Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 15.1. 24-28 б.
  • Шайтан идарәсенең киләчәге юк

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шайтан идарәсенең киләчәге юк
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Һәлакәткә илтүче юл
  • Ни өчен Аллаһы моңа юл куйган?
  • Фетнә Йәһвәне данлый
  • Ни өчен бу дөнья чирле?
  • Йәһвә идарәсе акланган!
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Ни өчен газаплар шулкадәр күп?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Алла ни өчен газаплар рөхсәт итә?
    Мәңгелек тормышка алып баручы белем
  • Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 15.1. 24-28 б.

Шайтан идарәсенең киләчәге юк

«Яман кешегә игелек булмаячак» (ВӘГ. 8:13).

1. Ни өчен явызларның хөкем ителүе турындагы хәбәр юата?

ИРТӘМЕ-СОҢМЫ яман кешеләр гадел хөкемгә тартылачак. Алар кылган эшләре өчен җавап бирергә тиеш булачак (Гыйб. сүз. 5:22; Вәг. 8:12, 13). Бу хәбәр һәркемне, аеруча гаделлек яратучыларны, гаделсезлектән һәм явызларның мөгамәләсеннән интеккән кешеләрне юата. Хөкемгә тартылачак яманлылар арасында иң яманы — бу явызлык атасы Шайтан Иблис (Яхъя 8:44).

2. Ни өчен Гадәндә күтәрелгән бәхәсле сорауны хәл итәр өчен, вакыт кирәк булган?

2 Гадәндә күңелен мин-минлек тойгысы чолгап алган Шайтан кешеләрне Йәһвәнең идарәсен кире кагарга котырткан. Нәтиҗәдә безнең беренче ата-анабыз Шайтанга кушылып, Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукын шик астына алган һәм Аллаһы алдында гөнаһлы булып киткән (Рим. 5:12—14). Әлбәттә, Йәһвә аларның дорфа һәм фетнәчел эш итү рәвеше аларга нәрсә китерәчәген белгән. Әмма бу котылгысыз нәтиҗәне акылга ия булган һәр зат күрергә тиеш булган. Шуңа күрә килеп чыккан хәлне җайга салыр өчен һәм фетнәчеләрнең хак булмаганнарын ачык итеп күрсәтер өчен, вакыт кирәк булган.

3. Кеше хөкүмәтләренә безнең карашыбыз нинди?

3 Йәһвәнең хакимлеген кире какканга, кешеләргә үзләренең идарә итү формаларын урнаштырырга туры килгән. Рәсүл Паул Римдагы имандашларына язган хатында андый кеше хөкүмәтләрен «хакимлек итүче җитәкчеләр» дип атаган. Паул көннәрендә хакимлек итүче җитәкчеләр башлыча б. э. 54—68 елларында идарә иткән император Нерон җитәкчелегендәге Рим хөкүмәте булган. Паул андый җитәкчеләр «Аллаһы тарафыннан куелган» дип әйткән. (Римлыларга 13:1, 2 не укы.) Бу Паулның кеше идарәсен яклап, аны Аллаһының идарә итүеннән югарырак куйганын аңлатамы? Һич тә юк. Ә аның нәрсә әйтәсе килгән соң? Йәһвә кеше идарә итүен рөхсәт иткән чакта мәсихчеләр «Аллаһы билгеләгәнне» хөрмәт итәргә һәм андый җитәкчеләргә буйсынырга тиеш.

Һәлакәткә илтүче юл

4. Ни өчен кешеләр идарәсе уңышсыз? Аңлатыгыз.

4 Шулай да Шайтан тәэсир астындагы кеше идарәсенең киләчәге юк. Ни өчен? Иң мөһиме ул Аллаһының зирәклегенә нигезләнмәгән. Йәһвә генә камил зирәклеккә ия. Шуңа күрә ул гына ничек уңышлы идарә итәргә икәне турында ышанычлы җитәкчелек бирә ала (Ирем. 8:9; Рим. 16:27). Еш кына үз юлларыннан адаша-ялгыша барган кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвә һәрвакыт иң яхшы эш итү юлын белә. Аның җитәкчелеге буенча эш итмәгән һәркайсы идарә итү уңышлы булмаячак. Шул сәбәптән генә, Шайтанның явыз ниятен исәпкә алмасак та, аның кешеләр аркылы идарә итүенең баштан ук киләчәге булмаган.

5, 6. Шайтанны, күрәсең, Йәһвәгә каршы чыгарга нәрсә этәргән?

5 Акыллы кеше, гадәттә, уңышсыз булачак эшкә тотынмаячак. Ә үзсүзлеләнеп бу эшкә керешкән кеше үз хатасын танырга мәҗбүр булачак. Тарих дәвамында кодрәтле Барлыкка Китерүчегә каршы торуның яхшыга китермәгәне кат-кат расланган булган. (Гыйбрәтле сүзләр 21:30 ны укы.) Әмма мин-минлеге һәм горурлыгыннан күзе томаланган Шайтан Йәһвәдән читләшкән. Шулай итеп, Иблис белә торып һәлакәткә генә илтүче юлга баскан.

6 Шайтанның дорфа карашын соңрак бер Бабыл идарәчесе чагылдырган. Ул болай дип мактанган: «Күкләргә күтәрелермен. Үз тәхетемне Аллаһы йолдызларыннан югарырак куярмын һәм, төньякның иң ерак төбәкләрендә, җыелыш тавына утырырмын. Болытлар очларыннан югарырак күтәрелермен, Аллаһы Тәгаләгә охшаш булырмын» (Ишаг. 14:13—15). Бу идарәченең акылсыз нияте уңышсыз булган, һәм ахыр чиктә Бабыл иленең патшалары хур булган. Шулай ук Шайтан һәм аның дөньясы да тиздән тулысынча юкка чыгачак.

Ни өчен Аллаһы моңа юл куйган?

7, 8. Йәһвәнең күпмедер вакытка явызлыкның булуына юл куюы нинди файда китергән?

7 Кайберәүләр ни өчен Йәһвә кешеләргә Шайтан ягына басарга һәм киләчәге булмаган идарә итүне сайларга комачауламаган дип гаҗәпләнәдер. Ул, Аллаһы Тәгалә буларак, һичшиксез, моңа комачаулый алыр иде (Чыг. 6:3). Ләкин ул алай эшләмәгән. Аллаһы зирәклек белән эш итеп, фетнәчеләргә вакытлыча үз юллары белән барырга рөхсәт иткән һәм моның ахыр чиктә файдалы булачагын белгән. Йәһвә гадел һәм яратучан Идарәче буларак акланган булачак, һәм аның карары тугры кешеләргә фатихалар китерәчәк.

8 Кешеләр, Шайтан тәкъдименнән баш тартып, Аллаһы идарәсеннән бәйсез яшәүне кире каксалар, күпме кайгылардан сакланып калыр иде! Шулай да, Йәһвәнең кешеләргә вакытлыча үзләренә идарә итәргә рөхсәт бирүе файда китергән. Бу эчкерсез кешеләргә Аллаһыны тыңлау һәм аңа өметләнү никадәр акыллы икәнен яхшы аңларга ярдәм иткән. Күп гасырлар дәвамында кешеләр төрле идарә итү формаларын кулланып караган, ләкин аларның берсе дә камил булмаган. Бу Аллаһы халкының Йәһвә идарәсенең чыннан да иң яхшы икәненә ышанычын ныгыта. Йәһвәнең күпмедер вакытка Шайтанның явыз идарә итүенә юл куюы кешеләргә, шул исәптән Аллаһының тугры хезмәтчеләренә, күп кайгы китергән. Шулай да Йәһвәгә тугры гыйбадәт кылучыларга бу файда да китергән.

Фетнә Йәһвәне данлый

9, 10. Шайтанның идарәсе Йәһвәне ничек данлаган? Аңлатыгыз.

9 Йәһвәнең кешеләргә Шайтан тәэсирендә булырга һәм үзләренә идарә итәргә рөхсәт итүе аның идарә итү рәвешен шик астына куймаган. Тарих киресен күрсәтә: Иремия Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткәнчә, кешеләр үзләре белән идарә итәргә сәләтсез. (Иремия 10:23 не укыa.) Моннан тыш, Шайтанның фетнәсе Йәһвәгә үзенең искиткеч сыйфатларын тагы да ачыграк күрсәтергә мөмкинлек биргән. Ничек?

10 Без, Шайтан идарәсенең һәлакәтле нәтиҗәләрен күргәнгә, Йәһвәнең камил сыйфатларын тагы да ачыграк аера алабыз. Шулай итеп, бу Аллаһыны аны яратучылар алдында олылый. Әйе, Шайтанның идарәсе, бу сәер булып яңгыраса да, Аллаһыны данлый. Ул Йәһвәнең үз хакимлеге турындагы бәхәсле сорауны иң яхшы юл белән хәл иткәнен күрсәткән. Моны яхшырак аңлар өчен, әйдәгез, кыскача Йәһвәнең кайбер сыйфатларын карап чыгыйк, һәм Шайтанның бозык идарәсе ничек Йәһвәне бу сыйфатларны үзенчәлекле итеп чагылдырырга дәртләндергәнен күрербез.

11. Йәһвә үз мәхәббәтен ничек күрсәткән?

11 Мәхәббәт. Изге Язмаларда «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип әйтелә (1 Яхъя 4:8). Кешеләрне барлыкка китерергә Аллаһыны барыннан да элек мәхәббәт дәртләндергән. Безнең искиткеч итеп тудырылганыбыз да моны исбатлый. Йәһвә шулай ук яратудан чыгып, кешеләргә бәхетле булырга кирәкле бар нәрсәсе булган матур йорт биргән (Ярат. 1:29—31; 2:8, 9; Мәд. 138:14—16). Ләкин кеше гаиләсенә гөнаһ үтеп кергәч, Йәһвә үз мәхәббәтен яңача күрсәткән. Ничек? Рәсүл Яхъя Гайсәнең сүзләрен китереп, болай дигән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гөнаһлыларны йолып алыр өчен, Аллаһы үзенең бердәнбер Улын җиргә җибәргән. Ул үз мәхәббәтен тагы да көчлерәк күрсәтә алыр идеме? (Яхъя 15:13). Бу бөек ярату кешеләргә үрнәк булып тора. Алар да Аллаһының фидакарь мәхәббәтен, хәтта Гайсә кебек, көндәлек тормышларында чагылдыра ала (Яхъя 17:25, 26).

12. Йәһвәнең көче нәрсәдән күренә?

12 Көч. Тик «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһының» гына тормыш бирергә көче бар (Ачыл. 11:17; Мәд. 35:10). Туганда һәр кешене чиста кәгазь бите белән чагыштырып була. Тормыш азагында бу бит кешене шәхес буларак формалаштырган карарлары, эшләре һәм вакыйгалар белән тула. Йәһвә бу мәгълүматны хәтерендә саклый ала. Үз вакытында ул кешене аның кабатланмас үзенчәлекләре белән терелтә ала (Яхъя 5:28, 29). Шулай итеп, кешеләрнең үлеме Аллаһының ниятендә булмаса да, бу аңа үлемнән көчлерәк булганын күрсәтергә мөмкинлек биргән. Чыннан да, Йәһвә — «Чиксез кодрәт Иясе».

13. Гайсәнең корбаны Йәһвәнең камил гаделлеген ничек күрсәткән?

13 Гаделлек. Йәһвә беркайчан да ялганламый һәм гаделсез эш итми (Кан. 32:4; Тит. 1:2). Ул гел, хәтта бу аңа кыйбатка төшсә дә, хакыйкатьнең һәм гаделлекнең иң югары нормаларын тота (Рим. 8:32). Йәһвә яраткан Улының, көфер сөйләүче имансыз кебек, җәфалану баганасында үлүен күреп, бик әрнегәндер! Әмма камил булмаган кешеләрне яратканга, ул, үзенең гадел камил нормаларын бозмас өчен, бу вакыйганың булуына юл куйган. (Римлыларга 5:18—21 не укы.) Гаделсезлек белән тулы дөнья Йәһвәгә иң югары дәрәҗәдә гадел булырга мөмкинлек биргән.

14, 15. Йәһвәнең иң камил зирәклеге һәм сабырлыгы нәрсәдән ачык күренә?

14 Зирәклек. Адәм белән Хаува гөнаһ кылгач, Йәһвә шунда ук фетнә китергән бар аяныч нәтиҗәләрне ничек юк итәчәген әйткән (Ярат. 3:15). Аның андый тиз чара күрүе һәм шулай ук үз хезмәтчеләренә бу ниятнең җентеклекләрен әкренләп ачып баруы аның зирәклеген ачык итеп күрсәткән (Рим. 11:33). Килеп чыккан хәлне Аллаһыга уңышлы чишәргә бернәрсә дә комачаулый алмый. Әхлаксызлык, сугыш, ахмаклык, тыңламаучанлык, рәхимсезлек, кешеләрне аеру һәм икейөзлелек белән тулган дөньяда Йәһвәнең акылга ия булган затларга чын зирәклекнең нәрсә икәнен күрсәтергә күп мөмкинлекләре булган. Шәкерт Ягъкуб болай дигән: «Югарыдан килүче зирәклек, беренчедән, саф, шулай ук тыныч, башкаларга игътибарлы, аек акыл белән тыңлаучан, шәфкатьлелек һәм игелекле җимешләр белән тулы, кешеләрне аермый торган һәм эчкерсез» (Ягък. 3:17).

15 Сабырлык һәм зур сабырлык. Йәһвәгә камил булмаган, гөнаһлы һәм кимчелекле кешеләр белән эш итәргә туры килмәгән булса, аның сабырлыгы һәм зур сабырлыгы шулкадәр ачык күренмәс иде. Йәһвәнең меңләгән ел көтәргә әзер булуы аның бу гаҗәеп сыйфатларга камил рәвештә ия булганын күрсәтә, һәм без моның өчен бик рәхмәтле булырга тиеш. Рәсүл Петер әйткәнчә, без «Раббының сабырлыгын... котылу мөмкинлеге» итеп санарга тиеш (2 Пет. 3:9, 15).

16. Ни өчен Йәһвәнең кичерергә әзер булуы зур шатлык китерә?

16 Кичерергә әзер. Без барыбыз да гөнаһлы һәм барыбыз да еш абынабыз (Ягък. 3:2; 1 Яхъя 1:8, 9). Йәһвәнең безне чын күңелдән кичерергә әзер булганы өчен без бик рәхмәтле булырга тиеш! (Ишаг. 55:7). Шуны да исәпкә алыйк: без камил булмаган гөнаһлылар булып туабыз, шуңа күрә Аллаһы безнең хаталарыбызны кичергәндә, без зур шатлык тоябыз (Мәд. 50:7, 11, 19). Без моны үзебез татыганда, Йәһвәне яратуыбыз көчәя, һәм бу башкалар белән аның кебек эш итәргә дәртләндерә. (Көлессәйлеләргә 3:13 не укы.)

Ни өчен бу дөнья чирле?

17, 18. Шайтанның идарә итү рәвеше кайсы яклардан уңышсыз?

17 Гасырлар дәвамында Шайтанның бөтендөнья тезелеше кат-кат һәм даими үзенең уңышсыз булуын күрсәткән. 1991 елда бер газетта болай дип әйтелгән иде: «Бу дөнья чирлеме? Әйе, чирле, ләкин... Аллаһы аркасында түгел, ә дөнья халыклары аркасында» («The European»). Нинди хак сүзләр! Шайтанның тәэсире астында беренче ата-анабыз кешеләр идарәсен Йәһвәнең идарәсеннән яхшырак дип тапкан. Шулай итеп алар бер дә киләчәге булмаган идарәгә башлангыч биргән. Бөтен дөньяда кешеләр авырту һәм газаплар кичерә, бу кеше идарәсе куркыныч чир белән авырганын күрсәтеп тора.

18 Шайтанның идарә итү рәвеше кешеләрне үз-үзләрен яратырга этәрә. Әмма эгоизм Йәһвә идарәсенең нигезендә булган мәхәббәтне беркайчан да җиңә алмый. Шайтанның идарәсе тотрыклылык, бәхет һәм иминлек китермәгән. Йәһвәнең хакимлеге акланган! Безнең көннәрдә моңа дәлилләр бармы? Әйе, бар. Моны без киләсе мәкаләдән белербез.

[Искәрмә]

a Иремия 10:23: «И Йәһвә, мин беләм, кеше үз юлы белән идарә итә алмый. Баручы үз адымнарына юнәлеш бирә алмый».

Без идарә итү турында бу шигырьләрдән нәрсә белдек?

• Римлыларга 13:1, 2

• Гыйбрәтле сүзләр 21:30

• Иремия 10:23

• Көлессәйлеләргә 3:13

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Шайтаның идарәсе кешеләргә бер дә файда китермәгән

[Иллюстрация астына язылган сүзләр]

U.S. Army photo

WHO photo by P. Almasy

[26 биттәге иллюстрация]

Йәһвә үлемнән көчлерәк

[27 биттәге иллюстрация]

Йәһвә үз Улын корбан итеп, мәхәббәтен вә гаделлеген күрсәткән

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу