СИКСӘН СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Бай кеше һәм Лазар үзгәреш кичерә
БАЙ КЕШЕ ҺӘМ ЛАЗАР ТУРЫНДА МИСАЛ
Гайсә үз шәкертләренә байлыкны куллану турында киңәш биргәндә, аны фарисейлар да тыңлый. Алар, «акча яратучылар» булганга, Гайсәнең киңәшенә колак салырга тиеш. Ләкин Гайсәнең сүзләрен ишеткәч, алар аңардан «мыскыллап көлә башлый» (Лүк 15:2; 16:13, 14).
Әмма Гайсә югалып калмый. Ул аларга болай ди: «Сез үзегезне кешеләр алдында тәкъва дип игълан итәсез, әмма Аллаһы сезнең йөрәгегезне белә. Кешеләр югары бәяләгән нәрсә — Аллаһы каршында җирәнгеч бит» (Лүк 16:15).
Кешеләр фарисейларны инде озак вакыт «югары бәяли», әмма хәзер үзгәрешләр вакыты килеп җиткән. Зур байлыкка, сәяси һәм дини хакимлеккә ия булган югары дәрәҗәле кешеләр түбәнсетелгән булачак. Ә рухи нәрсәләргә сусаучы гади кешеләр күтәрелгән булачак. Зур үзгәреш булачагын күрсәтеп, Гайсә болай ди:
«Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары Яхъяга кадәр игълан ителгән. Ә аңардан башлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр таратыла, һәм һәркайсы кеше анда бар көчен куеп керергә тырыша. Әйе, җир һәм күк юкка чыгар, әмма Канунның кечкенә хәрефенең бер генә сызыгы да үтәлми калмас» (Лүк 3:18; 16:16, 17). Ни өчен Гайсәнең сүзләреннән үзгәреш булачак дигән нәтиҗәгә килеп була?
Яһүдләрнең дини җитәкчеләре Муса канунын тотабыз дип горурлана. Исегездәдер, Гайсә Иерусалимда бер сукыр кешене савыктыргач, фарисейлар: «Без — Муса шәкертләре. Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез»,— дип мактанганнар иде (Яхъя 9:13, 28, 29). Муса канунының бер максаты басынкы кешеләрне Мәсихкә, ягъни Гайсәгә алып бару булган. Чумдыручы Яхъя Гайсәне Аллаһы Бәрәне дип атаган (Яхъя 1:29—34). Яхъя хезмәте башланганнан бирле басынкы яһүдләр, аеруча ярлы булганнары, «Аллаһы Патшалыгы» турында ишетә. Чыннан да, Аллаһы Патшалыгына буйсынып һәм аның фатихаларын татып яшәргә теләгән бар кешеләргә «яхшы хәбәр» таратыла.
Әйе, Муса кануны үтәлми калмас. Чөнки ул инде Мәсихкә алып килгән. Өстәвенә, тиздән аны үтәү кирәк булмас. Мәсәлән, Канун төрле сәбәпләр аркасында аерылышырга рөхсәт иткән, ләкин Гайсә хәзер болай ди: «Хатыныннан аерылып, башкасына өйләнүче һәркем зина кыла, һәм иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла» (Лүк 16:18). Андый сүзләр тормышның бар өлкәләрендә кагыйдәләр уйлап чыгаручы фарисейларны бик ярсытадыр!
Хәзер Гайсә барган үзгәрешнең зур булуын күрсәтүче мисал китерә. Анда ике ир кеше турында сүз бара, икесенең дә хәле төптән үзгәрә. Бу мисалны карап чыкканда шуны истә тотыгыз: Гайсәне тыңлаган кешеләр арасында халык тарафыннан югары бәяләнгән һәм акча яраткан фарисейлар да бар.
«Бер бай кеше кызгылт-шәмәхә төстәге һәм җитен киемнәр киеп, һәркөн күңел ачып, муллыкта гомер кичергән,— дип башлый Гайсә.— Ә аның капка төбенә бөтен тәне җәрәхәтләр белән капланган Лазар исемле бер фәкыйрьне алып килеп сала торган булганнар. Ул бай табыныннан төшкәне белән тукланырга теләгән. Әйе, аның янына хәтта этләр килгән һәм җәрәхәтләрен ялаган» (Лүк 16:19—21).
Фарисейлар акча ярата, шуңа күрә Гайсәнең мисалындагы «бай кеше» кемне символлаштыра икәнен билгеләү авыр түгел. Шул яһүди дин җитәкчеләре шулай ук матур купшы киемнәр кияргә ярата. Матди байлыктан тыш алар бүтән байлыкка да ия. Алар рухи яктан төрле өстенлекләр һәм мөмкинлекләрдән файдалана. Аларның кызгылт-шәмәхә төстәге киемнәр кигән кеше белән чагыштырылуы аларның өстен катлам кешеләре булуын, ә ак җитен киемнәр аларның үз-үзләрен тәкъва дип санаганнарын күрсәтә (Даниял 5:7).
Бу тәкәббер бай җитәкчеләр гади, ярлы кешеләргә җирәнеп карый һәм аларны ам-хаа́ретс (җир кешеләре) дип атый. Алар санаганча, бу кешеләр Канунны белми һәм аны өйрәнергә дә лаек түгел (Яхъя 7:49). Аларның хәле «бай табыныннан төшкәне белән» тукланырга әзер булган «Лазар исемле... фәкыйрь» кешенекенә охшаш. Җәрәхәтләр белән капланган Лазар түбән хәлдә булган кебек, гади кешеләргә дә түбәнсетеп карыйлар, әйтерсең лә алар рухи яктан авыру.
Бу аяныч хәл күпмедер вакыт дәвам иткән, әмма Гайсә бу бай кеше белән һәм Лазар белән чагыштырылган кешеләрнең шартлары төптән үзгәрәчәк вакыт килеп җиткәнен белә.
ҮЗГӘРЕШ
Гайсә, үз мисалын дәвам итеп, бу кешеләрнең шартлары төптән үзгәргәнен тасвирлый. «Вакыт узган, һәм бер көн фәкыйрь вафат булган,— дип әйтә Гайсә.— Фәрештәләр аны Ибраһим янына илткәннәр. Бай да үлгән, аны да җирләгәннәр. Кабердә җәфа чиккәндә, ул башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, ә аның янында Лазарны күргән» (Лүк 16:22, 23).
Гайсәне тыңлаган кешеләр Ибраһимның инде күптән үлгәнен һәм Кабердә булганын белә. Язмалардан ап-ачык күренгәнчә, Кабердә, ягъни Шеолда, булган бер кеше дә, шул исәптән Ибраһим да, күрә дә, сөйләшә дә алмый (Вәгазьче 9:5, 10). Алайса, бу дини җитәкчеләр Гайсәнең бу мисалын ничек аңлый? Аның гади кешеләр һәм акча яратучы дини җитәкчеләр турында нәрсә әйтәсе килә?
Мисалын сөйләр алдыннан Гайсә: «Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары [Чумдыручы] Яхъяга кадәр игълан ителгән. Ә аңардан башлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр таратыла»,— диеп, шартларның үзгәрүе турында әйткән. Димәк, бай кеше һәм Лазар Яхъяның һәм Гайсә Мәсихнең вәгазьләве аркасында «үлә», ягъни аларның шартлары, хәлләре үзгәрә, һәм алар Аллаһы каршында яңа дәрәҗәгә ия була.
Басынкы ярлы кешеләр төркеме озак вакыт дәвамында рухи ризыктан мәхрүм булган. Әмма хәзер аларга ярдәм күрсәтелә: аларга башта Чумдыручы Яхъя, ә соңрак Гайсә сөйләгән Патшалык турындагы хәбәр вәгазьләнә, һәм алар аны кабул итә. Элегрәк аларга дини җитәкчеләрнең рухи табыныннан төшкән валчыклар белән генә канәгатьләнергә туры килсә, хәзер алар Язмалардагы мөһим хакыйкатьләр белән, аеруча Гайсә аңлаткан хакыйкатьләр белән туена. Шулай итеп алар Йәһвә Аллаһының хуплавына ия була дип әйтеп була.
Байлыгы һәм хакимлеге булган дини җитәкчеләр төркеме исә Яхъя сөйләгән һәм Гайсә бар җирдә вәгазьли торган Патшалык хәбәрен кабул итәргә теләми (Маттай 3:1, 2; 4:17). Бу хәбәр аларның ачуын чыгара, ягъни аларны җәфалый, һәм Аллаһының якынлашып килүче утлы хөкемен күрсәтә (Маттай 3:7—12). Гайсә белән аның шәкертләре Аллаһының хәбәрен игълан итүдән туктасалар, бу акча яратучы дини җитәкчеләрнең хәлләрен җиңеләйтер иде. Шул җитәкчеләр бу мисалдагы бай кешегә охшаш. Ул болай ди: «Атам Ибраһим, миңа шәфкатьле бул һәм яныма Лазарны җибәр. Ул үзенең бармак башын суга чылатып, телемне суытсын, чөнки мин бу дөрләп янып торган ялкында җәфаланам» (Лүк 16:24).
Әмма бу чынга ашмас. Дини җитәкчеләрнең күпчелеге үзгәрмәс. Алар «Муса белән пәйгамбәрләрне тыңламаганнар», ә бу пәйгамбәрләрнең язмалары аларга Гайсәне Аллаһы билгеләгән Мәсих һәм Патша буларак танырга булышырга тиеш булган (Лүк 16:29, 31; Гәләтиялеләргә 3:24). Алар үзләрен басынкыландырмый, Гайсәне кабул иткән һәм хәзер Аллаһы хуплавына ия булган ярлы кешеләргә колак салмый. Гайсәнең шәкертләре исә, дини җитәкчеләрне канәгатьләндерер я аларның хәлен җиңеләйтер өчен генә, хакыйкатьне үзгәртми һәм аның көчен киметми. Моны Гайсәнең мисалындагы «Ата Ибраһимның» бай кешегә әйткән мондый сүзләреннән күреп була:
«Улым, исеңә төшер: син бит бар яхшыны, ә Лазар начарны татып яшәде. Ләкин хәзер ул монда юаныч таба, ә син җәфаланасың. Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын ята, шунлыктан моннан сезнең якка, ә сезнең яктан безнең якка чыгарга теләүчеләр моны эшли алмый» (Лүк 16:25, 26).
Бу зур үзгәреш чыннан да гадел һәм урынлы! Әйе, Гайсәнең камытын кигән һәм шулай итеп җаннарын яңарткан һәм рухи яктан тукланган басынкы кешеләр белән тәкәббер дини җитәкчеләрнең урыннары алмашына (Маттай 11:28—30). Бу үзгәреш берничә айдан соң, яңа килешү Канун килешүен алмаштыргач, тагы да ачыграк күренәчәк (Ирмия 31:31—33; Көләсәйлеләргә 2:14; Еврейләргә 8:7—13). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсәнең шәкертләре Аллаһының изге рухы белән сугарылгач, фарисейлар һәм башка дини җитәкчеләр түгел, ә Гайсәнең шәкертләре Аллаһының хуплавына ия икәне ап-ачык булачак.