Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 15.9. 20-24 б.
  • «Бу дөньяның рухына» каршы тор

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Бу дөньяның рухына» каршы тор
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге рух яки бу дөнья рухымы?
  • Беренче билгеләрне танып ал
  • «Идарә итмәсен»
  • «Борчылмагыз»
  • «Рух буенча уйлагыз»
  • Рух буенча яшәгез
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Дөнья рухын түгел, ә Аллаһы рухын алыгыз
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Ни өчен безне Аллаһы рухы йөртергә тиеш?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Рухилык турында уйланыгыз һәм яшәгез!
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 15.9. 20-24 б.

«Бу дөньяның рухына» каршы тор

«Без... бу дөньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек» (1 КӨР. 2:12).

1, 2. а) Ни өчен үткәндә Англия шахталарында кенәриләрне тотканнар? б) Мәсихчеләр нинди куркынычка очрый?

БРИТАНИЯНЕҢ хакимият кешеләре 1911 елда шахталарда эшләүче кешеләрнең тормышларын саклар өчен закон кабул иткәннәр. Бу закон буенча, һәрбер шахтада ике кенәри кошы булырга тиеш иде. Ни өчен? Шахтада янгын чыкса, коткаручылар җир астына үзләре белән кенәриләрне алганнар. Бу кечкенә кошлар агулы газларга, мәсәлән ис газына, бик сизгер. Әгәр һава агуланган булса, кошлар үзләрен гадәттәгечә тотмый башлаган, хәтта куначадан да егылып төшкәннәр. Куркыныч барлыгының бу беренче билгеләрен күреп алу бик мөһим булган. Ис газының төсе дә, исе дә юк. Кеше бу газ белән агуланса, аның канындагы кызыл күзәнәкләр кислородны бөтен тәненә күчерми башлый, һәм бу үлемгә китерә. Коткаручылар куркыныч турында белми калса, аңнарын югалтып, агуланганнарын аңламыйча да, үлеп китә алганнар.

2 Мәсихчеләр рухи мәгънәдә, шахтада эшләүчеләр кебек үк, куркыныч шартларга очрый. Ни өчен алай дип әйтеп була? Гайсә үз шәкертләренә бөтен җирдә яхшы хәбәрне таратырга дигән йөкләмә биргәндә шуны бик яхшы аңлаган: ул аларны Шайтан хакимлек иткән һәм аның рухы өстенлек иткән дөньяга җибәрә (Мат. 10:16; 1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә ул үз шәкертләре турында кайгырып, үлеме алдыннан соңгы төнне Атасына: «Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан [«Явыздан», ЯД] саклавыңны үтенәм»,— дип дога кылган (Яхъя 17:15).

3, 4. Гайсә үз шәкертләренә нинди кисәтү биргән, һәм нигә бу безнең өчен аеруча мөһим?

3 Гайсә үз шәкертләрен рухи йокыга китерә торган куркынычтан кисәткән, чөнки бу йокы үлемгә китерә ала. Аның сүзләре безнең өчен, бу дөнья төзелешенең ахырында яшәүчеләр өчен, аеруча мөһим. Ул үз шәкертләренә: «Булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга һәм Адәм Улы каршына килеп басарга көчегез булсын өчен», «һәрвакыт уяу булыгыз»,— дип әйткән (Лүк 21:34—36). Гайсә шулай ук Аллаһы аларга изге рух җибәрәчәк дип вәгъдә иткән. Бу рух аларга өйрәнгәннәрнең һәммәсен дә хәтерләренә төшерергә, уяу һәм нык булып калырга ярдәм итәчәк дип әйткән ул (Яхъя 14:26).

4 Ә безгә Аллаһы бүген изге рухын бирерме? Аны алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? Бу дөньяның рухы нәрсә ул, һәм ул ничек эш итә? Бу дөньяның рухына ничек каршы торып була? (1 Көринтлеләргә 2:12 не укы.)

Изге рух яки бу дөнья рухымы?

5, 6. Изге рух безгә ничек ярдәм итә ала, һәм аны алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

5 Изге рух беренче гасырда да бирелгән һәм бүген дә бирелә. Аллаһының рухы безгә дөрес булганны эшләргә һәм шулай ук үз хезмәтебезне ашкынып үтәргә булыша (Рим. 12:11; Флп. 4:13). Ул шулай ук безгә яхшы сыйфатлар — мәхәббәт, игелек, яхшылык — «изге рух» җимешенең өлешләрен булдырырга ярдәм итә (Гәл. 5:22, 23). Әмма Йәһвә Аллаһы үзенең изге рухын аны алырга теләмәүче кешеләргә бирми.

6 Изге рухны алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, һәм иң мөһиме, без изге рухны турыдан-туры Аллаһыдан сорарга тиеш. (Лүк 11:13 не укы.) Икенчедән, Аллаһының рухландырылган Сүзен өйрәнергә һәм аның киңәшләрен кулланырга кирәк (2 Тим. 3:17). Билгеле, Изге Язмаларны укып кына Аллаһы рухын алып булмый. Аллаһы Сүзен эчкерсез тырышлыклар куеп өйрәнергә кирәк, һәм ул безнең хисләребезгә һәм карашларыбызга тәэсир итәргә тиеш. Шулай ук безгә шуны да танырга кирәк: Йәһвә Гайсәне үзенең вәкиле итеп билгеләгән һәм аның аша үзенең рухын бирә (Көл. 2:6). Шуңа күрә без Гайсәдән үрнәк алырга һәм аның тәгълиматлары буенча яшәргә тиеш (1 Пет. 2:21). Һәм без Мәсихкә никадәр күбрәк охшарга тырышсак, шулкадәр күбрәк изге рухны алачакбыз.

7. Бу дөньяның рухы кешеләргә ничек тәэсир итә?

7 Бу дөньяның рухы исә кешеләрне Шайтанга хас булган сыйфатларны күрсәтергә этәрә. (Эфеслеләргә 2:1—3 не укы.) Бу дөньяның рухы төрлечә гамәл кыла. Тирә-яктагы кешеләрнең тәртибе күрсәткәнчә, бу дөнья рухы адәмнәрне Аллаһы нормаларына каршы торырга котырта. Ул кешеләрдә «тән нәфесләре, күзләр нәфесе» тудыра һәм аларны «тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр» белән масаерга этәрә (1 Яхъя 2:16). Бу дөньяның рухы кешелек табигатенең эшләренә — фәхешлек, потка табыну, сихерчелек, хөсетлек, бик нык ярсу, эчкечелеккә китерә (Гәл. 5:19—21). Шулай ук бу рух аркасында изге нәрсәләрне нәҗесли торган мөртәтләр карашлары тарала (2 Тим. 2:14—18). Кеше бу дөньяның рухына никадәр күбрәк үзенә тәэсир итәргә ирек бирсә, шулкадәр күбрәк ул Шайтанның сыйфатларын чагылдырачак.

8. Безнең һәрберебез нинди сайлау ясарга тиеш?

8 Без бар йогынтылардан аерылып яши алмыйбыз, бу мөмкин түгел. Һәр кеше аның тормышы белән изге рух яки бу дөнья рухы идарә итәрме икәнен сайларга тиеш. Үзләре белән бу дөнья рухына идарә итәргә юл куйган кешеләр аның йогынтысыннан котылып, изге рухка үз тормышлары белән җитәкчелек итәргә ирек бирә ала. Әмма киресенчә да булырга мөмкин: изге рух җитәкчелеге буенча яшәгән кешеләр бу дөнья рухының тозагына эләгә ала (Флп. 3:18, 19). Без бу дөнья рухына ничек каршы тора алабыз? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Беренче билгеләрне танып ал

9—11. Бу дөнья рухына бирешкәнебезне ничек билгеләргә?

9 Өстәрәк искә алынган Англия шахталарында эшләүче кешеләр агулы газ булуының беренче билгеләрен таныр өчен, кенәри кошларын кулланганнар. Эшче кошның куначадан егылып төшкәнен күргәч, һәлак булмас өчен тиз генә эш итәргә кирәк икәнен аңлаган. Ә безгә бу дөнья рухы йогынтысына эләккәнебезнең беренче билгеләрен ничек танырга?

10 Без Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләрне белгәч һәм Йәһвәгә үз тормышыбызны багышлагач, Изге Язмаларны бик теләп укыганбыздыр. Еш һәм тырышып дога кылганбыздыр. Һәм җыелыш очрашуларына шатланып йөргәнбездер һәм аларны, сусаган кеше өчен оазис кебек, рухи көч бирүче чыганак дип санаганбыздыр. Боларның барысы безгә бу дөнья рухыннан котылырга һәм изге рух тәэсире астында калырга ярдәм иткән.

11 Без әле дә һәр көн Изге Язмаларны укырга тырышабызмы? (Мәд. 1:2). Элеккечә еш һәм чын күңелдән дога кылабызмы? Без җыелышның биш очрашуына да йөреп, аларны кадерләгәнебезне күрсәтәбезме? (Мәд. 83:11). Яисә бу яхшы гадәтләрнең берәрсе инде юкка чыкканмы? Әлбәттә, безнең вакытны һәм көчне алган күп бурычларыбыз бардыр, һәм шуңа күрә яхшы рухи тәртипне саклау авыр булырга мөмкин. Ләкин бездә булган яхшы гадәтләрнең берәрсе вакыт узу белән юкка чыккан икән, бу безнең дөнья рухы тәэсиренә бирешкән икәнебезне күрсәтмиме? Без яхшы гадәтләребезне яңадан булдырыр өчен, бар тырышлыклар куярбызмы?

«Идарә итмәсен»

12. Гайсәнең сүзләре буенча, аның шәкертләре кемне күзәтеп торырга тиеш булганнар һәм ни өчен?

12 Бу дөнья рухына каршы торырга безгә тагын нәрсә ярдәм итәчәк? Гайсә үз шәкертләрен «һәрвакыт уяу булыгыз» дип үгетләр алдыннан, аларны кайбер куркынычлардан кисәткән. «Сак булыгыз,— дигән ул,— артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен» (Лүк 21:34, 35).

13, 14. Артык ашап-эчү һәм эчеп-исерү турында үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

13 Гайсәнең бу сүзләре турында уйланып кара. Ул ашап-эчүдән шатлык табуны хөкем иткәнме? Юк! Ул Сөләйманның мондый сүзләрен яхшы белгән: «Мин шуны аңладым: кешеләр өчен үз гомерләрен күңел ачып һәм игелек эшләп уздырудан башка яхшы әмәл юк икән. Әгәр берәү ашап-эчүдән һәм үзенең һәр эшеннән тәм һәм игелек таба икән, бу, димәк, аңа Аллаһы биргән нигъмәттер» (Вәг. 3:12, 13). Әмма Гайсә шуны дә белгән: бу дөнья рухы кешеләрне ашап-эчүдә чаманы белмәскә этәрә.

14 Бу дөньяның рухы безнең артык ашап-эчү һәм эчеп-исерүгә карата мөнәсәбәтебезне «агуламаганмы»? Моны ничек билгеләргә? Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Бирәнлек турында Изге Язмалардан яки безнең әдәбияттан киңәшләр укыганда, минем моңа мөнәсәбәтем нинди? Мин андый кисәтүләрне үз тәртибемне аклап, урынсыз дип кире кагарга омтылмыймы?a Исерткеч эчемлекләр турында әйткәндә, чамасын белү яки гел эчмәү турындагы киңәшкә минем карашым нинди? Андый киңәш миңа кагылмый дип мин аның мөһимлеген киметмимме? Берәрсе минем эчүем турында борчылса, мин аклана башлыймы яисә минем ачуым киләме? Мин башкаларны андый киңәшнең мөһимлеген киметергә этәрмимме?» Кешенең бу кисәтүләргә һәм киңәшләргә мөнәсәбәте аның бу дөнья рухына бирешкәнме яисә юкмы икәнен күрсәтеп тора. (Римлыларга 13:11—14 не чагыштыр.)

«Борчылмагыз»

15. Гайсә кешенең нинди омтылышы турында әйткән?

15 Бу дөнья рухына каршы торыр өчен, безгә борчылуларга бирешмәскә өйрәнергә кирәк. Гайсә бик яхшы белгән: без, камил булмаган кешеләр, көндәлек ихтыяҗлар турында борчылачакбыз. Шуңа күрә ул үз шәкертләренә: «Борчылмагыз»,— дигән (Мат. 6:25). Билгеле, без мөһим нәрсәләр, мәсәлән Аллаһыга яраклы булу, мәсихче бурычларыбызны үтәү һәм гаиләбезгә кирәкле нәрсәләр, турында кайгыртырга тиеш (1 Көр. 7:32—34). Алайса, Гайсәнең бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән?

16. Бу дөнья рухы күп кешеләргә ничек тәэсир итә?

16 Бу дөнья рухы кешеләрне тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр белән мактанырга этәрә һәм күпләрне зыянлы борчылулар белән «агулый». Бу дөнья безне акча иминлек китерә икәненә һәм кеше рухи сыйфатлары белән түгел, ә аның күпме һәм нинди милке барлыгы белән бәяләнә икәненә ышандырырга тели. Андый фикер белән алданган кешеләр байлык җыяр өчен бик күп эшли һәм һәрвакыт яңарак, зуррак һәм заманчарак нәрсәләрне алырга дип борчылып йөри (Гыйб. сүз. 18:11). Байлыкка андый бозык караш борчылуларны күбәйтә, ә бу үз чиратында кешенең рухи үсүенә комачаулый. (Маттай 13:18, 22 не укы.)

17. Борчылулар басып китмәсен өчен, безгә нәрсә эшләргә?

17 Без Гайсәнең: «Барыннан да бигрәк, Аның [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен [«Аллаһы гаделлеген», ЯД] эзләгез»,— дигән әмерен тыңласак, безне борчылулар басып китмәячәк. Бу әмерне үтәсәк, безгә кирәкле әйберләр бирелер дип ышандыра безне Гайсә (Мат. 6:33). Без бу вәгъдәгә ышанабызмы? Моны ничек күрсәтеп була? Без барыннан да бигрәк Аллаһы гаделлеген эзләргә, ягъни үз тормышыбызда, шул исәптән акча белән бәйле эшләрдә дә, аның нормаларын үтәргә тиеш. Без салымны, керемнәрне киметмичә, түлибез һәм хәтта кечкенә кебек күренгән эшләрдә дә алдамыйбыз. Без акча белән бәйле бар бурычларыбызны үтәр өчен, көчебездән килгәнне эшлибез, һәм безнең «әйе» дигән сүзебез — «әйе» була (Мат. 5:37; Мәд. 36:21). Бәлкем, намуслы булу безне баетмас та, ләкин без Аллаһы хуплавын алабыз, вөҗданыбыз саф була һәм борчылуларыбыз кими.

18. Гайсә безгә нинди яхшы үрнәк биргән, һәм аңа охшарга тырышсак, бу нинди файда китерәчәк?

18 Барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләү — бу тормышта нәрсә иң мөһим икәнен аңлау. Гайсә мисалын карап чыгыйк. Ул яхшы сыйфатлы кием кигән (Яхъя 19:23). Ул үзенең якын дуслары белән тәмле итеп ашарга һәм яхшы шәраб эчәргә яраткан (Мат. 11:18, 19). Ләкин әйберләр һәм күңел ачулар аның тормышында тәмләткеч кебек кенә булган. Гайсәнең төп ризыгы — Йәһвәнең ихтыярын үтәү булган (Яхъя 4:34—36). Чыннан да, Гайсәнең үрнәге буенча яшәп, без бәхетле була алабыз! Без җәберләнгән кешеләргә Изге Язмалардан юаныч алырга ярдәм итеп, шатлык табабыз. Шулай ук җыелыштагы кардәшләрнең ярдәме һәм яратуы безгә көч бирә. Һәм без Йәһвәнең йөрәген шатландыра алабыз. Тормышыбызда мөһимрәк нәрсәләр беренче урында торса, мал-мөлкәт һәм ләззәтләр безгә хуҗа булмаячак, алар безгә Йәһвәгә гыйбадәт кылырга ярдәм итәчәк. Патшалык эшләрендә никадәр күбрәк ашкынучан булсак, шулкадәр азрак бу дөнья рухының безне җиңәргә мөмкинлеге булачак.

«Рух буенча уйлагыз»

19—21. Рух буенча уйларга безгә нәрсә ярдәм итәчәк, һәм ни өчен бу мөһим?

19 Берәр нәрсә эшләр алдыннан без башта моның турында уйлыйбыз. Акылсыз эшләр еш кына кешелек табигатенә хас булган уйлардан килеп чыга. Шуңа күрә рәсүл Паул уй-фикерләребезгә күз-колак булырга кирәк икәнлеге турында исебезгә төшергән. Ул болай дип әйткән: «Кешелек табигате буенча яшәүчеләр шул табигать теләге буенча гына фикер йөртәләр, ә Рух буенча яшәүчеләр — Изге Рух теләгәнчә фикер йөртәләр» (Рим. 8:5).

20 Безнең акылыбыз белән — димәк эшләребез белән дә — бу дөнья рухына идарә итәргә ничек юл куймаска? Акылыбызны бу дөньяның карашларыннан саклар өчен, без уй-фикерләребезне тикшереп торырга тиеш. Мәсәлән, күңел ачулар сайлаганда без сак булачакбыз, акылыбызны әхлаксызлык һәм көч куллануга этәргән программалар белән пычратмаячакбыз. Без шуны беләбез: Аллаһының изге, яки саф, рухы пычрак акылда булмаячак (Мәд. 10:5; 2 Көр. 6:15—18). Аллаһы рухы акылыбызда булсын өчен, безгә регуляр рәвештә Изге Язмаларны укырга, дога кылырга, уйланырга һәм очрашуларга йөрергә кирәк. Шулай ук регуляр рәвештә вәгазьләү эшендә катнашсак, бу рух безгә ярдәм итәчәк.

21 Һичшиксез, без бу дөнья рухына һәм ул тудырган тән нәфесләренә каршы торырга тиеш. Моны эшләр өчен тырышлыклар куярга кирәк, чөнки, Паул әйткәнчә, «кешелек табигате буенча уйлау — үлемгә, ә Рух буенча уйлау — тормышка һәм иминлеккә китерә» (Рим. 8:6).

[Искәрмә]

a Бирәнлек, ягъни чамадан тыш ашау — бу фикер йөртү рәвеше белән бәйле һәм кешенең комсыз булуын яки үз теләкләренә чамадан тыш ирек бирүен күрсәтә. Димәк, кешенең чамадан тыш ашавы аның симез булуы-булмавыннан түгел, ә аның ашау-эчүгә мөнәсәбәтеннән күренә. Кемдер симез дә булмаска, хәтта ябык та булырга мөмкин, әмма чамадан тыш күп ашый. Кайбер очракларда кеше үзенең сәламәтлеге аркасында яисә табигате буенча симез булырга мөмкин. Димәк, эш кешенең симез булуы-булмавында түгел, ә аның чамадан тыш күп ашавында. («Күзәтү манарасы» (рус), 2004 ел, 1 ноябрь санындагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара.)

Хәтерлисезме?

• Изге рухны алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

• Бу дөньяның рухы безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

• Бу дөньяның рухына ничек каршы торырга?

[21 биттәге иллюстрация]

Эшкә яки мәктәпкә барыр алдыннан изге рухны сорап дога кыл

[23 биттәге иллюстрацияләр]

Акылыңны саф килеш сакла, акча белән бәйле эшләрдә намуслы бул һәм бар нәрсәдә чаманы белергә өйрән

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу