Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 1.1. 11 б.
  • Вәгъдәләрен Үтәүче

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгъдәләрен Үтәүче
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йошуа нәрсәне истә тоткан
    Мәкаләләр 2002
  • Йошуа 1:9: «Кыю һәм нык бул»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Йәһвә сүзе һәрвакыт үтәлә
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Ешуа китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 1.1. 11 б.

Аллаһыны яхшырак белегез

Вәгъдәләрен Үтәүче

Ешуа 23:14

СЕЗГӘ башкаларга ышану кыенмы? Кызганычка каршы, без ышаныч һәрвакыт җимерелеп торган дөньяда яшибез. Сез ышанган кеше сезне алдалап яки вәгъдәне үтәмичә, сезне рәнҗетсә, ышанычыгыз җимерелергә мөмкин. Әмма сез ышана ала торган шәхес бар һәм аңа ышанычыгыз беркайчан да өмет өзелүгә китермәячәк. Гыйбрәтле сүзләр 3:5 тә болай диелгән: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен». Ни өчен Йәһвә мондый ышанычка лаек? Бу сорауга җавап бирер өчен, Йәһвәгә тулысынча ышанган кеше — Ешуа сүзләрен карап чыгыйк; бу сүзләр Ешуа 23:14 тә язылган.

Күз алдына китер. Исраил җитәкчесе итеп сайланган Муса вәкиле Ешуага якынча 110 яшь. Үзенең озын гомере дәвамында ул үз күзләре белән Йәһвәнең Исраил өчен башкарган күп бөек эшләрен күргән. Мәсәлән, якынча 60 ел элек, могҗиза ясап, Аллаһы Исраил халкын Кызыл диңгез аша үткәреп, коткарган. Үзенең тормышын искә алып, Ешуа Исраилдәге «өлкәннәрне, башлыкларны, хакимнәрне һәм начальникларны» чакырган (Ешуа 23:2). Аның әйткән сүзләре — еллар дәвамында җыелган зирәклек кенә түгел, ә нык иманлы кешенең уйланулары.

«Мин бүген җирдәге һәр кеше барачак юлга чыгам»,— дип әйтә Ешуа. «Җирдәге һәр кеше барачак юл» дигән идиома кеше үлемен аңлаткан. Башка сүзләр белән әйткәндә, Ешуа: «Миңа күп яшисе калмады»,— дигән. Тиздән үләсен белеп, Ешуа, һичшиксез, күп сәгатьләр тынычлыкта, үз тормышы турында уйланган. Ул үз имандашларына нинди соңгы сүзләр әйтер?

Ешуа болай дип дәвам итә: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады... Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады». Бу Аллаһыга тулысынча ышанган кешенең сүзләре. Ә ни өчен аның шундый ышанычы булган? Ул, үткәндә күргәннәрне искә алып, Йәһвәнең һәрвакыт үз вәгъдәләрен үтәгәненә инанганa. Ешуа сүзләреннән шунысы күренә: ул имандашларының Йәһвә киләчәк турында әйткән вәгъдәләре шулай ук үтәләчәгенә тулысынча ышануын теләгән.

Изге Язмаларның бер белешмәлегендә Ешуа 23:14 турында болай дип әйтелә: «Изге Язмаларда язылган һәр вәгъдәне карап чыгыгыз, тарихка билгеле булган бар мәгълүматны тикшерегез. Шуннан соң һәр кешегә Аллаһы үз вәгъдәсен үтәмәгән яки оныткан берәр очрак китерергә кушыгыз». Әгәр безнең андый тикшерү үткәрергә мөмкинлек булса, без Ешуа ясаган нәтиҗәгә килер идек: Йәһвә биргән вәгъдәләр һәрвакыт үтәлә (3 Патшалык 8:56; Ишагыйя 55:10, 11).

Изге Язмаларда Аллаһының үтәлгән яки безнең көннәрдә үтәлеп барган вәгъдәләре турында язылган. Анда шулай ук Йәһвәнең безнең киләчәккә карата искиткеч вәгъдәләре барb. Аларны сез үзегез тикшереп чыга аласыз. Изге Язмаларны өйрәнеп, сез Вәгъдәләрне Үтәүче ышанычыгызга лаек икәнен күрерсез.

[Искәрмәләр]

a Ешуаның күз алдында үтәлгән кайбер вәгъдәләр: Йәһвә Исраилгә мирас итеп җир биргән (Яратылыш 12:7 не Ешуа 11:23 белән чагыштыр); Йәһвә Исраилне Мисырдан коткарган (Чыгыш 3:8 не Чыгыш 12:29—32 белән чагыштыр); Йәһвә үз халкын тәэмин иткән (Чыгыш 16:4, 13—15 не Канун 8:3, 4 белән чагыштыр).

b Киләчәгебезгә кагылышлы Аллаһының вәгъдәләре турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 3, 7 һәм 8 нче бүлекләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу