Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • kr 17 бүл. 182-191 б.
  • Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү
  • Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим»
  • Хезмәтчеләр яхшы хәбәрне вәгазьләргә өйрәнә
  • Абый-кардәшләр үз вазифаларын үтәргә өйрәнә
  • Теократик мәктәпләр Йәһвә яратуын раслый
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Йәһвә Шаһитләре үз хезмәтләрен башкарыр өчен нинди өйрәтү үтә?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Йәһвә биргән өйрәтүдән тулы файда аласыңмы?
    Безнең изге хезмәтебез 2011
  • Пионерлар өчен мәктәпләр
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы идарә итә!
kr 17 бүл. 182-191 б.

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Патшалык хезмәтчеләрен өйрәтү

БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Теократик мәктәпләр Патшалык хезмәтчеләренә үз йөкләмәләрен үтәргә булыша

1—3. Гайсә вәгазь эшен киңәйтер өчен нинди чаралар күргән, һәм нинди сораулар туа?

ГАЙСӘ Гәлиләядә ике ел вәгазьләп йөргән. (Маттай 9:35—38 укы.) Ул, күп шәһәрләргә һәм авылларга килеп, синагогаларда өйрәткән һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән. Гайсә кайда гына вәгазьләсә дә, аның янына күп халык җыелган. «Урасы ашлык күп»,— дигән Гайсә, шуңа күрә күбрәк эшчеләр кирәк булган.

2 Гайсә вәгазь эшен киңәйтер өчен чаралар күргән. Ул 12 рәсүлен «Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләргә» җибәргән (Лүк 9:1, 2). Рәсүлләр, бәлки, бу эшне ничек башкарырга икәнен белмәгәндер. Гайсәне күктәге Атасы өйрәткән кебек, Гайсә үзе дә, шәкертләрен җибәрер алдыннан, аларны ярату күрсәтеп өйрәткән.

3 Йәһвә Гайсәгә нинди белем биргән? Гайсә үз рәсүлләрен нәрсәгә өйрәткән? Бүген Мәсих-Патша үз шәкертләрен, алар үз хезмәтен башкара алсын өчен, өйрәтәме? Өйрәтсә, ул моны ничек эшли? Әйдәгез, бу сорауларга җавап алыйк.

«Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим»

4. Йәһвә Гайсәне кайчан һәм кайда өйрәткән?

4 Гайсә үзенең Атасы тарафыннан өйрәтелгән булуын һәрвакыт таныган. Хезмәт иткәндә, Гайсә болай дигән: «Ата ничек өйрәткән булса, шулай сөйлим» (Яхъя 8:28). Аллаһы Гайсәне кайчан һәм кайда өйрәткән? Һичшиксез, Аллаһының беренче Улы барлыкка китерелгәч үк өйрәнә башлаган (Көл. 1:15). Үз Атасы белән күктә яшәгәндә, Гайсә «Бөек Нәсыйхәтчене» тыңлап һәм аны күзәтеп бихисап күп еллар үткәргән (Ишаг. 30:20). Шулай итеп, Аллаһының Улы үз Атасының сыйфатлары, эшләре һәм ниятләре турында кыйммәтле белем алган.

5. Йәһвә үз Улына җирдәге хезмәтенә кагылышлы нинди белем биргән?

5 Тиешле вакытта Йәһвә үз Улына җирдәге хезмәтенә кагылышлы белем биргән. Әйдәгез, «Бөек Нәсыйхәтче» һәм аның бердәнбер Улы арасындагы мөнәсәбәтләрне тасвирлаучы пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. (Ишагыйя 50:4, 5 укы.) Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Йәһвә үз улын «иртә саен» уяткан. Бу сүзләр үз укучысын өйрәтер өчен иртән уятучы укытучының образын хәтерләтә. Изге Язмаларга кагылышлы бер белешмәлектә болай диелә: «Йәһвә... аны [Гайсәне], укучыны кебек мәктәпкә алып барып, нинди хәбәрне һәм ничек итеп вәгазьләргә икәненә өйрәтә». Бу күктәге «мәктәптә» Йәһвә үз улын «нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә» икәненә өйрәткән (Яхъя 12:49). Йәһвә үз Улына шулай ук башкаларны ничек өйрәтергә икәнен дә аңлатканa. Җирдә яшәгәндә, Гайсә алган белемнәрен кулланган. Ничек итеп? Үз хезмәтен башкарып һәм шәкертләрен үз хезмәтләрен башкарырга өйрәтеп.

6, 7. а) Гайсә үз рәсүлләрен нәрсәгә өйрәткән, һәм бу аларны нәрсәгә әзерләгән? б) Гайсә үз шәкертләрен бүген нәрсәгә өйрәтә?

6 Бүлекнең башында искә алынганча, Гайсә үз шәкертләрен өйрәткән. Нәрсәгә? Маттай китабының 10 нчы бүлегендә Гайсә аларга вәгазьгә кагылышлы күрсәтмәләр биргән дип әйтелә. Ул аларны, мәсәлән, кайда вәгазьләргә (5, 6 нчы шигырьләр), кешеләргә нинди хәбәр җиткерергә (7 нче шигырь), Йәһвәгә таянырга кирәклегенә (9, 10 нчы шигырьләр), кешеләргә ничек мөрәҗәгать итәргә (11—13 нче шигырьләр), кешеләрнең хәбәрне кире кагуларына ничек карарга (14, 15 нче шигырьләр) һәм эзәрлекләүләргә нинди караш сакларга (16—23 нче шигырьләр) икәненә өйрәткәнb. Гайсәнең ачык өйрәтүләре ярдәмендә рәсүлләр вәгазь эшендә үз өсләренә җитәкчелекне алуга әзер булган.

7 Безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә үз шәкертләренә иң мөһим эшне йөкләгән — «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» бөтен җиһанда вәгазьләргә кушкан (Мат. 24:14). Патша безне бу үтә мөһим эшне башкарырга өйрәтәме? Әйе! Патшабыз күктән, шәкертләре җыелыштагы вазифаларны үти алсын өчен һәм башкаларга вәгазьли алсын өчен, аларга кирәкле белем биреп тора.

Хезмәтчеләр яхшы хәбәрне вәгазьләргә өйрәнә

8, 9. а) Теократик хезмәт мәктәбенең төп максаты нинди булган? б) Эш көннәрендә үтә торган очрашу сиңа уңышлы хезмәтче булырга ничек булышты?

8 Инде күп еллар Йәһвә оешмасы Аллаһы халкын вәгазьләргә өйрәтер өчен конгрессларны һәм җыелыш очрашуларын, мәсәлән, Хезмәт очрашуларын куллана. Ә 1940 еллардан башлап төп идарәдә хезмәт иткән җаваплы абый-кардәшләр төрле мәктәпләрне оештыра башлаган.

9 Теократик хезмәт мәктәбе. 16 нчы бүлектән күргәнебезчә, бу Мәктәпне 1943 елда үткәрә башлаганнар. Бу Мәктәпнең максаты укучыларны җыелыш очрашуларында яхшы докладчы булырга өйрәтү генә булганмы? Юк. Бу Мәктәпнең төп максаты һәрвакыт бер үк булган: Аллаһы халкын үзләренә бирелгән сөйләү сәләтен Йәһвәне данлар өчен хезмәттә кулланырга өйрәтү (Мәд. 150:6). Бу Мәктәпкә язылган бар кардәшләр Патшалыкның уңышлы хезмәтчеләре булырга өйрәнгән. Хәзер андый өйрәтү эш көннәрендә үтә торган очрашуда бирелә.

10, 11. Хәзер Галаад мәктәбендә кем укый ала, һәм аның максаты нинди?

10 Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад. 1943 ел, 1 февраль, дүшәмбе көнне Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад үткәрелә башлаган. Башта бу Мәктәп пионерларны һәм башка тулы вакытлы хезмәтчеләрне миссионер хезмәтенә өйрәтер өчен оештырылган булган. Ләкин 2011 елның октябрь аеннан башлап бу Мәктәпкә махсус тулы вакытлы хезмәтчеләрне генә — махсус пионерларны, үз хатыннары белән күчеп йөрүче күзәтчеләрне, вефильчеләрне һәм бу Мәктәптә әле укымаган миссионерларны чакыралар.

11 Галаад мәктәбенең максаты нинди? Бу Мәктәптә инде күп еллар укыткан кардәш болай дип җавап бирә: «Изге Язмаларны тырышып тикшерү ярдәмендә укучыларның иманнарын ныгыту һәм, алар үз йөкләмәләрен үтәгәндә авырлыкларны уңышлы гына чишә алсын өчен, аларга рухи сыйфатларны үстерергә булышу. Программа укучыларның вәгазь эшендә катнашу теләкләрен дә көчәйтә» (Эфес. 4:11).

12, 13. Галаад мәктәбе бөтендөнья вәгазь эшенә ничек тәэсир иткән? Мисал китерегез.

12 Галаад мәктәбе бөтендөнья вәгазь эшенә ничек тәэсир иткән? 1943 елдан башлап Мәктәптә инде 8 500 дән артык кеше укыганc, һәм Галаадны тәмамлаган миссионерлар 170 тән артык илдә хезмәт итә. Миссионерлар алган белемнәрен куллана һәм, вәгазь эшендә ашкынып катнашып, башкаларга үрнәк күрсәтә. Миссионерлар гадәттә Патшалык хезмәтчеләре аз булган я бөтенләй булмаган җирләрдә вәгазь эшен башкара.

13 Әйдәгез, Япониядә булган хәлгә игътибар итик. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында анда вәгазь эше тукталган диярлек. 1949 елның август аена Япониядә хәтта 10 вәгазьче дә булмаган. Ләкин шул елның ахырына Япониядә Галаад мәктәбен тәмамлаган 13 миссионер ашкынып хезмәт итә башлаган. Соңрак тагын миссионерлар килгән. Башта миссионерлар зур шәһәрләрдә вәгазьләргә тырышкан, ә соңрак кечерәк шәһәрләргә күчкән. Алар үз өйрәнүчеләрен һәм башкаларны пионер хезмәтен башларга ихлас күңелдән дәртләндергән. Бу ашкынучан миссионерларның тырышлыклары күп җимешләр китергән. Хәзер Япониядә 216 000 нән артык Патшалык вәгазьчесе яши, һәм аларның якынча 40 проценты пионер булып хезмәт итә!d

14. Теократик мәктәпләр нәрсәне яхшы раслый? (188 нче биттәге «Патшалык хезмәтчеләре өчен мәктәпләр» дигән рамканы да кара.)

14 Башка теократик мәктәпләр. Пионерлар мәктәбендә, Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбендә һәм Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә укыган кардәшләргә алган белемнәре рухи яктан үсәргә һәм вәгазь эшендә ашкынып катнашырга булышаe. Бу бар мәктәпләр шуны яхшы раслый: Патша үз шәкертләрен, алар хезмәтне башкара алсын өчен, бар кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итеп тора (2 Тим. 4:5).

Абый-кардәшләр үз вазифаларын үтәргә өйрәнә

15. Җаваплы абый-кардәшләр Гайсәдән кайсы яктан үрнәк алырга тырыша?

15 Өстә искә алынганча, Ишагыйя пәйгамбәрлегендә Аллаһы Гайсәне өйрәткән дип әйтелә. Бу күктәге «мәктәптә» Аллаһының Улы «хәлсезләнгән кешене сүзләр белән юатырга» өйрәнгән (Ишаг. 50:4). Гайсә алган белемнәрен кулланган. Җирдә яшәгәндә, ул «эштән йончыганнарның» һәм «авыр йөк күтәреп йөрүчеләрнең» җаннарын яңартып җибәргән (Мат. 11:28—30). Гайсәдән үрнәк алып, җыелыштагы җаваплы абый-кардәшләр имандашларына көч өстәп торырга тырыша. Андый абый-кардәшләргә үз имандашларына яхшырак хезмәт итәргә булышыр өчен төрле мәктәпләр оештырылган.

16, 17. Патшалык хезмәте мәктәбенең максаты нинди? (Искәрмәне дә кара.)

16 Патшалык хезмәте мәктәбе. 1959 елның 9 мартында бу Мәктәпнең беренче сыйныфы Саут-Лансингта (Нью-Йорк штаты) үткәрелгән булган. Анда күчеп йөрүче күзәтчеләрне һәм җыелыш хезмәтчеләрен бер айга укырга чакырганнар. Соңрак бу Мәктәпнең программасы инглиз теленнән башка телләргә тәрҗемә ителгән. Моның ярдәмендә, бу Мәктәптә башка илләрдә яшәгән абый-кардәшләр дә укый алаf.

Ллойд Бэрри кардәш Япониядә Патшалык хезмәте мәктәбендә укыта, 1970 ел

Кардәш Ллойд Бэрри Япониядә Патшалык хезмәте мәктәбендә укыта, 1970 ел

17 Патшалык хезмәте мәктәбенең максаты турында 1962 елдагы «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда болай дип әйтелгән булган: «Мәшәкатьләр белән тулы бу дөньяда Йәһвә Шаһитләренең җыелышында күзәтче булып хезмәт иткән абый-кардәш нинди булырга тиеш? Аңа җыелыштагыларның барысына тиешле игътибар бирер өчен һәм алар өчен фатиха булып торыр өчен үз эшләрен оештыра белергә кирәк. Шул ук вакытта ул җыелыш турында кайгыртып, үз гаиләсенең ихтыяҗларын игътибарсыз калдырмаска һәм төпле булырга тиеш. Бөтен дөньяда җыелыш хезмәтчеләренә искиткеч мөмкинлек бирелгән булган: алар Патшалык хезмәте мәктәбендә бергә укый ала. Бу аларга Изге Язмаларда язылган күзәтчеләргә кагылышлы таләпләргә туры килергә булыша!» (1 Тим. 3:1—7; Тит. 1:5—9)

18. Патшалык хезмәте мәктәбе Аллаһының бар хезмәтчеләренә нинди файда китерә?

18 Патшалык хезмәте мәктәбе Аллаһының бар хезмәтчеләренә файда китерә. Ни өчен алай әйтеп була? Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр Мәктәптә алган белемнәрне кулланганда, Гайсә кебек, имандашларына көч өстәп тора. Өлкән яки хезмәттәш ярдәмче сезгә җылы сүзләр әйткәндә, я сезне игътибар белән тыңлаганда, я сезне дәртләндерер өчен яныгызга килеп киткәндә, сез моның өчен аларга, һичшиксез, рәхмәтле! (1 Тис. 5:11) Андый кардәшләр җыелыш өчен зур фатиха!

19. Укыту комитеты тагын нинди мәктәпләр оештырган, һәм бу мәктәпләрнең максаты нинди?

19 Башка теократик мәктәпләр. Җитәкче советның Укыту комитеты оешмадагы җаваплы абый-кардәшләрне өйрәтер өчен башка мәктәпләр дә оештыра. Бу мәктәпләр җыелыш өлкәннәренә, күчеп йөрүче күзәтчеләргә һәм Филиал комитетының әгъзаларына үз вазифаларын уңышлы үтәргә булыша. Изге Язмаларга нигезләнгән курслар абый-кардәшләрне үз рухилыкларын ныгытырга дәртләндерә һәм, үзләренә ышанып тапшырылган Йәһвәнең кадерле сарыкларын «көткәндә», Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өйрәтә (1 Пет. 5:1—3).

Малавида үткәрелгән Хезмәтне яхшырту мәктәбенең беренче сыйныфы

Малавида үткәрелгән Хезмәтне яхшырту мәктәбенең беренче сыйныфы, 2007 ел

20. Ни өчен Гайсәнең «Аларның барысы да Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булачак» дип әйтер өчен нигезе булган, һәм син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Әйе, Мәсих-Патша үз шәкертләрен яхшы өйрәтеп тора. Бар өйрәтү Йәһвәдән килә: ул үз Улын өйрәткән, ә Гайсә үз шәкертләрен өйрәтә. Шуңа күрә Гайсәнең «Аларның барысы да Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән булачак» дип әйтер өчен нигезе булган (Яхъя 6:45; Ишаг. 54:13). Патшабыз безне өйрәткәндә, әйдәгез, шул өйрәтүдән тулы файда алырга тырышыйк. Шуны беркайчан да онытмыйк: бу өйрәтүнең төп максаты — безгә үз хезмәтебезне башкарыр өчен рухи яктан көчле калырга булышу.

a Йәһвә үз Улын башкаларга белем бирергә өйрәткән. Без моны кайдан беләбез? Гайсә, башкаларны өйрәткәндә, күп төрле мисаллар кулланган һәм шулай итеп үзенең тууына кадәр йөзләгән еллар элек язылган пәйгамбәрлекне үтәгән (Мәд. 77:2; Мат. 13:34, 35). Әйе, бу пәйгамбәрлекнең авторы Йәһвә үз Улының мисаллар һәм кинаяле хикәяләр сөйләп өйрәтәчәген алдан әйткән булган (2 Тим. 3:16, 17).

b Берничә айдан соң Гайсә, «җитмеш шәкертне сайлап, аларны икешәр-икешәр итеп» җибәргән. Ул аларны өйрәткән дә (Лүк 10:1—16).

c Кайбер кардәшләр Галаад мәктәбендә берничә тапкыр укыган.

d Галаад мәктәбен тәмамлаган миссионерларның бөтендөнья вәгазь эшенә нинди зур өлеш керткәннәре турында белер өчен «Йәһвә Шаһитләре — Аллаһы Патшалыгының вәгазьчеләре» (рус) дигән китапның 23 нче бүлеген кара.

e Бу мәктәпләрнең соңгы икесен Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе алмаштырган.

f Хәзер Патшалык хезмәте мәктәбендә бар өлкәннәр дә укый ала. Аның дәвамлылыгы төрле булырга мөмкин. Бу Мәктәп берничә елга бер мәртәбә үткәрелә. 1984 елдан башлап хезмәттәш ярдәмчеләр дә бу Мәктәптә укый ала.

Патшалыкның идарә итүенә иманыгыз никадәр нык?

  • Атасы Гайсәне нәрсәгә өйрәткән?

  • Патша үз шәкертләрен вәгазьчеләр булырга ничек өйрәтә?

  • Җаваплы абый-кардәшләр үз вазифаларын үтәргә өйрәнсен өчен нәрсә оештырылган?

  • Син Патшабыз биргән белемнәрне кадерләвеңне ничек күрсәтә аласың?

ПАТШАЛЫК ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕ ӨЧЕН МӘКТӘПЛӘР

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТЕБЕЗ

Максат: вәгазьчеләрне яхшы хәбәрне таратуда һәм белем бирүдә уңышлы булырга өйрәтү.

Дәвамлылыгы: даими.

Үткәрү урыны: җирле Патшалык Залы.

Кем укый ала: җыелыш белән тыгыз бәйләнештә торган, Изге Язмалардагы тәгълиматларны кабул иткән һәм мәсихче принциплар буенча яшәгән кешеләр. Бу очрашуда чыгышлар ясар өчен, «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуының күзәтчесе белән сөйләш.

Файда: эш көннәрендә үтә торган очрашу безне тикшерүләр үткәрергә һәм материалны эзлекле рәвештә сөйләп бирергә өйрәтә. Шулай ук ул безне рухи ихтыяҗларыбызны гына түгел, ә башка кешеләрнекен дә исәпкә алырга өйрәтә.

Күп еллар күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт итүче Арни болай ди: «Мин балачактан ук тотлыга идем һәм кешеләр белән сөйләшкәндә аларның күзләренә карарга ояла идем. Бу [очрашу] миңа үземне ышанычлырак хис итәргә һәм үз-үземне тиешенчә хөрмәт итәргә булышты. Йәһвә мине өйрәтте, һәм моның ярдәмендә мин дөрес суларга һәм сөйләмемне контрольда тотарга өйрәндем. Мин җыелышта һәм хезмәттә Аллаһыны данлый алганыма бик шат».

Яшь кардәш Теократик хезмәт мәктәбендә Изге Язмаларны укый

ҖЫЕЛЫШ ӨЛКӘННӘРЕ ӨЧЕН МӘКТӘПg

Максат: өлкәннәргә җыелыштагы вазифаларын үтәргә һәм үз рухилыкларын ныгытырга ярдәм итү.

Дәвамлылыгы: биш көн.

Үткәрү урыны: филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык я Конгресслар Залы.

Кем укый ала: өлкәннәргә чакыру филиалдан килә.

Файда: Кушма Штатларда үткәрелгән бу Мәктәпнең 92 нче сыйныфында укыган кардәшләр болай ди:

«Мәктәп миңа зур файда китерде, үз-үземне тикшереп чыгарга һәм Йәһвә көтүе турында ничек кайгыртырга икәнен аңларга ярдәм итте».

«Алган белемнәрем миңа гомерем буе файда китереп торачак».

ПИОНЕРЛАР МӘКТӘБЕ

Максат: пионерларга үз хезмәтләрен «һәрьяклап үтәргә» ярдәм итү (2 Тим. 4:5).

Дәвамлылыгы: алты көн.

Үткәрү урыны: филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык я Конгресслар Залы.

Кем укый ала: ким дигәндә бер ел гомуми пионер булып хезмәт иткән кардәшләр; моның турында аларга район күзәтчеләре хәбәр итә. Күптән хезмәт иткән пионерлар, Мәктәптә ким дигәндә биш ел элек укып чыккан булса, кабат чакырылырга мөмкин.

Файда: «Мәктәп мине тормыштагы һәм хезмәттәге авырлыкларны җиңәргә өйрәтте,— дип сөйли Лили.— Аның ярдәмендә мин Изге Язмаларны яхшырак өйрәнә башладым. Хәзер мин кешеләрне сыйфатлырак өйрәтәм һәм Аллаһы Сүзен вәгазьдә уңышлырак кулланам. Мин башкаларга булышыр өчен, өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәр өчен һәм җыелышның үсешенә үз өлешемне кертер өчен яхшырак әзерләнгән».

Мәктәптә ике тапкыр укып чыккан Бренда болай ди: «Ул миңа башым белән рухи нәрсәләргә чумарга, вөҗданымны дөрес өйрәтергә булышты. Мин хәзер башкаларга ярдәм итәр өчен уйланам. Йәһвә шулкадәр юмарт!»

ЯҢА ВЕФИЛЬЧЕЛӘР ӨЧЕН МӘКТӘП

Максат: яңа вефильчеләргә хезмәтләрен уңышлы башкарырга ярдәм итү.

Дәвамлылыгы: 4 көн дәвамында дүртешәр сәгать.

Үткәрү урыны: Вефиль.

Кем укый ала: Вефиль гаиләсенең даими әгъзасы я Вефильгә вакытлыча (бер елга я күбрәккә) хезмәт итәргә чакырылган кардәшләр.

Файда: 1980 елларда бу Мәктәптә укып чыккан Димитриос болай ди: «Бу Мәктәптә уку миңа шәхси өйрәнүемне яхшыртырга ярдәм итте һәм Вефильдә озак хезмәт итүгә әзерләде. Укытучылар, уку программасы һәм бирелгән киңәшләр мине Йәһвәнең яратуына һәм аның миңа уңышлы вефильче булырга ярдәм итәсе килгәненә ышандырды».

ПАТШАЛЫК ВӘГАЗЬЧЕЛӘРЕ МӘКТӘБЕh

Максат: тулы вакытлы хезмәтчеләргә (ирле-хатынлыларга, өйләнмәгән абый-кардәшләргә һәм кияүгә чыкмаган апа-кардәшләргә), алар Йәһвәгә һәм аның оешмасына күбрәк файда китерсен өчен, махсус белем бирү. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе үз илендә ихтыяҗ булган берәр җиргә билгеләнә. Мәктәпне тәмамлаучылар, 50 яшькә җитмәгән булса, еракта урнашкан җирләрдә вәгазьләү эшен башлап җибәрер өчен я киңәйтер өчен вакытлыча махсус пионерлар булып хезмәт итәргә җибәрелергә мөмкин.

Дәвамлылыгы: ике ай.

Үткәрү урыны: филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык я Конгресслар Залы.

Апа-кардәш вәгазьдә

Теократик өйрәтү абый- һәм апа-кардәшләргә файда китерә

Кем укый ала: сәламәтлеге яхшы булган 23—65 яшьлек тулы вакытлы хезмәтчеләр. Алар «Менә мин! Җибәр мине» дигән девиз белән яши. Аларның ихтыяҗ булган берәр җирдә вәгазьләргә мөмкинлекләре булырга тиеш (Ишаг. 6:8). Мәктәптә укучы бар өйләнмәгән абый-кардәшләр һәм кияүгә чыкмаган апа-кардәшләр, шулай ук ирле-хатынлылар кимендә соңгы ике ел тулы вакытлы хезмәттә катнашырга тиеш. Ирле-хатынлылар ким дигәндә ике ел никахта булырга тиеш. Абый-кардәшләр иң киме соңгы ике ел өлкән я хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәргә тиеш. Филиалыгыз күзәткән территориядә бу Мәктәп үткәрелсә, региональ конгресс вакытында Мәктәптә укырга теләүчеләр өчен очрашу узачак. Андый очрашуда өстәмә мәгълүмат алып була.

Файда: өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбендә һәм Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбендә укыган күп кардәшләргә бу Мәктәпләр бик ошаган. 2013 елда Җитәкче совет бу ике Мәктәпнең берләштерелүен хуплаган. Яңа Мәктәпнең исеме — Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе. Хәзер күбрәк тугры пионерлар, шул исәптән кияүгә чыкмаган апа-кардәшләр дә, бу Мәктәптә укый алыр.

КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫНЫҢ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР МӘКТӘБЕ ГАЛААД

Максат: Мәктәпне тәмамлаган кардәшләрне миссионерлар, күчеп йөрүче күзәтчеләр я вефильчеләр итеп билгели алалар. Алган белемнәрне кулланып, алар вәгазь эшен һәм филиалның эшчәнлеген яхшыртырга булыша.

Дәвамлылыгы: биш ай.

Үткәрү урыны: Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәге (Паттерсон, Нью-Йорк штаты).

Галаад мәктәбенең бер сыйныфы укутучыны тыңлый

Галаад мәктәбенең бер сыйныфы, Паттерсон (Нью-Йорк)

Кем укый ала: тулы вакытлы махсус хезмәттә инде катнашучы ирле-хатынлылар, өйләнмәгән абый-кардәшләр һәм кияүгә чыкмаган апа-кардәшләр. Миссионерларга (билгеләнгән, әмма бу Мәктәптә әле укымаган), махсус пионерларга, вефильчеләргә я хатыннары белән күчеп йөрүче күзәтчеләргә Филиал комитеты гаризаны бирә ала. Мәктәптә укырга теләүчеләр инглизчә яхшы сөйләшә һәм яза белергә тиеш.

Файда: Кушма Штатлардан булган ирле-хатынлы Ладэ һәм Моника бу Мәктәпне тәмамлаганнан соң инде берничә ел хезмәт итә. Алар болай ди:

«Галаад мәктәбе безне җирнең теләсә кайсы почмагында хезмәт итүгә һәм кадерле кардәшләребез белән бергә җиңнәребезне сызганып хезмәттәшлек итүгә әзерләде» (Ладэ).

«Аллаһы Сүзеннән белгәннәремне кулланганда, хезмәтем миңа чиксез шатлык китерә. Бу шатлыкны мин Йәһвә яратуының тагын бер дәлиле дип саныйм» (Моника).

ПАТШАЛЫК ХЕЗМӘТЕ МӘКТӘБЕ

Максат: күчеп йөрүче күзәтчеләрне, өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне җыелыш турында кайгыртырга һәм оешмадагы вазифаларын үтәргә өйрәтү (Рәс. 20:28). Уку вакытында җыелышларның хәленә, рухына һәм ихтыяҗларына игътибар бирелә. Бу Мәктәп берничә елга бер тапкыр үткәрелә, һәм үткәрү вакытын Җитәкче совет хәл итә.

Дәвамлылыгы: соңгы елларда бу Мәктәпнең дәвамлылыгы төрле булган.

Үткәрү урыны: гадәттә, Патшалык я Конгресслар Залы.

Кем укый ала: моның турында өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә күчеп йөрүче күзәтче хәбәр итә. Күчеп йөрүче күзәтчеләрне филиал чакыра.

Файда: «Мәктәптә кыска вакыт эчендә күп мәгълүмат каралса да, ул өлкәннәргә шатлык һәм кыюлык белән хезмәт итүләрен дәвам итәргә булыша. Өлкәннәр — алар хезмәтләрен яңа гына башлаганмы, күптән хезмәт итәме — көтүче вазифаларын сыйфатлы үтәргә һәм уй-фикерләрдә бердәм булырга өйрәнә» (Куин).

«Бу өйрәтү безгә рухи нәрсәләрне яхшырак аңларга ярдәм итә һәм рухи куркынычлардан кисәтә; Мәктәптә шулай ук җыелыш турында кайгыртыр өчен гамәли киңәшләр бирелә» (Майкл).

КҮЧЕП ЙӨРҮЧЕ КҮЗӘТЧЕЛӘР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ХАТЫННАРЫ ӨЧЕН МӘКТӘПi

Максат: күчеп йөрүче күзәтчеләргә җыелышларга яхшырак хезмәт итәргә, «сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләргә» һәм үзләренә ышанып тапшырылган сарыкларны көтәргә ярдәм итү (1 Тим. 5:17; 1 Пет. 5:2, 3).

Дәвамлылыгы: ике ай.

Үткәрү урыны: филиал хәл итә.

Кем укый ала: филиал күчеп йөрүче күзәтчеләрне чакыра.

Файда: «Без оешмабызның Гайсә җитәкчелегендә булганын күбрәк кадерли башладык. Без, җыелышларга килеп киткәндә, кардәшләрне рухландыру һәм һәрбер җыелышның бердәмлеген ныгыту никадәр мөһим икәнен аңладык. Мәктәп күңелләребезгә мондый фикерне сеңдерде: күчеп йөрүче күзәтчеләр кардәшләргә киңәшләр бирсәләр дә һәм кайвакыт хәтта төзәтсәләр дә, аларның төп максаты — кардәшләрне Йәһвәнең яратуына ышандыру» (Джоэл һәм Конни, 1 нче сыйныф, 1999 ел).

ФИЛИАЛ КОМИТЕТЫ ӘГЪЗАЛАРЫ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ХАТЫННАРЫ ӨЧЕН МӘКТӘП

Максат: филиал комитеты әгъзаларына Вефильдәге эшләрне яхшырак күзәтергә, җыелышларның хезмәте белән бәйле сорауларны хәл итәргә һәм районнарны күзәтергә ярдәм итү.

Дәвамлылыгы: ике ай.

Үткәрү урыны: Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәге (Паттерсон, Нью-Йорк штаты).

Кем укый ала: Җитәкче советның Хезмәт комитеты Филиал я Ил комитетының әгъзаларын һәм аларның хатыннарын чакыра.

Файда: Лоуэлл хатыны Ка́ра белән 25 нче сыйныфта укыган. Алар хәзер Нигериядә хезмәт итә.

«Мәктәп миңа шуны искә төшерде: эшләрем никадәр күп булса да һәм миңа нинди генә йөкләмә бирелсә дә, Йәһвәгә яраклы булыр өчен иң мөһиме — рухилык»,— ди Лоуэлл.

Ка́ра Мәктәптән үзенә алган сабак белән бүлешә: «Фикерне гади сүзләр белән аңлата алмыйсың икән, башкаларга аны әйтер алдыннан тикшерү үткәр».

g Бу Мәктәп әлегә кайбер илләрдә үткәрелми

h Бу Мәктәп әлегә кайбер илләрдә үткәрелми

i Бу Мәктәп әлегә кайбер илләрдә үткәрелми

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу