Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ypq сорау 2 6-8 б.
  • Ни өчен мин тышкы кыяфәтем турында борчылам?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен мин тышкы кыяфәтем турында борчылам?
  • Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мин тышкы күренешем турында чиктән тыш борчылмыйммы?
    Яшьләрнең сораулары
  • Миңа ничек ябыгырга?
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең 10 соравына җавап
ypq сорау 2 6-8 б.
Бер кыз мода журналын карый

2 СОРАУ

Ни өчен мин тышкы кыяфәтем турында борчылам?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Кайбер нәрсәләр көзгедә күргәнеңнән мөһимрәк.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Дания көзгегә карый, әмма бар күргәне — таза бер кыз гына. «Миңа ябыгырга кирәк»,— дип әйтә ул үзенә. Әти-әнисе һәм дуслары исә аның турында «тире дә сөяк кенә калган» диләр.

Соңгы арада Дания, кискен чаралар күреп, «ике килограммга гына булса да» ябыгырга уйлап йөри. Аңа нибары берничә көн ач йөрергә туры килер...

Дания урынында булсаң, син нәрсә эшләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Бер кыз көзгегә карый һәм үзен юан, бозып күрсәтелгән итеп күрә

Син үзеңә кәкре көзгедә күренгәндәй күренергә мөмкин

Тышкы кыяфәтең турында кайгырту начар түгел. Дөресен генә әйткәндә, Изге Язмаларда кайбер хатын-кызларның һәм ир-атларның, мәсәлән, Сара, Рәхилә, Әбигыя, Йосыф, һәм Давытның килеш-килбәте мактап телгә алына. Анда шулай ук Абишә исемле кыз «искиткеч гүзәл иде» дип әйтелә (1 Патшалар 1:4).

Әмма кайбер яшьләр тышкы кыяфәтләре турында артык борчыла. Бу күп кенә проблемаларга китерә. Мәсәлән:

  • Бер тикшерү күрсәткәнчә, кызларның 58 проценты гәүдәләре артык авыр дип саный. Чынлыкта исә бу проблема аларның 17 процентында гына күзәтелә.

  • Бүтән бер тикшерү буенча, чынында ябык булган хатын-кызларның 45 проценты үзләрен артык таза дип саный!

  • Ябыгырга теләп, кайбер яшьләр анорексия — тормышка яный торган, азык кабул итү эшчәнлеге бозылудан гыйбарәт чир — корбаны булып киткән.

Синдә анорексия я ашау белән бәйле бүтән чир булса, ярдәм эзлә. Башта әти-әниең я бүтән олы кеше белән сөйләшеп ал. Изге Язмаларда болай диелгән: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

НӘРСӘНЕ ҮЗГӘРТҮ МӨҺИМРӘК?

Чынында, башкаларны кешенең тышкы кыяфәте түгел, ә эчке дөньясы җәлеп итә. Давыт патшаның улы Әбессәламнең мисалын карап чыгыйк. Изге Язмаларда аның турында болай диелгән:

«Төскә-биткә чибәррәк егет юк иде. ...Ул бар яктан да килгән иде» (2 Ишмуил 14:25).

Әмма бу егет горур, сатлык җан булган һәм дан-шөһрәт яраткан! Шуңа күрә Изге Язмаларда Әбессәлам матур яктан түгел, ә оятсыз хыянәтче һәм явыз җинаятьче буларак сурәтләнә.

Шунлыктан Изге Язмаларда мондый киңәшләр бирелә:

«Яңа шәхес булып киенегез» (Көләсәйлеләргә 3:10).

«Сезнең матурлыгыгыз... тышкы матурлык түгел, ә эчке матурлык... булсын» (1 Петер 3:3, 4).

Матур булып күренү теләге начар түгел. Әмма тагы да мөһимрәге — синең эчке дөньяң. Ахыр чиктә, кешеләрне мускулларың я матур фигураң түгел, ә күбрәк күркәм сыйфатларың җәлеп итәр! «Гүзәллек шунда ук күз явын ала,— дип әйтә Филисия исемле кыз,— әмма башкаларның исләрендә синең эчке дөньяң һәм матур сыйфатларың озаграк калыр».

ТЫШКЫ КЫЯФӘТЕҢӘ КАРА

Сиңа тышкы кыяфәтең еш ошамыймы?

Синең кайчан да булса, физик кимчелекләреңнән арыныр өчен, пластик операция ясатасың я кырыс диетага утырасың килгән идеме?

Мөмкин булса, син үзеңдә нәрсә үзгәртер идең? (Сайлаган вариантларны түгәрәк эченә ал.)

  • КҮЗЛӘРЕҢНЕ

  • БОРЫНЫҢНЫ

  • ЧӘЧЛӘРЕҢНЕ

  • ФИГУРАҢНЫ

  • КАШЛАРЫҢНЫ

  • БИТЕҢНЕ

Беренче ике сорауга «әйе» дип җавап биргән булсаң һәм өченче сорауда 3 я күбрәк вариант сайлаган булсаң, уйлап кара: Башкалар, бәлки, сиңа үзең кебек тәнкыйтьчел караш белән карамыйлардыр да. Акыллы карашны югалту һәм чиктән тыш үз тышкы кыяфәтең турында борчыла башлау бик җиңел (1 Ишмуил 16:7).

ПЛАН КОР

  • Сәламәтлегем турында яхшырак кайгыртыр өчен мин...

  • Минем өчен яраклы физик күнегүләр программасы үз эченә...

  • Дустым ябыгыр өчен кискен чаралар күрүе турында миңа әйтсә, мин...

КҮБРӘК БЕЛ!

Яшьтәшләрең сөйли. Тышкы күренеш

«Яшьтәшләрең сөйли. Тышкы күренеш» дигән видеороликны кара

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу