12 НЧЕ ДӘРЕС
Безнең вәгазь эшебез ничек алып барыла?
Испания
Беларусь
Гонконг
Перу
Гайсә үзенең үлеме алдыннан болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Ләкин бөтен җир йөзе буйлап бу вәгазь эшен ничек башкарып чыгарга? Моның өчен Гайсәнең үрнәгенә иярергә кирәк (Лүк 8:1).
Без кешеләрнең өйләренә барып алар белән сөйләшергә тырышабыз. Гайсә үз шәкертләрен яхшы хәбәрне кешеләргә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә өйрәткән (Маттай 10:11—13; Рәсүлләр 5:42; 20:20). Беренче гасырда яхшы хәбәрне таратучыларга үз йөкләмәләрен үтәү өчен махсус территория билгеләнгән булган (Маттай 10:5, 6; 2 Көринтлеләргә 10:13). Бүген дә безнең вәгазь эшебез яхшы оештырылган; һәр җыелышның вәгазьләү өчен билгеләнгән территориясе бар. Шулай итеп без Гайсәнең кешеләргә «вәгазьләргә һәм төпле шаһитлек бирергә» дигән әмерен үти алабыз (Рәсүлләр 10:42).
Без кешеләр булган һәр җирдә вәгазьләргә тырышабыз. Гайсә шулай ук кешеләр булган урыннарда, мәсәлән, диңгез буенда я кое янында вәгазьләп, үрнәк күрсәткән (Марк 4:1; Яхъя 4:5—15). Без дә кешеләр белән Изге Язмалар турында төрле урыннарда — урамда, эш урыннарында, паркларда я телефон аша сөйләшәбез. Өстәвенә, җае чыкканда без күршеләргә, хезмәттәшләргә, классташларга һәм туганнарга шаһитлек бирәбез. Барлык бу тырышлыклар җир йөзендәге миллионлаган кешеләргә «коткару турындагы яхшы хәбәрне» ишетергә мөмкинлек бирә (Зәбур 96:2).
Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне һәм якты киләчәккә өметне кем белән уртаклашасыгыз килә? Бу өметне башкалардан яшермәгез. Мөмкинлек туу белән, бу хәбәрне аларга сөйләгез!
Бөтен җиһанда нинди «яхшы хәбәр» вәгазьләнергә тиеш?
Вәгазьләү турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре Гайсәдән ничек үрнәк ала?