117 НЧЕ ҖЫР
Игелек сыйфаты
Бастырылган версия
1. Аллаһы, игелекле син —
Без сизәбез көн саен.
Кайгыртып фатихалыйсың.
Бик юмарт синең кулың.
Эчкерсез сине данлыйбыз —
Шәфкатең чиксез, бөек.
Без сиңа хезмәт итәбез,
Син, Йәһвә, моңа лаек.
2. Кардәшләр чагылдыралар
Игелек сыйфатыңны:
Файдалы эшләр кылалар,
Вәгазьлиләр Сүзеңне.
Яхшыга без өйрәнәбез
Җаваплы кардәшләрдән.
Алардан үрнәк алабыз,
Рухыңны сорап синнән.
3. Яхшылык кылып торырбыз
Без бөтен кешеләргә.
Аеруча булышырбыз
Кадерле кардәшләргә.
Без кайда гына булсак та —
Вәгазьдә, өебездә —
Игелек чагылдырырбыз
Аллаһы ярдәмендә.
(Зәб. 103:10; Марк 10:18; Гәл. 5:22; Эфес. 5:9 да кара.)