Йәһвә безгә көннәребезне санарга өйрәтә
«Безгә көннәребезне, акыллы йөрәк булдыра алырлык итеп, санарга өйрәт» (МӘДХИЯ 89:12).
1. Безгә ничек көннәребезне «санарга» икәнен Йәһвәдән сорау ни өчен урынлы?
ЙӘҺВӘ АЛЛА — безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Яшәү Бирүчебез (Мәдхия 35:10; Ачылыш 4:11). Шуңа күрә безнең яшәү еллары белән акыллы итеп кулланырга аннан башка беркем дә яхшырак өйрәтмәячәк. Һәм мәдхия җырлаучының Аллага: «Безгә көннәребезне, акыллы йөрәк булдыра алырлык итеп, санарга өйрәт»,— дигән үтенүе тулысынча аңлашыла (Мәдхия 89:12). Бу сүзләр язылган 89 нчы мәдхия, һичшиксез, безнең игътибар белән карап чыгуыбызга лаек. Иң беренче итеп әйдәгез, бу Алла тарафыннан рухландырылган җыр турында гомуми күзаллау алыйк.
2. а) Кем 89 нчы мәдхиянең язучысы дип билгеләнгән һәм кайчан ул, бәлкем, язылган булгандыр? б) Бу мәдхия безнең тормышка карата карашыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?
2 Мәдхиянең беренче шигырендә бу «Алла кешесе, Мусаның догасы» икәне турында әйтелә. Бу мәдхия кеше гомеренең тиз үтүенә басым ясаганга күрә, күрәсең, ул исраиллеләрнең Мисыр коллыгыннан азат ителгәннән соң һәм, кешеләр меңнәрчә үлгәндә — тугры булмаган кешеләр юк булганчы — 40 ел чүлдә йөргән вакытында язылган булгандыр (Саннар 32:9—13). Һәрхәлдә, 89 нчы мәдхия камил булмаган кешеләрнең гомерләре бик кыска икәнен күрсәтә. Димәк, безнең тормышыбызның кадерле көннәрен акыллы итеп кулланырга кирәк.
3. 89 нчы мәдхиянең кыскача эчтәлеге нинди?
3 Беренче шигыреннән алтынчысына кадәр 89 нчы мәдхиядә Йәһвә турында безнең мәңгелек сыендыручыбыз турында кебек әйтелә. Җиденче шигыреннән уникенчесенә кадәр, безнең тиз үтүче тормышны Аллага яраклы итеп кулланыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк икәне күрсәтелә. Һәм 13 тән 17 дәге шигырьләр күрсәткәнчә, без Йәһвәнең игелеген һәм фатихасын алырга бик телибез. Әлбәттә, бу мәдхиядә һәрбер Йәһвә хезмәтчесенең тормышы ничек барачак икәне турында алдан әйтелмәсә дә, безгә барыбызга да бу догада чагылдырылганны күңелгә салырга кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллага үзләрен багышлаган кешеләрнең карашыннан чыгып, 89 нчы мәдхияне җентекләп карыйк.
Йәһвә безнең «сыеныр урыныбыз»
4—6. Йәһвә безнең өчен нинди мәгънәдә «сыеныр урын»?
4 Мәдхия җырлаучы мәдхияне мондый сүзләр белән башлый: «Әй Ходай, буыннан-буынга сыеныр урыныбыз Син булдың. Таулар туганчы, һәм Син [«бала тугандагы газапларда», ЯД] җир вә галәмне булдырганга кадәр үк, гомердән гомергә Син — Алла» (Мәдхия 89:2, 3).
5 «Мәңгелек Аллаһы» Йәһвә безнең өчен «сыеныр урын» — рухи ышык урын (Римлыларга 16:26). Без тыныч, чөнки ул «догалар ишетүче» буларак, һәрчакта да безгә ярдәм итәргә әзер (Мәдхия 64:3). Без күктәге Атабызга, аңа аның яраткан Улы аша мөрәҗәгать итеп, барлык борчылуларыбызны тапшырганга күрә, «һәр акылдан өстенрәк булган Алла иминлеге безнең йөрәкләребезне һәм фикерләребезне Мәсих Гайсәдә саклый» (Филиппуйлыларга 4:6, 7; Маттай 6:9; Яхъя 14:6, 14).
6 Йәһвә безнең өчен «сыеныр урын» булганга күрә, без рухи яктан имин. Ул безгә, бәлкем, аның халкының җыелышлары белән тыгыз бәйле булган «эчке бүлмәләр» бирә. Рухи мәгънәдә бу тыныч гаваньнар һәм мондагы яратучан көтүчеләр безнең тынычлыгыбыз өчен күп көч куялар (Исай 26:20; 32:1, 2; Рәсүлләр 20:28, 29). Моннан тыш, кайбер мәсихче гаиләләрендә Аллага күп еллар инде берничә буын хезмәт итә һәм бу гаиләләр өчен Йәһвә чыннан да «буыннан-буынга сыеныр урын» булган.
7. Нинди мәгънәдә таулар «туган» һәм җир «бала тугандагы газапларда» булдырылган?
7 Йәһвә әле «таулар туганчы» һәм «бала тугандагы газапларда» җир булдырылганчы ук булган. Кеше карашыннан чыгып караганда җирне, аның бар булган үзенчәлекләре, химик составы һәм катлаулы механизмнары белән барлыкка китерер өчен күп көч куярга кирәк булган. Мәдхия җырлаучы таулар «туган» булган һәм җир «бала тугандагы газапларда» булдырылган дип әйтеп, Йәһвәнең боларның барысын барлыкка китерер өчен куйган көченә зур хөрмәт күрсәтә. Иҗат Итүченең эшләгән эшләренә карата моңа охшаш хөрмәт һәм рәхмәт безгә дә күрсәтергә кирәк түгелме соң?
Йәһвә безгә ярдәм итәргә һәрчакта әзер
8. Йәһвә — ул «гомердән-гомергә» Алла дигән сүзләр нәрсәне аңлата?
8 «Гомердән-гомергә Син — Алла»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы. Бу шигырьдә «гомер», ә башка шигырьләрдә «мәңгелек», «мәңгегә» яисә «гомерлеккә» дип тәрҗемә ителгән яһүди сүзе ахыры булган, ләкин озынлыгы билгеле булмаган вакыт аралыгын аңлатырга мөмкин (Чыгыш 31:16, 17; Еврейләргә 9:15). Ләкин Мәдхия 89:3 тә һәм Яһүди Язмаларының башка урыннарында, контекст буенча, мәңгелек күздә тотыла (Вәгазьче 1:4). Безнең акыл Алланың мәңге булуына берничек тә ирешә алмый. Шулай да, Йәһвә булуының башы да булмаган һәм ахыры да булмаячак (Аввакум 1:12, ЯД). Ул һәрчакта да яшәячәк һәм һәрчакта да безгә ярдәм итәргә әзер булачак.
9. Мәдхия җырлаучы кешелекнең мең ел яшәвен нәрсә белән чагыштырган?
9 Алла тарафыннан рухландырылган мәдхия җырлаучы кешелек яшәвенең мең елы мәңгелек Иҗат Итүче өчен бик кыска вакыт кына дип әйткән. Аллага мөрәҗәгать итеп ул болай дип язган: «Син кешеләрне черүгә кайтарасың: „адәм уллары кире кайтыгыз“,— дисең. Чөнки Синең күз алдыңда мең ел, кичә үткән көн кебек кенә, һәм төннең бер өлеше кебек кенә» (Мәдхия 89:4, 5).
10. Алла кешеләрне нинди мәгънәдә «кире черүгә кайтара»?
10 Әйе, адәм баласы үлә һәм Алла аны «черүгә кайтара». Башкача әйткәндә, кеше череп «туфракка» яисә тузанга, җиргә кире кайта. Йәһвә: «Үзең барлыкка китерелгән туфракка кире кайт»,— дип әйткән кебек (Яшәеш 2:7; 3:19). Бу көчлеләргә һәм көчсезләргә, байларга һәм ярлыларга — барлык кешеләргә дә кагыла, чөнки камил булмаган «кеше берничек тә үзенең туганын йолып кала алмый, һәм аның өчен Аллага берни дә бирә дә алмый... мәңге яшәү өчен» (Мәдхия 48:7—10). «Аллаһы... Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын биргәненә» ничек соң без рәхмәтлебез! (Яхъя 3:16; Римлыларга 6:23).
11. Безнең өчен озын булып тоелган вакыт Алла өчен бик кыска дип, без ни өчен әйтә алабыз?
11 Алла карашы буенча, хәтта 969 ел яшәгән Мәтушалах та бер көннән кимрәк яшәгән (Яшәеш 5:27). Мең ел Алла өчен инде үткән кичәге көн, тәүлек кенә кебек. Алла өчен мең ел — ул лагерьне саклый торган сакчының дүрт сәгатьлек «төннең бер өлеше» генә кебек дип билгели мәдхия җырлаучы (Хакимнәр 7:19). Барысыннан да безнең өчен озын булып тоелган вакыт мәңгелек Алла, Йәһвә өчен бик кыска икәне күренеп тора.
12. Алла кешеләрне нинди мәгънәдә «алып китә»?
12 Алланың мәңге булуы белән чагыштырганда кешенең гомере бүген бик кыска. Мәдхия җырлаучы болай дип әйтә: «Син аларны ташкын белән алып киткәндәй алып китәсең; алар төш кебек, иртә белән үсеп, чәчәк атып һәм яшелләнеп, кичкә таба чабылып, кибеп беткән үлән кебек» (Мәдхия 89:6). Муса чүлдә меңнәрчә исраиллеләрнең үлемен күргән, аларны Алла ташкын белән алып киткәндәй «алып киткән». Мәдхиянең бу өлеше бер тәрҗемәдә: «Син кешеләрне себереп түгәсең һәм алар үлем йокысы белән йоклап китәләр»,— дип бирелә («New International Version»). Икенче яктан, камил булмаган кешенең гомере озакка сузылмаган «төш», төнге ял белән чагыштырырлык.
13. Нинди мәгънәдә без «үлән кебек» һәм ничек бу безнең фикер йөртүебездә чагылырга тиеш?
13 Без «иртә белән... чәчәк атып һәм яшелләнеп», ә кичкә таба кояш җылысыннан «кибеп беткән үлән кебек». Әйе, безнең гомеребез бер көндә кибеп бетә торган үлән кебек, шулай ук бик тиз үтә. Шуңа күрә, әйдәгез, кадерле вакытны юкка гына сарыф итмик. Һәм безгә бу әйберләр системасында яшәргә калган гомеребезне ничек кулланырга икәнендә, әйдәгез, Алла җитәкчелеген эзлик.
Йәһвә безгә «көннәребезне санарга» ярдәм итә
14, 15. Мәдхия 89:7—9 исраиллеләр өстендә ничек үтәлгән?
14 Мәдхия җырлаучы Алла турында болай дип өсти: «Без Синең ачуыңнан юк булабыз, һәм Синең ярсуыңнан без каушап калдык. Канунсызлануларыбызны алдыңда тотасың, һәм яшерен эшебез дә Синең якты йөзең алдында. Гомеребез Синең ачуың белән үтте; без елларыбызны, тавыш беткәндәй, югалтабыз» (Мәдхия 89:7—9).
15 Тугры булмаган исраиллеләр Алла «ачуыннан юк булдылар». Алар аның «ярсуыннан каушап калдылар» яисә «аның ачуыннан нык курыкканнар» («New International Version»). Аларның кайберләре «чүлдә һәлакәткә дучар булган» — аларны Алла җәзалаган (1 Көринтлеләргә 10:5). Йәһвә аларның «канунсызлануларын» үзенең «алдында тоткан». Ул аларны барысына ачык булган гөнаһлары өчен җавап тотарга да чакырган һәм аларның «яшерен эшләрен», яисә яшерен гөнаһларын «Үзенең якты йөзе алдына» да салган (Гыйбрәтле хикәя 15:3). Тәүбә итмәгән исраиллеләр «елларын» Алла ачуыннан «тавыш беткәндәй [«пышылдау кебек, ЯД»], югалтканнар». Безнең гомеребез дә пышылдап сөйләшкәндә авыздан чыккан сулыш кебек кыска.
16. Әгәр дә кайберәүләр яшерен гөнаһ кылалар икән, аларга нәрсә эшләргә?
16 Әгәр дә безнең берәребез яшерен гөнаһ эшләсә, ул бу эшен башка кешеләрдән күпмедер вакытка яшереп тота алыр иде. Ләкин безнең явыз эшебез Йәһвәнең «якты йөзе алдында» булыр иде һәм безнең бу эшләребез аның белән мөнәсәбәтләребезгә зыян китерәчәк. Йәһвә белән яңадан якын мөнәсәбәтләребезне төзер өчен, безгә ул гөнаһыбызны кичерсен өчен дога кылырга кирәк, һәм шулай ук гөнаһ кылмаска һәм хөрмәт белән мәсихче өлкәннәрдән рухи ярдәмне кабул итәргә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 28:13; Ягъкуб 5:14, 15). Безнең мәңгелек тормышыбызга өметебезне куркыныч астына һәм «елларыбызны пышылдау кебек» югалту астына кую урынына моны эшләү күпкә яхшырак!
17. Кешеләр гадәттә күпме яшиләр һәм нәрсә белән тулы безнең еллар?
17 Камил булмаган кешеләрнең гомер озынлыгы турында мәдхия җырлаучы болай дип әйткән: «Гомеребезнең озынлыгы җитмеш ел, ә бик нык булсаң — сиксән ел; һәм аның да иң яхшы вакыты — эш һәм чир [«бәла һәм зыян», ЯД], чөнки бик тиз үтәләр һәм без очабыз» (Мәдхия 89:10). Гомумән, кешеләр якынча 70 ел яшиләр, ә мәсәлән, Халев 85 яшендә дә үзен бик көчле сизгән. Әлбәттә, чыгармалар бар: Харун 123 яшенә кадәр яшәгән, 120 гә кадәр Муса һәм 110 га кадәр Ешуа яшәгән (Саннар 33:39; Икенчезаконлык 34:7; Ешуа 14:6, 10, 11; 24:29). Ләкин Мисыр коллыгыннан чыккан тугры булмаган халыкның 20 яшьтән өлкәнрәкләре 40 ел дәвамында үлгән булган (Саннар 14:29—34). Бүген күп илләрдә кеше гомеренең озынлыгы мәдхия җырлаучы әйткәннәрдә чикләнә. Безнең еллар «бәла һәм зыян белән» тулы. Алар бик тиз үтәләр һәм без «очабыз» (Әюп 14:1, 2).
18, 19. а) «Безгә көннәребезне, акыллы йөрәк булдыра алырлык итеп, санарга өйрәт» дигән тәгъбир нәрсәне аңлата? б) Акыллылык безне нәрсә эшләргә дәртләндерәчәк?
18 Шуннан соң мәдхия җырлаучы дәвам итә: «Синең ачуыңның көчен һәм Синең алдыңда куркыр өчен ярсуыңның чамасын кем исәпләп җиткерсен? Безгә көннәребезне, акыллы йөрәк булдыра алырлык итеп, санарга өйрәт» (Мәдхия 89:11, 12). Беркем дә Алла ярсуының яисә ачуының тулысынча көчен белми һәм бу Аллага карата хөрмәтле куркуыбызны көчәйтергә тиеш. Өстәвенә, бу «безгә көннәребезне, акыллы йөрәк булдыра алырлык итеп, санарга өйрәтер» өчен аннан ярдәм сорауга җитди сәбәп.
19 Мәдхия җырлаучының сүзләре — бу Йәһвә үз хезмәтчеләрен аларга яшәргә калган көннәрне акыллылык белән кадерләргә һәм кулланырга өйрәтсен өчен дога. Җитмеш еллык гомер — бу якынча 25 000 көн. Ләкин безнең яшебезгә карамастан, без «хәтта иртәгә тормышыбызда нәрсә буласын да белмибез. Без аз гына күренеп алучы, ә соңыннан юкка чыгучы томан кебек» (Ягъкуб 4:13—15). Бездән беркем дә «вакыт белән очрактан» саклану чарасын алдан күреп куймаган һәм шуңа күрә безгә яшәргә әле күпме калганын әйтә алмыйбыз. Әйдәгез, шуңа күрә сынауларны кичерә алыр өчен һәм башкаларга карата дөрес мөгамәлә итәр өчен кирәкле акыллылык турында дога кылыйк һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә көчтән килгәнчә барысын бүген — хәзер эшлик! (Вәгазьче 9:11; Ягъкуб 1:5—8). Йәһвә безне үзенең Сүзе, рухы һәм оешмасы ярдәмендә алып бара (Маттай 24:45—47; 1 Көринтлеләргә 2:10; 2 Тимутегә 3:16, 17). Акыллылык безне иң беренче «Аның Патшалыгын... эзләргә» һәм Йәһвәне данлар һәм йөрәген шатландырыр өчен безнең көннәр белән файдаланырга дәртләндерә (Маттай 6:25—33; Гыйбрәтле хикәя 27:11). Әлбәттә, чын күңелебездән аңа гыйбадәт кылу безнең барлык проблемаларны юк итми, ләкин ул, һичшиксез, зур шатлык китерәчәк.
Йәһвә фатихасы безгә шатлык китерә
20. а) Алла нинди мәгънәдә «кызгану хис итә башлый»? б) Әгәр дә без җитди хата эшләп чын күңелдән тәүбә итәбез икән, Йәһвә безгә карата ничек мөгамәлә итәчәк?
20 Әгәр дә без калган гомеребезнең елларын шатлык белән үткәрә алсак, нинди искиткеч булыр иде! Муса Аллага болай дип үтенгән: «Әй Раббы, безгә кара, күпме карамый торырсың? Үз колларыңа карата кызгану хис итә башла. Иртән Үзеңнең мәрхәмәтең [«үзгәрмәс яратуың», ЯД] белән тукландыр, һәм без һәрвакыт шатланырбыз, күңел ачарбыз» (Мәдхия 89:13, 14). Алла хаталар ясамый. Шулай да Алла турында кисәтүләр тәүбә иткән кешеләрне үз карашларын һәм тәртипләрен үзгәртергә дәртләндергәндә, ул җәзага тартмыйча, «кызгану хис итә башлый» һәм ачуын тыеп кала (Икенчезаконлык 13:17). Шуңа күрә, без җитди хата эшләп тә чын күңелдән тәүбә итүне күрсәтәбез икән, Йәһвә безне «мәрхәмәте белән тукландырачак» һәм бездә «шатланырга» сәбәп булачак (Мәдхия 31:1—5). Ә тәкъва юл белән барып, без үзебездә Алланың үзгәрмәс яратуын кичерәчәкбез һәм бу безгә «һәрвакыт» яисә бар булган безнең көннәребездә «шатланырга» мөмкинлек бирәчәк.
21. Мәдхия 89:15, 16 да язылган сүзләрдә Муса нәрсә турында, бәлкем, сорагандыр?
21 Мәдхия җырлаучы бик тырышып дога кылган: «Син безне зарарлаган көннәрең, һәм без кайгы күргән еллар өчен, безне куандыр. Үз колларыңа Синең эшләрең һәм аларның улларына Синең даның килсен» (Мәдхия 89:15, 16). Муса, бәлкем, Алладан Исраилне шатлык белән фатихалавын һәм бу шатлыкның дәвамы аларның афәт кичергән бөтен көннәренә тиң булуын сорагандыр. Ул Алланың «эше» — исраиллеләрнең фатихалары — аның хезмәтчеләре өчен ачык булсын һәм аның даны аларның буыннарында яисә улларында булсын дип сораган. Бездә Алланың вәгъдә ителгән яңа дөньясында тыңлаучан кешеләргә аның фатихалары сибелсен өчен дога кылырга бөтен сәбәпләр дә бар (2 Петер 3:13).
22. Мәдхия 89:17 буенча безгә нәрсә турында дога кылу урынлы?
22 89 нчы мәдхия: «Безгә Ходай, Аллабызның илтифаты тисен, һәм кулларыбызның эшләренә уңышлар бир, әйе, безнең кулларыбызның эшләренә уңышлар бир»,— дигән үтенеч белән тәмамлана (Мәдхия 89:17). Бу сүзләр Йәһвәгә хезмәт итүдә безнең тырышлыкларыбызга ул үз фатихаларын бирсен өчен дога кылу урынлы икәнен күрсәтә. Без, майланган мәсихчеләр дә, «башка сарыклардан» булган аларның юлдашлары да «Аллабызның илтифаты» безнең өстә булганына шатланабыз (Яхъя 10:16). Патшалык вәгазьләвендә һәм башка эшләребездә Алла безнең «кулларыбызның эшләрен уңышлы» итүенә ничек соң без шат!
Әйдәгез, көннәребезне моннан ары да саныйк
23, 24. 89 нчы мәдхиянең сүзләре турында тирән уйлану безгә нинди файда китерәчәк?
23 89 нчы мәдхия турында уйланганда, без Йәһвәгә, безнең «сыеныр урыныбызга» бәйле булуыбызны тагын да ныграк хис итәргә тиешбез. Кеше гомеренең тиз үтүе турында уйлап, без көннәребезне дөрес санар өчен Алла җитәкчелегендә мохтаҗ икәнебезне тагын да яхшырак аңларга тиешбез. Һәм әгәр дә без Алла акыллылыгын бөтен көчебезне куеп эзләргә һәм аның буенча эш итәргә дәвам итәбез икән, без Алланың яратуын һәм фатихасын һичшиксез күрәчәкбез.
24 Йәһвә безгә безнең көннәрне ничек санарга икәнен күрсәтүен дәвам итәчәк. Һәм әгәр дә без аның сүзләренә игътибарлы булсак, без үз көннәребезне санарга мәңгелектә сәләтле булачакбыз (Яхъя 17:3). Ләкин без мәңгелек тормышка өметебез нык булып калуын теләсәк, Йәһвә безнең өчен сыеныр урын булырга тиеш (Яһүд 20, 21). Бу турыда ныгыттыручы 90 нчы мәдхиядә бик яхшы әйтелә һәм ул чираттагы мәкаләдә каралачак.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Йәһвә нинди мәгънәдә безнең өчен «сыеныр урын»?
• Йәһвә һәрчакта да безгә ярдәм итәр өчен әзер дип ни өчен әйтеп була?
• Йәһвә безгә «көннәребезне санарга» ничек ярдәм итә?
• Безгә «һәрвакыт шатланырга» нәрсә ярдәм итә?
[20 биттәге иллюстрация]
969 яшьлек Мафусаилның гомере Йәһвә исәбе буенча бер көннән дә кимрәк булган.
[22 биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвә «кулларыбызның эшләренә уңышлар бирә».