Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 4 дәрес сор. 1-5
  • Гайсә Мәсих кем ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә Мәсих кем ул?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Мәсих — кем ул?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Йолым — Аллаһының иң зур бүләге
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Гайсәнең үлеме безне ничек коткара ала?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Кешелекне коткарыр өчен Алла нәрсә эшләгән
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 4 дәрес сор. 1-5

4 ДӘРЕС

Гайсә Мәсих кем ул?

1. Гайсә ничек барлыкка килгән?

1. Гайсә күктә; 2. Сабый Гайсә Мәрьям һәм Йосыф белән; 3. Гайсә балаларны өйрәтә

Гайсәнең нинди сыйфатлары аңа кешеләрне җәлеп иткән? (МАТТАЙ 11:29; МАРК 10:13—16)

Башка кешеләрдән аермалы буларак, Гайсә җирдә туганчыга кадәр күктә фәрештә булып яшәгән (Яхъя 8:23). Ул хатын-кыз ярдәмендә тумаган. Аны күктәге Атасы Йәһвә үзе барлыкка китергән. Шуңа күрә ул Аллаһының Угылы дип атала да. Ул «Сүз» дип тә атала, чөнки ул Аллаһының Вәкиле булып хезмәт иткән (Яхъя 1:14). Гайсә Аллаһы яратканнарның беренчесе булган һәм аңа башка бар нәрсәне барлыкка китерергә ярдәм иткән. Гыйбрәтле сүзләр 8:22, 23, 30; Көләсәйлеләргә 1:15, 16 ны укыгыз.

2. Ни өчен Гайсә җиргә килгән?

Аллаһы үз Улының тормышын Мәрьям исемле яһүд кызының карынына күчергән. Бу кыз гыйффәтле булган, шуңа күрә Гайсәнең җирдә туган атасы булмаган (Лүк 1:30—35). Гайсәнең җиргә килүенә өч сәбәп булган: 1) кешеләрне Аллаһы турындагы хакыйкатькә өйрәтү, 2) Аллаһы ихтыярын үтәүдә, хәтта авыр вакытларда да, үрнәк күрсәтү һәм 3) үзенең камил тормышын йолым буларак корбан итү. Маттай 20:28 не укыгыз.

3. Ни өчен без йолымга мохтаҗ?

Йолым — бу кешене аңа янаган үлемнән коткарыр өчен түләнә торган бәя (Чыгыш 21:29, 30). Аллаһы нияте буенча кешеләр үләргә һәм картаерга тиеш булмаган. Без моны кайдан беләбез? Аллаһы беренче кешегә — Адәмгә — ул Изге Язмаларда «гөнаһ» дип аталган эшне кылса үләчәк дигән. Димәк, Адәм гөнаһ кылмаган булса, ул беркайчан да үлмәс иде (Яратылыш 2:16, 17; 5:5). Изге Язмалар буенча, үлем дөньяга Адәм аркылы «үтеп кергән». Адәм гөнаһны, ә аның белән бергә гөнаһ өчен әҗерне — үлемне — барлык токымнарына биргән. Шуңа күрә Адәмнән мирас итеп алынган үлемнән котылыр өчен без йолымга мохтаҗ. Римлыларга 5:12; 6:23 не укыгыз.

Безне үлемнән коткарыр өчен йолымны кем түли алган? Кеше үлеп, үз гөнаһлары өчен генә түли. Камил булмаган кешеләрнең берсе дә башкаларның гөнаһлары өчен түли алмый. Зәбур 49:7—9 ны укыгыз.

4. Ни өчен Гайсә үлгән?

Гайсә җәфалану баганасында үлә, аннары терелтелеп, күктә патша буларак идарә итә

Бездән аермалы буларак, Гайсә камил булган. Шуңа күрә аңа гөнаһлары өчен үләргә кирәк булмаган: ул беркайчан да гөнаһ кылмаган. Гайсә башка кешеләрнең гөнаһлары өчен үлгән. Аллаһы үз Улын безнең өчен үләргә җибәреп, кешелеккә карата бөек мәхәббәтен күрсәткән. Гайсә дә Атасына буйсынып һәм тормышын гөнаһларыбыз өчен корбан итеп, безне яратканын күрсәткән. Яхъя 3:16; Римлыларга 5:18, 19 ны укыгыз.

«Ни өчен Гайсә үлгән» дигән видеороликны карагыз

5. Гайсә хәзер нәрсә эшли?

Җирдә булганда, Гайсә авыруларны савыктырган, үлеләрне терелткән һәм кешеләрнең газапларын җиңеләйткән. Шулай итеп ул Аллаһыга тыңлаучан кешеләр хакына киләчәктә нәрсә эшләячәген күрсәткән (Маттай 15:30, 31; Яхъя 5:28). Гайсә үлгәч, Аллаһы аны рухи зат итеп терелткән (1 Петер 3:18). Аннары Гайсә Аллаһының уң ягына утырган һәм Йәһвәнең үзенә җир өстеннән патша хакимлеген бирәчәген көтә башлаган (Еврейләргә 10:12, 13). Хәзер Гайсә күктә Патша булып идарә итә, ә аның шәкертләре бөтен җиһанда бу яхшы хәбәрне тарата. Даниял 7:13, 14; Маттай 24:14 не укыгыз.

Тиздән Гайсә үзенең патша хакимлеген кулланып, бөтен газапларны һәм явызлык кылучыларны юкка чыгарачак. Гайсәгә иман иткән һәм аны тыңлаган кешеләрнең барысы да җирдә оҗмахта яшәячәк. Зәбур 37:9 —11 не укыгыз.

Бу турыда тулырак мәгълүматны «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 4 һәм 5 нче бүлекләреннән карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу