Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 43 хикәя 104 б.
  • Давыт патша гөнаһ кыла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Давыт патша гөнаһ кыла
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Давыт йортында кайгы
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Тормышың үзгәргәндә Алла рухына таян
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Нафан чын гыйбадәтне тугры яклаучы
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • «Мине үз ихтыярыңны кылырга өйрәт»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 43 хикәя 104 б.
Натан пәйгамбәр Давыт патшага киңәш бирә

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт патша гөнаһ кыла

Шау́л үлгәч, патша булып Давыт идарә итә башлаган. Ул вакытта аңа 30 яшь булган. Берничә ел узгач, Давыт җитди гөнаһ кылган. Бер кичне ул үз сараеның түбәсеннән бер матур хатынны күргән. Давыт аның исеме Битсәбия́ икәнен һәм ул У́ри исемле гаскәринең хатыны икәнен белеп алган. Ул, Битсәбияне́ үз сараена чакыртып, аның белән якынлык кылган. Һәм тегесе балага узган. Давыт үзенең гөнаһын яшерергә теләгән. Ул үзенең гаскәр башлыгына У́рины иң каты сугыш барган җиргә куярга һәм, аны калдырып, артка чигенергә кушкан. У́ри сугышта һәлак булганнан соң, Давыт Битсәбиягә́ өйләнгән.

Давыт патша кичерү турында дога кыла

Әмма Йәһвә бөтен шул явызлыкны күреп торган. Ул нәрсә эшләгән? Йәһвә Давыт янына Ната́н пәйгамбәрне җибәргән. Ната́н аңа мондый хикәя сөйләгән: «Бер бай кешенең күп сарыклары булган, ә ярлы кешенең бердәнбер яраткан сарык бәтие генә булган. Бай кеше шул ярлының бердәнбер бәтиен үзенә алган». Давыт, ачуланып: «Бу бай үләргә тиеш!» — дип әйткән. Шунда Ната́н Давытка: «Теге бай кеше — син ул!» — дигән. Нык күңелсезләнеп, Давыт Натанга́: «Мин Йәһвә алдында гөнаһ кылдым»,— дип үкенгән. Бу гөнаһ Давытка һәм аның гаиләсенә күп бәла китергән. Йәһвә Давытка җәза биргән, әмма аны исән калдырган, чөнки ул эчкерсез һәм басынкы кеше булган.

Давыт Йәһвәгә гыйбадәтханә төзергә теләгән, әмма Йәһвә бу эш өчен аның улы Сөләйманны сайлаган. Давыт төзелеш өчен кирәкле нәрсәләр әзерли башлаган һәм болай дигән: «Йәһвәнең гыйбадәтханәсе мәһабәт булырга тиеш. Ә Сөләйман әле яшь һәм тәҗрибәсез. Мин, аның өчен барысын алдан әзерләп, аңа ярдәм итәрмен». Давыт төзелеш эшләренә күп-күп акчасын бүләк иткән. Ул оста эшчеләрне тапкан, алтын-көмешне җыйган һәм Тир белән Сидонна́н эрбет агачларын китергән. Гомеренең азагында Давыт Сөләйманга, гыйбадәтханә сызымнарын биреп, болай дигән: «Йәһвә миңа бу сызымнарны сиңа бирергә кушты. Йәһвә сиңа ярдәм итәчәк. Курыкма. Нык бул һәм эшкә тотын».

Давыт яшь Сөләйманга гыйбадәтханә сызымнарын күрсәтә

«Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас, әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер» (Гыйбрәтле сүзләр 28:13)

Сораулар: Давыт нинди гөнаһ кылган? Давыт Сөләйманга ничек ярдәм иткән?

2 Ишмуил 5:3, 4, 10; 7:1—16; 8:1—14; 11:1—12:14; 1 Елъязма 22:1—19; 28:11—21; Зәбур 51:1—19

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу