Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 14 дәрес
  • Аллаһы хуплаган гыйбадәт

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы хуплаган гыйбадәт
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Йәһвәгә гыйбадәт кылу безне бәхетле итә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Йәһвә Шаһитләренең очрашулары файда китерә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Алла нинди табынуны кабул итә?
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Хак динне ничек билгеләргә?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 14 дәрес
Дәрес 14. Йәһвә Шаһитләре һәм кунаклар җыелыш очрашуында җыр җырлый.

ДӘРЕС 14

Аллаһы хуплаган гыйбадәт

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Үткән дәрестән белгәнебезчә, күпчелек кешеләрнең гыйбадәтен Аллаһы хупламый. Әмма без Барлыкка Китерүчебезне шатландырырлык итеп гыйбадәт кыла алабыз. Нинди гыйбадәтне, ягъни динне, ул хуплый? (Ягъкуб 1:27) Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә икәнен карап чыгыйк.

1. Безнең гыйбадәтебез нәрсәгә нигезләнергә тиеш?

Безгә Изге Язмалар өйрәткәнчә гыйбадәт кылырга кирәк. Гайсә Аллаһыга болай дигән: «Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17). Хакыйкатьне Аллаһының Сүзендә табып була. Ләкин кайбер диннәр аны санга сукмый. Алар хакыйкатьне кеше тәгълиматлары һәм гореф-гадәтләр белән алмаштыра. Әмма Йәһвә үз әмерен санга сукмаган кешеләрне хуп күрми. (Марк 7:9 укы.) Икенче яктан, без, Изге Язмалар буенча гыйбадәт кылганда һәм андагы киңәшләрне тотканда, аның йөрәген сөендерәбез.

2. Без Йәһвәгә ничек гыйбадәт кылырга тиеш?

Без Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән булырга тиеш, чөнки ул безнең Барлыкка Китерүчебез (Ачылыш 4:11). Бу нәрсәне аңлата? Без аны яратырга һәм, бернинди пот я сурәт кулланмыйча, аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш. (Ишагыя 42:8 укы.)

Безнең гыйбадәтебез «изге, Йәһвәгә яраклы» булырга тиеш (Римлыларга 12:1). Бу безгә аның әхлакый нормалары буенча яшәргә кирәк дигәнне аңлата. Мәсәлән, Йәһвәне яраткан кешеләр аның никахка кагылышлы нормаларын ярата һәм алар буенча яши. Шулай ук алар тәмәке тарту, наркотиклар куллану һәм исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш күп эчү кебек начар гадәтләрдән сакланаa.

3. Ни өчен без Йәһвәгә башкалар белән гыйбадәт кылырга тиеш?

Һәр атна үтә торган очрашуларыбыз безгә «җыелышта... Йәһвәне мактарга» мөмкинлек бирә (Зәбур 111:1, 2). Мәсәлән, без Аллаһыны аңа җырлар җырлап мактыйбыз. (Зәбур 104:33 укы.) Йәһвә безне ярата һәм очрашуларның безгә мәңге шатланып яшәргә ярдәм итәчәген белә. Шуңа күрә ул безне очрашуларга килергә чакыра. Бергә җыелганда, без бер-беребезне ныгытабыз һәм рухландырабыз.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвә гыйбадәтебездә сурәтләр куллануны хупламый. Ни өчен икәнен тикшереп чыгыгыз. Аллаһыны ничек мактап була икәнен белегез.

4. Без гыйбадәтебездә сурәтләр кулланырга тиеш түгел

Аллаһының моны хупламаганын без каян беләбез? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Аллаһыга табынганда, сурәтләр куллану дөресме?» (3:26)

Коллаж: 1. Исраиллеләр Синай тавы янында алтын бозау сынына табына. 2. Ир кеше кулында дисбе тотып, изге Мәрьямгә дога кыла.
  • Борынгы заманда кайбер исраиллеләр Аллаһыга табынуда пот кулланганда, ул моңа ничек караган?

Кайбер кешеләр гыйбадәтләрендә сурәтләр кулланып, Аллаһыга якынрак булырга тырыша. Ләкин чынлыкта алар Аллаһыдан читләшә түгелме? Чыгыш 20:4—6 һәм Зәбур 106:35, 36 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Кешеләр үз гыйбадәтләрендә нинди әйберләр һәм сурәтләр куллана?

  • Йәһвә сурәтләр куллануга ничек карый?

  • Гыйбадәттә сурәтләр куллану турында сез нәрсә уйлыйсыз?

5. Йәһвәгә генә гыйбадәт кылу безне дини ялганнан һәм хорафатлардан азат итә

Йәһвә хуплаган гыйбадәт ничек дини ялганнан һәм хорафатлардан азат итә ала икәнен белегез. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «Хакыйкать мине азат итте» (5:16)

Зәбур 91:14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәне яратып, аңа гына гыйбадәт кылган кешеләргә ул нәрсә вәгъдә итә?

6. Без Аллаһыга җыелыш очрашуларында гыйбадәт кылабыз

Очрашуларыбызда җырлар җырлап һәм комментарийлар биреп, без Йәһвәне мактыйбыз һәм бер-беребезне ныгытабыз. Зәбур 22:22 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Очрашуда башкалар комментарийлар биргәндә, бу сезгә ошыймы?

  • Сез берәр комментарий әзерләргә теләр идегезме?

Коллаж: Изге Язмаларны өйрәнгән хатын-кыз Аллаһыга, ул хуп күргәнчә, гыйбадәт кылырга өйрәнә. 1. Ул җыелыш очрашуында Йәһвәне данлап, җыр җырлый. 2. Ул җыелыш очрашуында комментарий бирә. 3. Ул бер хатынга һәм аның кызына Изге Язмаларга нигезләнгән видео күрсәтә.

7. Өйрәнгәннәребезне башкаларга сөйләгәндә, Йәһвә шатлана

Изге Язмалардан белгәннәребезне башкалар белән уртаклашыр өчен төрле мөмкинлекләр бар. Зәбур 9:1 һәм 34:1 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Изге Язмалардан белгән нинди хакыйкатьне сез берәрсенә сөйләргә теләр идегез?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Һәр кеше Аллаһыга ничек гыйбадәт кылырга икәнен үзе хәл итә»,— дип әйтә.

  • Ә сез ничек уйлыйсыз?

ЙОМГАКЛАУ

Без Барлыкка Китерүчебезгә генә гыйбадәт кылганда, аны җыелыш очрашуларында мактаганда һәм белгәннәребезне башкаларга сөйләгәндә, аны сөендерәбез.

Кабатлау

  • Гыйбадәтебез нәрсәгә нигезләнергә тиеш? Аңлатыгыз.

  • Ни өчен без Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тиеш?

  • Ни өчен без Аллаһыга яраклы булырга теләгән кешеләр белән бергә гыйбадәт кылырга тиеш?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

«Мин бүтән потларга табынмыйм» дигән мәкаләдән бер хатын-кызның потларга табынудан ничек арынганын укыгыз.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» (Мәкаләләр 2011)

Сезгә җыелыш очрашуларында комментарийлар бирергә нәрсә ярдәм итә ала икәне турында белегез.

«Йәһвәне җыелышта данлагыз» («Күзәтү манарасы» 2019 ел, гыйнвар)

Бер яшь кешегә җыелыш очрашуларына йөрү авыр бирелсә дә, аларның аңа нинди файда китергәнен белегез.

«Йәһвә минем хакта кайгырта» (3:07)

Күпләр хачны христиан диненең символы дип саный. Ләкин без аны гыйбадәтебездә кулланырга тиешме?

«Сез хачка табынасызмы?» (Интернет мәкалә)

a Бу темалар киләсе дәресләрдә каралачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу