5 БҮЛЕК
Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
ҖИРДӘ хезмәт иткәндә, Гайсә «яхшы көтүче» булган (Яхъя 10:11). Үзе артыннан ияргән халык төркемнәрен күргәндә, «ул аларны кызганган, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган» булган (Мат. 9:36). Петер белән бүтән рәсүлләр аның яратуын һәм кайгыртуын күрми калмаган. Гайсә Исраилнең ялган көтүчеләреннән бик нык аерылып торган, чөнки алар көтүне игътибарсыз калдырган, шуңа күрә сарыклар таралган һәм рухи яктан ач булган (Йәз. 34:7, 8). Гайсә сарыкларны өйрәтү һәм аларны кайгырту ягыннан камил үрнәк калдырган, алар өчен хәтта үлгән дә. Бу үрнәкне күреп, рәсүлләр иман итүчеләргә булышырга өйрәнгән һәм аларга Йәһвә янына — «җаннарының көтүчесе һәм күзәтчесе» янына әйләнеп кайтырга ярдәм иткән (1 Пет. 2:25).
2 Петер белән сөйләшкәндә, Гайсә сарыкларны тукландыру һәм көтү никадәр мөһим икәнен күрсәткән (Яхъя 21:15—17). Һичшиксез, бу Петернең йөрәгенә үтеп кергән, һәм соңрак ул җыелышлардагы өлкәннәргә мондый сүзләр язган: «Күзәтчеләр буларак, үзегезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен мәҗбүриләп түгел, ә теләп, Аллаһы хуш күргәнчә; намуссыз табыш яратып түгел, ә тырышып; Аллаһы мирасы өстеннән хакимлек итеп түгел, ә көтүгә үрнәк биреп көтегез» (1 Пет. 5:1—3). Петернең сүзләре бүгенге күзәтчеләргә дә кагыла. Гайсәдән үрнәк алып, өлкәннәр үз хезмәтләрен теләп, тырышып башкара һәм, көтүгә яхшы үрнәк күрсәтеп, Йәһвәгә хезмәт итүдә үз өсләренә җитәкчелек ала (Евр. 13:7).
Гайсәдән үрнәк алып, өлкәннәр үз хезмәтләрен теләп, тырышып башкара һәм, көтүгә яхшы үрнәк күрсәтеп, Йәһвәгә хезмәт итүдә үз өсләренә җитәкчелек ала
3 Без җыелышта изге рух тарафыннан билгеләнгән күзәтчеләр өчен рәхмәтлебез. Аларның хезмәтләре безгә бик күп файда китерә. Мәсәлән, күзәтчеләр җыелыштагыларны дәртләндерә һәм аларның һәрберсенә аерым игътибар бирә. Һәр атна алар рухи яктан ныгыта торган җыелыш очрашуларында тырышып җитәкчелек итә (Рим. 12:8). Алар көтүне зыяннан, мәсәлән, явыз кешеләрдән яклаганга, без үзебезне куркынычсыз хис итәбез (Ишаг. 32:2; Тит. 1:9—11). Вәгазь эшенә җитәкчелек итүләре безне дә яхшы хәбәрне игълан итү эшендә һәр ай актив катнашырга дәртләндерә (Евр. 13:15—17). «Бүләк итеп» бирелгән шул кешеләр аша Йәһвә җыелышны ныгыта (Эфес. 4:8, 11, 12).
КҮЗӘТЧЕЛӘР ӨЧЕН ТАЛӘПЛӘР
4 Күзәтчеләр җыелыш турында тиешенчә кайгырта алсын өчен, алар Аллаһы Сүзендә китерелгән таләпләргә туры килергә тиеш. Шул чакта гына аларны изге рух билгеләгән дип әйтеп була (Рәс. 20:28). Әлбәттә, Изге Язмаларда мәсихче күзәтчеләргә югары таләпләр куела, чөнки күзәтче булу — җитди җаваплылык. Әмма бу таләпләр артык югары түгел, чөнки кардәш Йәһвәне чын күңелдән яратса һәм Аллаһы аны куллансын дип теләсә, ул аларны үти ала. Күзәтченең Изге Язмалардагы киңәшләрне көндәлек тормышта кулланганы бар кардәшләргә дә ап-ачык күренергә тиеш.
Күзәтчеләр җыелыш турында тиешенчә кайгырта алсын өчен, алар Аллаһы Сүзендә китерелгән таләпләргә туры килергә тиеш
5 Рәсүл Паул күзәтчеләр өчен төп таләпләрне үзенең Тимутигә һәм Титуска юллаган хатларында китергән. 1 Тимутигә 3:1—7 дә болай диелә: «Күзәтче вазифасына омтылучы кеше игелекле эшкә омтыла. [...] Шуңа күрә күзәтче тел тидермәслек, бер генә хатынның ире, гадәтләрендә тыйнак, төпле, җыйнак, кунакчыл, өйрәтергә сәләтле булсын. Ул эчкече, сугыш чукмары булмасын, ә акыллы, талашмаучан, байлык яратмаучан булсын. Үз гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итсен, балалары буйсынучан, яхшы тәрбияләнгән булсын. (Чөнки кеше үз гаиләсе белән җитәкчелек итә белмәсә, Аллаһы җыелышы турында ничек кайгырта алыр?) Әле генә мәсихче булып киткән кеше булмасын, югыйсә масаеп, Иблискә чыгарылган хөкемгә тартылыр. Өстәвенә, ул хурлыкка һәм Иблис тозагына төшмәсен өчен, җыелыштан булмаган кешеләр аны яхшы яктан белсеннәр».
6 Титуска Паул болай дип язган: «Мин сине Критта кимчелекләрне төзәтер өчен һәм, мин өйрәткәнчә, шәһәрләрдә өлкәннәр билгеләр өчен калдырдым. Билгеләнүче кеше тел тидермәслек, бер генә хатынның ире булсын, ә балалары узынуда һәм тыңламаучанлыкта гаепләнмәгән иман итүчеләр булсыннар. Чөнки күзәтче, Аллаһы билгеләгән идарәче буларак, тел тидермәслек кеше булырга тиеш. Ул үҗәт, тиз кызып китүчән, эчкече булмаска тиеш, башкаларны кыйнарга тиеш түгел һәм намуссыз табышка хирыс булмасын. Ул кунакчыл, яхшылык сөючән, төпле, гадел, тугры, тотнаклы булырга, өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча эш итәргә тиеш. Шулай итеп ул файдалы тәгълимат ярдәмендә дәртләндерә алыр һәм бу тәгълиматка каршы килүчеләрне төзәтә алыр» (Тит. 1:5—9).
7 Изге Язмаларда күзәтчеләр өчен язылган таләпләр башта үти алмаслык кебек күренсә дә, мәсихче ир-атлар бу максатка омтылудан баш тартырга тиеш түгел. Күзәтчеләр, үзләреннән таләп ителгән сыйфатлар күрсәткәндә, җыелыштагы башка кардәшләрне дә шулай эшләргә дәртләндерә. Паул язганча, алар, «изгеләрне төзәтсен өчен, башкаларга хезмәт итсен өчен, Мәсих тәнен ныгытсын өчен», «бүләк итеп» бирелгән. Моның ярдәмендә «без иманда һәм Аллаһы Улы турындагы төгәл белемдә бердәмлеккә ирешә», «балигъ кеше кебек була» һәм «Мәсих җитлеккәнлегенә ирешә» алабыз (Эфес. 4:8, 12, 13).
8 Күзәтчеләр бик яшь тә, яңа гына мәсихче булып киткән кешеләр дә түгел. Киресенчә, алар мәсихче принципларны тормышта куллануда тәҗрибәле, Изге Язмаларны яхшы белә, тирән аңлый һәм җыелышны эчкерсез ярата. Аларның гөнаһ кылучылар белән сөйләшер өчен һәм аларны төзәтер өчен җитәрлек кыюлыклары бар; шулай итеп алар җыелышны мәкерле кешеләрдән — сарыкларны үз файдасына кулланырга теләүчеләрдән саклый ала (Ишаг. 32:2). Җыелыштагы бар кардәшләр күзәтчеләрне рухи яктан җитлеккән һәм Аллаһы көтүе турында эчкерсез кайгыртучы кешеләр буларак белә.
9 Күзәтче булырга яраклы мәсихче үз тормышында гамәли зирәклек күрсәтә. Өйләнгән булса, ул гаилә белән бәйле нормалар буенча яшәргә: бер генә хатынның ире булырга һәм үз гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итәргә тиеш. Күзәтченең иман итүче балалары буйсынучан, яхшы тәрбияләнгән, узынуда һәм тыңламаучанлыкта гаепләнмәгән булырга тиеш, шулчакта җыелыштагылар аның янына гаилә һәм мәсихче тормыш белән бәйле сораулар буенча киңәш сорар өчен тулы ышаныч белән мөрәҗәгать итә алыр. Күзәтче шулай ук тел тидермәслек булырга һәм хәтта җыелыштан булмаган кешеләр аны яхшы яктан белергә тиеш. Күзәтченең тәртибендә аны гаепләрлек һәм җыелышның абруена тап төшерерлек бернәрсә дә булырга тиеш түгел. Ул шулай ук күптән түгел генә җитди гөнаһ өчен шелтә алган кеше дә булмаска тиеш. Җыелыштагылар аның яхшы үрнәгенә иярергә шат һәм аның үз рухилыклары турында кайгыртачагына ышана (1 Көр. 11:1; 16:15, 16).
10 Андый ир-атларның мәсихче җыелыштагы роле Исраилдәге «зирәк, сәләтле һәм тәҗрибәле» өлкәннәрнекенә охшаш (Кан. 1:13). Мәсихче өлкәннәр гөнаһлы кешеләр булса да, җыелышта аларны тәкъва һәм Аллаһыдан куркып яшәүче кешеләр буларак беләләр. Алар инде күпмедер вакыт Аллаһының принциплары буенча яшәгәннәрен күрсәткән. Тел тидермәслек булганга күрә, өлкәннәрнең җыелыш алдында сөйләү иреге бар (Рим. 3:23).
11 Күзәтче булырга яраклы кардәш шулай ук үз гадәтләрендә тыйнак, ул башкалардан артыгын таләп итми. Ул үзен фанатикларча тотмый. Киресенчә, ул аек акыл белән эш итә һәм тотнаклылык күрсәтә. Ул ашау-эчүдә, ял итүдә һәм күңел ачуларда чамасын белә. Исерткеч эчемлекләр турында әйткәндә, беркем дә аны артык эчүдә гаепли алмый, ул эчкече түгел. Исерткеч эчемлекләр аркасында акылы чуалган кеше тотнаклылыгын җиңел генә югалта, һәм ул җыелышның рухи ихтыяҗлары турында кайгырта алмый.
12 Җыелышны күзәтә алыр өчен, өлкән җыйнак булырга тиеш. Аның яхшы гадәтләре тышкы кыяфәтеннән, йортыннан һәм көндәлек эшләреннән күренә. Ул үз эшләрен озакка сузмый, ә нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрә һәм, планлаштырып, моны үз вакытында эшли. Ул Аллаһы принциплары буенча эш итә.
13 Күзәтче шулай ук акыллы булырга тиеш. Ул өлкәннәр советындагы башка кардәшләр белән бердәмлектә хезмәттәшлек итәргә сәләтле. Ул үз-үзенә дөрес караш белән карый һәм башкалардан артыгын таләп итми. Акыллы кеше буларак, күзәтче үзсүзле түгел һәм үз карашын башка өлкәннәрнекеннән өстен күрми. Ул башкаларда үзенә җитеп бетмәгән сыйфатлар я сәләтләр булырга мөмкин икәнен аңлый. Үз карарларын Изге Язмаларга гына нигезләгәндә һәм Гайсә Мәсихтән үрнәк алганда, өлкән үзенең акыллы булуын күрсәтә (Флп. 2:2—8). Өлкән шулай ук талашмаучан булырга тиеш һәм башкаларны кыйнарга тиеш түгел. Киресенчә, ул башкаларга хөрмәт күрсәтә һәм аларны үзеннән өстен күрә. Ул үҗәт түгел, ягъни үз сүзен генә үткәрергә тырышып эш итми. Күзәтче тиз кызып китүчән булмаска, ә башкалар белән тыныч-тату яшәргә тиеш.
14 Җыелышта күзәтче булып хезмәт иткән кеше шулай ук төпле булырга тиеш. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул ашык-пошык түгел, ә уйлап эш итә. Ул Йәһвә принципларын тирәнтен аңлый һәм үз тормышында куллана. Төпле кеше киңәшләргә һәм җитәкчелеккә колак сала. Ул икейөзле түгел.
15 Паул Титуска күзәтченең яхшылык сөючән булырга тиешлеге турында әйткән. Күзәтче гадел һәм тугры булырга тиеш. Бу сыйфатлар аның башкалар белән мөгамәлә итүеннән һәм дөрес принциплардан тайпылмавыннан күренә. Ул Йәһвәгә тугры булып кала һәм эзлекле рәвештә тәкъва принциплар буенча эш итә. Өлкән конфиденциаль мәгълүматны сер итеп саклый белә. Ул эчкерсез рәвештә кунакчыллык күрсәтә, булганнарын башкалар белән уртаклаша, аларга үз көчен һәм вакытын багышлый (Рәс. 20:33—35).
16 Уңышлы хезмәт итәр өчен, күзәтче өйрәтергә сәләтле булырга тиеш. Паул Титуска болай дип язган: «[Күзәтче] өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча эш итәргә тиеш. Шулай итеп ул файдалы тәгълимат ярдәмендә дәртләндерә алыр һәм бу тәгълиматка каршы килүчеләрне төзәтә алыр» (Тит. 1:9). Күзәтче, башкаларны ышандырыр өчен һәм иманнарын ныгытыр өчен, фикер алыша белә, кирәкле дәлилләр китерә, кешеләрнең каршы килеп әйткән сүзләренә җавап бирә һәм Изге Язмаларны куллана белә. Ул уңайлы вакытта да, авыр вакытта да үзенең өйрәтергә сәләтле икәнен күрсәтә (2 Тим. 4:2). Аның гөнаһ кылучыны төзәтер өчен, шикләнгән кардәшне инандырыр өчен һәм аны иман күрсәтергә, яхшы эшләр кылырга дәртләндерер өчен кирәкле түземлелеге бар. Бу таләпкә туры килгән күзәтче кеше белән йөзгә-йөз сөйләшкәндә я кешеләр төркеме алдында чыгыш ясаганда өйрәтергә сәләтле булырга тиеш.
17 Өлкәннәргә хезмәттә ашкынып катнашырга кирәк. Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен иң мөһим эш дип санаган Гайсәдән үрнәк алулары ап-ачык күренергә тиеш. Гайсә үз шәкертләре белән кызыксынган һәм аларга яхшы вәгазьчеләр булырга булышкан (Марк 1:38; Лүк 8:1). Өлкән, тыгыз графигына карамастан, хезмәттә катнашырга тәвәккәл булса, бу башка кардәшләрне дә шундый ук ашкыну рухын күрсәтергә дәртләндерер. Өлкән үз гаиләсе белән һәм башка кардәшләр белән вәгазьләгәндә, бу аларны да, аның үзен дә рухландыра (Рим. 1:11, 12).
18 Бернинди күзәтче дә бар бу таләпләргә туры килә алмый кебек тоелырга мөмкин. Әлбәттә, өлкәннәрнең берсе дә Изге Язмалардагы нормаларга камил рәвештә туры килә алмый, ләкин җыелыш өлкәннәре бу таләпләргә акыллы дәрәҗәдә туры килергә тиеш, аларда җитди кимчелекләр булырга тиеш түгел. Бер өлкән — бер сыйфатны, икенчесе башка сыйфатны яхшырак чагылдыра. Нәтиҗәдә, тулаем алганда, өлкәннәр советындагы күзәтчеләрнең Аллаһы җыелышын күзәтер өчен бар кирәкле сыйфатлары бар.
19 Өлкәннәр советы, берәр кардәшне күзәтче итеп билгеләр өчен рекомендация биргәндә, рәсүл Паулның сүзләрен истә тотарга тиеш: «Сезнең һәрберегезгә шуны әйтәм: үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз, ләкин уйлау рәвешегездән төпле булуыгыз күренсен, һәркем Аллаһы тарафыннан үзенә бирелгән иманга карап фикер йөртсен» (Рим. 12:3). Һәр өлкән үзен иң кечесе дип санарга тиеш. Берәр абый-кардәшнең өлкән булыр өчен кандидатурасын карап чыкканда, беркем дә «артык тәкъва» булырга тиеш түгел (Вәг. 7:16). Изге Язмаларда язылган таләпләрне истә тотып, өлкәннәр советы билгеле бер абый-кардәш күзәтче өчен язылган таләпләргә тиешле дәрәҗәдә туры киләме, юкмы икәнен билгеләр. Берәр кешене күзәтче итеп билгеләр өчен рекомендация биргәндә, өлкәннәр, шул кардәшнең камилсез булуын истә тотып, аңа тискәре караш белән карамый һәм икейөзлелек күрсәтми, ә Йәһвәнең тәкъва нормаларына нигезләнеп һәм җыелышның иминлеге турында уйлап эш итә. Кардәш өчен рекомендация бирергәме, юкмы икәнен хәл иткәндә, өлкәннәр Аллаһыдан изге рух җитәкчелеген сорый һәм бу абый-кардәш Изге Язмалардагы таләпләргә туры киләме, юкмы икәнен игътибар белән карап чыга. Бу җаваплылык — өлкәннәр үтәгән җитди вазифаларның берсе. Өлкәннәр Паулның мондый киңәше буенча да эш итәргә тиеш: «Кулларыңны һичкемнең өстенә дә ашыгып куйма» (1 Тим. 5:21, 22).
ИЗГЕ РУХ ҖИМЕШЕ
20 Рухи яктан җитлеккән абый-кардәшләр изге рух җитәкчелеге буенча эш итә һәм аның җимешен үз тормышларында күрсәтә. Паул шул җимешнең тугыз сыйфатын телгә ала: «мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык» (Гәл. 5:22, 23). Андый күзәтчеләр кардәшләрнең күңелләрен яңартып җибәрә һәм җыелышка изге хезмәт башкарганда бердәм булырга ярдәм итә. Аларның тәртипләре һәм эшләренең нәтиҗәләре үзләрен изге рух билгеләгән икәнен күрсәтә (Рәс. 20:28).
БЕРДӘМЛЕККӘ ӨЛЕШ КЕРТҮЧЕ АБЫЙ-КАРДӘШЛӘР
21 Өлкәннәр, бергә хезмәттәшлек итеп, җыелышның бердәмлегенә өлеш кертергә тиеш. Өлкәннәрнең холыклары нык аерылып торырга мөмкин, ләкин, кайчак бер-берсе белән риза булмасалар да, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп һәм бер-берсен тыңлап, алар өлкәннәр советында бердәмлек саклый алачак. Изге Язмалардагы принциплар бозылмаса, һәр өлкән юл куючан булырга һәм кабул ителгән карар буенча эш итәргә тиеш. Андый рух күрсәтеп, мәсихче үзендә «югарыдан килүче зирәклек» барлыгын күрсәтә, чөнки андый зирәклек «тыныч, юл бирүчән» (Ягък. 3:17, 18). Бер өлкән дә үзен башкалардан өстен дип санарга һәм үзен баш итеп тотарга тиеш түгел. Җыелыш файдасына бер-берсе белән хезмәттәшлек итеп, өлкәннәр советы Йәһвә белән хезмәттәшлек итә (1 Көр., 12 бүл.; Көл. 2:19).
КҮЗӘТЧЕ ВАЗИФАСЫНА ОМТЫЛУ
22 Рухи яктан җитлеккән абый-кардәшләр күзәтче вазифасына омтылырга тиеш (1 Тим. 3:1). Шулай да өлкән хезмәте күп тырышлыклар һәм фидакарьлек рухы таләп итә. Андый кардәш үз имандашларының ихтыяҗлары турында уйлый, алар турында рухи яктан кайгырта. Күзәтче вазифасына омтылу Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә тырышу дигәнне аңлата.
ШӘХСИ ШАРТЛАР ҮЗГӘРЕРГӘ МӨМКИН
23 Күп еллар өлкән булып хезмәт иткән кардәшнең сәламәтлеге какшарга я башка авырлыклары туарга мөмкин. Мөгаен, олы яше аркасында, ул күзәтче вазифаларын бүтән үти алмас. Шулай да, ул билгеләнгән кардәш булып калганда, аны алга таба да хөрмәт итәргә һәм өлкән дип санарга кирәк. Өлкәннең мөмкинлекләре чикле булганга күрә генә, аңа үз вазифаларын калдырырга кирәк түгел. Көтүне көтәр өчен иң яхшысын эшләгән, тырышып хезмәт иткән башка өлкәннәр кебек, ул әле дә икеләтә хөрмәткә лаек.
24 Шулай да, абый-кардәш шәхси шартларының үзгәрүе аркасында үз вазифаларын калдыру аның өчен яхшырак булыр дип тапса, ул моны эшли ала (1 Пет. 5:2). Ул, өлкәннәр үти торган вазифаларны башка үтәмәсә дә, җыелышта күп нәрсә башкара ала, һәм башкалар аны әле дә ихтирам итәргә тиеш.
ҖЫЕЛЫШТАГЫ ТӨРЛЕ ВАЗИФАЛАР
25 Өлкәннәр җыелышта төрле вазифалар үти. Мәсәлән, өлкәннәр советы координаторы, сәркатип, хезмәт күзәтчесе, «Күзәтү манарасы» өйрәнүен үткәрүче һәм «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуының күзәтчесе бар. Күп кенә өлкәннәр вәгазь төркеменең күзәтчеләре булып тора. Бу вазифалар өлкәнгә билгесез вакытка бирелә. Әлбәттә, әгәр абый-кардәш күченсә, үз вазифаларын сәламәтлек аркасында үти алмаса я Изге Язмалардагы таләпләргә бүтән туры килмәсә, аның вазифасы башка өлкәнгә биреләчәк. Өлкәннәр аз булган җыелышта бер күзәтчегә, яңа өлкән билгеләнгәнче, берничә вазифа үтәргә туры килер.
26 Өлкәннәр советы координаторы өлкәннәр советы очрашуларында рәислек итә. Үз вазифасын үтәп, ул башка өлкәннәр белән бергә Аллаһы көтүе турында басынкылык белән кайгырта (Рим. 12:10; 1 Пет. 5:2, 3). Ул яхшы оештыручы булырга һәм тырышып җитәкчелек итәргә тиеш (Рим. 12:8).
27 Сәркатип җыелыш документациясен алып бара һәм өлкәннәргә мөһим мәгълүматны җиткереп тора. Кирәк булса, аңа бүтән өлкән я сәләтле хезмәттәш ярдәмче булыша ала.
28 Вәгазь эше һәм хезмәтнең башка яклары белән бәйле эшләр турында хезмәт күзәтчесе кайгырта. Ул, бөтен вәгазь төркемнәренә килеп китәргә планлаштырып, һәр айның берәр атнасында ял көннәрендә берәр төркемгә килеп китә. Кечерәк җыелышларда вәгазь төркемнәре аз булса, хезмәт күзәтчесе һәр төркемгә елына ике тапкыр килеп китәргә мөмкин. Килеп киткәндә, ул вәгазь очрашуын үткәрә, төркем белән хезмәттә катнаша, вәгазьчеләргә кешеләр янына кабат килеп китәргә һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрергә булыша.
ВӘГАЗЬ ТӨРКЕМНӘРЕ КҮЗӘТЧЕЛӘРЕ
29 Җыелыштагы иң хөрмәтле вазифаларның берсе — вәгазь төркеме күзәтчесе булып хезмәт итү. Ул 1) вәгазь төркемендәге һәрбер кешенең рухилыгы белән эчкерсез кызыксына, 2) төркемдәге һәрбер вәгазьчегә хезмәттә регуляр рәвештә, ашкынып һәм шатланып катнашырга булыша һәм, 3) төркемдәге хезмәттәш ярдәмчеләрне өйрәтеп, аларга җыелыштагы вазифаларга омтылырга һәм моңа яраклы булырга ярдәм итә. Өлкәннәр советы бу вазифаның бар якларын мөмкин кадәр яхшырак үти алган кардәшләрне сайлый.
30 Бу вазифаның кайбер үзенчәлекләре аркасында, аны өлкән үтәсә, яхшырак булыр. Өлкәннәр җитмәсә, вакытлыча бу вазифаны сәләтле хезмәттәш ярдәмче үти ала. Бу очракта ул вәгазь төркеме күзәтчесе дип түгел, ә вәгазь төркеме хезмәтчесе дип аталыр, чөнки ул җыелышта күзәтче итеп билгеләнмәгән һәм үз вазифасын өлкәннәр җитәкчелеге астында үти.
31 Вәгазь төркеме күзәтчесе үтәгән мөһим вазифаларның берсе — вәгазьдә үз өстенә җитәкчелек алу. Күзәтченең регуляр рәвештә, ашкынып һәм энтузиазм белән вәгазьләве бөтен төркем өчен яхшы үрнәк булып тора. Вәгазь төркеменең очрашулары вәгазьчеләрне дәртләндерә һәм аларга ярдәм итә, шуңа күрә вәгазь өчен очрашулар күпчелек өчен уңайлы вакытта үткәрелсә, яхшырак булыр (Лүк 10:1—16). Вәгазь төркеме күзәтчесе җитәрлек участоклар булуы турында кайгырта. Вәгазь очрашуын, гадәттә, ул үткәрә һәм кардәшләрне шул көнне вәгазьләр өчен оештыра. Очрашуны үткәрә алмаганда, ул бу эшне бүтән өлкәнгә, хезмәттәш ярдәмчегә я, һич булмаганда, башка яраклы вәгазьчегә кушарга мөмкин. Шул чакта вәгазьчеләр үз вакытында кирәкле җитәкчелек ала алачак.
32 Төркем күзәтчесе хезмәт күзәтчесенең килеп китүенә алдан әзерләнә: бу турыда төркемдәге кардәшләргә хәбәр итә һәм моның файдасы турында сөйли. Моның ярдәмендә төркемдәге бар кардәшләр бу килеп китүдән тулы файда ала.
33 Һәрбер вәгазь төркеме махсус рәвештә аз вәгазьчедән тора. Бу төркем күзәтчесенә үз төркемендәге бар кардәшләр белән яхшы танышырга мөмкинлек бирә. Кайгыртучы көтүче буларак, ул һәрбер вәгазьче белән эчкерсез кызыксына, шәхси ярдәм күрсәтә, хезмәттә һәм җыелыш очрашуларында катнашырга дәртләндерә. Ул шулай ук, кардәшләр рухи яктан нык булсыннар дип, һәрберсенә ярдәм итәр өчен башка мөмкинлекләр дә эзли. Берәрсе авырып китсә я төшенкелеккә бирелсә, күзәтченең килеп китүе аны рухландырып җибәрер. Аның дәртләндергеч сүзләре я киңәшләре кемнедер өстәмә вазифаларга омтылырга һәм шулай итеп кардәшләребезгә ярдәм итәргә этәрергә мөмкин. Күзәтче беренче чиратта үз төркеменә булышса да, өлкән һәм көтүче буларак, ул җыелыштагы бар кардәшләр турында кайгырта һәм, кирәк булса, ярдәм кулы суза (Рәс. 20:17, 28).
34 Төркем күзәтчесе шулай ук үз төркемендәге кардәшләрнең вәгазь турындагы отчетларын җыюда булыша һәм аларны сәркатипкә тапшыра. Вәгазь отчетларын үз вакытында биреп, вәгазьчеләр төркем күзәтчесенең эшен җиңеләйтә. Отчетларны һәр ай ахырында турыдан-туры төркем күзәтчесенә биреп я Патшалык Залындагы отчетлар өчен билгеләнгән аерым тартмага салып була.
ҖЫЕЛЫШНЫҢ ХЕЗМӘТ КОМИТЕТЫ
35 Кайбер эшләрне җыелышның хезмәт комитеты башкара. Бу комитет өч кардәштән: өлкәннәр советы координаторы, сәркатип һәм хезмәт күзәтчесеннән тора. Мәсәлән, хезмәт комитеты Патшалык Залының туй нотыгы я җирләү нотыгы өчен кулланылуын хуплый һәм вәгазьчеләрне вәгазь төркемнәренә билгели. Бу комитет төрле гаризаларны, мәсәлән, гомуми пионер һәм ярдәмче пионер хезмәтенә гаризаларны хуплый. Хезмәт комитетына кайбер вәкаләтләр бирелгән булса да, ул өлкәннәр советы белән хезмәттәшлек итә.
36 Бу кардәшләрнең вазифалары белән бәйле күрсәтмәләр, шулай ук «Күзәтү манарасы» өйрәнүен үткәрүченең, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуы күзәтчесенең һәм башка өлкәннәрнең хезмәтләренә кагылышлы җитәкчелек филиалдан җиткерелә.
37 Һәр җыелышта өлкәннәр советы, вакыт-вакыт очрашып, җыелышның рухи үсеше белән бәйле сораулар турында фикер алыша. Мәсәлән, өлкәннәр район күзәтчесенең килеп китүе вакытында очраша. Моннан тыш, аның килеп китүеннән соң якынча өч ай үткәч, алар кабат очрашу үткәрә. Әлбәттә, кирәк булса, өлкәннәр башка вакытта да очраша ала.
КҮНДӘМ БУЛЫГЫЗ
38 Күзәтчеләр камил түгел. Шулай да җыелыштагы бар кардәшләр дә аларга буйсынырга тиеш, чөнки өлкәннәрне Йәһвә билгели. Ул күзәтчеләрдән эшләре өчен хисап алачак. Алар Аллаһының һәм аның теократик хакимлегенең вәкилләре булып тора. Еврейләргә 13:17 дә болай дип әйтелә: «Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булыгыз. Алар бит, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып тора. Алар моны кайгырып түгел, ә куанып башкарсыннар өчен шулай эшләгез, югыйсә кайгырып башкарулары сезгә зыян китерер». Йәһвә, кешене күзәтче итеп билгеләр өчен, үзенең изге рухын куллана; шул кеше изге рух җимешен күрсәтеп яшәмәсә я Изге Язмалар таләпләренә бүтән туры килмәсә, Йәһвә аны шул ук изге рух белән урыныннан төшерәчәк.
39 Без җыелыштагы күзәтчеләрнең тырышлыкларын һәм яхшы үрнәкләрен бик кадерлибез. Паул Тисалуникәдәге кардәшләргә болай дип язган: «Үтенеп сорыйбыз, кардәшләр, арагыздагы тырышып эшләүче, Хуҗабызның эшендә җитәкчелек итүче, киңәш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез һәм башкарган эшләре өчен аларга карата мәхәббәттә аеруча юмарт һәм үтә ихтирамлы булыгыз» (1 Тис. 5:12, 13). Җыелыштагы күзәтчеләрнең тырыш хезмәтләре Аллаһыга хезмәт итүебезне җиңеләйтә һәм шатлыклырак итә. Тимутигә юллаган беренче хатында Паул күзәтчеләргә карата нинди караш үстерергә кирәк икәнлеге турында язган: «Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәргә, бигрәк тә Аллаһы сүзен сөйләүдә һәм өйрәтүдә тырышып эшләүчеләргә, икеләтә хөрмәт бирелсен» (1 Тим. 5:17).
ОЕШМАДАГЫ БАШКА ВАЗИФАЛАР
40 Кайвакыт кайбер өлкәннәрне хастаханәдә яткан кардәшләргә килеп китәр өчен билгелиләр. Башкалар хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларында хезмәт итә. Алар, табибларга килеп китеп, Йәһвә Шаһитләрен кан кулланмыйча, сыйфатлы итеп дәваларга дәртләндерә һәм андый дәвалау турында мәгълүмат җиткерә. Башка күзәтчеләр, Патшалык Заллары белән Конгресслар залларын төзүдә һәм кайгыртуда булышып я конгресс комитеты әгъзасы булып хезмәт итеп, Патшалык эшенә булышлык итә. Бу кардәшләрнең тырышлыклары һәм үзләрен шул хезмәт төрләренә багышлаулары мактауга лаек. Без барыбыз да «андый кешеләрне кадерләп» яшибез (Флп. 2:29).
РАЙОН КҮЗӘТЧЕСЕ
41 Җитәкче советның күзәтүе астында яраклы өлкәннәр район күзәтчеләре итеп билгеләнә. Филиал аларга, гадәттә елына ике тапкыр, билгеле бер районның җыелышларына килеп китәргә куша. Вакыт-вакыт район күзәтчеләре еракта хезмәт иткән пионерлар янына килеп китә. Алар үз маршрутларын планлаштыра һәм, җыелышлар мөмкин кадәр күбрәк файда ала алсын өчен, аларга килеп китүләре турында алдан хәбәр итә.
42 Район күзәтчесенең килеп китү программасы бөтен кардәшләрне рухи яктан ныгытсын өчен, өлкәннәр советы координаторы барысын алдан оештыра (Рим. 1:11, 12). Район күзәтчесенең килүе турында хәбәр алгач һәм аңа хатыны белән (өйләнгән булса) нәрсә кирәк булачак икәнен белгәч, өлкәннәр советы координаторы башка кардәшләрнең ярдәме белән аны урнаштыра һәм ихтыяҗлары турында кайгырта. Ул бар кардәшләр, шул исәптән район күзәтчесе үзе дә, бар бу планнар турында белсеннәр өчен кайгырта.
43 Район күзәтчесе, өлкәннәр советы координаторы белән элемтәгә кереп, очрашулар графигы, шул исәптән вәгазь очрашулары графигы турында сөйләшергә тиеш. Бу очрашуларны алар район күзәтчесенең тәкъдимнәрен һәм филиал биргән җитәкчелекне исәпкә алып оештырачак. Бар кардәшләр дә җыелыш очрашулары, пионерлар очрашуы, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр белән очрашу, шулай ук вәгазь очрашулары кайда һәм ничәдә үтәчәк икәнен алдан белергә тиеш.
44 Сишәмбе төштән соң район күзәтчесе җыелыш вәгазьчеләренең отчетларын, очрашуларга йөреш отчетларын, участокларны билгеләү бланкларын һәм финанс отчетларын карый. Бу аңа җыелышның ихтыяҗларын һәм шул документларны алып баручыларга нинди яктан ярдәм итеп була икәнен аңларга булыша. Өлкәннәр советы координаторы бар бу документларның район күзәтчесенә алдан бирелүе турында кайгырта.
45 Үзенең килеп китүе вакытында район күзәтчесе җыелыш очрашуларында, вәгазьдә, төшке аш вакытында я башка вакытта кардәшләр белән шәхсән аралаша. Өстәвенә, ул өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр белән очрашу үткәрә һәм, аларга Аллаһы сарыкларын көтәргә булышыр өчен, Изге Язмаларга нигезләнгән үгет-нәсыйхәт һәм киңәшләр бирә, аларны дәртләндерә (Гыйб. сүз. 27:23; Рәс. 20:26—32; 1 Тим. 4:11—16). Ул шулай ук, пионерлар белән очрашып, алар белән кызыксына, аларны рухи яктан ныгыта һәм хезмәтләрендә туган авырлыкларын хәл итүдә булыша.
46 Хәл ителәсе башка сораулар булса, район күзәтчесе атна дәвамында мөмкин булганча ярдәм итәчәк. Район күзәтчесе килеп киткән атнада сораулар әле хәл ителмәсә, ул өлкәннәргә я бу сораулар белән бәйле кардәшләргә Изге Язмалардагы җитәкчелекне тикшерергә булышыр. Филиал ярдәме кирәк булса, район күзәтчесе һәм өлкәннәр филиалга җентекле отчет җибәрер.
47 Килеп китүе вакытында район күзәтчесе җыелыш очрашуларына йөри. Кайвакыт җыелышлар графигы филиалдан бирелгән җитәкчелек буенча үзгәрергә мөмкин. Җыелышны дәртләндерер, өйрәтер, ныгытыр һәм кардәшләрдә ашкыну рухын уятыр өчен, район күзәтчесе нотыклар сөйли. Ул кардәшләрнең Йәһвәгә, Гайсә Мәсихкә һәм оешмага карата мәхәббәтләрен ныгытырга тырыша.
48 Район күзәтчесенең килеп китүенең бер максаты — кардәшләрне вәгазьдә ашкынып катнашырга дәртләндерү һәм гамәли киңәшләр бирү. Күпләр, үз графикларында үзгәрешләр ясап, бу атнада вәгазьдә актив катнаша алыр һәм, бәлки, хәтта ярдәмче пионер булып хезмәт итәр. Теләгән кардәшләр район күзәтчесе я аның хатыны белән хезмәттәшлек итәргә языла ала. Алар белән Изге Язмалар өйрәнүләренә бару я кешеләргә кабат килеп китү күп яхшы җимешләр китерер. Кардәшләрнең район күзәтчесенең килеп китүе вакытында актив рәвештә хезмәт итәр өчен куйган тырышлыклары бик кадерле (Гыйб. сүз. 27:17).
49 Ел саен һәр район өчен ике район конгрессы үткәрелә. Район күзәтчесе бу конгрессларның оештырылуы өчен җаваплы. Ул конгресс күзәтчесен һәм аның ярдәмчесен билгели. Конгрессны оештырганда, алар район күзәтчесе белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиеш. Шулчакта район күзәтчесе конгрессның программасына күбрәк игътибар бирә алыр. Район күзәтчесе шулай ук конгрессның төрле бүлекләренә яраклы абый-кардәшләрне билгели. Өстәвенә, ул һәр конгресстан соң районның финанс отчетының тикшерелүен оештыра. Елына бер тапкыр район конгрессына филиал вәкиле килә. Кардәшләргә ерак барырга кирәк булса я конгресс үткәрелгән бина зур булмаса, кайбер районнар бүленә һәм алар өчен аерым конгресслар үткәрелә.
50 Һәр ай ахырында район күзәтчесе үзенең вәгазь отчетын турыдан-туры филиалга җибәрә. Район күзәтчесенең үз хезмәтен башкарганда юлга, ризыкка, яшәү урынына һәм бүтән ихтыяҗларга киткән тыйнак чыгымнарын җыелыш капламаса, ул үз чыгымнарын капларга филиалны сорый ала. Күчеп йөрүче күзәтчеләр Гайсәнең мондый вәгъдәсенә ышана: Йәһвә Патшалыгын беренче урынга куеп яшәсәң, ул материаль ихтыяҗларыңны канәгатьләндерер (Лүк 12:31). Җыелышлар фидакарьлек белән хезмәт иткән шул тугры өлкәннәргә кунакчыллык күрсәтү мөмкинлеген зур хөрмәт дип саный (3 Яхъя 5—8).
ФИЛИАЛ КОМИТЕТЫ
51 Йәһвә Шаһитләренең һәр филиалында тәҗрибәле, рухи яктан җитлеккән өч я күбрәк абый-кардәш филиал комитетында хезмәт итә һәм үз филиал карамагындагы илдә я илләрдә вәгазь эшен күзәтә. Шул абый-кардәшләрнең берсе филиал комитетының координаторы булып хезмәт итә.
52 Филиал комитеты әгъзалары филиал күзәтүендә булган бар җыелышларга кагылышлы сорауларны хәл итә. Бу комитет Патшалык турындагы яхшы хәбәр филиал территориясендә вәгазьләнсен өчен кирәкле чаралар күрә һәм, кырның ихтыяҗлары канәгатьләндерелсен өчен, җыелышлар белән районнар оештыра. Филиал комитеты кырда хезмәт иткән миссионерларның, шулай ук махсус, гомуми һәм ярдәмче пионерларның эшчәнлегенә игътибар бирә. Конгресслар «килешле һәм тәртипле үтсен» өчен, филиал комитеты төрле абый-кардәшләргә билгеле бер вазифалар бирә һәм төрле эшләр оештыра (1 Көр. 14:40).
53 Филиал булмаган илләрдә ил комитеты билгеләнә, һәм ул бүтән илдәге филиал комитеты күзәтүе астында эш итә. Ил комитеты ярдәмендә шул илдә эшчәнлегебез яхшы күзәтелә. Ил комитеты андагы Бәйтел комплексы һәм офис турында кайгырта, хатлар һәм отчетлар белән бәйле эшләр алып бара һәм вәгазь эшен күзәтә. Патшалык эшләрен алып баруда ил комитеты филиал комитеты белән хезмәттәшлек итә.
54 Филиал комитетларының һәм ил комитетларының әгъзаларын Җитәкче совет билгели.
ТӨП ИДАРӘ ВӘКИЛЛӘРЕ
55 Вакыт-вакыт Җитәкче совет яраклы абый-кардәшләрне филиалларга килеп китәргә билгели. Андый абый-кардәшләр төп идарә вәкилләре дип атала. Аларның төп максаты — Бәйтел гаиләсен дәртләндерү, шулай ук филиал комитетына вәгазь һәм шәкертләр булдыру эше белән бәйле сорауларны хәл итүдә булышу. Бу кардәшләр кайбер район күзәтчеләре белән һәм вакыт-вакыт шулай ук кырда хезмәт итүче миссионерлар белән очраша. Ул алар белән туган авырлыклары, ихтыяҗлары турында сөйләшә һәм иң мөһим эшне — Патшалыкны вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшен башкарырга дәртләндерә.
56 Төп идарә вәкиле филиал территориясендәге Патшалык турында вәгазьләү эше һәм бүтән теократик эшләр белән кызыксына. Вакыты булса, ул шулай ук тәрҗемә итү офисларына килеп китә. Филиалга килеп киткәндә, төп идарә вәкиле шулай ук мөмкин булган дәрәҗәдә вәгазьдә катнаша.
Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләргә алга таба да буйсынып, без җыелышның башы Мәсих Гайсә белән бердәмлектә хезмәттәшлек итәбез
ЯРАТУДАН ЧЫГЫП КҮЗӘТҮ
57 Җитлеккән абый-кардәшләрнең тырышлыклары һәм безнең хакта кайгыртулары чыннан да зур файда китерә! Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләргә алга таба да буйсынып, без җыелышның башы Мәсих Гайсә белән бердәмлектә хезмәттәшлек итәбез (1 Көр. 16:15—18; Эфес. 1:22, 23). Нәтиҗәдә, җир йөзендәге бар җыелышлар Аллаһы рухы белән сугарыла һәм үз хезмәтләрен Аллаһы Сүзендәге җитәкчелек буенча башкара (Зәб. 119:105).