Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 19 кисәк 22 б.
  • Гайсә киләчәк турында пәйгамбәрлек итә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә киләчәк турында пәйгамбәрлек итә
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рәсүлләр Гайсәдән билге турында сорый
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Армагеддонның якын икәнен ничек белергә?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Мәсих күктә Патша булып идарә итә. Синең өчен бу нәрсә аңлата?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Гайсәнең Патша булып идарә итүенең билгесен күрәсезме?
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 19 кисәк 22 б.
Зәйтүн тавында Гайсә үзенең кайбер рәсүлләре белән сөйләшә

19 НЧЫ БҮЛЕК

Гайсә киләчәк турында пәйгамбәрлек итә

Гайсә үзенең күктә Патша булып идарә итүен һәм бу дөнья төзелешенең ахырын күрсәтүче билгеләр бирә

ГАЙСӘ Зәйтүн тавында утыра. Моннан Иерусалимга һәм гыйбадәтханәгә искиткеч матур күренеш ачыла. Гайсә үз шәкертләренә Иерусалимның җимерелүе, ә тагы да алдарак бу дөнья төзелешенең ахыры турында әйткән булган (Маттай 13:40, 49). Хәзер аның дүрт рәсүле аңардан шул сүзләрен аңлатып бирүен үтенә. Алар: «Синең килүеңнең һәм дөнья төзелешенең тәмамлануының билгесе нинди булачак?» — дип сорый (Маттай 24:3, ЯД).

Һәм Гайсә Иерусалим җимерелүе алдыннан булачак вакыйгаларны сөйли. Ләкин аның сүзләре соңрак тагы да зуррак масштабта — бөтен дөньяда үтәләчәк. Ул булачак вакыйгалар һәм дөньядагы шартлар турында пәйгамбәрлек итә. Алар бергә бер билге тәшкил итә һәм аның аша җирдә яшәүчеләр Гайсә күктә Патша булып идарә итә башлаганын аңлаячак. Ягъни бу билге Йәһвә Гайсәне вәгъдә ителгән Патшалыкта Патша итеп куйганын күрсәтәчәк. Бу билге шуны аңлата: тиздән Патшалык явызлыкны юк итәчәк һәм кешеләргә чын тынычлык китерәчәк. Шулай итеп, Гайсә алдан әйткән вакыйгалар бу иске дөнья төзелешенең — бүгенге дини, сәяси һәм социаль төзелешләренең — соңгы көннәрен һәм яңа дөньяның башлануын билгели.

Гайсә пәйгамбәрлек итә, һәм ул күктә Патша булып идарә иткәндә халыкара сугышлар, ризыкка кытлык, зур җир тетрәүләр, киң таралган авырулар булачак һәм законсызлык үрчеячәк ди. Аның чын шәкертләре бөтен җир шары буйлап Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне таратачак. Моның барысы моңа кадәр җирдә беркайчан да булмаган «зур афәт» вакытында тәмамланачак (Маттай 24:21).

Гайсәнең шәкертләре бу афәтнең якын булуын ничек беләчәк? «Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз»,— ди Гайсә (Маттай 24:32). Агачлар яфрак яра башласа, димәк җәй якын. Нәкъ шулай ук Гайсә әйткән бар вакыйгаларның бер вакыт эчендә үтәлүе ахыр якын икәнен күрсәтәчәк. Гайсә зур афәтнең башлану көнен һәм сәгатен Атасыннан башка беркем дә белмәячәк дигән. «Уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез»,— дигән ул үз шәкертләренә (Марк 13:33).

Инҗилнең Маттай китабы 24—25 нче бүлекләре; Марк китабының 13 нче бүлеге; Лүк китабының 21 нче бүлегенә нигезләнгән.

  • Гайсәнең рәсүлләре нәрсә турында күбрәк белергә теләгән?

  • Гайсә биргән билге нәрсә аңлата, һәм нинди вакыйгалар аша аны белеп булачак?

  • Гайсә үз шәкертләренә нинди киңәш биргән?

МӘСИХ КҮКТӘН ИДАРӘ ИТӘ

Гайсә алдан ук бер билге турында әйткән: ул Аллаһының бу бозык дөнья төзелешен юк итү вакыты якын икәнен күрсәтәчәк. Беренче бөтендөнья сугышыннан алып кешеләр Гайсә әйткән вакыйгаларны үз күзләре белән күрә. Җир шарында барган дини, сәяси һәм социаль үзгәрешләр бу дөнья төзелешенең ахыры котылгысыз һәм тиз якынлашып килә икәнен күрсәтә. Гайсә үз шәкертләренә исән калыр өчен алар «уяу булырга» тиеш һәм аларга хакимлек турындагы сорауда Аллаһы ягында торырга кирәк дигән (Лүк 21:36; Маттай 24:3—14).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу