Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 35 хикәя 86 б.-87 б., 1 абз.
  • Һанна угыл сорап дога кыла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Һанна угыл сорап дога кыла
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул Аллаһыга дога кылып күңелен бушаткан
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Йәһвә сезгә тынычлык бирсен
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Кечкенә малай Аллаһыга хезмәт итә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йәһвә фатихасы синең өстә үтәлерме?
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 35 хикәя 86 б.-87 б., 1 абз.
Һанна үзенең кечкенә улы Ишмуилны Илий янына изге чатырга китергән

УТЫЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Һанна угыл сорап дога кыла

Исраилдә́ Илкана́ исемле бер кеше яшәгән. Аның ике хатыны булган: Һа́нна һәм Пәнинә́. Һа́ннаны ул күбрәк яраткан. Пәнинә́ Һа́ннаны бертуктаусыз мыскыллап торган, чөнки Һа́ннаның балалары булмаган, Пәнинәне́ң исә балалары күп булган. Ел саен Илкана́ үз гаиләсе белән бергә Шило́ шәһәренә йөргән. Анда алар изге чатырда Аллаһыга табынган. Бер вакыт, анда булганда, Илкана́ үзенең яраткан хатыны Һа́ннаның күңеле төшкәнен күргән. Ул аңа: «Елама, Һа́нна. Синең бит мин бар. Мин сине яратам»,— дип әйткән.

Шуннан соң Һа́нна берүзе дога кылырга киткән. Йәһвәдән ярдәм итүен үтенгәндә, ул бертуктамый елаган. Һа́нна мондый вәгъдә биргән: «Йәһвә, миңа угыл бирсәң, мин аны сиңа бирермен һәм ул сиңа гомере буе хезмәт итәчәк».

Баш рухани Илий Һаннаның елап дога кылуын күрә

Һа́ннаның үксеп елаганын Или́й исемле баш рухани күргән. Ул аны исерек дип уйлаган. Һа́нна аңа: «Юк, әфәндем, мин исерек түгел. Зур кайгым булганга, елыйм. Моның турында Йәһвәгә сөйлим»,— дип әйткән. Или́й үзенең дөрес уйламаганын аңлаган һәм Һа́ннага: «Аллаһы сиңа сораганыңны бирсен»,— дигән. Шунда Һа́ннаның күңеле күтәрелеп киткән, һәм ул өенә кайткан. Бер ел да үтмәгән, аның Ишмуи́л исемле улы туган. Һа́нна моңа бик шатлангандыр, әйеме?

Һа́нна Йәһвәгә биргән вәгъдәсен онытмаган. Ишмуилны́ имчәктән аергач, ул аны изге чатырга хезмәт итәргә китергән. Һа́нна Илийгә́ болай дигән: «Мин менә бу малай турында сорап дога кылган идем. Ул гомере буе Йәһвәнеке булачак». Илкана́ белән Һа́нна ел саен Ишмуи́л янына килгән һәм аңа яңа җиңсез күлмәк китергән. Йәһвә Һа́ннага тагын өч угыл һәм ике кыз биргән.

«Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз» (Маттай 7:7)

Сораулар: Һа́нна нәрсә аркасында кайгырган? Йәһвә Һа́ннаны ничек фатихалаган?

1 Ишмуил 1:1—2:11, 18—21

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу