Аллаһыны яхшырак белегез
Кайгыртучан Көтүче
«АЛЛАҺЫ минем турыда кайгыртамы?» Бу сорау күп кешеләрне борчый. Һәркем авырлыклар һәм бәлаләр белән очраша һәм вакыт-вакыт уйлана: чиксез Галәмне Барлыкка Китерүче безгә игътибар итәме? Безгә шуны белергә кирәк: Йәһвә Аллаһы безнең һәрберебез турында кайгыртамы? Йәһвәне Гайсәдән башка беркем дә яхшырак белми. Җирдә яшәгәндә ул йөрәкне шатландыра торган бер гыйбрәтле хикәя бәян иткән.
Көтүчеләр тормышын турында сөйләп, ул болай дигән: «Әгәр берәүнең йөз сарыгы булып, аның берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соң? Ә инде тапкач, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр. Сезнең Күктәге Атагыз да шулай: кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Маттай 18:12—14). Гайсә бу хикәя аша Йәһвәнең үзенең һәрбер хезмәтчесе турында наз белән кайгыртуын ничек күрсәтә? Әйдәгез моны карап чыгыйк.
Көтүче үзенең һәрбер сарыгы өчен җаваплы икәнен аңлаган. Берәр сарык көтүдән аерылса, ул кайсысы икәнен белгән. Ул һәрбер сарыкка исем биргән һәм исеме белән атаган (Яхъя 10:3). Сарык югалса, кайгыртучан көтүче аны тапканчы эзләгән. Эзләргә киткәндә, ул башка 99 сарыгын караусыз калдырмаган. Көтүчеләр еш кына көтүләрен бергәләп көткәннәр, һәм көтүләре бер-берсе белән кушылганa. Шуңа күрә көтүче үз сарыкларын башка көтүчеләргә калдыра алган. Өркегән сарыкны исән-имин килеш тапкач, ул шатланган. Көтүче аны үзенең җилкәсенә салып, көтүгә, куркынычсыз урынга, алып кайткан (Лүк 15:5, 6).
Гайсә бу гыйбрәтле хикәяне аңлатканда Аллаһы «кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» дигән. Алдарак Гайсә үз шәкертләрен үзенә иман итүче «кечкенәләрнең берсен» дә юлдан яздыручы булмагыз дип кисәткән (Маттай 18:6). Бу гыйбрәтле хикәядән безнең өчен нинди сабак? Йәһвә — үзенең һәрбер сарыгы, шул исәптән «кечкенәләр» — бу дөнья карашыннан бернәрсәгә дә тормаганнар, турында эчкерсез кайгыртучы Көтүче. Әйе, Аллаһы үзенең һәрбер хезмәтчесен кадерли һәм ярата.
Сезнең һаман да: «Аллаһы мине чыннан да кадерлиме?» — дигән соравыгыз бар икән, Бөек Көтүче, Йәһвә Аллаһы, турында һәм ничек аңа якынлашырга икәнен белер өчен тырышлык куегыз. Бу сезгә, рәсүл Петер кебек, ышаныч белән яшәргә булышачак, ул үзе Гайсәнең югалган сарык турындагы гыйбрәтле хикәясен тыңлаган. Соңрак рәсүл Петер болай дигән: «Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).
[Искәрмә]
a Һәрбер сарык үз көтүчесенең тавышын белгән, шуңа күрә көтүләрне аеру бер дә кыен булмаган (Яхъя 10:4).