Кешеләргә Патшалык хәбәрен кабул итәргә ярдәм ит
«Әгрип Паулга: „Озакламый син мине мәсихче булырга ышандырырсың“,— диде» (РӘСҮЛЛӘР 26:28, ЯД).
1, 2. Рәсүл Паул башлык Фисте һәм патша Һируд Әгрип II алдына ничек эләккән?
БЕЗНЕҢ эраның 58 елында Кайсариягә, Рим башлыгы Порки Фисте янына, аның чакыруы буенча үз сеңлесе Берники белән патша Һируд Әгрип II килә. Алар «хәрби җитәкчеләр һәм иң күренекле гражданнар белән бергә, бик купшыланып зур бүлмәгә керәләр». Шуннан соң Фисте боерыгы буенча алар алдына мәсихче рәсүл Паул китерелә. Гайсә Мәсихнең бу шәкерте башлык Фистенең хөкем урыны алдына ничек эләккән? (Рәсүлләр 25:13—23).
2 Бу сорауга җавапны Фистенең үз кунакларына әйткән сүзләреннән табабыз: «Әгрип патша һәм биредә утыручылар!.. Иерусалимда да, монда да күп яһүдләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар: „Ул бүтән яшәргә тиеш түгел“,— дип кычкырдылар. Әмма мин, ул үлемгә хөкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнапка мөрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, мин аны кайсар янына җибәрергә булдым. Ләкин аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, тикшергәннән соң язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны сезнең алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, сезнең каршыгызга китердем. Чөнки тоткынның нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак» (Рәсүлләр 25:24—27).
3. Ни өчен дин җитәкчеләре Паулны гаеплиләр?
3 Фистенең сүзләреннән Паулны фетнә күтәрүдә — үлемгә китерүче җинаятьтә — гаепләүләрнең уйлап чыгарылган булганы ачыклана (Рәсүлләр 25:11). Әмма ул гаепле булмаган. Аны, көнләшкәнгә, Иерусалимдагы дин җитәкчеләре гаепләгән. Алар Паулның вәгазьләү эшенә каршы килгәннәр, һәм аларның, ул башкаларга Гайсә Мәсих шәкерте булырга ярдәм иткәнгә, нык ачулары чыккан. Яхшы коралланган гаскәриләр сагы астында Паулны Иерусалимнан портлы шәһәргә, Кайсариягә озаталар. Монда ул кайсар хөкеме турында сорый, һәм аны Римга җибәрергә тиеш булганнар.
4. Әгрип патша нинди бер дә көтелмәгән сүзләр әйтә?
4 Паулның башлыкның сараенда басып торганын күз алдына китерегез. Чакырылган кешеләр арасында Рим империясенең зур өлешенең җитәкчесе бар. Әгрип патша Паул ягына борыла һәм: «Сиңа үзеңне яклап сөйләргә рөхсәт ителә»,— ди. Паул сөйләгәндә, бер дә көтелмәгән хәл була. Аның сүзләре патшага тәэсир итә башлый, һәм Әгрип патша (ЯД): «Озакламый син мине мәсихче булырга ышандырырсың»,— дип әйтә (Рәсүлләр 26:1—28).
5. Ни өчен Паулның Әгрипкә әйткән сүзләре шундый уңышлы булган?
5 Уйлап кына кара! Паулның үзен оста яклавы аркасында, Алла Сүзенең үтеп керүче көче ил җитәкчесенә тәэсир иткән (Еврейләргә 4:12). Ни өчен Паулның үзен яклап әйткән сүзләре аеруча уңышлы булган? Шулай ук Паулның чыгышыннан шәкертләр әзерләүдә ярдәм итүче нинди сабаклар ала алабыз? Әгәр аның сүзләренә анализ ясасак, шундый ике якны билгеләп була: 1) Паул инандырырлык итеп сөйләгән. 2) Ул Алла Сүзеннән белгәннәрен, һөнәрче үз коралларын оста файдаланган кебек, уңышлы кулланган.
Инандыру осталыгын камилләштер
6, 7. а) Изге Язмаларда инандыру дигән сүз нәрсәне аңлата? б) Кешеләргә Изге Язмаларның тәгълиматларын кабул итәргә ярдәм иткәндә, ни өчен инандырырлык итеп сөйләргә кирәк?
6 Рәсүлләр китабында Паул турында әйтелгәндә, инандыруга кагылышлы грек сүзләре кат-кат кулланыла. Инандыру ничек шәкертләр булдыру эшебез белән бәйле?
7 Инҗилнең төп нөсхәсендә кулланылган «инандыру» дигән сүз турында бер китапта болай дип әйтелә: инандыру — ул «өндәп күндерү» яки «дәлилләр китереп я әхлак нормаларына кагылышлы сөйләшү алып барып, башкаларның фикер йөртүен үзгәртү» («An Expository Dictionary of New Testament Words»). Бу сүз мәгънәсе буенча ышану белән тыгыз бәйле. Шуңа күрә кешене Изге Язмаларның берәр тәгълиматын кабул итәргә инандырганда, син ышанычка керәсең, һәм ул бу тәгълиматның дөреслегенә ышана башлый. Әлбәттә, кеше Изге Язмаларның әйткәненә иман итә башласын өчен һәм үзен тиешенчә үзгәртсен өчен, аңа Алла сүзләрен күрсәтү генә аз. Бала, күрше, хезмәттәш, классташ яки туганың белән сөйләшәсеңме — ул синең сүзләреңнең дөреслегенә ышанырга тиеш (2 Тимутегә 3:14, 15).
8. Кешене Изге Язмадагы хакыйкатьләрнең берәрсенә ничек ышандырырга?
8 Син кешене Алла Сүзеннән күрсәткән сүзләрнең хакыйкать икәненә ничек ышандыра аласың? Паул сөйләшүне логикалы итеп алып барып, дәлилләр китереп һәм җитди өндәүләр ярдәмендә аны тыңлаган кешеләрнең фикер йөртүләрен һәм карашларын үзгәртергә тырышканa. Шуңа күрә сиңа, берәр тәгълимат дөрес дип кенә чикләнер урынына, шулай ук сүзләреңнең дөреслеген күрсәтер өчен, нигезле дәлилләр китерергә кирәк. Моны ничек эшләргә? Әйткәннәрең шәхси фикер йөртүеңә түгел, ә тулысынча Алла Сүзенә нигезләнгәненә инанган бул. Шулай ук, Изге Язмаларга нигезләнгән эчкерсез сүзләреңне исбатлар өчен, өстәмә дәлилләр куллан (Гыйбрәтле хикәя 16:23). Тыңлаучан кешеләрнең барысы җирдәге оҗмахта шатлыклы итеп яшәячәкләр дип әйткәндә, моны исбатлар өчен, мәсәлән, Изге Язманың Ишагыйя 65:21—25 кебек өземтәсен китереп була. Бу өземтәне яклап, нинди өстәмә дәлилләр китереп була? Бу сине тыңлаган кеше белгән мисаллар булырга мөмкин. Мәсәлән, баеган кояшның матурлыгын күргәндә, чәчкәләрнең хуш исләре белән ләззәтләнгәндә, җиләк-җимешнең гаҗәеп тәмен татыганда яки кошларның үз чебешләрен ашатуын күзәтеп торганда, бушлай рәхәтлек табабыз икәнен исенә төшер. Боларның барысы да Барлыкка Китерүченең безнең җирдә шатланып яшәвебезне теләгәненә дәлил икәнен күрергә ярдәм ит (Вәгазьче 3:11, 12).
9. Вәгазьләгәндә, без сөйләшүне ничек акыл белән алып бара алабыз?
9 Изге Язмаларның берәр тәгълиматының дөреслегенә ышандырырга тырышканда, игътибарлы бул: сөйләгәндә «кызып» китүең бар, һәм кеше сине догматик дип саный башларга мөмкин, ә бу аны син сөйләгәнгә ваемсыз итә. «Хезмәт мәктәбе» китабында мондый кисәтүче сүзләр язылган: «Кешегә ничек эш итү дөрес, ә ничек юк икәнен турыдан-туры әйтү һәм шуның белән кеше өчен кадерле булган ышануларның ялганлыгын күрсәтү, моны Изге Язмалардан күп өземтәләр китереп дәлилләсәк тә, бик сирәк уңышлы була. Мәсәлән, берәр бәйрәм мәҗүсиләрдән килгәнгә генә хөкем ителә дисәк, кешенең үз карашларын үзгәртүе бик шикле. Сөйләшүне акыл белән алып барсак, күпкә уңышлырак була алабыз». Ни өчен сөйләшүне акыл белән алып бару өчен тырышлык кую дөрес? «Хезмәт мәктәбе» китабында болай дип әйтелә: «Кешене акылын кулланырга өндәп, без аны сөйләшүгә чакырабыз, кешегә сөйләшү беткәч тә уйларга „ризык“ бирәбез һәм киләчәктәге сөйләшүләргә нигез салабыз. Сөйләшүнең мондый төре инандырырлык итеп сөйләргә булыша» (Көлессәйлеләргә 4:6).
Күңел түрләренә ирешә торган инандыручы сүзләр
10. Паул Әгрип алдында яклау сүзләрен ничек итеп башлый?
10 Әйдәгез, хәзер Паулның Рәсүлләр китабының 26 нчы бүлегендә язылган үзен яклап әйткән сүзләрен якыннанрак карап чыгыйк. Ул сөйләшүне ничек башлый, шуңа игътибар итик. Әйтергә теләгәненә күчәр алдыннан, Паул, Әгрип үзенең сеңлесе Берники белән оятлы мөнәсәбәтләрдә булса да, аны мактар өчен законлы сәбәп таба. Ул болай дип әйтә: «Әгрип патша! Бүген сезнең алда яһүдләрнең барлык гаепләүләреннән үземне яклый алуыма мин бәхетле. Сез яһүдләрнең барлык йолаларын һәм бәхәсле фикерләрен бик яхшы белгәнгә күрә мине түземлелек белән тыңлавыгызны үтенәм» (Рәсүлләр 26:2, 3).
11. Паулның сүзләре ул Әгрипне хөрмәт итә икәнен ничек күрсәткән, һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?
11 Әгрипне патша дип атап, Паул аның югары дәрәҗәсен таный икәнен күрсәткәненә игътибар иттеңме? Бу хөрмәт күрсәтү булган, һәм сүзләрне акыл белән сайлап, Паул Әгрипкә тирән ихтирам күрсәткән (1 Петер 2:17). Яһүдләр Әгрип патша булган илнең гражданнары булганнар, һәм Паул яһүдләрнең катлаулы законнары һәм йолалары буенча Әгрипнең яхшы белгеч булуын таныган һәм үзен мондый хәбәрдар җитәкче алдында яклый алуына бәхетле дип әйткән. Мәсихче Паул мәсихче булмаган Әгриптән үзен өстен тотмаган (Филиппуйлыларга 2:3). Киресенчә, патшаны аны түземлелек белән тыңларга үтенеп сораган. Шулай итеп, Паул Әгрип һәм башкалар да аның сүзләрен күпкә игътибарлырак тыңласын өчен шартлар булдырган. Ул үз дәлилләрен төзер өчен гомуми нигез тапкан.
12. Патшалык турында вәгазьләгәндә, сүзләребез ничек тыңлаучының күңел түрләренә ирешә ала?
12 Әйдәгез, без дә, Паул Әгрипкә сөйләгән кебек, Патшалык хәбәре турында сөйләвебез башыннан ахырына кадәр кеше күңеленең түрләренә ирешсен дип тырышыйк. Без моны вәгазебезне тыңлаган кешегә эчкерсез хөрмәт күрсәтеп һәм аның үзе белән, шулай ук аның фикер йөртү ысулы белән чын кызыксынып эшли алабыз (1 Көринтлеләргә 9:20—23).
Алла Сүзен оста куллан
13. Син дә, Паул кебек, үз тыңлаучыларыңны ничек эшкә дәртләндерә аласың?
13 Паул тыңлаучыларын яхшы хәбәргә туры китереп эшләргә дәртләндерергә теләгән (1 Тессалуникәлеләргә 1:5—7). Моның өчен ул аларның күңелләренә — эш итәргә дәртләндерүче теләкләр урнашкан урынга ирешергә тырышкан. Паулның Әгрип алдында үзен ничек яклаганына кабат күз салыйк, һәм Муса белән пәйгамбәрләрнең сүзләрен китереп, Паул ничек «хакыйкать сүзен дөрес» кулланганын билгелик (2 Тимутегә 2:15).
14. Паул ничек Әгрип алдында инандыручы сүзләр кулланган? Аңлатыгыз.
14 Паул Әгрипнең яһүдләр динендә бары тик исәпләнгәнен генә белгән. Әгрипнең яһүд дине турындагы белемнәрен исәпкә алып, Паул, Мәсихнең үлеме һәм терелүе турында «киләчәктә булачак, дип» «пәйгамбәрләр һәм Муса» әйткәннәрдән тыш, бернәрсә дә сөйләмәдем дигән (Рәсүлләр 26:22, 23). Әгрипкә мөрәҗәгать итеп, Паул: «Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасызмы?» — дип сораган. Әгрип авыр хәлгә эләккән. Әгәр пәйгамбәрләргә ышанмыйм дисә, яһүдләрнең иман тотучысы репутациясен боза, ә Паул сүзләре белән ризалашса, ул барлык халык алдында Паул белән ризалашканын күрсәтәчәк, һәм аны мәсихче дип атап китүләре бар. Паул акыллылык күрсәтеп, үзе биргән соравына үзе: «Беләм, ышанасыз»,— дип җавап биргән. Әгрипнең йөрәге нинди җавап бирергә дәртләндергән? Ул (ЯД): «Озакламый син мине мәсихче булырга ышандырырсың»,— дип әйткән (Рәсүлләр 26:27, 28). Әгрип мәсихче булып китмәгән, әмма Паул үз сүзләре белән, күрәсең, ниндидер дәрәҗәдә аның күңел түрләренә ирешкән (Еврейләргә 4:12).
15. Паулга Тессалуникәдә җыелыш оештырырга нәрсә ярдәм иткән?
15 Паул вәгазьләгәндә сөйләп кенә чикләнмәгән, ул кешеләрне инандырган да. Моңа игътибар иттеңме? Алла сүзенә дөрес өйрәтүдә шундый ысул кулланганга, Паулны тыңлаган кайбер кешеләр иман итүчеләр булып киткән. Мондый хәл Тессалуникәдә булган. Анда Паул яһүдләргә һәм Алладан куркып яшәгән башка халыкларга синагогада вәгазьләгән. Рәсүлләр 17:2—4 тә болай дип укыйбыз: «Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән яһүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корды. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте... [һәм] кайберләре... иман китерде». Паул инандырырлык итеп вәгазьләгән. Ул сөйләгән, аңлаткан, Изге Язма кулланып, Гайсәнең күптәннән вәгъдә ителгән Мәсих икәнен исбат иткән. Һәм нәтиҗәдә нәрсә булган? Иман итүчеләрнең җыелышлары оештырылган.
16. Патшалык хәбәрен вәгазьләүдә сез ничек шатлыклырак була аласыз?
16 Син Алла Сүзен тагын да инандырырлык итеп аңлатырга өйрәнә аласыңмы? Моңа өйрәнсәң, Алла Патшалыгының хакыйкатьләре турында кешеләрне өйрәткәндә һәм аларга вәгазьләгәндә, күпкә канәгатьлерәк һәм шатлыклырак булачаксың. Вәгазьләгәндә Изге Язмаларны күбрәк кулланырга дигән киңәшне тоткан яхшы хәбәр вәгазьчеләренең мисалы моны күрсәтә.
17. Вәгазьләгәндә Изге Язмаларны куллану файдалы икәнен күрсәтер өчен, бу абзацтагы мисалны яки үзегез белән булганны сөйләп бирегез.
17 Йәһвә Шаһитләренең күчеп йөрүче бер күзәтчесе болай дип язган: «Өйдән-өйгә вәгазьләгәндә кардәшләребезнең күбесе Изге Язмаларны кулларында тота. Бу вәгазьләүчегә үзе очраткан күп кешеләргә Изге Язмаларның шигырен укырга ярдәм итә. Моның ярдәмендә вәгазьләүче дә һәм аны тыңлаган кеше дә хезмәтебезне журнал яки китап белән түгел, ә Изге Язмалар белән бәйли». Әлбәттә, вәгазьләгәндә Изге Язмаларны кулда тотаргамы яки юкмы, бу төрле шартларга, шул исәптән без яшәгән җирдәге гадәтләргә дә бәйле. Һәрхәлдә, башкаларны Патшалык хәбәрен кабул итәргә инандырганда, безне Алла Сүзен оста кулланучы кешеләр итеп белсеннәр. Без моның өчен тырышлык куярга тиеш.
Вәгазьгә Алла карашыннан чыгып кара
18, 19. а) Хезмәтебезгә Алланың карашы нинди, һәм ни өчен без аның карашына иярергә тиеш? б) Килеп-китүләрне нәрсә уңышлырак итә ала? (16 нчы биттәге «Кабат килеп-китүләрдә ничек уңышлы булырга» дигән рамканы карагыз.)
18 Тыңлаучыларның күңелләренә ирешү өчен тагын бер мөмкинлек — ул вәгазьгә Алла карашыннан чыгып карау һәм сабыр булу. Алла барлык кешеләрнең «хакыйкатьне тануга ирешүләрен» тели (1 Тимутегә 2:3, 4). Безнең дә теләгебез шундый түгел мени? Йәһвә дә сабырлык күрсәтә, һәм нәтиҗәдә күпләргә тәүбәгә килергә мөмкинлек ачыла (2 Петер 3:9). Димәк, Патшалык хәбәрен тыңларга теләүче кешене тапкач, аның кызыксынуын үстерер өчен, бәлки, күп мәртәбә килеп-китәргә туры килер. Хакыйкать орлыкларының үсеп чыкканын күрер өчен вакыт һәм сабырлык кирәк (1 Көринтлеләргә 3:6). «Кабат килеп-китүләрдә ничек уңышлы булырга» дигән рамкада кешенең кызыксынуын үстерер өчен киңәшләр бирелә. Шунысын исеңдә тот: кешенең тормышында үзгәрешләр һәрвакыт бара. Аның я хәлләре, я шартлары үзгәрә. Кешеләргә, аларны өйдә туры китерер өчен, кайвакыт берничә тапкыр килеп-китәргә туры килер, әмма бу тырышлыклар юкка гына түгел. Без аларга Алланың котылу хәбәрен ишетергә мөмкинлек бирергә телибез. Шуңа күрә, инандыру осталыгыңны үстерер өчен һәм кешеләргә Патшалык хәбәрен кабул итәргә ярдәм итәр өчен, акыллылык сорап, Йәһвә Аллага дога кыл.
19 Патшалык хәбәре турында күбрәк ишетергә теләгән кешене очраткач, без, мәсихче эшчеләре буларак, тагын нәрсә эшли алабыз? Җавап чираттагы мәкаләдә бирелә.
[Искәрмә]
a Инандыру турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз» дигән китапның 48, 49 нчы дәресләрен кара (рус).
Хәтерлисезме?
• Паулның Әгрип патша каршында үзен яклап әйткән сүзләрен нәрсә уңышлы иткән?
• Сөйләгән хәбәребез кеше күңеленең түрләренә ирешсен өчен нәрсә эшләргә?
• Кешеләрнең күңел түрләренә ирешер өчен, Алла Сүзен уңышлы куллануда безгә нәрсә ярдәм итәчәк?
• Хезмәтебезгә ничек Алла карашыннан чыгып карый алабыз?
[16 биттәге рамка/иллюстрацияләр]
Кабат килеп-китүләрдә ничек уңышлы булырга
• Кешеләргә эчкерсез кызыксыну күрсәт.
• Сөйләшү өчен Изге Язмалардан берәр кызык тема сайла.
• Чираттагы килеп-китүеңә нигез салып бар.
• Киткәч тә бу кеше турында уйлавыңны дәвам ит.
• Кешенең кызыксынуы «сүрелмәсен» өчен, мөмкин булганча тизрәк, бәлки, бер яки ике көннән соң килеп-кит.
• Синең максатың Изге Язмалар өйрәнүен башлау икәнен исеңдә тот.
• Йәһвә бу кешенең кызыксынуын үстерсен өчен дога кыл.
[15 биттәге иллюстрация]
Башлык Фисте һәм Әгрип патша каршында торганда, Паул инандырырлык итеп сөйләгән.