«Бик теләп» хак белемдә үскәннән-үсә барыгыз
ЙӘҺВӘНЕҢ бар хезмәтчеләре дә аның хуплавын алырга тели. Шуңа күрә без иманыбызның сыйфатын яхшыртырга һәм изге хезмәтебезне ашкынып башкарырга омтылабыз. Әмма рәсүл Паул бер куркыныч турында әйтә һәм ул көннәрдәге кайбер яһүдләр хакында болай ди: «Алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән» (Рим. 10:2). Әйе, шунысы ачык күренә: безнең иманыбыз һәм Йәһвәгә гыйбадәтебез хисләргә генә нигезләнергә тиеш түгел. Безгә Барлыкка Китерүчебез һәм аның ихтыяры турында хак белемнәр алырга кирәк.
Паул икенче бер хатында Аллаһы хуплаган тәртипнең һәм хак белемнәрне алырга теләкнең бер-берсе белән бәйле икәнен күрсәткән. Ул Мәсихнең шәкертләре турында алар Йәһвәгә «лаеклы булып яши» алсыннар өчен, «Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белсеннәр дип» дога кылган. Ул аларның «һәр игелекле эшләрендә җимеш китерүләрен... һәм Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә баруларын» теләгән (Көл. 1:9, 10). Ни өчен безгә хак белемнәрне алырга кирәк? Һәм ни өчен без бу белемнәрдә үскәннән-үсә барырга тиеш?
Иманыбызның нигезе
Безнең иманыбыз Аллаһы һәм аның ихтыяры турындагы белемнәргә нигезләнә. Бездә андый белемнәр булмаса, Йәһвәгә иманыбыз чак кына җил исүдән җимерелә торган кәртләрдән төзелгән йорт кебек булачак. Паул Аллаһыга изге хезмәтебезне «зиһенебезне яңартып» һәм «Аллаһының ихтыярын... аныклап» башкарырга дәртләндергән (Рим. 12:1, 2). Бу яктан безгә Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнү ярдәм итә ала.
Польшада гомуми пионер булып хезмәт иткән Эва исемле апа-кардәш болай дип әйтә: «Мин Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнмәсәм, Йәһвәне танып белүдә үсмәс идем. Минем мәсихче сыйфатларым начарлана барыр иде, Аллаһыга иманым әзәер иде һәм нәтиҗәдә мин Аллаһы белән мөнәсәбәтләремне югалтыр идем». Без андый хәлгә беркайчан да эләкмик! Изге Язмалардан бер кешенең мисалын карап чыгыйк. Ул Йәһвәне танып белүдә үсә барган һәм нәтиҗәдә аның хуплавын алган.
«Кануныңны бик яратам!»
Изге Язмаларда язылган җырда, 118 нче Мәдхиядә, мәдхия җырлаучының Йәһвәнең кануннарына, искә төшерүләренә, васыятьләренә, боерыкларына һәм хөкемнәренә карата мөнәсәбәте күрсәтелә. Мәдхия җырлаучы: «Синең үгет-нәсихәтләрең белән үз-үземне юатам. ...Синең ачышларың [«искә төшерүләрең», ЯД] — миңа үгет»,— дип язган. Ул шулай ук: «Әй Ходай, кануныңны бик яратам! Алар турында көннәр буе уйлый алам»,— дип әйткән (Мәд. 118:16, 24, 47, 48, 77, 97).
Мәдхия җырлаучының сүзләреннән күренгәнчә, ул Аллаһы Сүзе турында уйланган, һәм бу аңа шатлык китергән. Ул Аллаһы канунын өйрәнергә бик яраткан. Аның яратуы хисләргә генә нигезләнмәгән. Бу мәдхия җырлаучы чын күңелдән канун турында уйланырга һәм Йәһвәнең сүзләрен аңларга теләгән. Без шуны күрәбез: ул Аллаһыны һәм аның ихтыярын мөмкин булганча яхшырак белергә теләгән.
Әйе, мәдхия җырлаучы Аллаһы Сүзен бөтен йөрәге белән яраткан. Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Мин дә Аллаһы Сүзен бөтен йөрәгем белән яратаммы? Изге Язмаларны һәр көн укыганда һәм укыганнарым турында уйланганда мин шатлык табаммы? Аллаһы Сүзен тырышып һәм дога кылып укыйммы?» Бу сорауларга «әйе» дип җавап бирәбез икән, без «Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барачакбыз».
Эва болай дип әйтә: «Мин һәрвакыт шәхси өйрәнүемне яхшыртырга тырышам. „Яхшы җиргә күз салыгыз” (рус) дигән брошюраны алгач, мин аны һәрвакыт диярлек кулланам. Шулай ук „Изге Язмаларны аңлау” (инглиз) дигән китаплар белән ешрак файдаланырга һәм, кирәк булганда, башка белешмә басмаларны кулланырга тырышам».
Шулай ук күп кенә гаилә бурычлары булган Войцех һәм Малгожата исемле ирле-хатынлы мисалын карап чыгыйк. Изге Язмаларны шәхси өйрәнер өчен, алар нәрсә эшли? «Безнең һәрберебез үзе, вакытын бүлеп куеп, Аллаһы Сүзен өйрәнә. Аннары гаилә өйрәнүе вакытында яисә һәр көн сөйләшеп утырганда без кызыклы һәм дәртләндерүче фикерләр белән уртаклашабыз». Яхшы шәхси өйрәнү аларга зур шатлык китерә һәм хак белемдә «үскәннән-үсә барырга» ярдәм итә.
Үзләштерергә әзер акыл белән өйрән
Без мәсихчеләр буларак, бер дә шикләнмибез: Аллаһы «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (1 Тим. 2:3, 4). Шуңа күрә Изге Язмаларны укырга һәм укыганнарыбызга «төшенергә тырышырга» бик кирәк (Мат. 15:10). Бу яктан безгә Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне үзләштерергә әзер акыл белән өйрәнү ярдәм итәчәк. Паул Беруя шәһәрендә яхшы хәбәрне сөйләгәндә анда яшәүче кешеләр нәкъ шундый караш күрсәткән: «Алар сүзне бик теләп кабул иттеләр һәм һәр көн, Паул сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен, Изге язманы өйрәнделәр» (Рәс. 17:11).
Син Изге Язмаларны, беруялеләр кебек, бик теләп һәм бар игътибарыңны туплап өйрәнәсеңме? Мәсихче, аңа элек өйрәнү рәхәтлек китермәгән булса да, беруялеләрдән үрнәк алырга тырыша ала. Гадәттә кайбер кешеләр, олыгая баргач, укымый һәм өйрәнми башлый. Ләкин мәсихчеләр алай эшләргә тиеш түгел. Һәрбер кеше, яшенә карамастан, бар игътибарын туплап, өйрәнә ала. Укыганда, башкалар белән уртаклашасы килгән фикерләрне билгеләп була. Мәсәлән, син укыганнарыңны һәм өйрәнгәннәреңне тормыш иптәшең я мәсихче дустың белән аралашканда сөйли аласың. Бу сиңа андый фикерләрне хәтереңдә һәм йөрәгеңдә сакларга һәм шулай ук башкаларны дәртләндерергә булышачак.
Өйрәнү үткәргәндә Аллаһының борынгы хезмәтчесе Езрадан үрнәк ал. Ул «үз йөрәген Йәһвә канунына мөрәҗәгать итәр... өчен әзерләгән» (Езра 7:10). Моны ничек эшләп була? Син үзеңә өйрәнү үткәрер өчен яхшы шартлар әзерли аласың. Аннары утырып, Йәһвәдән җитәкчелек һәм акыллылык сора (Ягък. 1:5). Үзеңә мондый сорау бир: «Мин өйрәнү вакытында нәрсә белергә өметләнәм?» Укыганда төп фикерләргә игътибар ит. Син, бәлкем, аеруча истә калдырасы килгән фикерләрне язып куярга теләрсең. Бу фикерләрне вәгазьләгәндә, шулай ук карарлар кабул иткәндә һәм имандашларыңны дәртләндергәндә ничек куллана аласың? Моның турында уйлан. Өйрәнүеңне тәмамлагач, укыганнарыңны кыска гына кабатлап чык. Бу сиңа өйрәнгәннәреңне хәтереңдә калдырырга ярдәм итәчәк.
Эва болай дип сөйли: «Изге Язмаларны укыганда мин кисешкән шигырьләрне карыйм, шулай ук „Күзәтү манарасы басмаларының” индексын һәм электрон китапханәсен кулланам. Хезмәттә файдалы булачак фикерләрне язып куям».
Кайбер кардәшләр инде күп еллар дәвамында тирәнтен шәхси өйрәнү үткәреп, шатлык табалар (Гыйб. сүз. 2:1—5). Шул ук вакыт аларның бурычлары күп һәм аларга өйрәнү өчен вакыт бүлеп кую да авыр. Синең дә андый кыенлыкларың булса, нәрсә эшләргә?
Вакытны ничек табарга?
Син, бәлкем, ризалашырсың: яраткан эшләреңә вакыт бүлеп кую җиңелрәк. Күпләр ирешерлек максатлар куелганда, шәхси өйрәнү күпкә кызыграк үтә дип әйтәләр. Мәсәлән, Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга була. Билгеле, безнең тормышка бәйле булмаган кебек тоелган озын шәҗәрәләрне, борынгы гыйбадәтханәнең җентекләп сурәтләнүен яки катлаулы пәйгамбәрлекләрне уку бик кызыклы булмаска мөмкин. Сиңа максатыңа ирешергә нәрсә ярдәм итә ала? Мәсәлән, Изге Язмалардагы берәр катлаулы өзекне укыр алдыннан, аның тарихи шартлары һәм гамәли файдасы турында укый аласың. Андый мәгълүматны 50 телдә бастырып чыгарылган «Бар Язмалар да Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм файдалы» дигән китапта, яисә «„Бөтен Язма” дөрес һәм файдалы» (рус) дигән брошюрада табып була.
Изге Язмаларны укыганда, барысын, вакыйгаларны һәм кешеләрне, күз алдыңа китерергә тырыш. Бу киңәшләрне куллансаң, синең өйрәнүең күңеллерәк булачак һәм бүләкләнәчәк. Һәм син өйрәнүгә тагы да күбрәк вакыт бүлеп куярга теләрсең. Шулай ук сиңа Изге Язмаларны һәр көн укырга җиңелрәк булачак.
Өстә китерелгән киңәшләр шәхси өйрәнүгә кагыла иде. Ә гаиләләр өйрәнү үткәрер өчен ничек вакыт таба ала? Бөтен гаилә белән бергә, бәлкем, гаилә өйрәнүенең нинди файда китергәнен карап чыгаргадыр. Бергә сөйләшкән вакытта сез, әлбәттә, берәр нәрсә уйлап табарсыз, мәсәлән, сез һәр көн яисә билгеләнгән көннәрдә иртәрәк торып, Изге Язмалардан берәр өзекне карап чыгарга булырсыз. Яки сез гаиләдәге тәртип кагыйдәләрен үзгәртергә кирәк дип табарсыз. Кайбер гаиләләр шуңа игътибар иткәннәр: көндәлек шигырьне карап чыгу яисә Изге Язмалар бүлекләрен уку ашаганнан соң уңайлырак. Өстәлне җыештырыр я үз эшләре буенча китәр алдыннан, гаилә 10—15 минут эчендә көндәлек шигырьне тикшерә яисә график буенча Изге Язмаларны укый. Башта бу авыр булырга мөмкин, әмма тиздән андый фикер алышулар сезнең өчен гадәти һәм күңелле булып китәчәк.
Войцех һәм Малгожата гаиләләренә нәрсә булышканы турында болай дип сөйлиләр: «Үткәндә без бик күп вакытыбызны мөһим булмаган, әһәмиятсез эшләргә сарыф итә идек. Без электрон почта аша аралашуыбызны киметергә булдык. Шулай ук без күңел ачуларга вакытны әзрәк бүлеп куя башладык, һәм Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнер өчен көнен һәм сәгатен билгеләдек». Бу ирле-хатынлы андый үзгәрешләр ясаганнарына бер дә үкенми. Сез дә шулай эшләсәгез, бер дә үкенмәячәксез.
Хак белемдә үскәннән-үсә бару — яхшы максат
Изге Язмаларны җентекләп өйрәнеп, син «һәр игелекле эшеңдә җимеш китерәчәксең» (Көл. 1:10). Синең уңышларың күренеп торачак. Син рухи кеше булачаксың һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне яхшы аңлаячаксың. Белемнәре әз булган кешеләр каршылыкларга бирелә, ә син карарлар кабул иткәндә бар нәрсәгә дөрес караш саклаячаксың, һәм башка кешеләргә яхшырак ярдәм итә алачаксың. Ә иң мөһиме, син Йәһвәгә якынлашачаксың. Син аның сыйфатларын яхшырак беләчәксең, һәм бу башкаларга аның турында сөйләгәндә күренеп торачак (1 Тим. 4:15; Ягък. 4:8).
Яшеңә һәм тәҗрибәңә карамастан, Аллаһы Сүзен өйрәнгәндә шатлык табар өчен бар тырышлыкларыңны куй. Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне үзләштерергә әзер акыл белән өйрәнергә тырыш. Йәһвә синең тырышлыкларыңны күрәчәк, моңа бер дә шикләнмә (Евр. 6:10). Ул сине мул итеп фатихалаячак.
[13 биттәге рамка]
ХАК БЕЛЕМДӘ ҮСКӘННӘН-ҮСӘ БАРСАК, БЕЗ...
Аллаһыга иманыбызны ныгытачакбыз һәм Йәһвәгә лаеклы булып яшәячәкбез (Көл. 1:9, 10)
Аллаһы Сүзен яхшырак аңлаячакбыз: без зирәгрәк булачакбыз һәм акыллы карарлар кабул итә алачакбыз (Мәд. 118:99)
Башкаларга Йәһвәгә якынлашырга ярдәм иткәндә, күбрәк шатлык табачакбыз (Мат. 28:19, 20)
[14 биттәге иллюстрацияләр]
Өйрәнү үткәрер өчен яраклы урын табарга тырыш
[15 биттәге иллюстрация]
Кайбер гаиләләр ашаганнан соң Изге Язмаларны укыйлар