Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 48 дәрес
  • Яхшы дуслар сайлагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхшы дуслар сайлагыз
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Сез Йәһвәнең дусты була аласыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Аллаһыны яратучылар белән дус бул
    Аллаһы мәхәббәтендә калыйк
  • Мәхәббәтсез дөньяда дуслыкны ныгыт
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Яхшы дусларны ничек табарга?
    Сорауларыңа җаваплар (1 нче том)
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 48 дәрес
Дәрес 48. Дүрт дус бергә селфи ясый.

ДӘРЕС 48

Яхшы дуслар сайлагыз

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Якын дуслар яхшы чакларда тормышыбызга ямь өсти, ә авыр чакларда безне ныгыта. Әмма, Изге Язмалар буенча, яхшы дусларны сайлый белергә кирәк. Моны ничек эшләргә? Әйдәгез, карап чыгыйк.

1. Сайлаган дусларыгыз үзегезгә ничек тәэсир итәчәк?

Кешеләр гадәттә кем белән аралаша, шуларга охшаш булып китә. Бу йогынты я яхшы, я начар булырга мөмкин. Без дуслар белән турыдан-туры я интернет аша аралашабызмы, аерма юк, алар безгә тәэсир итә. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар [Йәһвәне яратмаучылар] белән аралашучы зыян күрер» (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Йәһвәне яраткан һәм аңа гыйбадәт кылган дуслар сезгә аңа якын булырга һәм яхшы карарлар кабул итәргә булыша ала. Ә Йәһвәне яратмаган дуслар безне аңардан читләштерергә мөмкин. Менә ни өчен Изге Язмалар безне дусларны акыл белән сайларга өнди! Дусларыбыз Аллаһыны яратса, бу үзебезгә дә, аларга да файда китерә. Без «бер-беребезне дәртләндереп һәм ныгытып тора» алабыз (1 Тисалуникәлеләргә 5:11).

2. Кем белән дуслашуыгыз Йәһвә өчен мөһимме?

Йәһвә үз дусларын җентекләп сайлый. «Намуслылар — аның якын дуслары» (Гыйбрәтле сүзләр 3:32). Без Йәһвәне яратмаган дуслар сайласак, ул нәрсә хис итәр иде? Ул бик күңелсезләнер иде. (Ягъкуб 4:4 укы.) Ә яманнар белән аралашмасак һәм Йәһвәгә һәм аны яраткан кешеләргә якынлашсак, ул сөенәчәк һәм безне үз дуслары итеп сайлаячак (Зәбур 15:1—4).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Ни өчен яхшы дуслар сайлау мөһим икәнен тикшерегез һәм тормышыгызны баетачак дуслыкны ничек булдырырга икәнен белегез.

3. Начар дуслар сайламагыз

Аллаһыны һәм аның нормаларын яратмаган кешеләр — начар дуслар. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Яманнар белән аралашма» (6:18)

  • Без, үзебез дә абайламыйча, яманнар белән ничек аралаша башларга мөмкин?

1 Көринтлеләргә 15:33 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Нинди кеше сезнең өчен яман дус булыр иде? Аңлатыгыз.

Зәбур 119:63 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Кешенең яхшы дус буласын ничек билгеләргә?

Бер савыт алма. Бер черек алма чебеннәр җыя һәм башка алмаларны черетә башлый.

Бер черек алма калганнарын черетә. Бер яман дус сезгә ничек тәэсир итәчәк?

4. Төрле кешеләр яхшы дуслар булып китә ала

Изге Язмаларда борынгы Исраилдә яшәгән ике ир-ат, Давыт белән Йонафан, турында әйтелә. Алар төрле яшьтә булган һәм төрле шартларда яшәгән. Шулай да алар искиткеч дуслар булып киткән. 1 Ишмуил 18:1 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Үзебездән яше һәм дәрәҗәсе белән аерылып торган кешенең яхшы дустыбыз булып китә алганын без кайдан беләбез?

Римлыларга 1:11, 12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәне яраткан дуслар бер-берсен ничек дәртләндерә ала?

Бу видеороликтан сез бер яшь абый-кардәшнең көтелмәгән җирдә дуслар тапканын белерсез. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Дусларны көтелмәгән җирдә табабыз» (5:06)

  • Ни өчен Акилның мәктәптә дуслар сайлавы аның әти-әнисен борчыган?

  • Ни өчен башта аңа андый дуслык ошаган?

  • Ул ялгызлык хисен ничек җиңә алган?

5. Яхшы дуслык булдырыгыз

Чын дусларны ничек табарга һәм үзегезгә чын дус ничек булырга икәнен карап чыгыгыз. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «Кем чын дус?» (4:14)

«Кем чын дус?» дигән видеороликтан бер күренеш. Бер яшүсмер кыз төрле яшь, расадагы һәм төрле талантлы дуслары арасында тора.

Гыйбрәтле сүзләр 18:24 һәм 27:17 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Чын дуслар бер-берсенә ничек ярдәм итәләр?

  • Сезнең шундый чын дусларыгыз бармы? Юк икән, андый дуслыкны ничек булдырырга?

Филипиялеләргә 2:4 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Яхшы дусларга ия булыр өчен, сезгә үзегезгә яхшы дус булырга кирәк. Моны ничек эшләргә?

Коллаж: Бер яшь хатын-кыз янына өч якын дусты килә. 1. Аларның берсе белән ул телефоннан сөйләшә. 2. Олы яшьтәгесе белән ул Патшалык Залында сөйләшә. 3. Аларның берсе кайгырганга, ул аның янына килгән.

Яхшы дусларга ия булыр өчен, сезгә үзегезгә яхшы дус булырга кирәк

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Дуслар сайлаганда, артык таләпчән булсак, гел дусларсыз калырбыз»,— дип әйтә.

  • Сез нәрсә әйтер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Яхшы дуслар сайласак, бу Йәһвәне сөендерер һәм безгә файда китерер.

Кабатлау

  • Ни өчен кем белән дуслашуыбыз Йәһвә өчен мөһим?

  • Нинди кешеләрне без дуслар итеп сайларга тиеш түгел?

  • Яхшы дуслыкны ничек булдырып була?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Яхшы дуслар сынаулар вакытында безгә ничек ярдәм итә ала?

«Ахыр килгәнче, кардәшләрегез белән дуслыгыгызны ныгытыгыз» («Күзәтү манарасы» 2019 ел, ноябрь)

Яхшы дуслар булдырыр өчен, нинди гамәли адымнар ясап була?

«Яхшы дусларны ничек табарга?» («Сорауларыңа җаваплар», 1 том, 8 бүлек)

Онлайн дуслык турында сез нәрсә белергә тиеш?

«Социаль челтәр ятьмәгә әйләнмәсен!» (4:12)

«Мин Әтигә ия булырга хыялландым» дигән мәкаләдән ни өчен бер ир-ат башка дуслар сайлаган икәнен белегез.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» (Мәкаләләр 2012)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу