Алла яратуыннан безне кем аерачак?
«Без яратабыз, чөнки беренче булып Аллаһы безне яратты» (1 ЯХЪЯ 4:19).
1, 2. а) Безне яраталар икәнен белү безгә ни өчен мөһим? б) Без барыннан да күбрәк кемнең яратуына мохтаҗ?
СЕЗНЕ яраталар икәнен белү, сезнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим? Бишектән алып өлкән яшькә кадәр кеше яратуга мохтаҗ. Әнисе кулларында яратып тоткан сабыйны сезнең күзәткәнегез бармы? Тирә-юньдә нәрсә генә булмаса да, бу сабый әнисенең мөлаем күзләрен күргәндә, әнисенең яраткан кулларында үзен тыныч һәм борчусыз хис итә. Ә яшүсмер һәм кайчак ярсулы чакларыгызда нәрсә булганы сезнең исегездәме? (1 Тессалуникәлеләргә 2:7). Яшәвебезнең шул чорында без кайвакыт нәрсә теләгәнебезне үзебез дә белмибез һәм хәтта нәрсә сизгәнебезне дә аңламыйбыз. Ләкин әти һәм әнинең безне яратуларын белү, безнең өчен бик мөһим! Алар янына һәркайсы сорау яисә авырлыклар белән килеп булуы турында уйлаганда, әллә безгә җиңелрәк булмый идеме? Һичшиксез, бөтен тормыш буена без барыннан да күбрәк яратуга мохтаҗ. Башкаларның яратуы без алар өчен кадерле икәнендә ышандыра.
2 Кеше гармоник рәвештә үссен һәм сабыр булсын өчен, ата-ананың бетмәс яратуы мөһим. Ләкин рухи һәм эмоциональ иминлегебез өчен безгә күктәге Атабыз, Йәһвә безне ярата икәнен белү тагын да мөһимрәк. Бәлкем, бу журнал укучыларының кайберләренең алар турында чын кайгыртучанлык күрсәтүче ата-аналары юктыр. Әгәр дә синең очракта бу шулай икән, өметсезләнмә. Әгәр дә син ата-ана яратуын кичермәгән булсаң да яисә ата-ана яратуы аз булса да, Алланың бетмәс яратуы аны алмаштырачак.
3. Үз халкын яратуында Йәһвә ничек ышандыра?
3 Йәһвә Исай пәйгамбәр аша ана үз имчәк баласын «оныта» ала, ә ул үз халкын беркайчан да онытмаячак дип әйткән (Исай 49:15). Шулай ук Давыт та: «Атам, анам мине ташлады, әмма Ходай мине кабул итәчәк»,— дип ныклы ышаныч белән әйткән (Мәдхия 26:10). Нинди дәртләндерүче сүзләр! Син нинди генә шартларда булсаң да, әгәр дә син Йәһвә Аллага үзеңне багышлаган хезмәтче һәм аның белән шәхси мөнәсәбәтләр үстергәнсең икән, син һәрчакта да истә тотарга тиеш: һәркайсы кешенең яратуына караганда, Алла сине ныграк ярата!
Үзегезне Алла яратуында саклагыз
4. Алла яратуында беренче гасыр мәсихчеләре ничек ышандырылган булган?
4 Йәһвә яратуы турында син беренче тапкыр кайчан белдең? Бәлкем, синең очрак беренче гасыр мәсихчеләренең очрагына охшаштыр. Паулның Римлыларга язган хатының 5 нче бүлегендә Алладан ерак булган гөнаһ кылучы кешеләрнең Йәһвә яратуы белән танышканнары искиткеч сурәтләнә. Бишенче шигырьдә (ЯД) без болай дип укыйбыз: «Безнең йөрәкләргә безгә бирелгән изге рух аша Алла яратуы яуган». Сигезенче шигырьдә ул: «Алла безгә карата үз яратуын шуның белән күрсәтә: Мәсих без әле гөнаһлы булганда безнең өчен үлгән»,— дип өсти.
5. Алла яратуының зурлыгын аңларга һәм аның өчен рәхмәтле булырга сиңа нәрсә ярдәм итте?
5 Шулай ук синең белән дә: Алла Сүзендәге хакыйкать белән танышкач һәм иман күрсәтә башлагач, Йәһвәнең изге рухы синең йөрәгеңә тәэсир итә башлаган. Бу тәэсир аркасында син Йәһвәнең, яраткан Улын үлемгә җибәреп, синең өчен нәрсә эшләгәненең әһәмиятлелеген аңлагансың һәм бәяләгәнсең. Шуның белән Йәһвә ни дәрәҗәдә ул кешеләрне нык ярата икәнен сиңа аңларга ярдәм иткән. Син Йәһвәдән читләшкән гөнаһлы кеше булып туган булсаң да, Йәһвә кешеләргә мәңгелек тормыш өмете белән тәкъва булуга мөмкинлек биргәнен белү әллә синең йөрәгеңне дулкынландырмаган идеме? Син Йәһвәгә карата ярату сизә башламадыңмы? (Римлыларга 5:10).
6. Безгә ни өчен кайвакыт Йәһвә кайдадыр ерак булган кебек тоела?
6 Күктәге Атабыз үзенең яратуы белән сине үзенә җәлеп иткәннән соң һәм син аңа яраклы булыр өчен үз тормышыңны үзгәрткәннән соң, син үзеңне Аллага багышладың. Хәзер синдә Алла белән тынычлык мөнәсәбәтләре. Ләкин сиңа кайвакыт Йәһвә кайдадыр ерак булган кебек тоелмыймы? Бу тойгылар безнең һәрберебездә дә барлыкка килергә мөмкин. Ләкин һәрчак Алла үзгәрми икәнен истә тотыйк. Аның яратуы җиргә бертуктаусыз җылы нурларын җибәрүеннән туктамаган кояш кебек үзгәрешсез һәм нык (Малахий 3:6; Ягъкуб 1:17). Без исә, киресенчә, вакытлыча булса да, үзгәрә алабыз. Мәсәлән, Җирнең әйләнүенә карап аның бер ягын караңгылык каплап тора. Нәкъ шулай ук безнең белән дә: әгәр дә без чак кына булса да Алладан читкә борылсак, без аның белән мөнәсәбәтләребездә «салкынлык» сизәргә мөмкин. Без бу хәлне ничек төзәтә алабыз?
7. Үз-үзебезне сынау безгә Алла яратуында калыр өчен ничек ярдәм итә?
7 Әгәр дә без Алланың яратуыннан безне нәрсәдер аерган кебек сизәбез икән, үз-үзебездән сорарга кирәк: «Мин Алла яратуына гадәттәгечә кебек кенә карамыйммы соң? Мин иманда көчсезләнеп тере һәм яратучы Алладан акрын гына читкә борылмыйммы? Мин үз уйлауларымны «рухилыкка» түгел, ә «тән теләкләренә» юнәлдермимме?» (Римлыларга 8:5—8, ЯД; Еврейләргә 3:12). Әгәр дә без Йәһвәдән читләшкәнбез икән, без моны төзәтер һәм аның белән мөнәсәбәтләрне яңадан якын һәм җылы итәр өчен кирәкле адымнар ясый алабыз. Ягъкуб безне: «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дип чакыра (Ягъкуб 4:8). Яһүдинең сүзләренә дә колак салыйк. Ул болай дип әйткән: «Сөеклеләрем, үз тормышыгызны иң изге иманыгыз нигезендә корып яшәгез, Изге Рух белән дәртләнеп дога кылыгыз. Раббыбыз Гайсә Мәсих Үзенең шәфкатендә сезгә мәңгелек тормыш бирәчәген көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтегездә калыгыз» (Яһүд 20, 21).
Үзгәргән шартлар Алла яратуына тәэсир итмиләр
8. Безнең тормышта көтмәгәндә нәрсә үзгәрергә мөмкин?
8 Бу әйберләр системасында тормыш күп үзгәрүләр белән бәйле. Сөләйман патша «барысы өчен вакыт һәм очрак» дип билгеләгән (Вәгазьче 9:11). Бер дә көтмәгәндә безнең тормышыбыз тулысынча үзгәрергә мөмкин. Бүген без сау-сәламәт, иртәгә — бик каты чирләп китә алабыз. Безнең бер караганда беркайчан да югалтмаслык эшебез бар кебек, ә икенче көн эшсез калабыз. Үлем, кисәтмичә, безнең яраткан якыныбызны алып китәргә мөмкин. Кайбер илләрдәге мәсихчеләр тыныч шартларга күпмедер вакыт шатлана алалар һәм аннан соң аларның өсләренә, көтмәгәндә көчле эзәрлекләүләр килергә мөмкин. Бәлкем, безгә яла ягалардыр һәм без башка кешеләр ягыннан гаделсез мөгамәлә кичерәбездер. Әйе, безнең тормышны үзгәрешсез һәм тулысынча куркынычсыз дип әйтеп булмый (Ягъкуб 4:13—15).
9. Безгә Римлыларга язылган хатның 8 нче бүлегенең бер өлешен карап чыгу ни өчен файдалы булыр иде?
9 Мондый вакыйгалар безнең белән булганда без үзебезне ташланган кебек хис итүебез һәм хәтта безгә карата Алла яратуы кимегән дип уйлавыбыз мөмкин. Мондый очракларны безнең һәрберебез кичерергә мөмкин. Шуңа күрә безгә рәсүл Паулның Римлыларга язган хатының 8 нче бүлегендәге юанычлы сүзләрен карап чыгу файдалы булыр иде. Бу сүзләрне Паул майланган мәсихчеләргә язган булган. Ләкин аларны шулай ук тәкъва дип билгеләнгән башка сарыкларга карата да кулланып була. Алар Ибраһим кебек, Алла дуслары дип аталган (Римлыларга 4:20—22; Ягъкуб 2:21—23).
10, 11. а) Дошманнар кайбер чакта Алла халкын нәрсәдә гаеплиләр? б) Мәсихчеләр өчен мондый гаепләүләрнең ни өчен әһәмияте юк?
10 Римлыларга 8:31—34 не укып чыгыгыз. «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала соң?» — дип сорый Паул. Әлбәттә, Иблис һәм аның явыз дөньясы безгә каршы торалар. Каршы килүчеләр хәтта җирле судларда да безгә яла ягып гаепләргә мөмкин. Кайбер чакта мәсихче ата-аналарны алар үз балаларын яратмыйлар дип гаепләргә мөмкин, чөнки алар балаларына Алла кануннарын боза торган медицина чараларыннан баш тартырга яисә аларга мәҗүсиләр бәйрәмнәрендә катнашырга рөхсәт бирмәскә мөмкин (Рәсүлләр 15:28, 29; 2 Көринтлеләргә 6:14—16). Мәсихчеләрнең кайберсен алар сугыш вакытында үтерергә баш тартканга яисә сәясәттә катнашмаганга күрә, хөкүмәткә каршы агитациядә гаеплиләр (Яхъя 17:16). Кайбер каршы килүчеләр, Йәһвә Шаһитләре куркыныч мәзһәп дип, масса-күләм мәгълүмат чаралары аша ялган тараталар.
11 Ләкин рәсүлләр көннәрендә: «Безгә билгеле булганча, һәркайда бу мәзһәпкә [сектага] каршы сөйлиләр»,— дип әйтелгән сүзләрне онытмаска кирәк (Рәсүлләр 28:22). Әллә ялган гаепләүләрнең берәр нинди әһәмияте бармы? Алла бит чын мәсихчеләрне, аларның Мәсихнең йолым корбанына иман итүләренә нигезләнеп, тәкъва дип игълан итә. Йәһвә аңа хезмәт итүчеләр өчен үзенең яраткан Улын — иң кадерле бүләкне биргәннән соң, аларны үз яратуыннан ничек мәхрүм итә ала ди? (1 Яхъя 4:10). Хәзер, Мәсих инде үле хәлдән терелтеп торгызылгач һәм Алланың уң кулы янында утырганда, ул мәсихчеләрне яклый. Мәсихнең аның артыннан баручы кешеләрне яклый алмавын кем исбат итә ала һәм Алла үзенең тугры кешеләре файдасына карар чыгарганда кем аны кире кага ала? Беркем дә булдыра алмый! (Исай 50:8, 9; Еврейләргә 4:15, 16).
12, 13. а) Нинди шартлар һәм хәлләр безне Алла яратуыннан аера алмый? б) Безгә каршы авырлыклар тудырып, Иблис нинди максатка ирешергә тели? в) Мәсихчеләр ни өчен һәрчакта да җиңәләр?
12 Римлыларга 8:35—37 не укыгыз. Йәһвә һәм аның Улы Гайсә Мәсих яратуыннан безне, үзебездән башка нәрсә яисә кем аера ала? Иблис үзенең җирдәге хезмәтчеләрен кулланып мәсихчеләргә күп газаплар китерергә мөмкин. Үткән гасырда безнең күп мәсихче кардәшләребез күп илләрдә мәрхәмәтсез эзәрлекләүләр кичергәннәр. Бүген кайбер илләрдә безнең кардәшләр һәр көн экономик авырлыклар белән очрашалар. Кайберләре ачлыктан газапланалар яисә киенергә киемнәре юк. Бу авыр шартларны тудырып, Иблис нинди максатка ирешергә тели? Аның максатларының берсе — Йәһвәгә чын гыйбадәт кылуга каршы килү. Иблис Алла яратуы безгә карата кимеде дигәнгә безне ышандырырга тели. Әмма ләкин бу шулаймы соң?
13 Мәдхия 43:23 тән өземтә китергән Паул кебек без дә Алланың Сүзен өйрәнәбез. Без — Алланың «сарыклары» — бу бар булган авырлыкларны, аның исеме өчен кичерүебезне аңлыйбыз. Алла исемен изгеләндерү һәм аның хакимлеген яклау турында сораулар хәл ителә. Менә ни өчен Алла бу газапларны рөхсәт итә һәм бу ул безне башка яратмый дигәнне күрсәтми. Нинди генә авыр шартлар булмаса да, без Алланың үз халкына һәм шулай ук безнең һәрберебезгә карата яратуы бер дә кимемәгән икәнендә ышанычлы. Әгәр дә без сафлыгыбызны сакласак, безнең уңышсыз булып күренгән һәркайсы җиңелүебез җиңүгә әйләнәчәк. Алланың какшамас яратуында ышандыру безгә көч һәм таяныч бирә.
14. Мәсихчеләр очрата алган бар авырлыкларга карамастан, аларга карата Алланың яратуында ни өчен Паул ышанычлы булган?
14 Римлыларга 8:38, 39 ны укыгыз. Мәсихчеләрне Алла яратуыннан бернәрсә дә аера алмаганында Паул ни өчен ышанычлы булган? Авырлыклар Алланың безгә карата яратуына тәэсир итә алмаганына Паулның ышанычын, әлбәттә, Аллага хезмәт итүдә аның белән булган вакыйгалар ныгыткан (2 Көринтлеләргә 11:23—27; Филиппуйлыларга 4:13). Шулай ук Паул Йәһвәнең мәңгелек максатын һәм үткән гасырларда Алла үзенең халкы белән ничек мөгамәлә иткәнен белгән. Үлем Алланың аңа тугры хезмәт иткән кешеләргә карата яратуыннан ныграк була аламы? Юк! Аллага тугры хезмәт итүчеләр, хәтта үлгәч тә, Алланың камил хәтерендә исән булалар һәм ул тиешле вакытта аларны терелтеп торгызачак (Лүк 20:37, 38; 1 Көринтлеләргә 15:22—26).
15, 16. Алланы үз тугры хезмәтчеләрен яратмый башларга нәрсә беркайчан да мәҗбүр итә алмаганын, әйтеп бирегез.
15 Бүгенге тормыш безгә нинди генә бәхетсезлекләр алып килмәсә дә — көчсез калдыра торган хәвеф-хәтәрләр, үлемгә китерә торган авырулар яисә экономик авырлыклар — бернәрсә дә Алланың үз халкына карата яратуын юк итә алмый. Тыңламаучан, соңыннан Иблис булган фәрештә кебек куәтле фәрештәләр дә, Йәһвәне үз тугры хезмәтчеләрен яратмый башларга мәҗбүр итә алмыйлар (Әюп 2:3). Хөкүмәтләр Алла хезмәтчеләренең эшләренә тыю куя, төрмәгә утырта һәм алар белән начар мөгамәлә итә алалар һәм шулай ук аларны «персоналар нон грата» дип игълан итә алалар (1 Көринтлеләргә 4:13). Халыклар ягыннан мондый гаделсез нәфрәт кешеләрне безгә каршы борылырга мәҗбүр итә ала, ләкин ул Галәмнең Хакимен безне ташларга мәҗбүр итә алмый.
16 Без — мәсихчеләр һәм безгә бу әйберләр системасының вакыйгалары, хәлләре һәм шартлары, ягъни Паул «хәзерге... нәрсәләр» дип атаганнар һәм шулай ук «киләчәктәге нәрсәләр» дә Алланың үз халкына карата тугрылыгын боза ала дип курыкмаска кирәк. Җирдәге һәм күктәге көчләр безгә каршы сугыш алып барсалар да, Алланың тугры яратуы безгә һәрчакта да таяныч булачак. Паул сүзләре буенча безне «биеклек һәм тирәнлек тә» Алла яратуыннан мәхрүм итә алмый. Әйе, безне өметсезләндерә алган бернәрсә дә һәм иң нык булса да, бернинди тәэсир дә Алла яратуыннан аера алмый; бернинди зат та Барлыкка Китерүченең һәм аның тугры хезмәтчеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне боза алмый. Алла яратуы беркайчан да юкка чыкмаячак — ул мәңгелек (1 Көринтлеләргә 13:8).
Алла шәфкатен мәңге кадерләгез
17. а) Алла яратуында булу ни өчен «тормышка караганда... яхшырак»? б) Без Алла шәфкатенең кадерен белүебезне ничек күрсәтә алабыз?
17 Алла яратуы сезнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим? Давыт: «Чөнки тормышка караганда, Синең шәфкатең күпкә яхшырак, авызларым Сине мактар. Шулай мин тормышымда Сине данлармын; Синең исемең хакына кулларымны күтәрермен»,— дип язган вакытта кичергән хисләрен сез дә кичерәсезме? (Мәдхия 62:4, 5). Чыннан да бу дөньядагы тормышта Алла яратуыннан һәм аның белән дуслыктан башка зуррак берәр нәрсә бармы? Мәсәлән, нәрсә яхшырак: табышлы дөньяви эш урынымы яисә Алла белән якын мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә алынган бәхет һәм йөрәктәге тынычлыкмы? (Лүк 12:15). Кайбер мәсихчеләр Йәһвәдән ваз кичәргә яисә үлемгә дучар булырга дигән сайлау алдында торганнар. Мондый сайлауны Йәһвә Шаһитләренә еш кына Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында нацистларның концентрацион лагерьларында ясарга туры килгән. Безнең кардәшләр, кайберәүләрне исәпкә алмаганда, Алла яратуында калырга яхшырак дип күргәннәр, хәтта моның өчен үләргә кирәк булса да. Алла яратуында тугры калган кардәшләр ул аларга, бу дөнья бирә алмаган мәңгелек тормыш бирәчәгендә ышанычлы була алалар (Марк 8:34—36). Ләкин сүз мәңгелек тормыш турында гына бармый.
18. Безнең ни өчен шул хәтле мәңге яшисе килә?
18 Йәһвә Алласыз мәңгелек тормыш мөмкин булмаса да, безнең Барлыкка Китерүчебезсез чиксез тормыш нинди булыр иде икәнен күз алдына китереп карагыз. Тормыш чын максатсыз, юкка гына булачак. Бу соңгы көннәрдә Йәһвә үз халкына канәгатьлелек китерә торган эш кушкан. Шуңа күрә Йәһвә, үз ихтыярын Бөек Үтәүче, биргән мәңгелек тормышта бик күп — белүгә һәм шөгыльләнүгә лаеклы булган искиткеч нәрсәләр булуында без ышанычлы була алабыз (Вәгазьче 3:11). Киләчәк меңьеллыкларда без белемнәребезне күпме генә арттырмасак та, без беркайчан да тулысынча, «Аллаһының байлыгын... зирәклегенең һәм белеменең тирәнлеген» белә алмаячакбыз (Римлыларга 11:33).
Ата сезнең кадерегезне белә
19. Гайсә үз шәкертләренә нинди соңгы ышандыру биргән?
19 Безнең эраның 33 елының, 14 нисанында, Гайсә үзенең 11 тугры рәсүле белән соңгы кичен үткәргән. Ул аларга аларны алда көткән сынаулар алдында ныгытырга тиеш булган күп киңәшләр биргән. Рәсүлләр Гайсә белән бергә аның сынауларында булганнар иде һәм һәрберсе Гайсәнең яратуын үз өстендә кичергән (Лүк 22:28, 30; Яхъя 1:16; 13:1). Шуңа күрә Гайсә аларны: «Ата үзе сезнең кадерегезне белә»,— дип ышандырган (Яхъя 16:27). Ничек соң бу сүзләр шәкертләргә аларның күктәге Аталары аларга карата назлы хисләр сизә икәнен аңларга ярдәм иткән!
20. Сез нәрсә эшләргә тулы тәвәккәл һәм сез нәрсәдә ышанычлы була аласыз?
20 Бүген яшәгән күп кенә кешеләр инде дистәләгән еллар Йәһвәгә хезмәт итәләр. Һичшиксез, бу явыз әйберләр системасы ахыры алдында без күп сынаулар белән очрашачакбыз. Мондый сынауларга яисә кайгы-хәсрәтләргә Алланың сезне бөтен йөрәге белән яратуында шикләнергә юл куймагыз. Йәһвә сезнең кадерегезне белә, монда бернинди дә арттыру юк (Ягъкуб 5:11). Безнең һәрберебез җавап итеп, Алла таләпләрен тугры үтәвен дәвам итсен (Яхъя 15:8—10). Әйдәгез, аның исемен данлар өчен һәрбер уңайлы очрактан файдаланыйк. Безгә дога кылып һәм аның Сүзен өйрәнеп, алга таба да Йәһвәгә якынлашуны дәвам итү тәвәккәллегебездә ныгырга кирәк. Киләчәк көн нәрсә генә алып килмәсә дә, әгәр дә без Йәһвә хуплавын бар көчләребез белән эзләргә тырышабыз икән, без йөрәкләребездә тынычлык һәм аның бетмәс яратуында тулы ышаныч саклаячакбыз (2 Петер 3:14).
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Рухи һәм эмоциональ тигезлекне саклар өчен без барыннан да күбрәк кемнең яратуына мохтаҗ?
• Йәһвәне үз хезмәтчеләрен яратудан нәрсә беркайчан да аера алмый?
• Йәһвә яратуы ни өчен «тормышка караганда... яхшырак»?
[18 биттәге иллюстрацияләр]
Паул ни өчен ул эзәрлекләүләр кичерә икәнен аңлаган.
[19 биттәге иллюстрация]
Әгәр дә без Алладан безне нәрсәдер аера икәнен сизәбез икән, без моны төзәтә алабыз.