46 НЧЫ ҖЫР
Рәхмәт сиңа, Йәһвә
Бастырылган версия
1. Йәһвә Аллабыз, без сиңа рәхмәтле:
Синдә яктылык, син игелекле.
Дога кылырга син безне чакырдың,
Ярдәм сорарга мөмкинлек бирдең.
2. Рәхмәт, Атабыз, җибәрдең Гайсәне.
Улың үлемнән коткарды безне.
Рәхмәт, булышасың тугры булырга,
Безне җитәклисең Сүзең аша.
3. Рәхмәт, Аллабыз, тапшырдың хезмәтне.
Без бик кадерлибез бу хөрмәтне.
Синең сүзләрең тормышка ашачак,
Бөек идарәң мәңге торачак.
(Зәб. 50:14; 95:2; 147:7; Көл. 3:15 дә кара.)