Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 7 дәрес 16-17 б.
  • Сезнең ялгызлык һәм курку хисен сизгәнегез булдымы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сезнең ялгызлык һәм курку хисен сизгәнегез булдымы?
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул үз Аллаһысында юаныч тапкан
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Йәһвә Ильясны ныгыта
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ул уяу булган һәм көткән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул ахырга хәтле чыдам калган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 7 дәрес 16-17 б.
Кечкенә бала бер ялгызы куркып утыра

7 НЧЕ ДӘРЕС

Ялгызлык хисе һәм курку

Рәсемдәге кечкенә малайга күз сал. Ул үзен ялгыз хис итә һәм курка, шулай бит? Ә синең кайчан да булса үзеңне шулай хис иткәнең бармы?~ Һәр кешенең андый хисләре булгалый. Изге Язмаларда Йәһвәнең дуслары турында әйтелә. Алар да үзләрен ялгыз хис иткән һәм курыккан. Аларның берсе Илья́с булган. Әйдә, аның турында белик.

Изәбәл патшабикәсе ярсып кычкыра

Изәбәл Ильясны үтерергә ниятләгән

Ильяс Гайсә туганчыга кадәр күп гасырлар элек Исраилдә яшәгән. Ул заманда Исраилдә Аха́б патша идарә итә. Ул чын Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылмый. Ахаб һәм аның хатыны Изәбә́л Баа́л исемле потка табына. Шуңа күрә исраиллеләрнең күбесе шулай ук Баалга табына башлый. Изәбәл патшабикә бик явыз һәм Йәһвәнең бар хезмәтчеләрен, шул исәптән Ильясны да, үтерергә тели! Беләсеңме, Ильяс нәрсә эшли?~

Ильяс качып китә! Ул чүлгә бара һәм бер мәгарәдә яшеренә. Синеңчә, ни өчен ул алай эшли?~ Әйе, ул курка. Әмма Ильяска куркасы юк. Ни өчен? Чөнки ул Йәһвә аңа булыша ала икәнен белә. Йәһвә Ильяска үзенең көчен инде күрсәткән. Бер тапкыр Йәһвә Ильясның догасына җавап итеп, күктән ут җибәргән булган. Әлбәттә, Йәһвә Ильяска хәзер дә ярдәм итә ала!

Йәһвә Ильясның догасына күктән ут җибәреп җавап кайтара; Ильяс мәгарәдә; Ильяс Йәһвәнең дәртләндерү сүзләрен ишеткәч шатлана

Йәһвә Ильяска ничек ярдәм иткән?

Ильяс мәгарәдә яшеренеп торганда, Йәһвә аның белән сөйләшә башлый һәм болай дип сорый: «Син монда нәрсә эшлисең?» Ильяс Йәһвәгә берүзе генә хезмәт итә дип уйлый һәм болай дип җавап кайтара: «Берүзем генә калдым». Ул үзен үтерерләр дип курка. Ул Йәһвәнең башка хезмәтчеләре үтерелгән дип уйлый. Әмма Йәһвә Ильяска бу алай түгел ди һәм аның башка хезмәтчеләре дә бар дип әйтә. Ул: «Мин Исраилдә 7 000 кеше калдырдым»,— ди. Ул аны кыю булырга өнди һәм Ильясның әле күп эш башкарасы бар дип әйтә! Ничек уйлыйсың, бу сүзләр Ильясны юатканмы?~

Ильясның очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?~ Сиңа куркасы юк һәм үзеңне ялгыз хис итәсе юк. Синең Йәһвәне яраткан дусларың бар һәм алар сине дә ярата. Моннан тыш, Йәһвәнең күп көче бар. Ул сиңа һәрвакыт булышып торачак! Йәһвә һәрвакыт синең белән булачак икәнен белү сине юатамы?~

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • 1 Патшалар 19:3—18

  • Мәдхия 144:18

  • 1 Петер 5:9

СОРАУЛАР:

  • Ильяс заманында яшәгән исраиллеләрнең күбесе Йәһвәгә гыйбадәт кылганмы? Алар кемгә табынган?

  • Ни өчен Ильяс качып киткән һәм мәгарәдә яшеренгән?

  • Йәһвә Ильяска нәрсә әйткән?

  • Ильяс очрагыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу