бар гаҗәеп пәйгамбәрлекләрнең үтәләчәген исбат иткән. Шуңа күрә бер дә шикләнмәскә була: Аллаһы билгеләгән Патша ачлыкны, авыруларны, афәтләрне, явыз рухларны һәм үлемне юк итәчәк. Гайсә Аллаһының аңа моның өчен кирәкле көчне биргән икәнен күрсәткән.

Инҗилнең Маттай, Марк, Лүк һәм Яхъя китапларына нигезләнгән.

  • Гайсә ачлык, авырулар, афәтләр, явыз рухлар һәм үлемне җиңә ала икәнен ничек күрсәткән?

  • Гайсә эшләгән могҗизалар аның киләчәктәге идарә итүе турында нәрсә ачыклый?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу