БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Аллаһыдан иңдерелгән ике хәбәр
ҖӘБРАИЛ ФӘРЕШТӘ ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯНЫҢ ТУУЫ ТУРЫНДА АЛДАН ИГЪЛАН ИТӘ
ҖӘБРАИЛ МӘРЬЯМГӘ ГАЙСӘНЕҢ ТУАЧАГЫ ТУРЫНДА ӘЙТӘ
Асылда, бөтен Изге Язмаларны Аллаһыдан иңдерелгән хәбәр дип әйтеп була. Күктәге Атабыз аны безгә үгет-нәсыйхәт итеп биргән. Хәзер 2 000 нән артык ел элек җиткерелгән ике махсус хәбәргә игътибар итик. Аларның икесен дә «Аллаһы каршында торучы» Җәбраил фәрештә игълан иткән (Лүк 1:19). Шул мөһим хәбәрләрне җиткергәндә нинди хәл-вакыйгалар булган икәнен карап чыгыйк.
Б. э. к. якынча 3 ел. Җәбраил беренче хәбәрне кайда җиткерә? Яһүдиянең таулы җирләрендә, бәлки Иерусалимнан ерак түгел генә, Йәһвәнең Зәкәрия исемле рухание яши. Ул үзе дә, хатыны Илисәбәт тә инде яшь түгел, һәм аларның балалары юк. Зәкәрия, чираты буенча, Аллаһының Иерусалимдагы гыйбадәтханәсендә рухани хезмәтен башкара. Ул гыйбадәтханәдә булганда фимиам яндыру мәзбәхе янында кинәт Җәбраил пәйда була.
Әлбәттә, бу Зәкәрияне куркыта. Әмма фәрештә: «Курыкма, Зәкәрия, Аллаһы синең үтенечеңне ишетте,— диеп, аны тынычландыра.— Хатының Илисәбәт сиңа ир бала тудырыр, син аңа Яхъя дигән исем кушарсың». Җәбраил шулай ук Яхъя «Йәһвә каршында бөек булыр» һәм «Йәһвәгә яраклы халык әзерләр» дип әйтә (Лүк 1:13—17).
Зәкәриягә моңа ышану бик авыр. Ни өчен? Чөнки ул үзе дә, Илисәбәт тә карт инде. Шуңа күрә Җәбраил аңа: «Сүзләремә ышанмаганың өчен, боларның барысы чынга ашачак көнгә кадәр син телсез булырсың һәм сөйләшә алмассың»,— дип әйтә (Лүк 1:20).
Ул арада тышта торган кешеләр, ни өчен Зәкәрия шул кадәр озак чыкмый, дип гаҗәпләнеп тора. Ниһаять ул чыга, әмма сөйләшә алмый. Зәкәрия куллары белән ишарәләр генә ясый ала. Бөтенесе дә аңлый: гыйбадәтханәдә ул ниндидер илаһи күренеш күргән.
Гыйбадәтханәдәге хезмәтен тәмамлаганнан соң, Зәкәрия өйгә кайтып китә. Күп тә үтми, Илисәбәт балага уза! Биш ай буе ул өйдә кеше күзенә күренмичә бала тууын көтә.
Шуннан соң Җәбраил кабат хәбәр җиткерергә килә. Бу юлы ул кем алдында пәйда була? Ул Иерусалимнан төньякта Гәлиләя дигән өлкәнең Насара шәһәрендә яшәүче, кияүдә булмаган Мәрьям исемле хатынга күренә. Фәрештә аңа нәрсә турында әйтә? Ул аңа: «Син Аллаһы каршында илтифат казандың»,— ди. Җәбраил шулай ук болай дип өсти: «Менә! Син буйга узарсың һәм ир бала табарсың, аңа Гайсә дигән исем кушарсың... Ул бөек булыр һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр... Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас» (Лүк 1:30—33).
Җәбраил шушы ике хәбәрне җиткерү вазифасын хөрмәт дип санагандыр. Яхъя һәм Гайсә турында күбрәк укыгач, без күктән иңдерелгән шушы хәбәрләрнең ни өчен шулкадәр мөһим булганын аңларбыз.