Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ypq сорау 9 27-29 б.
  • Эволюциягә ышану акыллымы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Эволюциягә ышану акыллымы?
  • Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Охшаш мәкаләләр
  • Барлыкка китерүме я эволюцияме? Эволюция. Ышаныргамы? (2 өлеш)
    Яшьләрнең сораулары
  • Барлыкка китерүме я эволюцияме? Ни өчен Аллаһыга ышанам? (1 өлеш)
    Яшьләрнең сораулары
  • Эволюция теориясе Изге Язмаларга туры киләме?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Яшьләрнең 10 соравына җавап
ypq сорау 9 27-29 б.
Яшьләр сыйныфта баш сөягенә карап утыра

9 НЧЫ СОРАУ

Эволюциягә ышану акыллымы?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Эволюция теориясе дөрес булса, димәк, бар булганыбыз бүгенге тормыш кына булып чыга. Безне Аллаһы булдырган икән, димәк, тормыш һәм киләчәк белән бәйле сорауларга җавап бар.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Алмаз аптырап утыра. Ул Аллаһының барлыгына һич тә шикләнми иде, әмма бүген биология укытучысы эволюцияне фәнни яктан исбатланган ышанычлы факт итеп күрсәтте. Алмазның ак карга буласы килми. «Галимнәр эволюция теориясе белән риза икән,— дип әйтә ул үзенә,— аларга каршы торыр өчен кем соң мин?»

Алмаз урынында булсаң, син эволюция теориясенә, ул китапларда факт итеп күрсәтелгәнгә генә, ышаныр идеңме?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Бәхәсләшкәндә, ике як та еш кына үзләренең нәрсәгә ышанганнарын әйтә, ә ни өчен моңа ышанганнарын аңлата алмый.

  • Кайберәүләр эволюциягә моңа диннәре өйрәткәнгә күрә ышана.

  • Кайберәүләр эволюциягә моңа мәктәптә өйрәткәнгә күрә ышана.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН АЛТЫ СОРАУ

Изге Язмаларда болай диелә: «Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы» (Еврейләргә 3:4). Моңа ышанып буламы?

Бер яшь кеше йортка карап тора

Тормышның Барлыкка Китерүчесе булмаган дип әйтү бу йортның төзүчесе булмаган дип әйтү кебек акылсыз

ФИКЕР. Галәмдәге бар нәрсә бер зур шартлау аркасында туган.

1 Ул шартлау кем я нәрсә аркасында булган?

2 Нәрсәгә ышану акыллырак: бар нәрсәнең үзеннән-үзе тууынамы я аның берәр кем ярдәмендә барлыкка килүенәме?

ФИКЕР. Кеше хайваннан барлыкка килгән.

3 Әгәр кеше хайваннан, мәсәлән, маймылдан, барлыкка килгән икән, акыл турында әйткәндә, маймыл белән кеше арасындагы «упкынны» ничек аңлатырга?

4 Ни өчен хәтта иң гади тереклек тә шулкадәр катлаулы?

ФИКЕР. Эволюция теориясе — исбатланган факт.

5 Алай дип әйтүче үзе бу теориянең дөреслеген тикшереп чыкканмы?

6 Күпме кеше эволюция теориясенә бу теориягә бар белемле кешеләр ышана дип әйтелгәнгә генә ышана?

«Әйтик, урманда йөргәндә, сез бер матур йортка тап буласыз ди. Шунда сез болай дип уйлап куясыз: „Кара әле ә! Агачлар бер-берсе өстенә шулкадәр дөрес ауган, хәтта йорт килеп чыккан!“ Әлбәттә, беркем дә алай дип уйламас, чөнки андый хәл һич тә мөмкин түгел! Алайса, ни өчен без Галәмдә барысы да үзеннән-үзе барлыкка килгәненә ышанырга тиеш?» (Джулия).

«Берәрсе: „Типографиядә краска шартлаган, һәм түшәм белән стеналарга чәчрәгән краска бер зур сүзлек булдырган“,— дип әйтсә, сез ышанырсызмы?» (Гвен).

НИ ӨЧЕН АЛЛАҺЫГА ЫШАНУ АКЫЛЛЫ?

Изге Язмалар «акылыңны кулланырга» дәртләндерә (Римлыларга 12:1). Бу нәрсә дигән сүз? Аллаһыга ышануың нигезендә нибары болар гына булмасын:

  • ХИС-ТОЙГЫЛАР (Мин тоям, ниндидер югары көч булырга тиеш)

  • БАШКАЛАРНЫҢ ТӘЭСИРЕ (Мин дини җәмгыятьтә яшим)

  • БАШКАЛАРНЫҢ БАСЫМЫ (Әти-әнием мине Аллаһыга ышанырга өйрәтеп үстерде — сайлавым булмады)

Синең иманың җитди дәлилләргә нигезләнсен.

«Укытучының дәрестә кеше организмының эшчәнлеге турында аңлатуын тыңлаганда Аллаһының барлыгына мин бер дә шикләнмим. Тәннең һәр әгъзасы, иң кечкенәсенә кадәр, үзенә тиешле эшне башкара, һәм еш кына без моны хәтта белмибез дә. Кеше тәне — таң калырлык нәрсә!» (Тереза).

«Берәр күп катлы йорт, зур корабль я машинаны күргәндә, мин үземнән: „Моны кем корган я ясаган?“ — дип сорыйм. Мәсәлән, машинаны бик акыллы кешеләр ясарга тиеш, чөнки ул йөрсен өчен шулкадәр күп кечкенә детальләре үзара эш итәргә тиеш. Машинаны ясар өчен конструктор кирәк икән, кешеләр турында әйтәсе дә юк!» (Ричард).

«Фәнне күбрәк өйрәнгән саен, эволюциягә ышанычым азая барды. [...] Минемчә, эволюциягә ышаныр өчен Барлыкка Китерүчегә ышануга караганда күбрәк иман кирәк» (Энтони).

УЙЛАН

Дистәләгән еллар үткәрелгән тикшерүләргә карамастан галимнәр барысын да канәгатьләндерүче эволюция аңлатмасын тәкъдим итә алмаган. Әгәр галимнәр эволюция буенча бер фикергә килә алмый икән, (ә алар бу өлкәдә белгечләр булырга тиеш) синең бу теорияне шик астына алуыңның бер гаебе дә юк.

ПЛАН КОР

  • Берәр сыйныфташың сиңа болай дип әйтә ди: «Мин Аллаһыга ышанмыйм. Ә син?» Нәрсә әйтәчәгеңне язып куй.

КҮБРӘК БЕЛ!

Яшьтәшләрең сөйли. Аллаһыга ышану

«Яшьтәшләрең сөйли» дигән рубрикада «Аллаһыга ышану» дигән видеороликны кара

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу