141 җыр
Тынычлык яратучы кешеләр эзлибез
(Лүк 10:6)
Гайсә эсседә озын юл үткән,
Бар кешеләр ишетсен дип,
Йәһвәнең сүзен тараткан.
Һәм кешеләрне бик сөйгәнгә дә,
Ул аларны эзләп йөргән
бар җирләрдә дә...
Өйдән өйгә вәгазьләргә
Безгә дә бит кушкан Гайсә
Бар газаплар юк була
дип сөйләргә.
КУШЫМТА:
Без эзлибез
Тынычлык яратучыларны,
Без эзлибез
Котылырга теләүчеләрне.
Без табарга
Бик телибез.
Вакыт тиз чаба, шуңа туктамыйк.
Миллион йөрәк, миллион тормыш...
Берсен булса да коткарыйк.
Яратканга, без кабат киләбез.
Боеканнар дәртләнү һәм
юаныч ала.
Шәһәрләрдә, авылларда
Кызыксынганнар табыла,
Шатлык безгә көч-дәрт өсти сөйләргә.
КУШЫМТА:
Без эзлибез
Тынычлык яратучыларны,
Без эзлибез
Котылырга теләүчеләрне.
Без табарга
Бик телибез.
(Ишаг. 52:7; Мат. 28:19, 20; Лүк 8:1; Рим. 10:10 да кара.)