Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w09 1.7. 3-4 б.
  • Сез Аллаһыны яхшы беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез Аллаһыны яхшы беләсезме?
  • Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен китерелгән сорауларга җавап алырга кирәк?
  • Алла нинди табынуны кабул итә?
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Мәсихчеләр рух һәм хакыйкать белән гыйбадәт кылалар
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Яхъя 14:6: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Аллаһы һәм Мәсих турында хакыйкать
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2009 ел
w09 1.7. 3-4 б.

Сез Аллаһыны яхшы беләсезме?

СЕЗ бу сорауга нинди җавап бирер идегез? Кайберәүләр Аллаһыны яхшы беләләр дип уйлый һәм аны үз якын дусты дип саный. Башкалар аңа ерак туганга кебек карый: аның барлыгына шикләнми, ләкин аларның аның турында белемнәре әз. Аллаһының барлыгына ышанасызмы? Ышансагыз, астагы сорауларга нинди җавап бирер идегез?

1. Аллаһы шәхесме?

2. Аллаһының исеме бармы?

3. Гайсә Мәсих Чиксез кодрәтле Аллаһымы?

4. Аллаһы минем турыда кайгыртамы?

5. Аллаһы бар диннәрне дә хуплыймы?

Бу сорауга һәр кеше үз җавабын бирер. Әйе, һәр кеше үзенчә уйлый, шуңа күрә Аллаһы турында төрле мифлар һәм дөрес булмаган фикерләр бар.

Ни өчен китерелгән сорауларга җавап алырга кирәк?

Бер тапкыр, Гайсә пәйгамбәр кое янында утырганда, анда бер диндар хатын-кыз килгән. Гайсә аның белән сөйләшкәндә ни өчен Аллаһы турында хакыйкатьне белергә кирәк дигән сорауга басым ясаган. Бу Самареядә яшәүче хатын Гайсәнең пәйгамбәр булуын таныган. Әмма аны Гайсәнең тоткан дине самареялеләр диненнән аерылып торуы борчыган. Хатын Гайсәгә моның турында әйткәч, Гайсә хатынга турыдан-туры: «Сез кемгә табынуыгызны белмисез»,— дип әйткән (Яхъя 4:19—22). Гайсә динле кешеләрнең күпчелеге чынлыкта Аллаһыны белми дип өйрәткән.

Гайсәнең Аллаһыны бер кеше дә белә алмый дип әйтәсе килгәнме? Юк. Аның бу хатынга әйткән сүзләренә игътибар итегез: «Чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар, чөнки Ата шундый табынучыларны эзли» (Яхъя 4:23). Сез Аллаһыга «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кыласызмы?

Сезгә бу сорауга җавап табарга кирәк, бу бик мөһим. Ни өчен? Гайсә бер тапкыр дога кылганда төгәл белемнең кирәклегенә басым ясаган: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Әйе, киләчәк тормышыгыз Аллаһы турында хакыйкатьне белүегез белән тыгыз бәйле!

Әмма Аллаһы турында хакыйкатьне белеп буламы? Һичшиксез! Аны ничек белергә? Гайсә үзе турында болай дигән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак» (Яхъя 14:6). Ул шулай ук: «Атасының кем икәнен Улыннан һәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми»,— дип әйткән (Лүк 10:22).

Угыл, гадәттә, үз әтисен яхшы белә, шуңа күрә башкаларны да, алар аның әтисен белсен өчен, өйрәтә ала. Нәкъ шулай ук Аллаһыны белер өчен, Гайсә Мәсихнең тәгълиматлары белән танышырга кирәк. Өстәвенә, Гайсә безгә мондый вәгъдә биргән: «Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32).

Мәкаләнең башында китерелгән биш сорауга Гайсә нинди җавап бирер иде?

[4 биттәге иллюстрация]

Сез Аллаһыга гыйбадәт кыласыздыр да, әмма аны яхшы беләсезме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу