Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 38 бүл. 96 б.-97 б., 7 абз.
  • Яхъя Гайсәнең җавабын белергә тели

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхъя Гайсәнең җавабын белергә тели
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхъяның иманы кимемәгәнме?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Чумдыручы Яхъя кем булган?
    Рухи сорауларга җавап
  • Яхъя кечерәя, Гайсә үсә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Чумдыручы Яхъя — шатлык саклауда яхшы үрнәк
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 38 бүл. 96 б.-97 б., 7 абз.
Чумдыручы Яхъя ялгызы гына төрмәдә утыра

УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Яхъя Гайсәнең җавабын белергә тели

МАТТАЙ 11:2—15 ЛҮК 7:18—30

  • ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯ ГАЙСӘНЕҢ РОЛЕ ТУРЫНДА СОРЫЙ

  • ГАЙСӘ ЯХЪЯНЫ МАКТЫЙ

Чумдыручы Яхъя инде якынча бер ел төрмәдә утыра. Шулай да ул Гайсәнең искиткеч эшләре турында ишетә. Яхъяның шәкертләре аңа Гайсәнең Наин шәһәре янында тол хатынның улын үледән терелткәнен дә сөйләп бирә. Шунда Яхъяның нинди хисләр кичергәнен күз алдыгызга китерегез. Әмма ул боларның барысын ничек аңларга икәнен Гайсәнең үзеннән белергә тели. Шуңа күрә ул үзенең ике шәкертен чакырып ала. Ни өчен? Алар Гайсәдән: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?» — дип сорарга тиеш (Лүк 7:19).

Бу сорау сәер булып күренәдер. Яхъя Аллаһыга тугры кеше бит, һәм ул, Гайсәне якынча ике ел элек суга чумдырганда, аңа Аллаһы рухының иңгәнен күргән һәм Аллаһының аны хуплаганын ишеткән. Һәм Яхъяның иманы кимегән дигән нәтиҗә ясарга бернинди сәбәп юк. Аның иманы зәгыйфьләнгән булса, Гайсә аның турында шулкадәр яхшы сүзләр әйтмәс иде, ә ул нәкъ шулай эшли дә. Алайса, ни өчен соң Яхъя Гайсәгә андый сорау бирә?

Яхъя, бәлки, Гайсәдән үзенең Мәсих икәнен раславын ишетергә телидер. Төрмәдә тилмергән Яхъяны бу бик ныгытыр иде. Ләкин Яхъяның соравы, күрәсең, үз эченә күбрәкне ала. Аңа Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән Аллаһының Майланган заты патша һәм коткаручы булырга тиеш икәне билгеле. Әмма Гайсәнең суга чумдырылуыннан соң инде күп айлар үткән, ә Яхъя һаман да төрмәдә. Шуңа күрә Яхъяның Мәсих башкарырга тиеш булганны ахырга кадәр үтәячәк башка берәү, ягъни Гайсәгә алмашка килүче, булырга тиешме икәнен беләсе килә.

Гайсә аксак ир кеше һәм сукыр хатынны савыктырганнан соң, алар сөенә

Яхъяның шәкертләренә: «Әлбәттә, килергә тиешле Зат бу мин!» — дип әйтер урынына, Гайсә үзенең Аллаһы ярдәменә ия икәнен дәлилли: ул күпләрне төрле авырулардан һәм чирләрдән савыктыра. Аннары ул шәкертләргә болай ди: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез: сукырлар күрә башлый, аксаклар йөри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәрне сөйлиләр» (Маттай 11:4, 5).

Яхъяның соравында өмет чаткылары да чагыладыр: ул Гайсәнең хәзер эшләгәненнән күбрәкне эшләячәген һәм, бәлки, үзен азат итәчәген көтәдер. Әмма Гайсә Яхъяга үзенең кылган могҗизаларыннан тыш күбрәкне эшләвен көтмәскә куша.

Яхъяның шәкертләре киткәч, Гайсә халыкны Яхъяның бар пәйгамбәрләрдән дә бөегрәк икәненә ышандыра. Аның сүзләре буенча, ул Йәһвәнең Малахи 3:1 дә алдан әйтелгән «хәбәрчесе» һәм шулай ук Малахи 4:5, 6 да алдан әйтелгән Ильяс пәйгамбәр. Гайсә болай дип аңлата: «Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк» (Маттай 11:11).

Гайсә, Аллаһы Патшалыгында иң кечесе Яхъядан бөегрәк диеп, аның күктәге Патшалыкта булмаячак икәнен күрсәтә. Яхъя Гайсәгә юл әзерләгән, ләкин ул Мәсих күкләргә юл ачканчы үлгән (Еврейләргә 10:19, 20). Әмма Яхъя Аллаһының тугры пәйгамбәре, һәм ул Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә җирдә яшәячәк.

  • Ни өчен Яхъя Гайсәдән, килергә тиешле Зат синме я башка берәүне көтикме, дип сорый?

  • Яхъяда, Гайсәнең сүзләре буенча, нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

  • Ни өчен Чумдыручы Яхъя Гайсә белән күктә булмаячак?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу