147 җыр
Аллаһының милке
Аллаһының рух белән
Майланган уллары бар.
Алар сатып алынган
Һәм хуплау алганнар.
КУШЫМТА:
Бу милек — синеке,
Синең исемне йөртә.
Яратып, бар җирдә
Синең даныңны игълан итә.
Майланган изге халык
Дөреслектә эш итә.
Караңгыдан яктыга
Чакырган бит Йәһвә.
КУШЫМТА:
Бу милек — синеке,
Синең исемне йөртә.
Яратып, бар җирдә
Синең даныңны игълан итә.
Башка сарыкларны да
Алар бүген җыялар.
Үтәп Бәрән әмерен,
Тугры, нык калалар.
КУШЫМТА:
Бу милек — синеке,
Синең исемне йөртә.
Яратып, бар җирдә
Синең даныңны игълан итә.
(Ишаг. 43:20ә, 21; Мал. 3:17; Көл. 1:13 дә кара.)