Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 20 кисәк 23 б.
  • Гайсә Мәсихне үтерәләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә Мәсихне үтерәләр
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хуҗабызның кичке ашы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Хыянәт итү һәм кулга алу
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Искә алу кичәсе
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә исән!
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 20 кисәк 23 б.
Гайсә

20 НЧЕ БҮЛЕК

Гайсә Мәсихне үтерәләр

Гайсә Искә алу кичәсен гамәлгә кертә; бер шәкерте аңа хыянәт итә. Гайсәне баганага кадаклыйлар

ГАЙСӘ инде өч ел ярым вәгазьләп һәм өйрәтеп йөри. Ул тиздән аның җирдәге тормышы өзеләчәк икәнен белә. Яһүдләрнең дини җитәкчеләре аны үтерергә дип яшерен килешү төзиләр. Ләкин алар Гайсәнең пәйгамбәр булуына ышанган халык фетнә күтәрер дип курка. Шунда Шайтан Гайсәнең бер шәкертен, Яһүд Искариотны, Гайсәгә хыянәт итәргә котырта. Дини җитәкчеләр аңа моның өчен 30 көмеш тәңкә бирергә вәгъдә итә.

Соңгы төнне Гайсә үз рәсүлләре белән бергә Коткарылу бәйрәмен үткәрә. Яһүд Искариот чыгып киткәч, Гайсә гамәлгә Раббы кичәсен кертә. Ул икмәк алып дога кыла һәм аны 11 рәсүленә бирә. «Бу — Минем сезнең өчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— ди ул. Шуннан соң бер касә шәраб алып: «Бу касә — Минем сезнең өчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү»,— ди һәм аларга бирә (Лүк 22:19, 20).

Гайсәнең бу төнне үз рәсүлләренә әйтәсе сүзе күп. Ул аларга яңа әмер бирә: алар бер-берсен риясыз яратырга тиеш. «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйтә ул (Яхъя 13:34, 35). Ул аларга алда аларны фаҗигале вакыйгалар көтә ди, әмма борчылмаска куша. Гайсә алар турында чын күңелдән дога кыла. Алар бергәләп җыр җырлыйлар һәм Гетсимәни бакчасына таба китәләр.

Анда Гайсә тезләнеп Аллаһыга эчкерсез дога кыла. Тиздән аны кулга алырга дип руханилар килә. Алар үзләре белән тәртип саклаучыларын ала һәм аларга башка кешеләр дә ияргән була. Яһүд Искариот, Гайсәне танысыннар өчен, аның янына килеп, аны үбә. Сакчылар Гайсәне кулга ала, ә рәсүлләр качып китә.

Яһүдләрнең Югары киңәшмәсе алдында басып торганда, Гайсә үзенең Аллаһы Улы булганын кире какмый. Киңәшмә аны көфер сүзләр әйтүдә гаепләп, үлемгә хөкем итә. Гайсәне Рим идарәчесе, Понти Пилат, янына алып киләләр. Ул Гайсәнең гаепсез булуын күрсә дә, аны, җыелган халык төркеме таләп иткәнчә, үлемгә тапшыра.

Гайсәне Гөлгетә дип аталган урынга алып баралар, һәм Рим гаскәрләре аны анда баганага кадаклый. Көн уртасында могҗиза булып караңгылык урнаша. Соңрак шул ук көнне Гайсә үлә һәм җир тетри. Аны тауны тишеп ясалган кабергә салалар. Икенче көнне руханилар кабер авызын каплаган ташка мөһер сугып сакчылар куя. Гайсә шул кабердә калырмы? Юк. Чөнки тиздән бар могҗизаларның иң бөеге була.

Инҗилнең Маттай китабы 26, 27 нче бүлекләре; Марк китабының 14, 15 нче бүлекләре; Лүк китабының 22, 23 нче бүлекләре һәм Яхъя китабының 12—19 нчы бүлекләренә нигезләнгән.

  • Гайсә нинди вакыйганы билгеләп үтәргә кушкан?

  • Гайсә үлеме алдыннан нинди вакыйгалар булган?

ГАЙСӘНЕҢ МӨҺИМ РОЛЕ

Йәһвәнең ниятен тормышка ашыруда Гайсәнең үлеме бик мөһим роль уйнаган. Гайсә изге рух ярдәмендә дөньяга килгәнгә камил кеше булып туган һәм үлемне мирас итеп алмаган. Тыңламаучан булып, Адәм үз токымнарына камил тормышны мирас итеп бирә алмаган. Ә Гайсә кешеләрнең андый мөмкинлекләре булсын өчен үз тормышын биргән (Маттай 20:28; Лүк 1:34, 35; Яхъя 3:16, 36; 2 Петер 3:13).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу