ДӘРЕС 11
Изге Язмаларны укудан ничек файда алырга?
Сезнең зур эшкә тотынырга куркып торганыгыз булдымы? Шул эшне җиңеләйтер өчен сез, бәлки, аны кечкенәрәк һәм җиңелрәк эшләргә бүлгәнсездер. Изге Язмаларны уку турында да шуны ук әйтеп була. Сез: «Миңа бу зур эшне нәрсәдән башларга?» — дип уйлыйсыздыр. Бу дәрестә без кайбер гади киңәшләрне карап чыгарбыз. Алар сезгә Изге Язмаларны укудан һәм өйрәнүдән шатлык табарга ярдәм итәчәк.
1. Ни өчен безгә Изге Язмаларны регуляр рәвештә укырга кирәк?
Изге Язмаларны, ягъни «Йәһвә канунын», даими укыган кеше бәхетле дә, уңышлы да булачак. (Зәбур 1:1—3 укы.) Башта Изге Язмаларны көненә берничә минут кына укып карагыз. Аллаһы Сүзе белән күбрәк танышкан саен, Изге Язмаларны уку сезгә күбрәк шатлык китерәчәк.
2. Изге Язмаларны укудан күбрәк файда алырга нәрсә ярдәм итә?
Изге Язмаларны укудан күбрәк файда алыр өчен, безгә тукталырга һәм укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк. Уку да, уйлану да мөһим (Йошуа 1:8). Укыганда, үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Монда Йәһвә Аллаһы турында нәрсә әйтелә? Мин укыганнарымны үз тормышымда ничек куллана алам? Бу шигырьләрне, башкаларга ярдәм итәр өчен, ничек кулланып була?»
3. Изге Язмаларны укыр өчен ничек вакыт табарга?
Сезгә Изге Язмаларны укыр өчен вакыт табу авырмы? Безнең күбебез өчен бу җиңел түгел. «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга» тырышыгыз (Эфеслеләргә 5:16). Сез моны ничек эшли аласыз? Изге Язмаларны һәр көн укыр өчен аерым вакыт бүлеп куегыз. Кайберәүләр Изге Язмаларны иртән иртүк укый. Икенчеләре моның өчен көндез вакыт таба, мәсәлән, төшке аш вакытында. Башкалары Изге Язмаларны кич белән йоклар алдыннан укый. Ә сезгә нинди вакыт уңайлы булыр?
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Изге Язмаларны укуыгызны ничек кызыклырак итәргә икәнен белегез. Изге Язмаларны өйрәнү күбрәк файда китерсен өчен, аңа ничек әзерләнергә икәнен карап чыгыгыз.
Яңа ризыктан тәм табарга өйрәнгән кебек, без Изге Язмаларны өйрәнүдән дә шатлык табарга өйрәнә алабыз
4. Изге Язмаларны укудан шатлык табарга өйрәнегез
Изге Язмаларны укый башлау җиңел булмаска мөмкин. Бу яңа ризыкка ияләшү кебек. Берәр ризык башта тәмсез булып тоелырга мөмкин, әмма вакыт узу белән син аны тәмләп ашый башлыйсың. 1 Петер 2:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ничек уйлыйсыз, Изге Язмаларны һәр көн укысагыз, бу сезгә ошап китәрме һәм сезнең күбрәк укырга теләгегез туармы?
ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм кайбер кешеләргә Изге Язмаларны уку ничек ошый башлаганын белегез. Аннан соң сорауларга җавап бирегез.
Бу яшьләр нинди авырлыкларны җиңгән?
Аларга Изге Язмаларны һәр көн укырга нәрсә ярдәм иткән?
Алар Изге Язмаларны укуларын ничек кызыклырак иткән?
Нәрсәдән башларга?
Ышанычлы һәм заманча тәрҗемәне сайлагыз. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н кулланып карагыз.
Башта Изге Язмаларның үзегезгә иң кызыклы булып тоелган өлешен укыгыз. Моңа кагылышлы кайбер фикерләрне «Изге Язмаларны һәр көн укы» дигән рамкада табып була.
Укыганнарыгызны билгеләп барыгыз. Бу басмадагы «Изге Язмаларны уку» дигән рамканы кулланыгыз.
JW Library® кушымтасын кулланыгыз. Аның ярдәмендә сез, смартфонны я башка электрон җайланманы кулланып, Изге Язмаларны һәркайда укый һәм тыңлый аласыз.
«Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең кушымталарын кулланыгыз. Алар карталар, таблицалар һәм сүзлекне үз эченә ала һәм укуыгызны кызыклырак итәр.
5. Һәр өйрәнүгә алдан әзерләнегез
Зәбур 119:34 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен Изге Язмаларны уку я өйрәнүгә әзерләнү алдыннан дога кылу мөһим?
Һәр өйрәнү файдалы булсын өчен нәрсә эшләп була? Бу китаптагы дәресләргә әзерләнгәндә, болай эшләп карагыз:
А. Һәрбер дәреснең беренче өлешен укыгыз.
Ә. Шигырьләрне ачып укыгыз, һәм аларның дәрестәге материал белән ничек бәйле икәнен аңларга тырышыгыз.
Б. Һәр сорауга җавап бирә торган төп сүзләрнең я сүзтезмәләрнең астына сызыгыз; бу сезгә өйрәтүчегез белән дәрес буенча фикер алышырга булышыр.
Сез беләсезме?
Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрен куллана. Әмма «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» безгә аеруча ошый, чөнки ул төгәл, аңлаешлы, һәм анда Аллаһының исеме кулланыла. «Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның нинди тәрҗемәсен куллана?» дигән интернет мәкаләне карагыз.
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Изге Язмаларны өйрәнү бик авыр. Минем моңа вакытым да, көчем дә юк»,— дип әйтә.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
ЙОМГАКЛАУ
Изге Язмаларны укыр өчен вакыт бүлеп куегыз, укыганнарыгызны аңлар өчен дога кылыгыз һәм Изге Язмаларны өйрәнүгә әзерләнегез.
Кабатлау
Изге Язмаларны укудан файда алырга сезгә нәрсә ярдәм итәчәк?
Изге Язмаларны укыр өчен һәм өйрәнер өчен, сез кайчан вакыт бүлеп куя аласыз?
Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнүгә әзерләнү мөһим?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Изге Язмаларны укудан күбрәк файда алыр өчен, кайбер киңәшләрне карап чыгыгыз.
«Изге Язмаларны укудан ничек күбрәк файда алырга?» («Күзәтү манарасы» 2017 ел, № 1)
Изге Язмаларны укырга ярдәм иткән өч ысул турында белегез.
Изге Язмаларны укудан ничек шатлык табарга икәнен ачыклагыз.
Изге Язмаларны күп еллар дәвамында укыган кешеләрнең киңәшләрен кулланыгыз.