Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 67 хикәя 158 б.-159 б., 1 абз.
  • Иерусалимның стеналары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иерусалимның стеналары
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иерусалим стеналары
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Нихами китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • «Яманлыкны яхшылык белән җиң»
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Яхшы сүз белән мине искә ал, Аллаһым!
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 67 хикәя 158 б.-159 б., 1 абз.
Никами Иерусалим стеналарының төзелешен җитәкли һәм сакчыларны куя

АЛТМЫШ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иерусалимның стеналары

Иерусалимның стеналары торгызылганчы булган вакыйгаларга игътибар итик. Фарсы́ шәһәре Шушанда́ Никами́ исемле бер исраилле́ яшәгән. Ул Артаксе́ркс патшаның хезмәтчесе булган. Никамине́ң бертуганы Яһүд җиреннән начар хәбәрләр китергән: «Иерусалимга кайткан халык аяныч хәлдә. Бабыллыла́р Иерусалимны җимергәннән бирле, аның стеналары һәм капкалары шул ук хәлдә кала». Моны ишеткәч, Никами́ кайгыга төшкән. Ул, Иерусалимга барып, ярдәм итәргә теләгән һәм патша аны җибәрсен дип дога кылган.

Соңрак патша, Никамине́ң кайгылы булганына игътибар итеп: «Нәрсә булды? Син беркайчан да андый булмадың»,— дип әйткән. Никами́ болай дигән: «Ничек инде миңа кайгырмаска? Шәһәрем җимерек хәлдә ята бит». Патша аңардан: «Мин сиңа ничек булыша алам?» — дип сораган. Никами́ шунда ук эченнән генә дога кылган да: «Зинһар, Иерусалим стеналарын яңадан торгызыр өчен, мине анда җибәр»,— дигән. Артаксе́ркс Никамине́ җибәрергә риза булган һәм, аның озын юлы имин генә булсын өчен, чаралар күргән. Ул шулай ук Никамине́ Яһүд җире өстеннән баш итеп куйган һәм, шәһәр капкаларын торгызыр өчен, аңа агач биргән.

Никами́, Иерусалимга килеп җиткәч, шәһәр стеналарын карап чыккан. Аннан соң ул, руханиларны һәм башлыкларны җыеп, аларга болай дигән: «Бик аяныч хәл. Безгә эшне башларга кирәк». Алар ризалашкан һәм стеналарны төзи башлаган.

Ләкин исраиллеләрне́ң кайбер дошманнары алардан мыскыллап көлә башлаган: «Сез төзегән стеналар өстенә хәтта төлке сикерсә дә, алар җимерелер». Әмма төзүчеләр, аларның мыскыллауларына игътибар итмичә, эшләрен дәвам иткән. Стеналар үсә һәм ныгый барган.

Дошманнар Иерусалимга, төрле яклардан килеп, көтмәгәндә һөҗүм итәргә карар иткән. Яһүдләр, моның турында ишеткәч, куркып киткән. Әмма Никами́ болай дигән: «Курыкмагыз. Йәһвә безнең белән». Эшчеләрне яклар өчен, ул сакчыларны куйган, һәм дошманнар аларга һөҗүм итә алмаган.

Нибары 52 көн эчендә стеналарны һәм капкаларны төзеп бетергәннәр. Моны бәйрәм итәр өчен, Никами́ бар ле́вилеләрне Иерусалимга чакырган. Ле́вилеләр җырларга тиеш булган. Моның өчен ул аларны ике төркемгә бүлгән. Бу ике төркем, стена өстенә менеп, ике төрле якка барган. Алар, быргы кычкыртып, кимваллар кагып һәм арфа уйнап, Йәһвәгә җырлаган. Бер төркем белән — Езра́, ә икенчесе белән Никами́ барган. Шуннан соң ике төркем Аллаһы йорты алдында очрашкан. Бар кешеләр: ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар, Йәһвәгә корбаннар китереп, бәйрәм иткән. Аларның шатлыклы тавышлары ерактан да ишетелгән.

«Сиңа каршы ясалган бер корал да уңышлы булмас» (Ишагыя 54:17)

Сораулар: ни өчен Никами́ Иерусалимга барган? Иерусалим стеналарын күпме вакыт эчендә торгызганнар?

Никами 1:1—11; 2:1—20; 4:1—23; 5:14; 6:1—19; 12:27—43

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу