Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 85 хикәя 198 б.-199 б., 1 абз.
  • Гайсә Шимбә көнне кешене савыктыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә Шимбә көнне кешене савыктыра
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фарисейлар элек сукыр булган кешегә каршы килә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Фарисейлар үҗәтләнеп ышанмый
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Тумыштан сукыр кешене савыктыру
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә тумыштан сукыр бер кешене савыктыра
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 85 хикәя 198 б.-199 б., 1 абз.
Фарисейлар элек сукыр булган кешегә сораулар бирә

СИКСӘН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә Шимбә көнне кешене савыктыра

Фарисейлар Гайсәне нәфрәт иткән һәм аны кулга алыр өчен мөмкинлекләр эзләгән. Алар әйтүенчә, Гайсә Шимбә көнне авыруларны савыктырырга тиеш булмаган, чөнки, Канун буенча, бу ял көне булган. Бер тапкыр Шимбә көнне Гайсә тумыштан сукыр бер кешене күргән. Ул урамда хәер сорашып утырган. Гайсә шәкертләргә: «Аллаһы куәтенең бу кешегә ничек ярдәм итәчәген күрегез»,— дигән. Аннан соң ул, төкереген җир белән бутап, лай ясаган һәм аны сукыр кешенең күзләренә сөрткән. Гайсә аңа: «Силуа́м сулыгына барып, күзләреңне ю»,— дигән. Бу кеше, барып юынгач, беренче тапкыр күрә башлаган.

Кешеләр шаккаткан. Алар: «Бу хәер сорашып утырган теге кеше түгелме? Я ул аңа охшаш кынамы?» — дип сораган. Теге кеше: «Әйе, мин ул!» — дигән. Кешеләр аңардан: «Ничек син күрә башладың?» — дип сорагач, ул аларга барысын сөйләп биргән, һәм кешеләр аны фарисейлар янына алып киткән.

Бу кеше фарисейларга болай дигән: «Гайсә күзләремә лай сөртте һәм миңа, Силуамга́ барып, күзләремне юарга кушты. Мин шулай эшләдем һәм күрә башладым». Фарисейлар: «Гайсә Шимбә көнне савыктыра икән, димәк, аның куәте Аллаһыдан түгел»,— дип әйткән. Башкалар исә: «Бу куәт Аллаһыдан булмаган булса, ул бөтенләй савыктыра алмас иде»,— дигән.

Фарисейлар, бу кешенең әти-әнисен чакырып, алардан: «Сезнең улыгыз ничек күрә башлаган?» — дип сораган. Шунда әти-әнисе куркып киткән, чөнки фарисейлар болай дигән булган: «Гайсәгә иман иткән һәркем синагогадан куып чыгарылачак». Әти-әнисе: «Без белмибез. Улыбызның үзеннән сорагыз»,— дип җавап биргән. Фарисейлар теге кешене кабат сораштырган. Ахыр чиктә ул фарисейларга: «Мин сезгә бар белгәнемне әйттем. Ник сез миннән кабат сорыйсыз?» — дип әйткән. Шунда фарисейлар, ачулары чыгып, аны куып чыгарган.

Гайсә теге кешене эзләп тапкан һәм аңардан: «Син Мәсихкә ышанасыңмы?» — дип сораган. Тегесе: «Аның кем икәнен белсәм, ышаныр идем»,— дип җавап биргән. Шунда Гайсә: «Мәсих — мин ул»,— дигән. Әйе, Гайсә бу кешене савыктырып кына калмаган, ә аңа шулай ук Мәсихкә иман итәргә булышкан.

«Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез» (Маттай 22:29)

Сораулар: Гайсә сукыр кешегә ничек ярдәм иткән? Ни өчен фарисейлар Гайсәне нәфрәт иткән?

Яхъя 9:1—41

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу